Без кемне сайларбыз?

Республикабыз авылларында яшәүче кешеләрнең ничек яшәүләре турында Раиф Гимадиевның мәкаләләрен укып баручыларга юллыйсы килде бу сорауны. Билгеле, авыл тормышы көннән-көн авырая һәм алдагы көннәрдә авыл кешеләренең нинди тормышта яшәячәкләрен күз алдына китерүе кыен. Бу хәлне тасвирлап китү өчен берничә мисал: авылда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары шәһәрдә эшләүчеләргә караганда өч-дүрт мәртәбәгә ким, аларның пенсияләре дә шулай ук ким булачагы һәркемгә ачык. Шулай ук авыл җирлеге муниципалитетларының бюджетлары бик ярлы һәм авыл халкының тормыш хәлләрен яхшырту өчен аларның финанслары җитәрлек түгел. Менә шул турыда берничә сүз, ягъни ни өчен авыл муниципалитетларының бюджеты ярлы булуы турында язмакчы идем. Муниципалитетлар турындагы закон нигезендә ул җирлектә яшәүчеләр һәм эшләүчеләрнең керемнәре җитәрлек булганда гына һәм шул керемнән түләнә торган салымнан аларның бюджеты тулылана ала, ә бу хәл соңгы елларда бик тә аз күләмдә. Чөнки авыл кешеләре җитештергән продукциягә куелган бәяләр шәһәрдәгеләр җитештергән товарларга караганда бик түбән һәм шуның өстенә регион һәм Русия бюджетыннан булган ярдәм дә чагыштыргысыз түбән. Менә шушындый гаделсезлекләр аркасында авыл халкының тормыш итү дәрәҗәсе елдан-ел кими, авылда эшләүчеләр эшләрен, җирләрен ташлап китәләр, күп җирләр сөрелми һәм аннан керем алынмый. Менә шушындый авыр хәлне кем тудыра соң безнең илдә дигән сорау барлыкка килә. Яхшырак уйлап карасак, бу сорауга җавап табуы бик авыр да түгел бит. Һәм моның өчен тагын бер сорау бирик әле үзебезгә: кем шушындый гадел булмаган законнар чыгара ДәүДумада, Госсоветта һәм ул органнарда кем хөкем сөрә, дөресрәге кайсы партия күпчелектә булып, безнең өчен гадел булмаган законнар чыгара. Ул партиянең исемен бу гәҗитне укучылар беләләр диеп уйлыйм. Ул партиянең исеме «Бердәм Россия» диеп атала. Менә шушы партия членнары закон чыгару органнарында күпчелекне алып, безгә каршы законнар иҗат итәләр бит. Шушы хәлне аңлап, без, авыл кешеләре һәм шәһәрдәге гаделлек яклы кешеләр дә кушылып, якынлашып килүче сайлауларда актив катнашып, бу хәлне үзгәртә алырбыз диеп ышанасы килә. Сүземнең азагында тагын бер мәртәбә кабатлап әйтәсем килә: авыл кешеләренең елдан-ел авырлыкларга дучар ителүе ул бит илнең, дәүләтнең тамырына балта чабуга тиң әйбер (1921-1922нче еллардагы хәл кебек). Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең икътисади нигезе нык булуы илебезнең дә нигезе булып тора бит. Ләкин безнең җитәкләүче партиябезгә бу хәлне аңлау җитми, һәм аның нәтиҗәсе – соңгы елларда Русиядә фермерлар саны 40 процентка кимеде. Болар – илдә гаделсезлек тудыручы бер партиянең эш нәтиҗәсе. Шуның өчен без бу сайлауларда аеруча игътибарлы булырга тиешбез.

Җәүдәт МӘННАНОВ,

Әлмәт районы, Сөләй авылы

Комментарии