Чарасын күрегез – бомба куелган!

Чарасын күрегез – бомба куелган!

18нче декабрь кичендә матур гына барган җиреннән юморист Данир Сабировның концертын өзделәр. Сәбәбе: билгесез кеше шалтыратып, УНИКС концертлар залына бомба куелуы турында хәбәр иткән. Комплекска оператив рәвештә барлык экстрен хезмәтләр: ОМОН, ашыгыч ярдәм, полиция һәм башкалар җыелды. Бинадан меңгә якын тамашачыны урамга чыгарып җибәрделәр.

Бу вакыйга килеп чыкканнан соң, икенче көнне үк Данир Сабировка шалтыраттык.

– Сәгать җиденче яртыда концерт башланды. Сигезләр тирәсендә мин киемнәремне алыштырырга кереп киттем, хатыным Миләүшә киендерә башлады. Бу вакытта сәхнәдә Сирин дигән юморист малай чыгыш ясый иде. Безнең сәхнәгә теләсә кем кермәсен өчен сакта торучы бар. Яныбызга шул киде. «Анда саперлар, ОМОН, этләр килде, нидер булган», – ди. Миләүшә борчылды, мин исә, шаяруга борган булдым: «Президент миңа «звание» бирергә килгән, шуңа залларны тикшерәләрдер», – дим, Шулай шаяртып чыгып карасам – чынлап та әллә ни кадәр кеше җыелып баскан. «Концерт залына бомба куелды дигән хәбәр килде, концертны туктат», – диләр. Башка көнгә күчерергә куштылар. Ә мин башкортлар турында шаяртканнан соң Башкортстандагы концертларны күчергән кеше буларак, моның ни кадәр авыр эш икәнен беләм. Әле җитмәсә, икенче көнне дә концерт бит, кайчанга күчерәсең ди аны?! «Бомба куйсалар аны безгә әйтеп тормыйлар инде. Йә берәр диванасы шалтыраткан сезгә, йә берәр дошманым», – дим. Башта сәхнәгә чыгып, тәнәфес кенә игълан итәрбез, дип уйлаган идем. «Юк, бинаны тулысынча тикшерәсебез була, шуңа күрә гел чыгып китүегез кирәк», – диделәр. Микрофонны алып, сәхнәгә чыктым да әйттем: «Дуслар, тормышта да юмор хисе ташып торган кешеләр җитәрлек, чыгып торырга кирәк, бомба куйдык дигәннәр», – дип. Урамга чыгып, халыкны шаяртып, тотып торырга туры килде. Ярты сәгать буе тордык. Мең кешенең икейөзләбе кайтып китте, калганнары кире кереп утырды. Моның өчен тугры тамашачыма рәхмәтлемен. Бу бомба куелды дип шалтыраткан кешенең әлегә кем булуы билгеле түгел. Тик якын арада ачыкларлар дип ышанам. Элемтәгә чыкмый – шалтыратып әйткән дә, телефонын өзеп тә куйган ул үзе, – дип сөйләде Данир Сабиров.

Шунысы да сәер: узган ел да нәкъ 18нче декабрьдә Элвин Грейның Азнакайдагы концертыннан шушы ук сәбәп белән 500 кеше эвакуацияләнгән иде. Кичке сәгать тугызынчыда (Данирныкы да шул вакытта булды) концертны туктаттылар.

Казанда бу телефон террорчылары дулкыны быел ел башыннан бирле дәвам итә. 31нче гыйнвар көнне генә дә биш Казан мәктәбе терроризм булырга мөмкин дигән кисәтү алулары аркасында эвакуацияләнгән иде. Балалар урамда өшеп-туңып басып торды. Җиңелчә киенгәннәре дә җитәрлек иде. Ел дәверендә башкаланың берничә сәүдә үзәген дә бомба куелган дигән хәбәр аркасында ябып тордылар. Бу беренче мәртәбә генә булган хәл түгел

2017нче ел октябрендә хәтта Дәүләт Советы, Президент аппараты, мәдәният министрлыгы биналарында да бомба шартлау куркынычы барлыгын әйтеп шалтыраттылар һәм шуның аркасында бу биналарда да эвакуацияләүләр уздырылды. Узган ел хәтта аэропортны да бомба куелган дип тикшерделәр. Тик күргәнегезчә – бөтенесе ялган хәбәр, Аллага шөкер, берсе дә дөрес булып чыкмады. Ә мондый төр ялган шалтыратуларның Флоридадан килүен ачыкладылар. Кешесе табылдымы-юкмы, анысы турында хәбәр булмады.

Билгеле, Данир Сабиров яки Элвин Грей концертын Флоридада беләләр дип әйтүе авыр, шуңа күрә моны үзебездә яшәүче берәр акыллыбаш шаяртуы аркасында килеп чыкмадымы икән, дип шикләндерә.

Бомба куелган дип ялган хәбәр таратканы өчен «шутник»ка карата нинди җәза каралган соң? Мондый кешеләрне бездә Җинаять кодексының 207нче маддәсе буенча хөкем итәләр. 14 яше тулган бөтен кешегә карата да кулланыла бу. Дөрес, гадәттә мондый ялган шалтыратуларның күбесе балигъ булмаучылардан килә икән. Шулай күңел ачалар, кызык эзлиләр. Әгәр дә үсмер гаебен тулысынча танып, тәүбәгә килсә, аның әле җәзадан котылып калу мөмкинлеге бар. Ә менә балигълык яшенә җиткәннәр бу шаяруы өчен кыйммәт түләячәк. 2018нче елның 1нче гыйнварыннан 207нче маддә буенча хөкем ителүчеләргә җәза төре кырысландырылды. Хәзер гаеплегә чыгарылган иң йомшак җәза төре болай яңгырый:

«200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү». Иң каты җәза исә: «1 миллион 500 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр штраф һәм 8 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү». Штрафларның ни өчен «кыйммәт» булуына аптырамагыз. 2017нче елдагы телефон террорчылары аркасында 1 млрд сум күләмендә зыян килгән иде. Нигә? Чөнки «бомба куелган» дигән хәбәр килүгә бөтен ашыгыч хезмәтләр дә: полиция, ОМОН, Росгвардия, янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр телефоннан шалтыратып әйтелгән бинага таба юл тота. Кешеләрнең графигы бозыла, транспорт хәрәкәт итү графигы үзгәртелә, предприятиеләрнең, сәүдә үзәкләренең… Бер кеше үләргә ята, мәсәлән. «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Шул вакытта бер ахмагы шаяртып, УНИКСка бомба куелган, ди икән, үләргә яткан кеше янына түгел, концертлар залына чабачак ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре. Чөнки концерт залында йөзләгән кеше. Бер кешенең үлеменә караганда, йөз кешенең үлеме куркынычрак. Янгын сүндерү хезмәткәрләре дә шулай ук эш итә. Бәлки бер өйдә ике бала янып ятадыр, ә алар бомба шартласа кеше күбрәк үлә дип, УНИКСка китәчәкләр. Шуңа күрә, телефон белән уйнау – ул кеше гомерләре белән дә уйнау дигән сүз.

Бу вакыйгага карата «Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете» имам хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтаховның фикерен дә белдек.

– Бүгенге көндә терроризмны ислам дине белән бәйлиләр. «Террорчыларның күбесе ислам динендә бит» диючеләр дә юк түгел. Гомумән, исламда террорга урын бармы?

– Кеше мөселман була һәм ислам динен тотып яши, ә террорчы кеше мөселман була алмый, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Мөселман кешесенең кулыннан да, теленнән дә башка кешеләр зыян күрергә тиеш түгел», дигән. Шуңа да террорчылыкны ислам дине, мөселман бәндәсе белән чагыштыру дөрес фикер түгел. Кеше террорчы икән, ул, гомумән, диннән ерак дигәнне аңлата.

– Ике көннең берендә бу яки теге концерт барышын «шартлаткыч җайланмалар куелды» дигән хәбәр боза. Мондый адымга бару гөнаһмы?

– Әстәгъфирулла, андый бәндәләрдән Аллаһы сакласын. Шартлатуны, кеше үтерүләрне ислам дине тыя. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримендә «Әгәр бер кеше аңлы рәвештә бер мөэминне үтерсә, аның җәзасы – тәмугъ. Ул анда мәңге калыр», дигән. Ислам динендәге чын мөселман кешесе мондый адымга бармас. Өстәвенә, үз күзе белән кемнеңдер шундый адым ясаганын күрсә, бу турыда хәбәр итәр. Мондый уйдагыларны Аллаһы Тәгалә туры юлга күндерсә иде.

– Бомба куйдым, дип алдашуның нинди җаваплылыгы бар?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер сәхәбә килеп, аннан «минем өчен иң куркыныч әйбер нәрсә ул?», дип сораган. Пәйгамбәр кулы белән теленә төртеп күрсәткән. Моннан күренгәнчә, кеше өчен иң куркыныч нәрсә ул – тел. Динле кеше алдашырга тиеш түгел.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер сәхәбә килгән.

– Мөселман кешесе куркак була аламы, – дип сораган ул.

– Әйе, мөселман кешесе куркак булырга мөмкин, – дигән Пәйгамбәр.

– Әй, Пәйгамбәребез, мөселман кешесе саран булырга мөмкинме?

– Әйе, ул саран була ала.

– Ә мөселман ялганчы була аламы? – дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Юк, мөселман кешесе алдамый, ялганламый», дип җавап биргән. Димәк, без авыздан чыккан һәр сүзебез өчен Аллаһы алдында җавап тотачакбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА, Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии