- 30.07.2024
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Алдан хәзерләнеп эшләнгән авыр җинаятьләр юк диярлек хәзер. Димәк, алар юк сәбәптән бар була, башлыча, исерек баштан кылына.
СУГЫШТАН КАЙТКАЧ КАН КОЮ
Буа районындагы Шәмәк авылы кешесе Вячеслав Савельев күпне күргән кеше. Хәзер 56 яшендәге буйдак ир-ат Татар Биморзасында гомер итә. Ялгыз калуының төп сәбәбе күп тапкырлар төрмә юлын таптау һәм, әлбәттә, эчкечелек нәтиҗәсе дип белик. Чөнки «ак бизгәк» чиреннән дәваланып чыгу аркасында табиб-наркологта исәптә тора ул. В.Савельев рәсми кәгазьләрдә хөкем ителмәгән зат санала, шактый өлкән яшьтә булса да Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашып кайткан һәм Президент Указы нигезендә хөкемнәре юкка чыгарылган.
Дары исе айнытмаган аны. Киресенчә, тагын да күбрәк эчү мөмкинлеге туган, чөнки анда булган өчен акча түләнә бит. Быел 31нче март иртәсендә дә В.Савельев өендә биш ярты аракы була, аларның берсен эчеп баш төзәткәч тә, шул ук авылда яшәүче өлкән яшьтәге апасы өенә юнәлә, аның 40 яшендәге улы Дамирны кунакка дәшәргә, ягъни шешәдәш-әңгәмәдәш табарга уйлый.
Ул көнне 71 яшендәге Нина әби Буага китә, ишегалдыннан чыккач та капканы тыштан асылма йозак белән бикләп куя, күрәсең, шулай ук хөкемгә тартылганы булган һәм эчәргә хирыс улының урамга чыгып салып йөрүен кисәтәсе килә. Әмма Вячеслав дәдәй капка каккач та «племянник» капканың бердәнбер ачкычын койма астыннан абзыена шудыра һәм иреккә ычкына. Шул рәвешле туганнар В.Савельев өендә, кем әйтмешли, аракының мичкәсенә төшәләр.
Нина түти күрше авылда яшәүче кызы белән Буа кибетләрендә озаклап йөргәннән соң күтәренеп авылына кайта, әмма өенә керә алмый, чөнки Дамирның телефоны җавап бирми. Авыл карчыгына тимер таяк белән сугып йозакны ватарга туры килә. Әлбәттә, улына туктаусыз шалтыратып тора, соңрак йокларга ята, әмма шөбһәгә төшеп йоклап китә алмый. Ниһаять, төнге сәгать берләр тирәсендә капка шакыган тавыш ишетеп тышка чыга: «Дамир, синме?» – дип кычкыра. Ләкин тыштан: «Мин бу, мин Дамирны үтердем», – дигән әни кеше өчен тетрәндергеч сүзләр ишетелә. Нина әби энесе Вячеславны тавышы буенча танып ала. Анысы өйгә керә дә, полиция чакырырга кушып, үзе белән алып килгән «Усадская хлебная»ны эчәргә тотына. Коты алынган ана исә аның өенә юнәлә, юл уңаенда кызына хәбәр итә. В.Савельевның караңгы өенә керергә курка ул, тиз арада килеп җиткән кызы белән кияве ачык ишектән түргә узалар, идәндә яткан Дамир Чуйкинның үле икәнен аңлагач, бу турыда бичара әниләренә әйтәләр.
Суд-медицина эксперты мәрхүмнең терсәктәге бердәнбер яра, төгәлрәге, кулдагы кан тамыры киселү аркасында җан бирүен белдерә. Муендагы тагын бер җәрәхәт куркыныч булмый. Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәдуллин аңлы рәвештә кеше үтерү, димәк, 8дән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаять буенча эш кузгата. Гаепленең кем икәне шик уятмый. В.Савельев барысын да сөйләп, гаебен тануын белдереп тора.
Хак булса, сәрхушләр арасындагы низаг Украинадагы хәлләр буенча кабынып китә, Дамир каршы як хәрбиләрен якларга керешә, алар белән сугышып кайткан абзый исә, әлбәттә, киресен сөйли, әрләш тиз арада үзара бәргәләшүгә, төгәлрәге, яшьрәк ирнең ветеранны дөмбәсләвенә әверелә. Нәтиҗәдә, Вячеслав өй бүрәнәсенә кадап куелган пычакны алып, Дамирга ике мәртәбә чәнчи. «Племянник»ның кай җиренә эләктерүен хәтерләми ул, бары тик идәнгә тезләнүен әйтә ала. Лаякыл исерек бәндә шунда ук ятып йокыга тала, өч-дүрт сәгатьтән уянгач шул ук урында тезләнеп башын идәнгә терәгән җансыз туганын күрә.
Июнь аенда җинаять эше Буа шәһәр судына тапшырылды. Анда гаепләнүче явызлыклары гына түгел, мәрхүмнең үз-үзен тотышының фаҗигага этәргеч бирүе әйтелә. Бусы җәзаны киметергә мөмкинлек бирүче шарт буларак күрсәтелә. Әлбәттә, хөкем кырыс булачак.
СУКБАЙ СОТНИКОВНЫҢ УНЫНЧЫ ҖИНАЯТЕ
Бөгелмәдә яшәүче Александр Сотников 14 яшендә үк тайгак юлга баскан зат. Ул вакытта урлап тотылган малай ике елга ирегеннән мәхрүм ителә, ләкин җәзаны үтәү 16 тулганчыга кадәр кичектерелеп иректә калдырыла, бер елдан тагын шундый ук караклык кылгач өч елга колониягә озатыла. Аннан кайткач та туктаусыз төрмәгә эләгә, аеруча авыр җинаятьләр кылмый, әмма урлау талаулары өчен сигез елга утыртылган чаклары да була. Кыскасы, тугыз тапкыр хөкем ителеп, хәзер 44 яшендәге Александр нәкъ ярты гомерен япкынлыкта уздыра.
Яшьтән тормыш төбенә тәгәрәвендә юньсез гаиләдә ата-ана тәрбиясе күрмичә үсүе һәм кечкенәдән психик яктан җиңел дәрәҗәдәге кимчелекле булуының роле зур була, өстәвенә, эчкече буларак табиб наркологта да исәптә торган ул. Эчеп яшәү өчен акча чүплектән алынган тимер-томыр һәм башка ташландыклар җыеп тапшыру, вак-төяк эшләр башкарып яисә урлап табыла. Мәсәлән, 2022нче елда өч яшькә өлкәнрәк апасы белән бер оешмадан табаклы калай, газ баллоны урлап чыккан өчен икесе дә төзәтү эшләренә хөкем ителәләр, әлеге җәзаны үтәмәгәч колониягә озатылалар. 1977нче елгы апасы Наталья да юньсез тормыш рәвеше алып баручылар рәтеннән. Шунысы да бар, апалы-энеләрнең торыр урыннары да юк.
Чиркәүдәге шәфкатьлелек оешмасында хезмәт итүче өлкән яшьтәге Н.Швецова аларга төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Игелек иясе Александр белән 2018нче елда ук таныша, чөнки ачык һавада кайнар су торбалары өстендә җылынып яткан сукбай яныннан битараф үтеп китми. Бераздан аның апасы Наталья белән дә очраша, аларны ашата, эчертә, киендерә, документлар алырга булыша, үзен «крестная мать» итеп теркәп икесен дә чиркәүгә алып бара, кыскасы, туры юлга бастырырга тырыша. Н.Швецова Наталья Сотникова турында бары тик уңай фикерләр генә әйтә. Александрның күп тапкырлар утырып чыгуын, эшләмичә эчеп йөрүче сукбай икәнен искәртә, ләкин холык-фигылен уңай бәяли. Күрәсең, дини кеше бөтенләй тискәре сөйләргә базмый. Александрның күргән-белгәннәре аны котырынкы явыз кеше дип атыйлар бит.
Узган ел август аенда колониядән кайткан Сотниковларны шешәдәш дуслары Владислав Шимков үз йортында сыендыра. Хуҗа бертуганнарның бик еш ызгышуларын әйтә, сәбәпне Александр чыгара, ди. Быел 4нче гыйнвар иртәсендә Александр белән Наталья бер танышларына кар көрәшергә китәләр. В.Шимков та үз өе тирәсендә шундый ук эш белән мәшгуль була. Ялгызак сәрхуш өендә үзе кебекләрнең эзе суынмый. Ул көнне дә Татьяна атлы бер ханым килеп керә, «сожителе» үлүен әйтеп ике ярты «Усадская»ны чыгарып куя, ул чакта өйдә Борис атлы тагын бер исерек агай черем итә. Өч кеше мәрхүмгә «поминка» үткәргән мәлдә, төгәлрәге, теге шешәләрнең төбенә төшкәндә, бер литр көмешкә тотып салмыш «шабашниклар» кайтып керә, «поминка» дәвам итә, димәк. Шул чакта А.Сотников шәфкатьче Н.Швецова белән хәбәрләшеп таныш кешесен җирләү өчен акча сорый, ханым башка шәһәрдә булганга, икенче хезмәткәр телефонын биреп, аңа мөрәҗәгать итәргә куша. Александр ошбу эшне ахырына кадәр җиткерә алмый, кышкы кыска көн кичкә авышканда полициягә әлеге өйдә «ножевое» дигән хәбәр килә. Оператив хезмәткәрләр килеп кергәч тә өстәл янындагы урындыкта ярымутырган хәлдәге Наталья Сотникованы, аның күкрәк-муен янындагы бер җәрәхәтне күрәләр. Каршы дивандагы хуҗа белән кунак хатын Татьяна үтерүченең чыгып китүен әйтәләр. А.Сотниковны сарайда табып алып керәләр. Ул өйдәгеләргә ник миңа «ментлар» чакырдыгыз, дип акырып та ала әле.
Икенче көнне айныган Александр тикшерү комитетының Бөгелмә бүлегеннән Диләрә Кабулҗановага вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирә, җинаять урынында апасын ни рәвешле үтерүен күрсәтеп тә йөри, ул чакта өйдә булган ике шаһит белән кара-каршы утыртып сорау алганда да барысын да раслап гаебен тануын белдерә. Ә менә ике айга якын изоляторда утырып үзе кебекләр белән аралашкач гаебен танымый башлый, ул гына да түгел, гаепне Борис агайга ягып азаплана, ләкин тикшерү барышында әлеге сәрхушнең алданрак чыгып китүе ачыклана. Үтерүченең А.Сотников икәне шик уятмый.
Фаҗига гадәттәгечә көтмәгәндә килеп чыга. Сотниковлар кар көрәгән өчен ике литр кулдан ясалган исерткеч эчемлек алалар, аның яртысын шунда ук бушаталар. Өйдә калганын эчеп утырганда араларында низаг чыга. Аның сәбәбен берәү дә хәтерләми, Александр пычак алып апасына чәнчи, Наталья күзләрен йомып башын кырын сала һәм тынып кала. Эксперт аның төп кан тамыры киселү, уң үпкә зарарлану аркасында үлүен күрсәтә. А.Сотниковның унынчы җинаяте буенча хөкем чыгарылмаган әле.
БЕР КОТЫРЫНУ БӘЯСЕ
Әлмәттәге өлкән яшьтәге Елена Дружинина (исеме үзгәртелә) һәм өч елга якын аның белән торган 1962нче елгы Геннадий Попов арасындагы канкоюлы бәрелеш үлем-китем белән тәмамланмый. Тикшерү комитеты һәм прокуратура, хатын-кыз бары тик качып китә алуы һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтелү аркасында гына исән калган, дип саный. Г.Попов аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылыш ясау дигән авыр җинаять эшләүдә гаепләнә, димәк. Таныш-белешләр пенсиядә булса да кибеттә эшләп йөргән ханымның шул әрәмтамак белән яшәвенә гаҗәпләнә. Чөнки эшләмичә эчеп ятучы ир-ат аның җилкәсендә бит. 2023нче елның 15нче декабрендә дә көн буе өйдә була ул. Төштән соң эшеннән кайткан хуҗабикә белән әрләш-талаш кичкә таба килеп чыга. Аның тәгаен сәбәбе мәгълүм түгел, икесе ике төрле сөйлиләр, чөнки.
Сәгать кичке унынчыда канга баткан Е.Дружинина күрше фатирга килеп керә, үзенә ире чүкеч тотып һөҗүм итүен әйтә. Марат шунда ук тиешле хезмәтләргә хәбәр җибәрә. Полиция санаулы минутлар эчендә килеп җитә һәм яралы ханым фатирына кереп йоклап яткан явызны уята. Табиблар башындагы яралардан кан агуны туктатып Еленаны нейрохирургия бүлегенә салалар. Аның саулыгына авыр зыян китерелгән дип белдерелә, чөнки баш сөяге сынган, баш мие зарарланган булып чыга. Е.Дружинина сырхауханәдә дәваланган чакта аның янына Г.Поповның 33 яшьлек кызы еш килеп ярдәм итеп йөри, азык-төлек, дарулар китерә. Ханым өенә кайткач та ташламый аны Оксана. Әлбәттә, ул изоляторга ябылган атасына да ярдәм итәргә, җәзаны йомшартырга тырыша.
Тикшерү барышында ачыкланганча, бер сәбәпсез тавыш купкач та, исерек ир хатын-кызның битен дөмбәсли, ул идәнгә егылгач, башын идәнгә бәрә, муенындагы шарфы белән буа, шкафтан чүкеч алып кимендә алты мәртәбә башына ора, әлбәттә, үтерү белән янап акыра. Шулай да Елена подъездга атылып чыга һәм фатиры ишеген бикләп куя. Г.Попов күрсәтмәләре еш үзгәрә, иң әүвәл, чүкеч белән сугуын кире кага. Тикшерү комитетының Әлмәттәге бүлегеннән А.Әхмәтҗанова зарар күрүче башындагы авыр яралар каян килгән, дигән сорау биргәч абынып егылгандыр, ишек яңагына бәрелгәндер һәм башка шундый аңлатмалар уйлап таба. Яраларны тикшергән табиб-эксперт исә аның күрсәтмәләрен ялган дип белдерә. Шул рәвешле, зарар күрүче сөйләгәннәргә өстенлек бирелә. Әлмәт шәһәр судында да шундый нәтиҗә ясала һәм тиктомалдан йөгәннән ычкынып кеше үтерергә тотынган абзый 8 ел да алты айга ирегеннән мәхрүм ителә.
Наил ВАХИТОВ,
Буа, Бөгелмә, Әлмәт
Комментарии