Әфьюнга киртә юк

Әфьюнга киртә юк

Элеккеге наркоманнар булмый дип тикмәгә генә әйтмиләр. Чөнки бу зәхмәттән котыла алмыйлар, хәтта җинаятьләр кылып иректән мәхрүм итү урыннарында утырганда да әфьюннан аерылмыйлар. Чәнечкеле тимер чыбык уралган ябык оешмаларга тыелган матдәләр эләгү ысуллары күп төрле. Мәсәлән, иректәге әшнәләр биек коймалар аша ыргыта, кай-ара «доза» җәя (арбалет) угында очып керә, бу максаттан очкычлар (дрон) куллану очраклары да бар хәтта. Мәхбүсләр белән очрашуга килүчеләрнең дә кайберләре «күчтәнәч» тапшыру әмәлен таба, әйтик, аны туры эчәгенә яшерә.

Бу һәм башка алымнардан тыш, наркотикларның «зона»га сак өстендә сак торган ишек, капкалар аша үтүен, ягъни шундагы хезмәткәрләр тарафыннан алып керелүен дә исәптән төшереп булмый. Төзәтү колонияләрендә, йомшаграк итеп әйткәндә, «үзенчәлекле» затлар белән эшләүчеләрнең барысын да яманлап күрсәтү дөрес булмас, ләкин түләүле «хезмәт» күрсәтүче хезмәткәрләр бар. Мондый җинаятькә бару сәбәпләре дә күп, шулай да акча мәсьәләсе алгы рәттә тора кебек. Чөнки ыштан бөрмәсенә тыгып берничә граммлы төргәк алып кергән сержантка айлык хезмәт хакы кадәр «сәмән» төртәләр бит. Тотылган очракта дәүләт хезмәтендәге бу кешеләрнең үзләренә дә бик кыйммәт түләргә, озак еллар төрмә сәндерәсендә ятарга туры килә. Бу җәһәттән, Идел аръягындагы Түбән Карамалы авылында (Яшел Үзән районы) урнашкан 5нче төзәтү колониясендә булган вакыйга гыйбрәтле булды.

Һәр колониядәге кебек, монда үз хезмәткәрләрен һәр көнне тентеп тормыйлар. Гадәттә, алар КППда телефон, таныклыкларын калдыра, металл тикшерү җайланмасы аша үткәрелә дә, аерым тәртипләр хөкем сөрә торган оешмага уздырыла. 2020нче елның 30нчы июнендә исә оператив бүлек иртән эшкә килүчеләрне җентекләп тикшерергә карар кыла, чөнки тыелган әйберләр, шул исәптән, наркотиклар алып керү турында мәгълүматлар була.

Ул иртәдә кече инспектор Анатолий Мостяковны да туктата оперативниклар. Гадәттәгечә, үзең белән ярамаган әйберләр бармы дигән сорауга тискәре җавап ишетелгәч тә, каушавы йөзенә чыккан яшь егетне аерым бүлмәгә алып кереп тикшерәләр, озак капшарга туры килми, форма киеме эченнән шаһитлар алдында шактый зур ике төргәк алына, алар эчендә тагын берничә кечерәк пакетлар була. Соңрак үлчәп карагач, аларда гомуми микъдары 90 граммнан артыграк булган дүрт төрле наркотик икәне ачыклана. Шул ук көнне Чуашстанның безгә күрше Козловка районындагы Яңа Түрләмә авылында, ягъни А. Мостяков яши торган йортта үткәрелгән тентү вакытында 118, 8 гр марихуана салынган тагын бер төргәк табыла.

Җинаять өстендә эләккән 21 яшьлек егетнең гаебен танудан башка чарасы булмый, билгеле. Өстәвенә, май азагы һәм июнь ае башында үзенең шушындый ук ысул белән тагын ике мәртәбә колониягә наркотиклы пакетлар алып керүен, моның өчен заказ бирүчедән 25 мең сум акча алуын да әйтә ул. Ләкин бер ай элек булган җинаять дәлилләре табылмау, тора-бара Мостяковның да бу очракларны кире кага башлавы сәбәпле алар күләгәдә кала. Аның каравы, тикшерү комитетының Яшел Үзән шәһәре бүлегеннән Е.А. Шибанкова 30нчы июньдә фаш ителгән җинаятьне тикшергәндә дәлилләргә кытлык кичерми. Нәтиҗәдә, колониядә нәкъ бер ел эшләп өлгергән 1999нчы елгы ир-ат вазыйфаи вәкаләтләреннән явыз максатта файдалану, ришвәт алу һәм наркотиклар сатуга омтылыш ясау дигән үтә җитди өч җинаять кылуда гаепләнә һәм Яшел Үзән шәһәр суды тарафыннан сигез ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителә.

Ләкин бусы эшнең яртысы гына әле. А. Мостяковны аклап булмый, ләкин, чынлыкта, аны шушы сазлыкка этәргән затлар да бар бит. Беренчедән, ул ришвәт алуда гаепле дип табылган икән, димәк, акчаны бирүче җинаятьче дә булган. Икенчедән, наркотиклар белән бәйле гамәлдә дә шушы колониядә утыручылар катнашуы аерым ачык. А. Мостяков аларны да атый, ләкин бу өлкәдә тәҗрибәле бәндәләр гаепләрен танып, төрмәдәшләре арасында абруйларын төшерергә теләмиләр. Әмма полиция хезмәткәрләре һәм тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Е.Ә. Ергизавада Б. Хәмбәлов һәм И. Зәйнуллинны, кем әйтмешли, стенага терәрлек дәлилләр җитәрлек була.

Шәхсән үземә аларның Булат атлысы күптән мәгълүм иде, чөнки 1995нче елгы ошбу наркоманның 2017нче ел азагында үзе кебек өметсезләр рәтендәге С. Тимохин белән 40 яшьлек шешәдәшләре С. Штырковны кыйнап үтерүләре турында язган идем. Ул чакта Идел буе район суды аларның икесен дә тугызар елга ирегеннән мәхрүм итте, ә Татарстан Югары суды, наркоманнарның хәленә кереп, әлеге җәзаны бер елга киметкән иде. Димәк, Казан кешесе Б. Хәмбәлов ошбу өченче хөкемен үтәү өчен ерак булмаган колониягә эләккән һәм «наркота» белән тәэмин итеп торучылардан ерак китмәгән. Аның белән бер баракта яшәүче 1997нче елгы Ильяс Зәйнуллин Мамадыштан. Ошбу наркоман 2017нче елда шул матдәләрне сатуда гаепләнеп 6 елга утыртылган зат.

Иң әүвәл, Б. Хәмбәлов белән А. Мостяковның телефон буенча аудиохәбәрләр җибәреп аралашуы һәм аларның күчермә язмалары тикшерү органнарына эләгү әлеге ике бәндәнең барысын да кире кагып боргалануының мәгънәсен калдырмый. Аларда юньле сүзләр аз булса да, әңгәмәнең «наркота» хакында баруы, мәсәлән, аны колониягә алып керү турында икәне аңлашылмаслык түгел. Мостяков сүз аралаш сүгенеп лыгырдаучының Булат Хәмбәлов икәнен әйтеп тора. Өстәвенә, кече сержант А. Мостяковның Саклык банкы картасына «хезмәт хакының» Ильяс Зәйнуллин телефоны ярдәмендә күчерелүе дә мәгълүм була. Соңгысы Ильясның Мамадыштагы кайбер туганнарына да мәшәкать чыгара. Чөнки колониядә утыручы егет файдалануындагы банк картасы аның бертуган апасының ире исемендә була, димәк, акчаны да ул җибәргән булып чыга. Җизни кеше, картаның ни рәвешле юньсез егет файдалануына эләгүен белмим, дип, хилафлыкны хәләл җефетенә сылтый. Хатын-кыз моны энесе соравы буенча эшләвен әйтә, шулай ук үзенең телефонына ошбу картага йөзәр мең сумлык акчалар күчерелүен күрсәтүче смс хәбәрләр килүен, энесенең Хәмбәлов дигән дусты булуын һәм башка мәгълүматларны җиткерә. Күргәнебезчә, колониядәгеләр акчага кытлык күрми. Ошбу ярдәмнең җинаятьчел даирәләрдән килүе дә шик уятмый. И. Зәйнуллинның телефоны да астыртын рәвештә кергән тыелган әйбер булып тора. Колониянең оператив хезмәтендә шулай дип белдерәләр.

Башлыча А. Мостяков күрсәтмәләре, телефоннардан алынган мәгълүматларга таянып колониядәге хәвефсезлек хезмәтенең кече инспекторы өчен 8 ел ярымлык колония белән тәмамланган вакыйганы ачыкларга мөмкин. 2020нче елның июнь азагында 6нчы баракта обход үткәрүче яшь хезмәткәргә Б. Хәмбәлов мөрәҗәгать итә. Анатолийның әйтүенә караганда, 25 яшьлек егет буыннары сызлау, «зона»дагы санчасть дарулары ярдәм итмәве турында сөйләп ярдәм итүен үтенә. Кызгандым да, риза булдым, дигән сүзләрне Анатолийның аз булса да гаебен йомшартырга азаплануы дип белергә кирәк. Сүзнең тыелган «дарулар» турында баруын бик яхшы аңлый ул. Хәмбәловның буш итмәм, бурычлы булып калмам, дигән вәгъдәләре дә наркотик алып кергән өчен акча түләнәчәген белдерә.

Кыскасы, надзиратель белән тоткын алыш-биреш ясарга килешәләр. Бер-ике көннән А. Мостяковка тикшерү барышында ачыкланмаган ир-ат шалтырата һәм «товарны» кая китерергә дип сорый. Төнлә белән Яңа Түрләмәгә ак машинага утырган берәү килеп полиэтилен пакетларга салынган наркотик тапшыра. Мостяков беренче күрсәтмәләрендә өченче тапкыр килде дисә дә, соңрак бер тапкыр күрдем, караңгы булганга чыраен хәтерләмим ди. Шулай ук юньләп төрелмәгән пакетларда таблеткалар, яшел төстәге пластилин сымак әйбер һәм зәһәр исле «травка», ягъни марихуана булуын да әйтә. Хәмбәлов белән аудиохәбәрләшүләр дәвам итә. 29нчы июньдә Мостяковның Саклык банкы картасына алдан биш, бераздан тагын 25 мең сум акча «тама». Икенче көнне Анатолий үзе яхшылап төреп ябыштырган ике төргәкне кыстырып эшенә килеп керә һәм, әйтелгәнчә, оперативниклар эшләгән вакытны туры китерә.

Б. Хәмбәлов беркемгә дә наркотиклар алып керергә кушмадым, акча күчермәдем, Мостяков белән телефоннан хәбәрләшмәдем дип, барысын да кире кага. И. Зәйнуллин акчаның үзеннән алынган телефон ярдәмендә озатылуын кире кага алмый, ләкин моның «наркота»га катнашы юк дип, үз бәянен сөйли. Имеш, аңа боек кыяфәтле Мостюков, сугыштым, бәхилләтергә акча кирәк, дип, үзе мөрәҗәгать иткән, әлеге акчага соңрак 14 мең сумлык «Самсунг А20» телефоны алып керергә вәгъдә иткән булып чыга.

Тикшерүче Е.Ә. Ергизова алардан кара-каршы утыртып күрсәтмәләр дә ала, ләкин һәркайсы Мостяков сөйләгәннәрне кире кагып үзенекен тукый. Ләкин Хәмбәлов һәм Зәйнуллинга ришвәт бирү һәм зур күләмдә наркотик матдәләр алырга омтылыш ясау дигән ике җинаять кылуда рәсми гаепләү белдерелә. Законда вазыйфаи затка төркем белән акча төрткән өчен генә дә 7дән 12 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралуын искәртеп үтик. Шуңа күрә Яшел Үзән шәһәр суды хөкеме кырыс булачак.

Наил ВАХИТОВ,

Яшел Үзән районы

Комментарии