Куркыныч антенна

Авылыбызның бер тыкрыгындагы су башнясы янына элемтә база станциясе куелды. Аның астына урнаштырылган зур егәрлекле электротрансформатордан калын электр чыбыклары өскә – антеннага таба сузыла. Бу төр антеннадан чыккан электромагнитлы нурланыш башка авылларда куелган «Теле–2» антенналарына караганда күпкә көчлерәк. Димәк, аның кеше исәнлегенә зыяны да күбрәк. «Теле–2» антеннасы 220 вольт белән тукландырылса, базалы станциядә ул егәрлек 1000 вольтка җитәргә мөмкин.

Бу антенналарны торак йортлардан бераз читкәрәк куйган булсалар, ризасызлык та, гауга да чыкмас иде. Тик МТС компаниясе бераз комсызланды, күрәсең. Электр челтәрләрен сузу, хезмәт күрсәтү, ремонт эшләре өчен юллар салу, объектны саклау проблемалары байтак чыгымнар сорый. Хәрби кеше буларак, күк чикләрен күзәтүче радарларның сәламәтлеккә зыян салуын бик яхшы беләм. Элемтә антенналарының һәм радарларның эшләү принциплары бер үк – шул ук нурлар. Радар системасын карау, ремонт эшләре башкару вакытлары чикләнелә, аның тирәсендә үлән дә үсми, корый. Анда хезмәт итүчеләрнең исәнлегенә зыян килгәнлектән, льготалар каралган.

Без, Утыз Имән авылы халык контроле вәкилләре, Татарстан буенча «Роспотребнадзор» идарәсенә элемтә антеннасы хакында зарланып хат юллаган идек. Аннан санитар-эпидемиолог, Роскомнадзор һәм Роспотребнадзор идарәләре рөхсәтеннән башка бу антенна җиһазларының урнаштырылуы турында җавап алдык. 2 ел элек эшли башлаган антенна «самовольно» куелган булып чыкты.

Электромагнит нурланышның кайсыбер ешлыктагы дулкыннары кеше психикасына да йогынты ясарга мөмкин. Бу сигналлар кешене үтә дә агрессив итәргә яки, киресенчә, мамык кебек йомшартырга, аның уйлау-фикерләү дәрәҗәсен киметергә мөмкин. Кемгәдер кирәк вакытта андый кешеләр белән идарә итүе җиңел булачак. «МММ» финанс пирамидасы мошенникларының моңа охшаш психотроп нурларны залдагы халыкны сихерләү өчен кулланганнары турында байтак яздылар.

Каланча куюны яклаучылар, әлеге нурлар медицинада кулланыла, аларның сәламәтлеккә йогынтысы ахырга кадәр өйрәнелмәгән, дигән булып, безне әкрен генә шуышып килүче үлемгә дучар итә. Миңа калса, ул антенналарны торак йортлардан куркынычсызрак арага күчерсәң, ышанычлырак булыр.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии