- 30.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Узган атнаның җомгасында, Биектауполиция бүлекчәсендә булып, шунда эшләүчеләрне чын күңелдән жәлләп кайттым әле. Әй тилмерәләр дә инде, бахыркайларым, эшсезлектән нишләргә белмиләр. 1990нчы елларда да, аннан соң да, Дөбъяз ягы үзенең криминаль төркемнәре белән дан алып, тегеләрне тәмам эшләргә өйрәтеп бетергән күрәсең, хәзер дә шул булдыклылыктан арына алмыйлар. Кая керер тишек тапмыйлар, прәме эшлиселәре килә! Элек мин полициягә бик ышанып бетмәгәнгә, аларның бу тырышлыкларын аңламаганмын. (Шампан шешәләреннән соң ышанырлык булмады бит.) Шулай да хәзер күзләр ачылды, барысын да белдем, аңладым, ялгышымны таныдым. Хәтта Биектау полиция хезмәткәрләрен, прокуратурасын, башка барлык зурлы-кечкенәле оешмаларын бөтен Русиягә мактап: менә шул райондагы кебек итеп, мөселманнарга, экстремизмга, ваһһабитларга каршы көрәшүче бернинди җирлек юк дип, бер дә курыкмыйча әйтә алам.
Ышанмыйсызмы?! Әллә оныттыгыз инде: әле гыйнвар аенда гына Биектау район үзәгендә балаларын «гаиләдә белем бирү» системасы нигезендә укыткан мөселман ата-аналарга, репетитор-укытучыларга прокуратура, полиция, МЧС, мәгариф бүлегенең «һөҗүме» турында күпме яздык. Искәндәр Сираҗи газетабызда, сан саен, Биектаудагы «Тәре походы» турында язып өлгерә алмый аптырады. (Тәре походы… (№5, 6 февраль, 2013 ел), ТӘРЕ ПОХОДЫ – 2 (№7, 20 февраль, 2013 ел), Тәре походы – 3 (№8, 27 февраль, 2013 ел), «ТӘРЕ ПОХОДЫ» ДӘВАМ ИТӘ… яки чирен яшергән – үлгән (№12, 27 март, 2013 ел)) Анда укытучыларның ирләренә кадәр бәйләнеп, бармак эзләре алып, фотоларга төшереп, балаларны кышкы караңгыда машина белән эзәрлекләп йөрделәр. Булдыралар бит, булдырмыйлар димәгез!
Әле менә язлыкта гына Гомәр хәзрәт Батыршаның (Айрат Шакиров) мәгълүмат чараларына биргән интервьюларында Биектаулылар «зыянлы мәгълүмат» эзләделәр, аннары 25нче майда, машинасын бер сәбәпсез шул ук Биектау районында туктатып, тоткарлап маташтылар. (КЕМНӘР ЧАЙКЫЙ КӨЙМӘНЕ? (№21, 29 май, 2013 ел)) Булдырмыйлар дип әйтергә кайсыгызның теле бара, булдыралар ләбаса!
Әле менә узган атнада гына яздык: Биектау районы ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Сафиуллин юл фаҗигасе ясаган ирне типкәли-типкәли кыйнаган! (Туганнар хөкеме (№29, 24 июль, 2013 ел)) Менә прәме шунда ук үз хөкемен чыгарып, теге ирне урынына утыртырга уйлаган күрәсең. Булдырмый дисәгез…
Шул кадәр дәлилләр китереп тә ышанмасагыз, күкрәк кагып, уң аяк белән җир тибеп: «Ышанмасагыз, Биектауга килеп берәр урынга Татарстан әләме кадап карагыз!» – дип тә өсти алам. Менә билләһи дип әйтәм, шул әләмне кадавыгыз була һәм сез шунда ук «пачти» экстремистка әйләнәсез. Сезне шунда ук тикшерәләр, бүлекчәдә документлар тутырталар, аңлатма яздырталар…
Бу вакыйга узган атнаның шимбәсендә генә булып, әлеге хәлгә минем дә әз-мәз катнашым булганга, һич тә тик кенә утыра алмыйм, сезгә дә сөйлисем килә.
Ел саен мине, журналист буларак, тәңречеләр оештыра торган «Таңбатыр» лагерына кунакка чакыра иделәр. Анда аларның йолалары белән таныштыралар, тарих турында сөйлиләр, учакта ашарга пешереп, суны чишмәдән ташып, инештә балык тотып, төрле уеннар уйнап, берничә көн палаткаларда яшиләр… Ни кызганыч, быел ул лагерь булмады. Оештыручылары Мәскәүгә эшкә китү сәбәпле, лагерьга кунакка барудан мәхрүм калдык. Кунакка йөрергә яратучылар һәм шушы мөмкинлексез калучылар мин генә түгел икән… Уйлаштык-уйлаштык та, шул лагерь була торган урында җыелышып, учакта балык ашы пешереп, пикникка чыгып керергә булдык. Халыкның зур күпчелеге иртән үк электричка белән китте. Мин исә, кичен генә, авыз ачкан чакка, аш пешкән җиргә генә барып сыйлануны ниятләп, эшләремә нокта куя алмый Казанда йөрдем. «Шәһри Казан» газетасыннан хезмәттәшем Фәнил Гыйләҗев та шалтыратып, пикникка бару-бармавым белән кызыксынгач, аның да редакциядә утыруын белеп, ахырдан бергә барырга булдык.
Кичкырын гына җырлый-җырлый чыгып киттек шулай… Берзаман Иске Казаннан дусларыбыз шалтырата: «Безне Биектау полиция бүлекчәсенә алып киттеләр, сез туры шунда гына килегез инде, балык ашы булмый», – диләр.
– Нәрсә өчен соң? – дибез.
– Палатка өстенә Татарстан флагы кадаган идек, шуны узып баручы вертолет күреп алган да, хәзер шуның өчен утырталар…
Җырлап барган җиремнән тотлыга башладым.
– Фә-фәнил, минәйтәм, минем машинада да Татарстан әләме төсләре белән кечкенә генә тасма бар, хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, шуны күреп, тегеләр янына утыртып куйсалар?..
– Туктале, бәлки, алар кыр уртасындагы палаткада митинг уздырып яткандыр, әләм өчен генә утыртмаслар бит инде, – ди Фәнил.
– Безнең авылда фәлән абыйның сука тракторында да көзгесе янында Татарстан әләме бар, аны вертолеттан күрсәләр, колхоз рәисен утырталармы, Фәнил?!
– Син аңа кичекмәстән шалтырат, ул әләмне алсыннар, алайса бөтен Кукмарагыз белән утыртырга мөмкиннәр. Ул әләмне икенче бер кеше алып, ул бүләк иткән дә булса, тикшерә башласалар, бөтенләй быелгы уңышны җыя алмыйча каласыз…
Кыскасы, Биектау полиция бүлекчәсе каршына килеп туктавыбыз булды, нәкъ шулчак безнең «балык ашы иптәшләрен» дә китереп җиткерделәр. Тиз-тиз алып кереп тә киттеләр. Шаккатып басып калдык.
Биектау эчке эшләр бүлегенә безне, әлбәттә, кертмәделәр. Дөрес эшләделәр дә! «Пресса» дигән катыргы тотып нинди экстремист йөрмәс! И вапчы, минем машинада әле Татарстан әләме төсле тасма да бар! Димәк, минем экстремист булу ихтималым тагын да зуррак!
Аптырагач, «өскәрәк» шалтыраттым. Үземне «сары пресса» журналисты дип атауларын, биргән сорауларыма җавап итеп «син әллә җүләрме» дигән җавап алуларымны әйтеп тормыйм, нәкъ менә шул «сары пресса»ның «Дальний»дагы шампанскийлар турында иң беренче язуын гына искәртәм әле. Җүләрләр язганны бөтен Русия гына түгел, дөнья матбугаты сөйләгәч, кем җүләррәк булып чыгадыр әле монда, хөрмәтле Эчке эшләр министрлыгы!
Кыскасы, безнең дусларны пикниктан нигә алып китүләрен сорагач, Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте биргән җавап берничә төрле булды, кайсы дөрес икәнен белмәгәнгә, кайберләрен язам.
– Татарстан әләме – ул дәүләт символы һәм аны кыр уртасында күтәрү ул аны пычрату була! Аны теләсә кайда күтәрергә ярамый! Алар Татарстанныкын гына күтәргәнме соң? Мөселманныкын түгелме? Теге, кара флагны күтәрмәгәннәрме?!
– Аларның шәхесен ачыклау өчен генә алып киткәннәр. Документлар тутыру өчен. Аны кыр уртасында ачыклап та, документ тутырып та булмый ич инде, әллә алар экстремистлардыр? И вапчы, ураза вакытында кырда шашлык ашап ятуыгыз өчен сезгә оят булырга тиеш. Аларны 3 сәгать тотарга хаклары бар.
– Сез бит Универсиада вакытында ниләр булганын белмисез, сез бит аның бер өлешен генә күрдегез. Журналистларга әйтергә ярамаган сүзләр дә күп инде ул. (Нишләптер шушы минутта тагын теге каһәр суккан шампан шешәләре искә төште дә куркыныч булып китте. – Авт.) Хәзер бит шундый авыр заманда яшибез, гел күз-колак булып торырга кирәк… Флагны тиктомалга күтәрмиләр бит инде… – Менә шундый аңлатмалар. Әгәр нәрсәдер аңламый калсагыз, артык-портык сорауларыгыз туса, димәк, без сезнең белән җүләрлек ягыннан бер тирә булырга мөмкинбез.
Бу хәлләрдән соң мине гаҗәпләндергән әйбер бер генә булды: Биектау полициясе бүлекчәсендә бер генә хезмәткәр дә, хәтта егетләрне тоткарлап бүлекчәгә алып киткән полиция подполковнигы, җитәкче урынбасары Рафис Госман улы Хәлиуллин да, аларны тоткарлауның сәбәбен аңлатып бирә алмады. Бу полиция хезмәткәрләре эшсезлектән тилмереп, кырда әләм күтәргән өчен тоткарлап йөрсәләр дә, егетләрне үзләре алып киткән җиргә яңадан илтеп куймадылар. Ә бит тиеш иделәр!
Тоткарланган егетләр белән пикник урынына кайтканда Наил Нәбиуллин сөйли:
– «Нишләп син анда Татарстан әләмен күтәрдең?» – дип сорадылар. «Мин Татарстанга карата тирән патриотик хисләр кичерәм, үз республикамны яратам», – дип әйттем. «Ә нигә Русия әләме дә күтәрмәдең?» «Ә минем кемне яки нәрсәне яратуым – менә монысы инде сезгә кагылмый, бу минем шәхси эш», – дигәч: «Юк инде, монысы нәкъ менә безнең эш», – диделәр.
Шундый мөһим сөйләшүне өзеп тагын телефон шалтырады.
– Сез анда нишләп йөрисездер, ләкин монда безне тагын полиция куа бит әле. Хәзер полиция генә түгел, Иске Казан тыюлыгының директоры да килеп җитте. Бу тыюлык җирләре, моннан китегез», – ди. «Тыюлык җирләрендә печән чабылмый, ә монда чабып алынган», дигәч, тынып калды тагын үзе. Аннары учак якканга бәйләнделәр, экология полициясе чакыру белән янадылар, антисанитария дигән булдылар. Әйтерсең, кафе ачып куйганбыз. Илдус Фәизгә каршы оештырылган пикетның шигаре язылган чүпрәк белән бәдрәф корып куйган идек: «Бу нинди лозунг, кайдан алдыгыз?» – дип бәйләнделәр. Шуннан соң, бу тирәнең авыл җирлекләре башлыклары, участковыйлар озак кына җир бүлделәр. Әле үзләре дә көлеп: «Сез килмәгән булсагыз, бу җирләрнең кайсы авыл җирлегенә каравын да белмәс идек», – диләр. Бер авылның участковые аңлатма яздырган иде инде, ахырдан бу бөтенләй икенче участковый җирләре булуы ачыкланды. Теге аңлатманы күчереп яздылар… Кыскасы, җирнең кемнеке икәнен белмәсәләр дә, китәргә кушалар. «Монда ел да ниндидер мөселлман лагере була, сез шулар», диләр. Күрәсең, мөселман белән тәңречене бер үк кешеләр дип уйлыйлар. Иртәгә төштән соңга кадәр калабыз, палаткалар корылган бит инде, дип сөйләштек үзе… – диде шалтыратучы егет.
***
Мин бу тарихны учак янәшәсендә сөйләмәсәм дә, шушы хәлдән соң балачагымны искә алып көлеп куйдым.
Безнең су буенда баз өстенә ясалган бер корылма бар. Балачакта анда безнең «төркемчекнең» штабы урнашкан иде. Гөлнараларның штабы – бер бурада, Казаннан кайтып йөрүче егетләрнеке ниндидер сарай башында… Һәр штабның үз әләме җилферди. Башкаларныкы күренмәсә дә, безнең баз корылмасы авыл җирлеге бинасының икенче катыннан күренеп тора. Баз өстендә – әбинең сандыгыннан чыккан урак-чүкечле кызыл әләм. Совет власте алышынып күпме генә вакыт узган! Бервакыт әти кайтты да: «Кызым, әйдә сезнең әләмне яшел итик әле, алайса авыл җирлегенә кергән саен, кызың нинди революция ясый анда, дип сорыйлар», – ди. Әнигә күлмәк тегәргә дип алган ак чәчәкле яшел материалны кисеп куярга мәҗбүр булдым. Эчке эшләр министрлыгындагы матбугат хезмәте әйтмешли, шул чакта «хәзергедәй авыр чорда» яшәсәк, мине бөтен нәсел-ыруым белән «Биектауга» сөрәләр иде. Ләкин ул чакта андый авыр вакыт булмаган шул. Ә кем авырайта аны? Эш юктан тилмереп йөрүче полиция түгелме? Гафу итегез, ләкин кыр уртасында вертолет күргән әләм өчен егетләрне бүлекчәгә төяп китү – бу маразм!!! Әнә, спорт матчларыннан соң исерек ирләрнең әләмне асларына салып утыруларын карап торыгыз! Шул әләмнәргә төренеп косып-т… йөрүен тикшерегез!
Кыскасы, җәмәгать, Биектау районына килә-нитә калсагыз, Татарстан әләме рәсеме булган бөтен әйберләрегезне ераграк яшерегез. Андый-мондый машинагызда берәр әләм йөрсә, яки төрек патриотларыныкыдай дәүләт билгесе төшкән футболкаларыгыз булса, вертолет күрүгә аны юк итегез. Аннары аңлатма язасы булмасын диюем… Тирләп-пешеп дәүләт символикасын пычраткан өчен!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Биектау-Иске Казан-Казан.

Комментарии