Яшьләрнең яшерен эшләре

Яшьләрнең яшерен эшләре

16 яше тулмаган кызлар белән җенси якынлык кылу кебек мыштым эшләрнең сүзе, гайбәте чыкмыйча, билгесез булып калганнары да күптер. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында мәгълүм булып шаукым чыгарганнары һәм ир-егетләрнең хөкем ителүенә китергәннәре дә җитәрлек. Андый эшләр судларда ябык ишекләр артында карала, безгә дә бу хакта кайбер исемнәрне үзгәртеп, авылларны атамыйча сөйләргә туры килә.
Ютазы районында яшәүче ханым 15 яшьлек кызының күңеле болганудан укшып йөрүләрен күреп сагая, аңа шикләнүле сорауларын да ирештереп карый, тискәре җавап ишеткәч тынычланып кала. Әмма берәр ай узгач, ошбу шикләнүләр раслана, Рәзинә балага узуы турында әйтә аңа. Шулай ук туачак баланың атасы Алексей Хәмитов икәнен, җенси якынлыкның ике ай чамасы элек егет фатирында булуын да яшерми. Әни кеше аны күптәннән белә, чөнки биш яшькә өлкәнрәк егет кызы белән ике ел элегрәк, димәк, аңа 13 яшь чакта ук аралаша башлый, өйләренә дә килгәләп йөри. Бу хәл хатын-кызда шик-шөбһә тудырмый элек.
Шулай итеп, 8нче сыйныф укучысы хатын-кызлар консультациясендә булачак аналар исемлегенә кертелә. Хәбәр полиция һәм тикшерү комитетына барып җитми калмый. Юстиция капитаны Рөстәм Яруллин берничә көннән үк А. Хәмитовка 16 яше тулмаган кыз белән ирекле рәвештә җенси мөнәсәбәткә керү дигән җинаятьтә рәсми гаепләү белдерә. Ул гаебен таный, вакыйганы зарар күрүче кыз кебек үк бәян итә. Шуңа күрә тикшерү эшләре тиз төгәлләнә.
Мондый очракларда зарар күрүче як, кагыйдә буларак, гаепләнүчегә кырыс җәза бирүне таләп итеп тормый, власть органнары рөхсәте белән никахлашулар да булгалый. Бу юлы эш өйләнешүгә барып җитми. Егет 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителә. Вакыты җиткәч, 16 яшен яңа тутырган кыз сау-сәламәт бала таба, аны 38 яшендәге әби кеше тәрбияли, билгеле.
***
Азнакай шәһәрендә яшәүче Илназ Бариев яшүсмерләр белән аралашырга хирыс бугай. 2001нче елгы егетнең балигъ булмаган затларны аракы, сыра эчәргә тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылганы бар. Узган ел май аенда 16 яше тулмаган туташ белән гыйшыклы уйнаш кылган өчен 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, әмма бер авыз пешкәч өреп кабарга кирәклеген төшенә алмаган, ягъни мәсәлән, 14 яшьлек Алия атлы кыз белән танышып, аның да башын әйләндерергә керешкән.
Әйтүләренә караганда, беренче көнне Күк Тәкә авылы янындагы инештә су коенып, буй-сын гүзәллекләренә дә күз төшергәч, бер-берсен ошатып, дуслашып китә алар. Кызның әти-әнисе исә моңа каршы була, җиткән егеткә үзенә тиң яр табарга киңәш итеп карыйлар, ләкин яшьләр очрашуларын дәвам иттерәләр, яшертен эшләре дә сизелми. Ике-өч айдан үткәрелгән тикшеренү дә кызның сафлыгын раслый. Ә менә тагын берничә айдан табиб-гинеколог 15 яшен тутырган кызның җенси тормыш белән яши башлавын белдерә. Кем белән икәне шик уятмый, Алия үзе дә яшерми моны.
Ул кичтә Илназ сөйгәнен туганнан-туган абыйсының «съемный» фатирына чакыра. Ирләр сыра эчеп кәефләнеп утыра, исерә төшкән хуҗа башка бүлмәдә йокларга ята. Икесе генә калган гашыйклар ирекле рәвештә ярамаган эш кылып куялар. Бу хәл кызыйны тетрәндергәнгә охшый, йокыга китә алмагач, кайтырга җыена ул. Егет аны өенә кадәр озатып куя. Шуннан соң, кыз әйтмешли, холык-фигыльләре төрле булу сәбәпле аерылыша алар.
Әмма очрашырга туры килә аларга. Тикшерү комитеты ошбу җинаять буенча эш кузгата. Гаебен танып торса да, моңа кадәр дә шундый ук җинаять эшләгәне булган И. Бариевка Азнакай шәһәр суды кырысрак җәза бирә – ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгара.
***
Шул ук райондагы авылда өлкән яшьтәге опекун әбисе белән яшәүче Мәликә, җиңелчә кимчелекләре булганга, психиатрда исәптә санала, әмма туганнары әйтүенчә, башкалардан аерылып тормый, техникумда укый. Инде берничә ел дәвамында алты яшькә өлкәнрәк Данил Минкин белән очраша ул. Егет күршедәге бистәдә әнисе, үги әтисе белән тора, аның да шундый ук диагнозы бар, әмма туганнары егетне уңай бәяли, урта-махсус белем дә алган.
Кызның әбисе, егетнең әти-әнисе: «Бер-берсен яраталар, «сожительствуют», – дип, аларның 2022нче ел җәендә бистәдәге егет фатирында бергә торуларын, аннан соң район үзәгенә күченүләрен әйтә. Мәликәнең 16 яшен тутырганчы ук, чынлыкта, кияүгә чыгуын гадәти хәл дип саныйлар. Ләкин бу полициягә барып җитә, күрәсең, бу юлы да гинекологлар ярдәм итә. Яшьләр үзләре дә ике ел элек, ягъни кызга 14 яшь тулып атна-ун көн узгач та беренче тапкыр «яратышуларын» әйтеп торалар. Мыштым эшләр шул көннәрдә тагын бер мәртәбә булды да, бары тик ике ел чамасы вакыт узып, бергә тора башлагач кына кабатланды, диләр.
Ике ел элек беренче «чирканчык» алган, еш кына бер түбә астында яшәгән кайнар канлы яшьләрнең бу сүзләре ышандырмый, билгеле. Ләкин мондый җинаять эшләре, башлыча, зарар күрүче һәм гаепләнүче күрсәтмәләре нигезендә тикшерелә, чөнки башкасын дәлилләп булмый. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов та Д. Минкинга 16 яше тулмаган кыз белән өч тапкыр якынлык кылуда гаепләү белдерә. Моңа тагын бер эпизод өстәлә, чөнки тикшерү барышында аларның еш кына бергәләп сыра эчеп сыйланулары ачыклана һәм егет балигъ булмаган затны даими рәвештә эчүчелеккә тартуда гаепләнә. Д. Минкинга 400 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнә. Эштән соң «сожительница» янына кайта ул, хәзер аны җаваплылыкка тартып булмый, чөнки сөйгәненә 16 яшь инде.
***
Азнакайда яшәүче тагын бер ханым 14 яшендәге кызының 1998нче елгы ир-ат белән очраша башлавын белә, чөнки Н. Мясников аларның өйләренә дә килгәли. Ханым әйтүенчә, бер-ике айдан Ксения аңа ошбу кеше белән «якыннан аралаша» башлавын да сиздерә. Әмма шау-шу куптарып кызының яманатын чыгарасы, гайбәтен таратасы килми аның. Шуңа күрә әлеге хәл бер елга якын сер булып кала. Ләкин без капчыкны тишкән кебек, бу хакта сүз чыкмый калмый, өстәвенә кызый дәресләр калдыра, тәртибе начарая, нәтиҗәдә быел май аенда мәктәптән полициягә шалтыратып 8нче сыйныфта укучы баланың үзеннән күпкә олы ирләр белән йөрүе һәм башка хилафлыклары турында хәбәр итәләр. ПДН инспекторы И. Хисаметдинов яшүсмер кыз белән әңгәмә уздыра, тел ачкычы таба һәм узган ел май-июнь айларында Н. Мясников белән булган яшертен гамәлләр турында ишетә. Анысы якасыннан алгач та тәүбәле беркетмә төзи, күптән булган вакыйгаларның төгәл көннәрен дә әйтеп күрсәтмә бирә.
Н. Мясников та, җиңелчә тайпылышларга ия зат буларак, психиатр исәбендә тора, тикшерү барышында үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләрендә аның алкоголь һәм кайбер наркотикларга бәйлелеге дә күрсәтелә һәм моның үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясавы әйтелә. Әлеге җинаятьләрне кылганда да исерек була ул. Тикшерү барышында ачыкланганча, аулак урынны кыз яши торган йорт подъездында таба, шундагы бер бүлмәдә 14 яшьлек яшүсмер белән ике тапкыр гадәти якынлык кыла. Өстәвенә, бер мәртәбә җенси рәвештәге бозыклык дигән җинаять эшли, дүртенче эпизод кыз фатирында әнисе өйдә юк чакта була.
Шулай итеп, дүрт җинаятьтә гаепләнә ул. Әмма әлеге ыгы-зыгының нәтиҗәсе шул чама гына була, чөнки судта зарар күргән як, гаепләнүчегә дәгъвабыз юк, дип белдерә. Хөкемдарга якларның килешү сәбәпле дигән билгеләмә белән Н. Мясниковка карата җинаять эзәрлекләвен туктатырга, ягъни аны җәзасыз калдырырга дигән карар чыгарырга гына кала.
***
Шул райондагы авыл кешесе Д. Мурзин административ җаваплылыкка да тартылган, яшьрәк вакытында кеше талаган өчен шартлы хөкем алып, наркотиклар белән бәйле җинаяте өчен штраф белән котылган кеше. Күптән түгел 15 яшьлек кыз белән ирекле якынлык кылып та судан коры чыкты, чөнки зарар күрүчеләр белән килешүгә иреште. Ошбу килешүнең күпмегә төшүе генә билгесез. Психиатрлар тикшерүе аның хәмергә һәм кайбер наркотикларга бәйле икәнен күрсәтә. Шулай да яшәү урынында уңай бәяләнә, вахта ысулы белән Себергә йөреп нефть оешмасында эшли.
15 яшьлек Камилә белән еш аралаша ул. Төньяктан ялга кайткан вакытында ике дусты һәм 9нчы сыйныфта укучы өч кыз, шул исәптән Камилә белән Азнакайдагы йорт подъездындагы бер бүлмәдә җыела алар. Әйтүләренчә, роллар, пицца ашыйлар, ирләр сыра эчә. Сәгать кичке 10нар тирәсендә ике кыз – өйләренә кайтып, ике ир кибеткә чыгып китә. Бүлмәдә әнисенә, иптәш кызым өендә кунам, дип әйткән Камилә белән аннан ике тапкыр олырак абзый гына кала. Яшь аермасы җенси мөнәсәбәткә керергә комачауламый. Икенче көнне Камилә бу хакта бергә «ял иткән» дус кызына да әйтеп, мактанып ала.
Әлеге эшләр дә бер ел вакыт узгач кына калкып чыга. Кызның әнисе Д. Мурзинны җавапка тартуны сорап гариза яза. Әмма судта киресен сөйли. Шулай итеп, гаепләнүче җәзасыз калдырыла.
***
Телгә алынган очракларда гаеплеләрнең чагыштырмача җиңел котылуының төп сәбәбе зарар күргән кызларга 14 яшь тулган булуда. Әгәр аларга 12-13 яшь кенә булса, законда 18 яшьтән узган ир затларын 3тән 10 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган, шартлы хөкем бирү дә тыела хәтта.
Буа районында яшәүче 1999нчы елгы Сергей Антиповны 13 яшьлек Мәдинә белән кызның үги әнисе таныштыра. Шуннан соң аралаша башлый алар. 7нче сыйныфта укучы бала әтисенең сеңлесе Ләйлә, үги әнисе, Сергей һәм Юрий атлы тагын бер сәрхуш катнашындагы хәмерле мәҗлесләргә дә ияреп бара. Исерткеч эчемлекләр эчми, әмма исерекләрдән юньсезлекләр турында күп ишетә. Соңрак мәгълүм булганча, ишетү генә түгел, күрергә дә туры килә аңа. Чөнки 13 яшендә үк җиткән егет тәкъдиме буенча җенси якынлыклар кыла башлый.
Әлеге хәлләр дә елдан артык вакыт узгач кына мәгълүм була. С. Антипов гаебен таный, хак күрсәтмәләр бирә. Кыз бала да аны фаш итеп сөйли. Югарыда телгә алынган үтә кырыс маддә буенча җинаять эше кузгатыла. Гаҗәп, ләкин аралашулар тикшерү эшләре барган чорда да дәвам итә, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә еш очраша, кунакка да йөрешә. Әлбәттә, алардан Мәдинә дә калмый.
15 яше тулган көннәрдә кыз 1984нче елгы Ләйлә апасы белән узгынчы машиналарга утырып Антиповлар авылына килә. Егет аларны олы юлга чыгып каршы ала. Бераз гәпләшеп утырганнан соң, хуҗалар һәм кунак хатын өйдә кала, гашыйклар тышка чыга һәм шунда ук бакчадагы мунча алачыгына барып кереп, андагы диванга урнаша. Калганы аңлашыла булыр. Кич белән кунаклар өйләренә кайтып китә. Алачыкта булган хәлләр турында сүз чыкмый.
Бер ай чамасы узгач, апалы-сеңеллеләр тагын Антиповларга килә. Ул көнне алар кунарга да кала. Икенче көнне төш вакытында яшьләр тагын алачыкка кереп шуны ук кабатлый. Кунаклар ул көнне дә китәргә җыенмый. Төнлә белән Мәдинәнең әтисе килеп, ачуланып алып кайта аларны. Ләкин аралар өзелми. Әлеге ике якынлык турында өлкәннәр белми, ләкин аларга ике ел элек кыз балага 13 яшь чакта булган хәлләр мәгълүм була бит инде. Закон күзлегеннән караганда авыр җинаять кылган зат зарар күрүчеләр белән кунакка йөрешә. Алар өендә ике атна чамасы тоташтан яшәгән чаклары да була.
Гаҗәп, кызның әтисе, әйтергә кирәк, 40 яшьләрендәге эшләп яши торган аек кеше аларның, чынлыкта, бергә яшәүләренә каршы килмәвен, яңадан җенси тормыш белән яши башлауларын белмәдем, дип сөйли. Соңрак кузгатылган яңа җинаять эшендәге өченче эпизодны искә алсак, белә дә алмаган, дигән фикер туа. Чөнки өлкәннәр өйдә, ә Мәдинә белән Сергей верандада йоклаган...
Ниһаять, хәтәр маддә буенча алданрак кузгатылган җинаять эше судка тапшырыла. С. Антипов ике ел ярым элек 13 яшьлек Мәдинә белән булган ике җинаятьтә гаепләнә. Хөкем утырышларында зарар күрүче як С. Антиповны яклап сөйли, кырыс җәза бирмәүне үтенә. Хөкем ителүче үзе дә тәүбә итүен белдерә. Файдасы булмый түгел, судья практикада бик сирәк кулланыла торган хокукыннан файдаланып, җәзаны законда күрсәтелгән өч елдан кимрәк билгели, ләкин бер ел да тугыз айга ирегеннән мәхрүм итә.
Суд залында сак астына алынган С. Антипов колониягә озатылмый тора. Чөнки тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән Айрат Мәхәммәдуллин инде хәзер 15 яшен тутырган кызга карата кылынган безгә мәгълүм җинаятьләр буенча эш кузгата. С. Антипов, яраттым, өйләнешергә планлаштырдым ,дип ошбу гаебен дә таный. Әйтелгәнчә, үсә төшкән кызлар белән булган мондый хәлләр өчен закон кырыс түгел. Яңа чыгарылган хөкем дә элгәресенә сизелерлек үзгәреш кертми.
Наил ВАХИТОВ,
Ютазы, Азнакай, Буа районнары

Комментарии