Җиләк үстерәм дип, алданмагыз!

Җиләк үстерәм дип, алданмагыз!

Бер сишәмбедә, газетабызның чираттагы номерын эшләгән вакытта, редакциябезгә яшь кенә кыз килеп керде. Кулында нәрсәдер бар, курьер бугай…

ГӨМБӘ ҮСТЕР!

Редакторыбыз Илфат абый Фәйзрахманов белән сөйләшә башладылар. «Сезнең оешмагыз кайда урнашкан соң? Без бу әйбер турында газетабызга да язачакбыз, чөнки мин моны халыкны алдау дип уйлыйм, монда мошенниклык билгеләре бар», – ди Илфат абый. Кыз кире борылып чыгып китте, сумкасы хәйран авыр иде. Димәк, алданучылар җитәрлек. Соңыннан эшнең нидә булуын аңлатты мөхәрриребез:

– Интернет реклама белән тулган, имеш, өеңдә, тәрәзә төбеңдә гөмбә үстереп була. Моның өчен гөмбәлекләр (гөмбә үстерә торган кечкенә генә тартмалар) сатып алырга кирәк. Шуның эчендәге туфрагына су гына сибеп торасың да, атнасына унар килограмм гөмбә алып булачак икән. Имеш, бер пенсионер шушы тартмаларны ун данә сатып алган да, хәзер гөмбәләре шаулап үскән, базарга ук чыгарып сата башлаган, ди. Көненә бишәр мең сум эшли, имеш. Бу бит әкият. Ак гөмбәне дә үстереп була дип сата болар – ак гөмбә бина эчендә бөтенләй үсми ул! Су сибеп торганнан гына уч төбе кадәрле тартмада унар килограмм гөмбә үсүенә дә ышану авыр. Өченчедән, аның кадәр күләмдә гөмбә үстерү зарарлы да булыр иде – ул бит паразит буларак, күгәрекләр һәм дымлылык барлыкка китерергә, диварларда соңыннан гөмбәчекләр барлыкка килергә мөмкин. Шулай да мин кызык итәргә булдым, махсус заказ ясадым. Күп итеп алдым. Әнә – китереп тә җиткерделәр. Тик курьер кыз оешмаларының кайда урнашкан булуын да белми. Кайсы шәһәрдән китерелүен дә. Сертификатлар күрсәтә, нөсхәләрен алып калдым. Алар ялган. Шушыңа ышанып күпме кешенең авызы пешәдер. Мондый мошенникларны кызык итәргә кирәк – төрле номерлардан шалтыратып, күпләп заказ ясарга да, посылкалар килгәч, аларны кире борып чыгарырга, алмаска! Почта аша посылка юллап акчаларын әрәм итеп ятсыннар шунда, – дип сөйләде Илфат абый.

ҖИЛӘК САТЫП БАЕГАН, ИМЕШ…

Шушыңа охшаш реклама – интернет аша җиләк үстереп була торган тартмалар да саталар. Күргәч, чеп-чи ялган икәнен аңлап, көлгән дә идем әле: моңа кеше ышанамыни инде, дип. Алар эшли икән, димәк ышаналар. Менә ничек рекламалый алар үзләренең товарын: укып карагыз әле.

Имеш, Казанда яшәүче 74 яшьлек пенсионер Евгений Иванович Добренко янына полиция килгән. Янәсе, пенсионер банкка бер миллион сум акча салган, аның кереме нидән болай кинәт кенә артканын белү өчен тикшермәкчеләр. (Кайчаннан башлап полиция пенсионерларның кереме белән кызыксына башлагандыр инде ул… – А. З). Полиция бабайның фатирына килеп кергәч тә, борыннарны кисәрлек җиләк исен сизеп алган, үзләрен бәләкәй чакларында җиләк болынында йөргән кебек хис иткәннәр хәтта. Ә инде пенсионерның аш бүлмәсенә кергәч, күзләре төшеп китә язган. «Евгений Иванович, сезгә моның кадәр җиләк кайдан килде? Эре бит әле үзе! Йодрык кадәр!».

Пенсионер өенә полиция килүдән курыккан, ләкин фикерләрен туплап, аңлата башлаган:

– Мин, балакайларым, гомер буе заводта эшләдем. Пенсия бәләкәй, сәламәтлек тә юк… Шулай бер көнне кызым «Өй җиләклеге» («Домашняя ягодница») дигән ике тартмачык алып килде. Су гына сибеп тор бу тартмаларга, диде. Су сибеп, моның турында оныткан да идем инде, бер көнне аш бүлмәсенә керсәм, аздан гына йөрәгем тотмады. Тартмаларда шытып чыккан үсентеләрдән эре җиләкләр асылынып тора иде. Шушы ике «Өй җиләклеге» тартмасыннан бер көнгә 10шар килограмм җиләк җыеп ала башладым! Аннан соң тагын шушындый 5 тартма алдым. Җиләк җыеп рәхәтләндем генә! Суыткычта урын җитми башлады, кайнатма, компотлар япканнан соң да кала иде әле бу җиләкләр. Шуннан соң сата башладым. Менә шулай итеп 1 млн сум эшләдем. Ә сез мине тикшерергә килгәнсез. Мин бит гомер буе заводта эшләдем!

Полиция көч хәл белән бабайны тынычландырган, имеш. Һәм аңа бер супермаркетка җиләкләрен сату өчен килешү төзергә дә ярдәм иткәннәр, ди. Шушы комик әкиятнең астында җиләк тартмаларын кайсы сайттан заказ биреп кайтартып булуы да язылган. Бер тартманың бәясе – 149 сум, диелгән.

Язманы укыган кеше ышансын дип, фотолар да куйганнар. Җиләк, полиция хезмәткәрләре, өстәл янында утырган бабай… Шул ук биттә «җиләкне алып караучылар» үз хис-кичерешләре белән уртаклашкан. «Ярый әле алдым бу тартмаларны. Аны үстереп сатам, акча эшлим. Менә, үземә машина алдым, кызыма фатир!». «Җиләк ашап туйгысыз! Бакчада үстерсәң дә бу кадәр уңыш алып булмас. Мәшәкате дә юк – тәрәзә төбенә килеп җыеп кына җитеш!» – дип язалар. Имеш, беренче уңышны тартмага су сибә башлап, 2-3 атна үтүгә үк җыеп аласың икән. Монда продукция турында бер тискәре фикер дә язылмаган. Эш шунда, бу язма астында комментарий калдыру мөмкин түгел. Димәк, аларны сатучылар үзләре язган!

ҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

Аның каравы, башка сайтларда бу продукция турында аны чынлап та алып караучылар дөрес фикерләрен язганнар. Ике сәгатьтән артык укыдым. 100 процент фикерләр –тискәре.

Мәсәлән, бер ханым бөтен әйберне инструкциядә күрсәтелгәнчә эшләгән: җиләк тартмасын кояшлы урынга куйган, ике көнгә бер су сибеп торган. Ләкин бичараның җиләк үсәргә тиешле тартмасында ачы торма үсеп чыккан. Икенчесенең – редиска. Өченчесенекендә бөтенләй берни дә тишелмәгән. Дүртенчесе бу җиләк тартмаларын әтисенең туган көненә бүләк иткән булган. Нәтиҗәсе супер – онытылмаслык бүләк ясаган, хәзер әтисенең тәрәз төбендәге тартмада чүп үләннәре үсә.

Минем бу җиләклекне үземә дә алып карыйсым, эчендә нәрсәләр бар, су сипкәч ни үсеп чыга икәнен тикшереп карыйсым килде. Бәясе дә арзан бит: бер тартма – 149 сум. Интернетта заказ ясадым. Шундук кире шалтыраттылар. Бик ягымлы тавыш белән, оператор кыз Ольга колагыма токмач элә башлады. Имеш, бу Голландия җиләкләре. Моны алып шактый кеше кыш буе җиләк үстергән, бу үсентеләрнең гомере дә озын – өчәр ел яшиләр икән. «Мин бу җиләкләрне үзем дә алып үстердем. Өч тартма алдым, балаларыбыз белән рәхәтләнеп ашыйбыз! Бик тәмле, баллы, кибетнеке кебек түгел инде. Бер төптән 6 килограмм җиләк алам», – диде ул. Шунда ук беренче ялганнары тотылды. Интернетта күрсәтелгән бәя 149 сум диюләре әкият. Ул бәя алтынчы тартмаңныкы икән. Башта 5 тартма сатып алуың шарт. Алтынчысын гына 149 сумга бирәләр. Ләкин бу алты тартма җиләгең бөтенесе бергә 4900 сумга чыга.

Ничек бәләкәй бер тартмадагы җиләкнең бер төбе 6 килограмм бирә соң ул? – дим аптыраган кыяфәт чыгарып.

– Безнең туфрагыбыз бик әйбәт. Анда бик күп макро һәм микроэлементлар тупланган. Уңыш шуңа бәйле.

Мин сездән күпләп алырга телим, офисыгызны әйтегез әле. Килеп алыр идем.

– Беләсезме, безнең офиста бер тартма җиләк тә юк, без аны сезнең өчен заказ итеп кайтарабыз. Голландиядән. Безгә аны самолет белән кайтаралар да, почта белән сезгә җибәрәбез. Без Мәсәкәүдән шалтыратабыз.

Ә нишләп алай булгач кешеләр интернетта сезнең җиләкләрегез турында начар комментарийлар яза? Бар да тискәре. Редиска белән чүп үләне тишелеп чыга, диләр. Яки бөтенләй тишелми, ди.

– Күпме кеше бар, шуның кадәр фикер. Бу дөрес сүз түгел. Моны яки безнең конкурентлар язган, яки көнләшүчеләр. Үзегез алып карамыйча сез аның ни кадәр тәмле һәм файдалы булуын аңламыйсыз гына. Сезгә кичекмәстән аны алып карарга кирәк! Аннан соң монда дөрес итеп су сибү дә мөһим, ике көнгә бер сибеп тору мәҗбүри.

Суны дөрес сипмәсәң, җиләк урынына редиска яки шалкан үсеп чыга дип әйтергә теләдеме әңгәмәдәшем, аңламадым.

Бу бит ялган. Кеше алдыйсыз бит сез. 2–3 атнада җиләк берничек тә алты килограмм уңыш бирерлек дәрәҗәдә үсә алмый.

– Күп кеше ала, зарланмыйлар.

Алай булгач адресыгызны әйтегез, мин килеп сезнең директор белән сөйләшергә телим.

– Без Мәскәүдә Лосевская урамы 22 дә урнашканбыз.

…Монысы оператор кызның икенче ялганы. Чөнки бу адрес буенча почта, матурлык салоны, стоматология урнашкан. Җиләк сатучы оешма бөтенләй юк монда.

Директорыгыз бармы, аның белән сөйләшәсем килә.

– Айгөл, нишләп шундый сораулар бирәсез? Безнең бөтен данныйлар да бандерольдә язылган булачак. Йә, заказ ясыйсызмы?

Уйлыйм әле. Кире шалтыратырмын шушы номерга.

– Бу безнең кайнар элемтә номеры. Аңа кире шалтырата алмаячаксыз.

…Бу сүзгә аптырамадым. Мошенниклар куллана торган гадәти алым. Еш кына шушындый ялганчы оешмаларга алданган сатучылар кире чыга алмый. Чөнки алар шундый кире чыгып булмый торган номерлардан шалтыраталар. Мин номерны алты җиде тапкыр сорап карадым – әйтмәделәр. Үзебез кире шалтыратырбыз, диделәр. Шалтыратып азапланмагыз, минем җиләккә аллергия, сезнең ялганыгызны тыңлау өчен генә шалтыраттым, дип, телефонны өзеп куйдым. Бик авырлык белән генә бу кыз үзләренең компанияләренең исемен әйтте. «Онлайн-решение» дип атала икән. Ә бит мин заказ ясаячак сайтта компания исеме башка: «Кладовая природы» дип атала иде. Ә «Онлайн-решение» дигән оешма үзе бөтенләй Мәскәүдә түгел, Новосибирскида урнашкан булуы ачыкланды.

АЕК АКЫЛ БЕЛӘН УЙЛАСАҢ…

Бакча җиләгенең орлыклары озак тишелә, аннан соң аның чәчәк ату, җиләк бирү вакытлары да тиз булмый. Фатирында җиләк үстереп караган танышым әйтүенчә, моның өчен ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк. Ә бу кырыкалдарлар, 3 атнада 6 килограмм җиләк алу мөмкин, ди. Моның әкият булуын бакчачы – галим Фарсель ага Зыятдинов та җөпләде: «Ничек кенә ашлама, нинди генә туфракта үстермә, җиләкнең бер төбеннән 6 килограмм алып булмый», – ди ул. Тәрәзә төбендә, уч төбе кадәрле тартмада ун кг җиләк үстереп булса, аны бөтен эре эшмәкәрләр алыр, шуны сатып акча эшләр иде. Чит илдән җиләк кертмичә, үзебездәгеләрен генә ашап кинәнер идек. Пенсионер Евгений Добренко кебек миллион сум эшләр идек, ике ай дигәндә! Менә шул сорауларны биргән кеше моның мошенниклар булуын аңлый инде. Ләкин алар язган әкияткә ышанучылар да бик күп, аеруча пенсионерлар арасында. Соңыннан бик үкенәләр, «алганда ук шикләнгән идек» диләр дә – соң. Акчалар инде очкан.

Бу тартмаларның бәясе ни өчен 4900 сум булуы да кызык. Русиядә җинаять эше гражданга китерелгән зыян 5 мең сумнан башланса гына ачыла. Димәк, син полициягә мөрәҗәгать итсәң дә, мошенникларга җинаять эше ачылмаячак, дигән сүз. Мондый очракта алданучыларга Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чөнки алар тикшерү уздырып, 10 көн өчендә зыян күргән кулланучыга үз җавабын җибәрә. Тик гадәттә бу оешмаларны таба алмыйлар. Теркәлгән вакытта бер адрес күрсәтәләр – ә ул адреска килгәч, аның йә ташландык йорт яки бер элеккеге, кулланылмый торган склад булуы ачыклана. Шуңа күрә мондый мошенникларга җәза бирелми кала да инде. Укучыларыбызга әйтәсе килгән сүз шул – мондый сафсаталарны укып алданмагыз – игътибарлы булыгыз. Бушлай сыр тәбедә генә була, дип юкка әйтмәгәннәр ул.

Илфат Фәйзрахмановка да, заказыгызны кайчан китерик, дип яңадан шалтыратканнар. Ул, бу редакция тарафыннан эксперимент иде, язып барыгыз: мин сезне мошенник, дип, рәсми төстә атыйм. Судка бирегез, дидем. Аннан соң башка шалтыратучы булмады. Чынлыкта бу оешмаларның ИННнарына, адресларына кадәр ялган. 3 көнлек фирмалар. Безнең илдә генә шулай мошенниклар үрчи ала торгандыр, аларга алданырга әзер торучылар да җитәрлек чөнки. Мошенниклар да, алданучылары да бармакка бармак селкетмичә баемакчылар… Аларны туктатуның бер генә юлы: күпләп заказ бирергә, һәм китергәч, баш тартырга. Шалтыратып йөдәтсәләр, полиция белән куркытырга. Мин шулай берничә заказ бирдем инде, ди ул…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии