- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Сувенирлар кибетенә аяк баскан күркәм генә кыяфәтле 35-40 яшьләрдәге ир-ат шундый хәбәрне ирештерә. Юк, сәүдә ноктасына түгел, ә бәлки ул эшли торган үтә җитди оешмага – Эчке эшләр министрлыгына Мәскәүдән бик “важный” кунаклар җыела, ди. Димәк ки, алар күңелен йомшарту өчен, Казанның кабатланмас күренешләре чагылган, милли төсмерле истәлекле бүләкләр кирәк.
Сәүдәгәр халкы исә һәр сатып алучыга куана инде ул. Шуңа күрә кибетче кызлар берсеннән-берсе матур вә үзенчәлекле сувенирлар күрсәтеп, гөр килеп мактанырга керешә. Үзен милиция капитаны дип таныштырган һәм дә федераль миграция хезмәте инспекторы дип язылган таныклык та күрсәтеп, кызларны мөкиббән иткән каратут йөзле ир кеше бик зәвыклы вә зыялы булып чыга. Казан Кремле, Казансу буйлары төшерелгән затлы тәлинкәләр, милли бизәкләр белән чигелгән укалы түбәтәйләр һәм башка шундый бары тик үзебезгә генә хас әйберләр сайлый. Һәм күпләп сатып алучыны күреп хәйран калган кыз-кыркынга полковник хәтле полковник кул куйган гарантияле хат калдырып саубуллаша да.
Сәүдәгәрләр түземсезлек белән министрлыктан акча күчергәннәрен көтә башлый. Кем әйткәнди, көтә-көтә көтек булгач, милициягә чабалар. “Погонлы убыр” талады, янәсе. Алар артыннан ук шундый ук шомлы хәбәр белән тагын берничә сувенир салоныннан вәкилләр килеп, гариза яза.
Милиция бүлегендә ошбу вакыйга кызыксыну уятмыйча калмый. Төрле дәрәҗәдәге Мәскәү кунаклары, шул исәптән, ревизорлар да безгә әледән-әле килеп тора, берәү дә “безгә килә ревизор” дип, кибет саен чаптырыклап йөргәне юк бит. Хәер, теге бәндәнең капитан да, димәк ки, “погонлы убыр” да түгел, гап-гади мошенник икәне тиз ачыклана. Чөнки гарантияле, дөресрәге, гарантиясез хатта күрсәтелгән полковникның Казан вә Татарстан милициясендә дә, һәм, мөгаен, якты дөньяда да булмавы ачыклана.
Шома “капитан”ны чиста суга чыгару кебек мөһим эшне участковыйларга йөклиләр. Кибетләр сезнең участокта, димәк ки, жулик та сезнеке. Аларына болганчык суда озак актарынырга туры килми тагын. Чөнки кибетчеләрнең берсе сизгерлек күрсәткән, ягъни мәсәлән, милиционер булуына карамастан, тегенең кызыл кенәгәсенең ксеркста күчермәсен төшереп калган икән. Шул рәвешле участок инспекторлары аның кем икәнен белү генә түгел, Урта Азия халкына хас чалымнары булган чыраен да күрә. Миграция хезмәтендә ошбу “кыргызны” күргәннәре булмавын әйтәләр. Үзеннән-үзе аны тоткарлау планына да “кыргыз” дигән исем тагыла.
Инде таныклыкның да ясалма, димәк, милиционерның да ялган икәне тәмам ачыклангач, чын милиционерлар засадага утырырга була. Тәҗрибә юмарт вә беркатлы кызлар эшли торган төшемле урынга, иң беренче чиратта, “документ” күчермәсе калган кибеткә каракның килеп чыгу мөмкинлеге зур икәнен әйтә. Чөнки сурәте төшерелгән кәгазьнең иртәме-соңмы калкып чыгачагын мошенник чамаларга тиеш бит.
Шулай килеп чыга да. Кибеткә ай-кояштай якты чырай белән шат күңелле кыргыз килеп керә дә акча килү-килмәү мәсьәләсе белән кызыксына башлый. Шома егеткә озак гәп куертырга туры килми. Металл чыңы ишетелеп ала да, бер мизгел дигәндә, корыч беләзекләр тегенең кулларын богаулап та куя. Тоткынның оятсыз битен тырнау рәвешендәге “самосуд”ка юл куймау максатында аны җилтерәтеп алып чыгып китәргә туры килә.
Шунысы хак: ул, чыннан да, 39 яшьлек кыргыз кешесе икән. Кайчандыр бездәге хәрби югары уку йортларының берсен тәмамлаган. Ватанына кайткач, шушыңа охшаш җинаять кылып, берничә елга колония-поселениегә хөкем ителгән. Аннан качып киткән, законсыз рәвештә Русия чиген үтеп, Мәскәүгә килгән. Ләкин башкалада каратут чырайлы көньяк кешеләренә тиешле тәртиптә теркәлмичә яшәве кыен – даими тикшереп торалар. Танышлары аңа татарлар арасында әллә ни күзгә ташланмаячаксың дип, Казанга китәргә киңәш итә. Чыннан да, монда килгәч, ул берникадәр вакыт судагы балык кебек йөзә. Бер фотостудиядә милиция таныклыгы эшләтеп ала да акча эшләргә керешә. Теге түбәтәй, тәлинкә, кыңгырауларны кибеттәгедән арзанрак бәягә сатып, ярыйсы гына яши башлый.
Ләкин, күргәнебезчә, ревизор турындагы мәкерле хәйлә озын гомерле булып чыкмый. Быелгы кызуда каралып беткән татар егетләре каратут кыргыз угрысын тотып ябалар. Аңа каршы РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән 159нчы маддәсе буенча эш кузгатылды.
Наил ВАХИТОВ
Кайтаваз
Нурланышка каршымын!
“БГ” да басылган “Басуда радиация” (20 октябрь, 2010 ел) язмасын укыгач, аптырап калдым. Без болай да радиация эчендә яшибез. Хәтта бәрәңгене дә агулап ашыйбыз бит. Шуның өстенә игенне дә нурландырып чәчә башласалар, нәрсә була?! Болай да зәгыйфь балалар сансыз туа. Югары уңыш алу өчен, җирне яхшы итеп эшкәртергә һәм вакытында яңгыр кирәк. Колхозларны инвесторга саттылар да маллар бетерелде. Буш сарайлар гына утырып калды. Халык исә эшсез интегә.
Экология министры нурланыш турындагы яңалыкны белә микән? Бу бөртектән җитештерелгән икмәк экологик яктан чиста була аламы? Юктыр, дип уйлыйм. Һәм үзем бу юлны куллануга каршы.
Наҗия ХАҖИПОВА,
Азнакай шәһәре.
Комментарии