Тукран тәүбәсе

Тукран тәүбәсе

Республика хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, Татарстанда көн саен өч гаиләдә хатын-кызлар ирләре тарафыннан кыйналу һәм төрле җәберләүләргә дучар ителә. Тикшерү органнарында, шул исәптән полиция, прокуратура һәм судларда рәсми рәвештә теркәлгән җинаятьләр саны узган ел дәвамында 1386га җиткән! Белгечләр раславынча, гаиләдәге мондый җинаятьләр саны соңгы вакытларда тагын да арта.

Пандемия чоры, эш шартлары, матди кыенлыклар, төрле канкоешларга бәйле рәвештә илнең икътисади хәле катлаулана баруның тискәре тәэсире гаилә хәлләрендә дә еш чагыла. Торам-торам да, барып хатынның колагын борам, дигән гыйбарә бер дә юкка телгә кермәгәндер. Кыенлыкларны аракы сөреме белән капларга омтылучы ир-атлар бераз салып алгач, хатынына, гаиләсенә бәйләнә башлый.

Хәер, беркемгә сиздерми, ачуын эченә җыеп баручылар да юк түгел. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек Марк Бейлин сыман, карап торышка башкалардан берние белән аерылып тормаганнар арасында да һич көтмәгәндә коточкыч авыр җинаять кылу очраклары шактый. Югыйсә, андыйларга тормышта ни җитми инде? Югары белемле юрист, тәҗрибәле адвокат, хезмәттәшләре әйтүе буенча һәрвакыт шат күңелле, ярдәмчел кеше көннәрдән бер көн 31 яшьлек хатынына 40 тапкыр пычак белән кадар дип кем уйлаган? Өстәвенә 11 яшьлек кызының һәм 14 яшьлек улының гомерен явызларча өзәргә ничек кулы барган? Татарстан Югары суды тарафыннан гомеренең ахырына кадәр ирегеннән мәхрүм ителсә дә, бу кадәрле явызлыкның сәбәпләрен аңлавы кыен.

Гаиләдә ызгыш-талашлар күбесенчә ир-атның үз-үзен җавапсыз тотуына бәйле. Аеруча, салган баштан андыйларга бернинди киртә юк. Исерек кешегә диңгез тубыктан. Айныгач, исләренә төшә, хатыны, балалары алдында гафу үтенә. Хатыны, балалар хакына дип, ирен гафу итә. Ләкин тукран тәүбәсе озакка бармый.

Казанда яшәүче Рамил Хәйруллин да тормышында булган кыенлыклар өчен хатыныннан ачу алырга тырыша. Кылган гамәлләре өчен моңарчы да берничә тапкыр төрмәдә утырып чыккан ир-ат үз хаталарын аңлап, матур гына яши башлау урынына, иреккә чыгу белән яңадан йодрык уйната башлый. Үзеннән көчлерәкләр белән бал да май, ә инде өйгә кайткач «герой»га әйләнә дә куя. Гаиләдә төрле ызгыш-талашлар шактый озак вакыт дәвам итә. Мондый хәлләргә түзә алмыйча, хатыны Минзәлия Миңнебаеваның суд аша аерылышуы да «батыр» ир-ат өчен киртә була алмый. Ахыр килеп, явыз бәндә хатынының эшенә барып, җиде тапкыр пычак белән кадый. Табиблар Минзәлия ханымның гомерен саклап кала алса да, пычак очы умыртка баганасына тию нәтиҗәсендә, аяклары хәрәкәтенә зур зыян салына. Рамил Хәйруллин исә янә озак елларга ирегеннән мәхрүм ителә.

Мондый хәлләрнең сәбәбе нәрсәдә? Ызгыш-талашлар каян барлыкка килә? Татарстан Югары судының чираттагы утырышы тәмамлануга, Казан урамында бөтерелеп-бөтерелеп кар ява башлады. Күңелгә якын бу хозурлыкны янәшәмдә атлаучы яшь пар ямьсезли. Бер-берсенә нинди генә шыксыз сүзләр әйтешмиләр дә, берсе икенчесен ничекләр генә түбәнсетми. Ул арада ир-ат, йодрыкларын төйнәп, хатыны ягына ыргыла. Еламсырап атлаучы биш-алты яшьлек сабыйларына да, сәерсенеп карап үтүчеләргә игътибар итми алар. Яңарак кына судта каралган гаилә фаҗигасе дә шулайрак башлангандыр инде дигән уй күңелгә килә.

ГӨЛЛӘРГӘ ГАШЫЙК ГӨЛНУР

Гөлнур Мөхәммәтова Бурят Республикасының Ключи Бигур бистәсендә туган. Әтисе Рәшит мәрхүм булганда аңа нибары биш яшь тулып уза. Туган-тумача түгел, татар телендә сөйләшер кешесе дә булмаган ят җирдә әнисе Гөлсемнең һич кенә дә каласы килми. Бөтен булган малын юк кына бәягә сатып, Казандагы туганнарына кайтып сыеналар.

Гөлсем ханым да баштарак зур кыенлыклар кичерә. Ахыр чиктә туганнары ярдәме белән урам җыештыручы булып эшкә урнаша. Гөлнур беренче класска кергәндә, аларга кечкенә генә бүлмә дә бирәләр.

Берьялгызы гына үстерсә дә, Гөлнурын кешедән ким итмәс өчен бөтен тырышлыгын куеп эшли Гөлсем ханым. Вакыты-вакыты белән берничә участок җыештыра, җае килгәндә ялдагы хезмәттәшләре өчен дә эшли. Аның каравы, кызы һәрчак затлы, матур киемнәр кия, тамагы тук, өсте бөтен. Гомерен бердәнбер баласына багышлаган анага тагын нәрсә кирәк?

Тора-бара ике бүлмәле фатир да бирәләр. Әниле-кызлы ярыша-ярыша матур гөлләр үстерә. Тәрәз төпләре генә түгел, өй каршындагы кечкенә генә җир кишәрлегендә алар үстергән гөлләргә сокланмаган кеше калмый.

Гөлнур бик тырыш бала булып үсә, яхшы укый. Тик язмыштыр инде – мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга керү теләге зур булса да, конкурстан үтә алмый. Ә ярты елдан әнисе һәм туганнарын шаккаттырып, үзеннән биш яшькә олырак булган Флорид исемле, инде бер тапкыр өйләнеп аерылган ир-атка кияүгә чыга.

СУГЫШЫП ЯШӘҮ

Флорид Фатыйхов Казанда туып үсә. Әти-әнисе икесе дә җаваплы урында эшли. Бердәнбер уллары булгангадыр, Флоридны бик кадерләп үстерәләр. Гаиләдә барысы да ул дигәнчә эшләнә.

– Артык иркәләп бозып бетердек. Хәзер үкенәбез дә бит, үткәннәрне кире кайтарып булмый, – ди бүген Флоридның әтисе Галиәхмәт ага. Әниләре дәшми. Баласы нинди генә җинаять эшләсә дә, ана кеше өчен иң беренче чиратта бала бала булып каладыр шул. Югыйсә Флоридка тыныч кына, матур итеп яшәр өчен тормышта барлык мөмкинлекләрне дә тудыра алар. Кадерле улларын Казан энергетика университетына укырга кертү өчен репетиторлар яллап, ике ел элек әзерли башлыйлар. Анда да түләүле укуга гына эләгә. Укысын, кеше генә булсын! Укырга җәяү йөреп мәшәкатьләнмәсен өчен, чит ил маркалы машина алып бирәләр. Көннәрдән бер көн күңел ачкан җиреннән өйләнәм дип бер кыз ияртеп кайткач та әти-әнисе каршы сүз әйтми. Тату итеп яшәсеннәр генә!

– Татьянасы да үзе кебек җиңел холыклы булып чыкты. Укуын ташлаган. Эшкә урнашу турында уенда да юк. Сүз әйтә башласаң, җавабы әзер: «Нигә кияүгә чыктым? Мине ашата алмаса, өйләнмәсен иде», – дип искә ала улының беренче хатыны турында Галиәхмәт Сабирович.

Сау-сәламәт көе беркайда эшләмичә, көннәр буе күңел ачып яшәгән балаларының бу кыланмышларына күпме түзгән булырлар иде, билгесез. Гомердә булмаган хәл: Фатыйховлар гаиләсендә тавыш-гауга ешайганнан ешая. Флоридны «хатынына кул күтәргән өчен» җинаять җаваплылыгына тарталар. Әле ярый Татьяна, башка берәүне очратып, гаиләдән китеп бара.

КЫЙНЫЙ, ДИМӘК, ЯРАТАМЫ?

Гөлнур белән Флорид очраклы танышып киткәндә кызга әле унтугыз яшь кенә була. Әллә әтисез үскәнгә, әллә күңелендә йөрткән ир-ат образына охшаш булгангамы – Гөлнур бу зәңгәр күзле чибәр егетне беренче күрүендә үк ошата. Аның белән очрашуларны зарыгып көтеп ала. Киң күңелле, юмарт булуы өстенә, очрашуларга чәчәк бәйләме күтәреп килүе үзенекен итә. Бер бүлмәле фатиры, машинасы булган егет янына кунакка баруының ахыры ни белән бетәчәген күз алдына да китермичә, упкынга атыла кыз.

Флорид эшне бик тиз тота. Танышуларына санаулы көннәр генә узса да, өйләнешеп яши дә башлыйлар. Гөлнур балалар бакчасына эшкә урнаша. Флорид исә көннәр буе әллә кайларда югалып, әледән-әле салмыш килеш кайта. Өстәвенә, юк-бар сәбәпләр табып, Гөлнурга бәйләнә. Сүгенә, холыксызлана. Дөрес, озакламый акылына килеп, гафу да үтенә. Мондый хәлнең башка беркайчан кабатланмаячагын әйтә. Тик бераздан барысы да яңадан кабатлана.

Ана күңеле күзеннән яше кипмәгән кызының хәлләрен гел сизеп торган, күрәсең. Кияве белән яхшылап та сөйләшә, янап та карый. Кода-кодагыена да үпкәсен белдерә. Флорид исә бераз тынычлангандай итә дә тагын йодрыкларын уйната башлый.

– Балакаемның эченә тибеп, авырын төшерттергәч, кызымны үз янына алып кайттым. Ул вакытта Флоридны судка да бирмәкче идем. Әти-әниләрен кызгандым. Аларның да бердәнбер балалары бит, – дип искә ала Гөлсем апа ул чактагы хәлләрне.

АХЫРЫ ҺӘРЧАК ҮКЕНЕЧЛЕ

Югары Суд утырышы барышында тимер читлек эчендә утырган Флоридның берничә тапкыр куллары белән битен каплап, сулкылдап елавын күрдем. Белмим, кемнәрнедер кызгандырумы, әллә соңарган үкенүеме? Аның кансызлыгын һич аңларлык та, кичерерлек тә түгел. «Мин Гөлнурны ярата идем, үтерергә теләмәдем», – дип илерүе дә күбрәк үз-үзен ышандыруы өчен генә иде бугай.

Судтагы чыгышыннан аңлашылганча, фаҗига буласы көнне Гөлсем апаларга баруы да Гөлнурны күрү өчен булган.

– Исерек идем. «Теща»ның йодрык белән миңа ташлануын хәтерлим. Ничек итеп кулыма пычак алганмын, һич аңламыйм. Ике арага кергән Гөлнурны куркытмакчы гына идем, – ди Флорид.

Суд-медицина экспертизасы актында күрсәтелгәнчә, Гөлнур Фатыйхованың тәненә берничә тапкыр кадаганнар. Әнисе Гөлсем апа да авыр тән җәрәхәтләре алган.

– Без бүлмә эченә кергәндәге хәл әле дә күз алдыбызда. Күршебез кан эчендә! Кызы әнисен кочаклап җан биргән, – диде суд барышында шаһит буларак чыгыш ясаган М. Мохтарова.

Күп кан югалтса да, табиблар тырышлыгы белән исән калган Гөлсем апаның хәле әле дә авыр.

Татарстан Югары Суды ачык утырышында әлеге җинаять эшен карап, Флорид Фатыйховны каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән унҗиде елга ирегеннән мәхрүм итте.

Камил СӘГЪДӘТШИН,

Казан шәһәре

Комментарии