- 30.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №38 (28 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Татарстан чагыштырмача тыныч төбәкләрдән санала. Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш органнары хәбәрләренә караганда, бүгенге көндә республикада криминаль даирәләрдә иң югары дәрәҗә саналган «закондагы карак» исемен йөртүче бер генә кеше дә юк. 2010 елда Әлмәт якларына килеп чыккан Грин кушаматлы «законник»ны, наркотик белән эләктереп, хөкем иттеләр. Хәзер ул Архангельск өлкәсендәге колонияләрнең берсендә утыра. Аңа кадәр Чича кушаматлы Р.Шәфигуллин дигән закондагы карак, 20 еллык срок алып, чит төбәктәге колониягә озатылды. Хокук саклау органнары әлеге титул ияләрен хәтта бездәге колонияләргә дә «урнаштырмаска» тырыша. Җинаятьчеләр арасында йогынтылы башка төр криминаль авторитетларны зарарсызландыру буенча да эзлекле эш алып барыла.
Әлбәттә, «мафия» бай республикада криминаль хакимлек урнаштыру ниятеннән ваз кичми. Күптән түгел Лениногорск каласында Марат Джалильский кушаматлы берәү үзен «күзәтче» («смотрящий») дип игълан итеп, үз тәртипләрен урнаштыра башлый. 26 яшьлек бу бәндә колониядә утырганда абруйлы җинаятьчел шәхесләрнең ышанычын яулап, яклау табып, алар исеменнән эш итәргә, ягъни шәһәрне буйсындыру хокукына ирешкән, имеш. «Смотрящий»ның эшчәнлеге исә, эшмәкәрне куркытып, «ясак» түләтергә маташу һ.б. шундый «тәртип»ләр урнаштыруга кайтып кала. Жулик наркотиклар сәүдәсе кебек керемле кәсепне үз итә. Тиздән шәһәрдә кан кою куркынычы тудырган конфликтлар китереп чыгара.
Калада криминаль «хаким» пәйда булу оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш органнарына мәгълүм була. Гадәттә, кемне яисә кемнәрне булса үтерү белән тәмамлана торган бәрелешләрне кисәтү максаты куела. Моның өчен, иң әүвәл «смотрящий»ны зарарсызландырырга кирәк. Чөнки ул үзенә тугрылыклы «сугышчы»лар җыеп, банда оештыру мөмкинлеге дә бар бит. Шәһәрдә шактый гына явызлык кылып өлгергән Марат Джалильский, үз тормышы өчен дә шикләнеп, корал йөртә башлый. Оперативниклар эләктереп алганда, аннан кисеп кыскартылган мылтык, 50 гр. гашиш һәм 3 гр. омфетамин дигән наркотик матдәләр алына. Бу инде «күзәтче»нең «эшчәнлегенә» чик куелуын аңлата һәм шушы явыз аркылы Лениногорск кына түгел, Әлмәт һ.б. нефть калаларында җинаятьчел йогынтыларын урнаштырырга уйлаган даирәләрнең ниятләре барып чыкмады, дигән сүз була.
Вахит ВӘГЫЙЗОВ.
Комментарии