- 29.01.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №03 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Мин үзем Семипалатинск тирәсендә урнашкан авиадивизиядә хезмәт итсәм дә, «ДБМА» дип йөртелә иде (дальняя бомбардировочная морская авиация). 1971нче елның көз айлары. Бездән элгәре призыв «дембель»гә китеп бетте. Без «Дед»лар булып калдык. Үзебезне иркенрәк тота башладык инде. Ашханә азыгы гына канәгатьләндерми башлады. «Военторг»тан алган кофе, какао, печеньелар, вафлиләр белән еш кына «чаепитие»ләр оештыра башладык. Билгеле инде, бернинди аракысыз, виносыз гына. Моның өчен безнең бик җайлы, аулак урын бар иде. Ул вакытта мин «запас аэродром»да хезмәт иттем. Һәрбер аэродромдагы кебек, аның «Дальний привод», «Ближний привод», «Пеленгаторный», «КП»лары бар. Төп казармадан «Ближний привод»ка кадәр 1 километр ара. Кичләрен шунда барып чәй эчәбез. Анда дежур операторлар яши, барлык шартлар тудырылган. Кышын да, җәен дә «боевая готовность» №2 иде. Дежурда усал офицерлар булса, алай йөреп булмый иде инде.
Бер атнада дежурга «сверхсрочник» сержант килде. Бездән 2-3 яшькә генә олы, белорус егете. Шундый йомшак характерлы, безнең сүздән бер дә чыкмый бу. Беркөнне җыелышып чәй эчәргә киттек шушы «Дальний привод»ка. Юлда шалт-шалт «ракетница» белән уйнап барды да бушлат кесәсенә салып куйды. Ике бүлмәле өйгә килеп керүгә, бушлатын салып, караватка тондырды. Гөрселдәп ракета атылды. Моның бушлаты яна, одеяллар дөрләп яна башлады. Ракета сүнми, идәнгә төшеп, зырылдап әйләнергә тотынды. Шунда кемдер: «Полундра!» – дип кычкырып җибәрде, без икенче бүлмәгә чыгып өлгердек. Урамда кар күп иде, чиләкләргә тутырып кереп, ракетаны бастырып куйдык. Аллаһның рәхмәте, беркем зыян күрмәде. Өч одеял, тегенең бушлат чабуы янган иде. Бөтен өй төтен белән тулды, бик курыктык, билгеле. Бу серне беркем белмәде. 51 елдан соң менә мин язып чыктым.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии