Яшь алтмышка җитсә дә…

Яшь алтмышка җитсә дә…

Гомер буе эчеп юньсез яшәгән кешеләр, гадәттә, картаймыш көннәрендә дә тынычланмый. Хәвефле мәгълүматларда яше алтмыш-җитмештән узганнар явызлыклары еш очрый.

БАЛТАЛЫ ҖИНАЯТЬ

Баулы районындагы Новозареченск авылында яшәүче 1954нче елгы Владимир Киваевның тормыш юлы ярыйсы гына башланып китә үзе. Ул чордагы бик күп яшьләр кебек, ул да җирле совхозда эшли, 1980нче елда Татьяна исемле кыз белән өйләнешә. Ләкин аларның бердәнбер уллары дөньяга килгәндә 29 яшьлек әти кеше төрмәдә була инде. Кеше үлеме белән бәйле җинаять эшләп тугыз ел утырып кайта ул. Аннан соң да кеше кыйнаган өчен ике елга ирегеннән мәхрүм ителә. Боларга урлап тотылгач бирелгән ике хөкемне дә өстәргә кирәк. Ләкин инде дүрт ел элек пенсиягә чыккан абзый турында хәзер дә холыксыз, бигрәк тә, исергәч бәйләнчек һәм котырынкы, дип, гел начар сөйлиләр. Узган җәйдә үзенең холкын тагын бер мәртәбә күрсәтте ул.

24нче июль көнне хәләл җефете Татьяна пенсионерларга юл чыгымнары өчен бирелә торган акчаны алырга дип Баулыга китә. Төш вакытында шул барлы-юклы акчага алынган азык-төлекне күтәреп авылга кайткач, тукталышта ирен очрата ул. «Үз башына маҗара эзләргә чыгып баруын сизенеп, өйгә кайтырга кушып карадым», – ди Татьяна. Ләкин Владимир аңа таныш булмаган бер ир һәм Гөлчәчәк атлы хатын белән автобуска кереп утыра. Өенә иртә белән генә кайтып ята ул. Хатынның әйтүенә караганда, көн буе сыкранып чыга, канга буялган киемнәрен юарга туры килә, ә 26нчы июль иртәсендә: «Утыртсалар, утырталар инде», – дип, үзенең хәвеф-хәтәр китереп чыгаруын сиздерә, ә төштән соң өйләрендә полиция пәйда була. Чөнки Покровское авылында үз йортында Татьянага таныш булмаган теге ир-атның балта белән чабып үтерелүе ачыклана.

1963нче елгы Иван Кузнецов мәетен беренче булып дусты В.Мокин күрә. Эшкә барышлый ялгыз яшәүче ир кешенең хәлен белергә дип барып кергәч, ишек төбендә үк яткан канга баткан гәүдәне күрә дә танырлыгы да калдырылмаган кешенең Иван икәнен чамалап, авыл җирлеге башлыгына телефоннан: «Кузяны чапканнар», – дигән ике генә сүз әйтә. Авылда Кузя дип йөртелүче И.Кузнецов үлеме турындагы хәбәр бик тиз тарала.

Суд-медицина эксперты мәрхүмнең башындагы киселгән, соңрак мәгълүм булганча, балта чабып ясалган күп санлы яралардан тыш тупас әйбер (балта түтәсе) белән сугып җиде кабыргасы, баш сөяге сыну һәм башка төрле җәрәхәтләр булуын да күрсәтә. Кыскасы, җан-кыярның корбанын үтерәм дип тукмавы шик уятмый.

Аның кем икәнен ачыклау озакка сузылмый. 24нче июль кичендә Иванны ниндидер бер ир-ат белән Покровское-Урыстамак авылы кибетендә аракы алганда бертуган апасы Людмила очрата, аларны Людмиланың килене Айгөл дә күргән була. Соңгысы әлеге исерек ирләрдән кача-поса өенә таба җилдерүче Гөлчәчәкне дә шәйләп кала. Тирә-як авылларда Гульчатай дип йөртелүче ошбу хатын исә шул дуамал Киваевтан куркып качуын сөйләп бирә.

В.Киваев Иванны үтерүен тануын белдереп беркетмә төзи, ләкин тора-бара гаебен өлешчә генә таныйм дисә, соңрак бөтенләй кире кага башлый. Ягъни үзен Кузнецов һөҗүмен кире кайтаручы, үз гомерен саклап азапланучы итеп күрсәтергә тырыша. Имеш, шуңа күрә дә Кузнецовка бар көченә кизәнеп сукмаган икән бит. Ләкин тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Раил Зарипов аның гамәлләренә аңлы рәвештә кеше үтерү дигән бәя бирә. Кеше башына балта чабучыны, дистәләгән җәрәхәт ясаучыны үтерергә теләмәгән дип булмый бит инде. Гомумән, тикшерү барышында канлы җинаятьнең ничек булуы да, мәрхүм Кузнецов гомеренең соңгы көннәрендәге вакыйгалар да тәгаен ачыклана.

55 яшьлек Иван – республиканың нефть районнарындагы бик күп ир-атлар кебек үк, төньяк өлкәләргә йөреп эшләүчеләрнең берсе. Мәгълүм булганча, вахта ысулы белән эшләү совет чорында Себердәге нефть япмаларын эшкәртә башлагач барлыкка килде. Моның иҗтимагый яктан тискәре йогынтысы да булмады түгел. Ирләрнең озын-озаклап читтә яшәве, анда алны-ялны белмичә эшләп, өйгә кайткач бик күпләренең вакытны эчеп үткәрүе, гаиләләр таркалу, чынлыкта, атасыз тәрбияләнгән яшүсмерләр җинаятьчелеге үсү һәм башка күңелсезлекләргә этәргеч бирде. Иван исә юньләп гаилә дә кора алмый, балалары да булмый. Әлбәттә, эштән чыккан эчкече түгел ул, машинасы бар, йорты да әйбәт кенә. Гомумән, аның турында начар сүз әйтүче юк, һәркем тыныч холыклы, эчкән чагында да зыянсыз иде дип сөйли.

23нче июльдә дә ул эчү белән мавыга, кичкә таба ялгызлыкка чик куярга ниятләп, күршедәге Новозареченскида торучы Гөлчәчәк янына барып керә, аны өенә алып кайта. «Иван гитарада уйнады, төн буе утырып чыктык», – дип искә ала гүзәл зат. Әлбәттә, барысын да сөйләп бетерми.

Аяныч хәлләр алар икәүләп Новозареченскига килеп, В.Киваев белән очрашудан башлангыч ала. Ирләрне Гөлчәчәк таныштыра. Әйтелгәнчә, Киваевның хатыны Баулыга киткән була, шуңа күрә Иван авыл даруханәсеннән алып чыккан «фанфурик»ларны аулак өйдә эчәргә булалар. Кыза төшкәч, хуҗа кеше мәҗлесне дәвам иттерергә тәкъдим ясый, моның өчен Баулыга барып пенсия акчасын алырга кирәклеген әйтә. Шулай эшлиләр дә. Тиздән сәрхуш өчлек Покровскоедагы ялгызак Кузнецов йортында сыйлана башлый.

Низаг чыгу сәбәпләрен төп шаһит белән гаепләнүче икесе ике төрле сөйләгәч, тикшерүче Р.Зарипов алардан кара-каршы сорау алу үткәрә. Гөлчәчәк Киваев алдында аның үзенә бәйләнә, сүгенеп җикеренә башлавын, ишегалдына чыгып яшеренгәч тә, минем аракыны эчте, кая ул фахишә, дип кычкыруын да әйтеп тора. Киваев исә үзенең котырынып йөрүләрен кире кага. Ул кичтә ошбу бәндә белән очрашкан Людмила белән Айгөл дә аның дәһшәтле кыяфәтен күрә. Машинасы белән кибеткә аракыга алып барып кайтудан баш тарткач, Айгөлгә дә яный, җикеренә ул. Иренең исерек чакта сугыш чукмарына әйләнүен хатыны Татьяна да яшерми хәтта. Гомумән, күргән-белгәннәр арасында аның кызып китүенә дә, ахыр чиктә, балтага ябышуына да ышанмаучылар юк.

Баулы шәһәр суды балталы җинаятьтә Владимир Киваев гаепле дип тапты һәм 64 яшьлек абзыйны сигез елга кырыс режимлы колониягә озатырга карар кылды.

ХАТЫН ГҮРДӘ, ИР ТӨРМӘДӘ

Буа районындагы Таковары дигән чуаш авылында яшәгән 1962нче елгы Анатолий Никитинның да гомер юлы сикәлтәле. Беренче тапкыр 19 яшендә исерек килеш кешегә авыр тән җәрәхәтләре ясаган һәм хулиганлык өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә ул. Аннан кайткач күп тә үтми шундый ук усаллыклар өчен тагын ике елга утыртыла.

Бер уңмаган, гел уңмаган дигәндәй, өйләнеп яши башлагач, беренче баласын тапканда хатыны үлеп китә. Исән-сау сабый сырхауханәдә калдырыла һәм ялгызак ир янында яңа хуҗабикә пәйда булгач кына гаиләгә бирелә. Ул чакта 29 яшендәге Анатолий 15 яшьлек кыз белән тормыш кора, иртә өлгергән Светлана исә өйләнешеп берничә ай узуга ук кыз бала тудырып куя. Санап карагач, иренең беренче хатыны исән чакта ук балага узуы ачыклана аның. Алты елдан тагын бер кызлары дөньяга килә. Хәзер балалар Буада һәм Ульяновск калаларында мөстәкыйль яши, ә ата-ананың яшәү рәвешенә килсәк, А.Никитинга күптән түгел үткәрелгән психиатрик экспертиза белешмәсендә аның соңгы ун елда туктаусыз эчүе күрсәтелә. Кызганычка, 1977нче елгы хатын-кыз да аннан калышмый. Шул зәхмәт алып барып чыгара да инде аларны.

Яңа елны каршылаган көннәр Никитиннар өчен икеләтә, хәтта өчләтә бәйрәм. Чөнки 2нче һәм 5нче гыйнварда туган көннәре аларның. Башлыча җирле халыкка хуҗалык эшләрендә булышып көн күрсәләр дә, эчәргә җай чыгара алар. Илдә чыпчык ачтан үлми, диләр бит. 2нче гыйнварда Светлананың туган көнен юалар, иртә белән хатын-кыз күршесе Виктордан бер шешә ясалма эчемлек алып чыга, чөнки аңа алданрак 150 тәңкәлек эш башкарган була. Ошбу яртыны авылдашлары Юрий Топорков белән «төплиләр». Аның йортыннан чыккач, Светлананың бертуган апасы Анжелика өенә барып кереп, анда көмешкә эчеп кунак булалар, хуҗаларны 5нче гыйнварда Анатолийның 57 яшьлеген билгеләп үтәргә дә чакыралар әле. Ләкин нәкъ шул көнне суд ир-атны сак астына ябарга карар кыла.

Төш вакытына тәмам «өлгергән» сәрхушләр алпан-тилпән өйләренә таба тәпили. Ә кичке сәгать сигезенчедә Анжелика һәм Демид Енгеевлар өенә яңадан Анатолий килеп керә дә Светлананың үле икәнен әйтә һәм авыл фельдшерын чакырырга йөгерә. Соңгысына бусага янында яткан хатынның җансыз икәнен әйтергә һәм тиешле хезмәткәрләргә шалтыратырга гына кала. Авыл халкына А.Никитинның хатынын тимер кисәү белән кыйнап үтерүе полиция килеп җиткәнче үк мәгълүм була. Моны фельдшер С.Топорковага үзе хәбәр итә, сәгате-минуты белән килеп җиткән кызларына гына бу хакта әйтергә батырчылык итми сәрхуш.

Никитин полиция хезмәткәрләре һәм тикшерү комитеты тикшерүче-криминалисты Айрат Мөхәммәдуллинга да канлы вакыйганы дөрес сурәтли, гаебен тануын белдерә. Экспертиза, тупас каты әйбер белән гәүдәнең күкрәк, эч, аяк-куллар тирәсенә кимендә 18 мәртәбә сугылган, берничә кабырга, бармак сөякләре сынган, үпкәгә зыян килгән, күкрәккә кан сауган һәм башка җәрәхәтләр ясалган, дип белдерә. Бусы кисәүле җинаятьнең нәтиҗәсе булды.

Ә сәбәпләренә килсәк, абзый моны ишек янында егылып яткан хатынның йөрергә комачаулавы һәм шул сәбәпле аның ачуын китерүе белән аңлата. Имеш, күтәреп караган да, көче җитмәгәч, мичкә сөялгән тимер таякны алып кыйнарга тотынган, башына сукмаган, чөнки үтерермен дип курыккан… Һәм йокларга яткан.

Әмма күргән-белгәннәр арасында әлеге фаҗигагә көнчелек этәргән дигән фикер яши. Ягъни мәрхүмнәр турында начар сөйләмиләр дигән әйтемне санга сукмыйча, гүзәл затның эчүгә хирыслыгын гына түгел, җенси яктан тотнаксызлыгын да мисаллар китереп сөйлиләр һәм хатын-кызның еш кына күгәргән-шешенгән чырай белән йөрүен дә шуның нәтиҗәсе дип саныйлар. Мондый фикерләр нигезсез түгелдер кебек – сәрхуш хатыннан нинди тотнаклылык көтмәк кирәк.

Әлбәттә, бер көн элек 42 яшен тутырган хатынны гүргә керткән явызны акламый бу. Февраль башында җинаять эше Буа шәһәр суды карамагына тапшырылды. Таковарыдагы тагын бер йорт тәрәзәләренә такта кадакланды.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии