Кара риэлторлар

Шушы исем астындагы язмада (“БГ”, 2008 ел, 1 октябрь) фатирлар алыш-биреше белән шөгыльләнеп, бик күпләргә зыян салып өлгергән төркемнең җинаятьчел гамәлләре турында сөйләгән идек.

Профессиональ риэлтор Павел Литвиненко җитәкчелегендәге, башлыча, Казандагы 19нчы төзәтү колониясендә утырган уголовниклар өере яклаучысыз, ялгыз, өлкән яшьтәге, авыру, бигрәк тә эчкечеләрне алдау-йолдау юлы белән тораксыз калдыру белән шөгыльләнгән. Кәсеп итү алымы гади булган. Берәүләрен шәһәрдәге фатирдан авылдагы йортка күчәргә, икенчеләрен үз фатирларын кечерәк фатирга алмаштырырга күндерәләр. Әлбәттә, тегеләренә дә, боларына да бәя аермасын кайтарып бирергә вәгъдә итәләр. Акчасызлыктан, коммуналь түләүләр буенча бурычлары җыелган кешеләр “риэлторларга” ышаныч язуы бирә һәм фатирыннан колак кага. Әйтик, авылдагы йорт дигәнең ерактагы (мәсәлән, районы, Мари Иле республикасы) ташландык өй булып чыга. Инде күчереп утырткач, хәлсез карт-карчыкның кайберләре авырып үлеп китә. Ә эчәргә яратучылар тегеләр тәэмин итеп торган начар алкоголь (техник спирт) белән сыйлана-сыйлана җан-тәслим кыла. Аларның фатирлары башка кешеләргә сатылып, акчага әверелә тора.

Әлбәттә, жуликлар тозагына эләгүчеләрнең барысы да үлеп бетми. Алар аркылы хәбәр милициягә барып ирешә. Эчке эшләр министрлыгының Марсель Гаффаров җитәкчелегендәге бүлеге оперативниклары ошбу мәгълүматларны җыя башлый. Нәтиҗәдә, “Кара риэлторлар” дип исемләнгән җинаять эше барлыкка килә. Тикшерү ике елга якын дәвам итә. Аның барышында хәтта инде күмеп куелган кешеләрне дә казып алып, экспертиза үткәрергә туры килә. Ләкин зарар күрүчеләр авырып үлгән дигән нәтиҗә ясала.

Шуңа күрә “Кара риэлторлар” эшендә кеше үтерү, тән җәрәхәтләре ясау, һөҗүм итеп талау кебек башка бандитларга хас җинаятьләр юк. Ләкин алар җинаятьчел берләшмә оештыру һәм аның составында явызлыклар кылуда гаепләнә.

“Кара риэлторлар” эшен Татарстан Югары судында карау узган ел сентябрь аенда башланды. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә барлыгы 13 кеше (шул исәптән хатын-кызлар) утырды. Ниһаять, быел июньдә суд ахырына якынлашты. Дәүләт гаепләүчеләре хөкем ителүчеләргә кырыс җәза – 18 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сорады. 29 июньдә Татарстан Югары суды судьясы Илгиз Галимуллин хөкем карарын укый башлады. Әлеге тамашаны биш телеканал видеокамералары күзәтеп тору сәбәпле, риэлторлар кайсы битлек киеп, кайберләре алдан ук газеталар элеп ясалган пәрдә артында яшеренеп утырды (рәсемдә). Ләкин алар журналистлардан яшеренсә дә, җәзадан качып котыла алмады. Суд төркемнең лидеры Павел Литвиненконы каты режимлы колониядә тотып 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар бирде. Алдан да хөкемгә тартылган булуларын исәпкә алып Э.Маликов, В.Куракин 12 шәр ел срок алды. Тагын 6 кеше 3тән 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде, 4се, шул исәптән 3 хатын-кызга шартлы сроклар бирелде.

Наил ВАХИТОВ

Акчага табынган табиблар

“Безнең гәҗит”нең 24 июнь санында наркология кабинетларындагы ришвәтчелек турында язылган иде. Үткән атнада ошбу яман гадәтнең киң таралган күренеш икәнен раслаучы тагын бер хәбәр алынды.

22 июньдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары республика наркология диспансерының Казандагы 1нче стационар бүлекчәсе мөдирен дә түләүсез медицина хезмәте өчен үз кесәсенә акча алганда тоткарлыйлар. Аңа мөрәҗәгать иткән кеше, әтисенең соңгы вакытта айнымыйча эчеп йөрүен хәбәр итеп, аноним авырулар өчен ике кешелек палатага салуны үтенә. Табиб аны, анализлар алып тормастан, әлеге яхшы бүлмәгә урнаштырырга була.

Изгелек җирдә ятмый дип, клиент табибның яхшылыгы өчен күңелен күрергә була һәм эш кабинетында 11500 сум акча төртә. “Күчтәнәч” кулдан-кулга күчү белән, алыш-биреш ясалачагын алдан ук белеп торган оперлар килеп кереп, урындагы кеше тарафыннан алу очрагын документлаштырып куя.

Тагын наркология белгече килеп кабу, әлбәттә ки, алар гына ала да, башка табиблар алмый дигәнне аңлатмый. Бары тик бүтәннәрен дә эләктерү өчен оператив хезмәткәрләр вакыты гына җитеп бетмәгән икән. Димәк ки, чират җиткәнне көтәргә туры киләчәк…

Криминаль хроника

Әлмәтнең Гафиятулин урамында урнашкан интернет-салон тирәсеннән узган сакчыллык бүлеге экипажын шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре туктатып ярдәм сорый. Берничә минут элек яшь кенә бер пычак белән янап, кассадан 21 мең сум акча талап алып, таксига утырган да юкка чыккан. Кыңгыр мәгълүматны алган милиционерлар тирә-якны тикшереп китә. Тиздән 28 яшьлек каракны кулга алалар. Аның элек тә урлашу өчен хөкемгә тартылган булуы ачыклана. Акча һәм пычак та янәшәсендә табыла.

Бөгелмәнең Нефтьчеләр урамында урнашкан бер фатирда җинаять кылына. Әйтелгән адрес буенча килеп җиткән милиционерлар исерек хуҗага тап була. Бергә торучы хатын-кыз аның эченә пычак белән кадый һәм чыгып кача. Зыян күрүче шунда ук хастаханәгә озатыла. Ә 30 яшьлек ханымны тиздән табып кулга алалар. Әлеге җинаятькә хәмер куллану сәбәп була.

Башкаланың Совет районында 32 яшьлек Руслан К. тоткарланып, кизү бүлегенә озатыла. Ул эчкән халәттә апасының ире белән мөнәсәбәтләр ачыклау нәтиҗәсендә аның эченә пычак белән кадаган.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат төркеме.

Хак һәм нахак

Ике ел ярым элек читендәге Юдино бистәсендә булган фаҗигале хәл турында язмаган, сөйләмәгән бер генә гаммәви мәгълүмат чарасы да калмагандыр. “Безнең гәҗит”тә (3 июнь, 22 сан): “2007 елның 29 гыйнварында 2 милиционер фатирга законсыз бәреп керә һәм 31 яшьлек Радик Рамазановны атып үтерә”, – дип кистереп әйтеп, әлеге вакыйгага “юридик” бәя бирде. Дөресрәге, автор, “законсыз бәреп” керүчеләрнең кеше үтерүдә гаепләрен тәгаенләп, хөкемдар вазифасын башкарды. Гәрчә әлеге гамәлләрнең законлы яисә законсыз икәнен бәя бирергә бары тик суд кына вәкаләтле булса да.

Ә суд карарына килгәндә, быел 30 апрельдә Киров район хөкемдары оперативникларга прокуратура тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының өч маддәсе буенча (кеше үтерү, хезмәт вәкаләтләрен арттыру һәм торакка законсыз үтеп керү) белдерелгән гаепләүләрне юкка чыгарган, ягъни алар гамәлен законлы дип табып, аклаган иде инде. Ул гына да түгел, әлеге лейтенатларына 2007 елның сентябрендә эшләреннән читләштерелгән көннән башлап, хезмәт урыннарында яңадан тергезелү, шулай ук үзләренә китерелгән рухи һәм матди зыянны каплауны таләп итеп, дәгъва (иск) белдерү хокукы бирелде. Кыскасы, судка куркыныч җинаятьләр кылуда гаепләнүче, хөкем ителүче буларак килгән кешеләр анда зарар күрүче итеп танылды.

Җинаять эшенең судта “чәчелүе”, билгеле, гаепләү ягында – прокуратурада ризасызлык тудырды. Бигрәк тә Казан хокук яклау үзәгенә эш күрсәтергә җай чыкты. Хаксызга җәберләнгән, зыян-зәүрат күргән кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче әлеге оешманы тулаем каралтып күрсәтеп булмый. Сүз бары тик шушы конкрет очрак турында гына бара. Һәм бу юлы да хокук яклаучыларны бөтенләй үк гаепләп булмас. Чөнки, чыннан да, 31 яшьлек кеше гомере өзелгән, хатыны тол, баласы ятим калган. Бу коточкыч фаҗигане инкарь итеп тә, аклап та булмый. Димәк, кемдер гаепле…

Ә бу очракта гаеплене әллә кайдан эзлисе юк ич. Кем аткан, шул гаепле булып чыга. Моны “дәлилләп”, милиция хезмәткәрен гөнаһсыз кешене үтерүче итеп күрсәтү әллә ни зур хезмәт тә сорамый. Юдино бистәсендә булган аяныч вакыйганы сурәтләгәндә, мәсьәләнең кайбер “нечкәлекләрен” искә алып тормау да җитә. Аның каравы, үзеңә яраклы детальләрне кабартып күрсәтергә кирәк. Шулай иткәндә хезмәт вазифаларын башкарган оперативниклар җиңел генә үтерүче явызларга әйләнә дә куя. Әлбәттә, мондый “кыздырылган” фактлар журналист халкын җәлеп итмичә калмый.

Әлеге юнәлештә максатчан эш бигрәк тә Киров район судының 30 апрель карарыннан соң активлашып китте. Хәтта элегрәк икенче төрле чыгыш ясаган газета, телеканаллар да, фикерләрен кисәк үзгәртеп, капма-каршы материаллар чыгарды. Темадан читкәрәк китеп булса да әйтеп үтик, вакыты да бик уңай туры килде. Чөнки Мәскәүдә майор Евсюков берничә гаепсез кешене кырып салганнан соң купкан шау-шуның кызган чагы иде бу. Әлбәттә, әлеге пропаганда “һөҗүме” вакытында суд хак дип тапкан икенче як дәлилләре исәпкә алынмады гына түгел, башлыча, тәнкыйть утына тотылды.

Дөрес, күпчелек басмалар милициянең Юдинодагы “законсыз” эшләре турында сөйләгәндә, прокуратура һәм Казан хокук яклау үзәге фикерләренә таянуын искәртеп язды.

“Безнең гәҗит”тә чыккан кош теле хәтле хәбәр авторы кебек, үзе күреп торгандай хөкем чыгарып куйды… Мин моны әлеге язма нәкъ менә “БГ” өчен хәзерләнгәнгә генә телгә алдым. Югыйсә “кызыграк”, зуррак һәм, әлбәттә, укучыны тагын да ныграк җәлеп итә, җәмәгатьчелектә яңгыраш таба һәм халыкта милициягә карата тискәре фикер уята торган башка берәр “көчлерәк” язманы искә алыр идем. Әйткәнемчә, бәхәсле теманы бары тик бер як фикеренә таянып сурәтләүче материаллар биниһая күп булды һәм булыр да.

Милиционерларның “ерткычлыгы” турындагы язманың тагын “БГ” редакциясенә киләчәгенә дә шигем юк. Үткән җомгада (19 июнь) Татарстан Югары суды әлеге эшне кабатлап каруны төгәлләде һәм прокуратура, Казан хокук яклау үзәге “дәлилләрен” нигезсез дип табып, Киров район судының милиция хезмәткәрләрен аклап чыгарган карарын үзгәрешсез калдырды. Әлеге карар эшне җентекләп өйрәнеп, соңгы утырышта да якларны тагын бер тыңлап кабул ителде. Әйтергә кирәк, залда журналистлар икәү-өчәү генә иде. Аның каравы, коллегия утырышы төгәлләнү белән, Интернетта бер-бер артлы бу хакта сөйләүче хәбәрләр пәйда була башлады. Алар Казан хокук яклау үзәге мәгълүматларына нигезләнгән һәм, әлеге дә баягы, “коралсыз кешене атып үтергән” явыз милиционерларның аклануы турында иде.

Бу инде әлеге бәхәсле эштә “караңгы яклар”, ягъни суд ни сәбәпле оперативникларны аклаган дигән сорау тагын җавапсыз кала дигән сүз. Шуңа күрә әлеге вакыйганың моңа кадәр матбугатта бөтенләй искә алынмаган яисә гаепләнүчеләр фаразларына нигезләнеп кенә сурәтләнгән якларына тукталып үтәргә кирәк. Бәхәсле материалда ике фикер дә исәпкә алынырга тиеш бит.

…2007 ел кышында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшүче 4нче оператив-эзләү частенә Юдино бистәсендәге безгә мәгълүм йортта яшәүче берәүнең киндердән марихуана һәм гашиш дигән наркотиклар ясау белән кәсеп итүе турында хәбәр килә. 29 гыйнварда милиция лейтенантлары Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиев әлеге подъездны яшерен күзәтү астына ала. Ошбу фатир ишекләре подъезддан тимер ишек белән бүлеп алынган тамбурга ачыла. Мәрхүм Р.Рамазанов һәм тагын бер кеше фатирлары ишекләре шунда ук. Тимер ишек артындагы коридорда кем йөргәнен ачыклавы кыен. Бәхетсезлеккә, кичке сәг 5ләр тирәсендә кызмача Р.Рамазанов һәм аның хатынының әтисе оперлар белән шул тамбурда очраша. Аларның кем икәнлеген ачыкларга кирәк була.

Рамазановның салмыш икәне тикмәгә генә әйтелмәде. Подъезддагы аңлашылмаучылыкка этәргән сәбәпләрнең берсен аның исереклек аркасында батыраюыннан эзләргә кирәктер. Аннан соң “утырып” кайткан кешеләрнең милициягә карата мөнәсәбәте дә дошманнарча була бит әле. Үч иткәндәй, бу вакытта ниндидер хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән Радик кулында тимер чүкеч тә була. Кыскасы, бәрелешне милиция хезмәткәрләре кисәтүләре генә туктата алмый.

Көтелмәгән явызлыкларга сәләтле наркоманнар һәм наркотик сәүдәгәрләре белән эш итүче оперативникларның пистолетлары һәрвакыт корылган һәм куллану өчен әзер була. Кечерәк буйлы Таҗиевның башына сугарга дип селтәнгән Рамазановның чүкече аның корал тоткан кулына эләгә. Пистолет идәнгә төшә, шунда ук аны эләктереп алу өчен көрәш башлана, пистолетның исерек кеше кулына эләгү куркынычы туа. Тарткалашкан чакта ялгышлык белән атылып китеп, пуля А.Дуксның эченә эләгә. Анысына җавап уты ачудан башка чара калмый. Рамазановның да эче җәрәхәтләнә.

Шуның белән конфликт тәмамлана. Берсенең эче, икенчесенең кулы җәрәхәтләнгән оперативниклар яралыга ярдәм күрсәтергә керешәләр. Ләкин Рамазанов сырхауханәгә барышлый дөнья куя. Дукс бәхетлерәк булып чыга. Пуля аның эчке органнарына әллә ни зур зарар китерми. Шуңа күрә ул хастаханәдән савыгып чыга.

Без подъезддагы бәрелешне А.Дукс һәм Р.Таҗиев күрсәтмәләре буенча бәян иттек. Әйтергә кирәк, алар тикшерү барышында игътибарга алынмый диярлек. Ситуатив һәм баллистик экспертизалар, тикшерүче үткәргән чаралар, шаһитлар күрсәтмәләре алар файдасына булмый. Иң начары, корал куллану законсыз дип табылып, А.Дукска кеше үтерү факты буенча гаепләү белдерелә. Моңа өстәп, икесе дә вәкаләтләрен арттырган һәм чит торакка законсыз үтеп кергән өчен дә гаепләнә. Шул рәвешле 2007 елның августында җинаять эше суд карамагына җибәрелә.

Ләкин Киров район судьясы тикшерү барышында экспертиза нәтиҗәләрен шик астына ала һәм яңа тикшеренүләр билгели. Аларны бездәге түгел, Түбән Новгородтагы бәйсез экспертиза үткәрә. Тиздән Казанга бөтенләй икенче төрле, башлыча, оперативниклар күрсәтмәләрен раслаучы нәтиҗәләр кайта. Бу инде судьяга хакны нахактан аерырга мөмкинлек бирә.

Судта хөкем ителүчеләр икесе дә гаепләрен танымый. Р.Рамазанов хатыны алдында гафу үтенсәләр дә, алар үзләренең закон кысаларында эш итүләрен искәртәләр. Дәүләт гаепләүчесе А.Дуксны – 13, Таҗиевны 6 елга ирекләреннән мәхрүм итүне сорый. Ләкин, инде әйтелгәнчә, суд аларны бөтенләй аклап куя.

Татарстан Югары суды утырышы төгәлләнү белән, Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов Кеше хокуклары һәм төп ирекләре турындагы Европа конвенциясенең 2нче маддәсе (яшәүгә хокук. – Н.В.) таләпләре бозылу сәбәпле, Страсбург судына мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерергә ашыкты. Ләкин Европа дәүләтләрендә полицейскига чүкеч белән сугу, коралын тартып алырга маташу түгел, начар сүз әйтү дә җинаять санала бит. Шуңа күрә өмет юк, минемчә.

Инде ул көнне оперативникларны әлеге йортка китергән хәбәргә тукталып узыйк. Ул, чыннан да, хак булып чыга. Мәрхүм Рамазановка күрше булып яшәүче 1982 елгы Дмитрий Васильев фатирыннан 400 сабак киндер, наркотик ясау лабораториясе җиһазлары һәм 200 грамм әзер гашиш алына. 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Васильев бүгенге көндә төзәтү колониясендә гомер кичерә.

Татарстан Югары суды эшкә нокта куйды кебек. Ләкин яклар үз фикерләрендә калды. Әмма судьялар белән бәхәсләшмиләр дигән әйтем бар. Алар үз сүзләрен әйтте. Димәк, милиция хезмәткәрләренә эшкә чыгарга мөмкин. Бу хәлләрдән соң яңадан хәбәр һәм рәхмәтсез хезмәт урыннарына кайтасылары килсә, әлбәттә. Шулай ук алар мәрхүм Рамазановның туганнарына матди һәм әхлакый зыян өчен дәгъва да белдерергә хокуклы. Ятим калган өч яшьлек кызчык хакына алар моңа барырлар дип уйламыйм.

Наил ВАХИТОВ.

Казан.

Комментарии