Яла ягу яман чир

Яла ягу яман чир

Үзара әрләшүләр була инде ул. Ләкин авызны чамалап ачарга кирәк монда. Бер очкан сүзне тотып булмый чөнки. Аның закон чиген үтеп чыгу куркынычы бар. Бу инде – яла ягу, ялган хәбәр бирү дигән җинаятьләр, димәк, зур күңелсезлекләр дә ерак түгел дигән сүз.

Борындык тимер юл станциясе бистәсе дигән озын исемле төбәктә яшәүче Лидия Васиярова мондый мәгълүм хакыйкатьне дә аңламаслык зат түгел. Чөнки җирле элеваторда бухгалтер булып эшләгән укымышлы кеше ул. Ә менә әче теллелек дигәндә бу якларда тиңнәр юк аңа. Сәвия, Тәнзилә һәм башкалар, аның йортын әйләнеп узабыз, күзенә чалынырга куркабыз, каршыга очраса, урамның икенче ягына чыгабыз, дип торалар әнә. Чуаш милләтеннән булган 65 яшьлек әбинең бу өлкәдәге сәләт һәм мөмкинлекләрен шулай югары бәяләвебезнең сәбәпләре бар, әлбәттә. Хәер, бу безнең бәя түгел, ә бәлки, Борындык һәм тирә-күрше авылларда яшәүчеләр фикере. Алай гына да түгел, Чүпрәле районының дәүләт оешмалары, бигрәк тә, хокук саклау органнарында да бик яхшы беләләр чәнечкеле вә йөгәнсез телле ошбу хатын-кызны.

Бәянебез гайбәткә, бигрәк тә яла ягуга охшап калмасын өчен, Л.Васиярованың чыннан да талантлы гаугачы икәнен раслаучы дәлилләргә күчик. 2016нчы елның 6нчы сентябрендә Яңа Борындык мәдәният йортында авыл җитәкчелеге халык алдында үткән яртыеллыкта ирешкән зур уңышлар буенча отчет бирә һәм киләчәккә планнар белән уртаклаша. Әлеге җыенда район хакимияте башлыгы А.В.Шадриков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ш.Ш.Яһудин кебек рәсми кешеләр дә катнаша. Әлеге үтә мөһим чара ачылып, авыл башлыгы Вячеслав Ранцев чыгыш ясаган мәлдә тып-тын залдагы халык арасыннан безгә мәгълүм «нәфис сүз остасы» Лидия Игнатьевна урыныннан сикереп тора да, шәрран ярып, ризасызлыгын белдерергә керешә. Район башлыгының тәртипкә чакыруын колагына да элми. Аның мондый тәртибе дәрәҗәле кунакларга да, авыл халкына да ошамый, билгеле. Арадан берәү әлеге тамашаны «бер артист театры» дип атый хәтта. Авыл башкарма комитетының баш бухгалтеры Лиана Музилееваның бөтенләй хәтерен калдыра ул, чөнки бөтен халык алдында аның турында, алты ел буе эшкә исерек килеш йөри, дип кычкыра.

Икенче булып полициянең участок инспекторы Игорь Чаминга сүз бирелә. Ул бу яклардагы хокук тәртибенең торышына бәя бирә, 9 кешенең административ җаваплылыкка тартылуын, шул исәптән, Лидия Васияровага, көмешкә саткан өчен, 3 мең сум штраф салынуын әйтә. Шулай туры килә ки, 65 яше тулган көнне – 8нче июньдә эләктерәләр Лида түтине. 100 сум акча, 10 кило он биреп алалар «төнлә туган» эчемлекне. Соңрак 748 г көмешкәдәге этил спиртының микъдары 35,6% икәне ачыклана. Аны җинаять җаваплылыгына тартып булмый, терчә әби өендәге сатлык сыеклыкны юк итеп өлгерә. Гади киемдәге полиция хезмәткәре сатып алган сыеклыкның да үзенеке булуын кире кага: «Минекендә 40 градустан ким булырга тиеш түгел», – ди. Күрәсең, сатучы буларак абруе төшүдән шикләнә.

Инспекторның аны телгә алуы тагын бомба шартлауны хәтерләтә. Чәчрәп чыккан карчык И.Чаминның үзен эттән алып эткә салырга керешә. Имеш, аның телефоны беркайчан да җавап бирми, ул үзе гел исерек йөри, мәктәп артындагы агачлыкта исерек килеш аунап яткан, рульдә дә лаякыл килеш йөргән һ.б. Аның кычкыруына түзә алмыйча, читкәрәк күчеп утыручылар да, кан басымым күтәрелде, астма чирем көчәйде, дип зарланучылар да була. Кыскасы, җыенның ямен бетерә җәнҗалчы әби.

Аның әлеге чыгышларының нәтиҗәсе була, әлбәттә. Беренчедән, участок инспекторы И.Чамин «глава» һәм депутат каршында җәмәгать тәртибен бозу очрагына юл куйган өчен җитәкчеләре алдында җавап тота. Баш бухгалтер Л.Музилеевага да аңлатмалар бирергә туры килә. Чөнки Л.Васиярова әйткәннәр игътибарсыз калдырылмый. И.Чаминның һөнәри эшчәнлеге дә тикшерелә, Васиярова әйткәннәрне раслаучылар гына табылмый. Бу инде аның гамәлләре әдәпсезлек илә тәртипсезлек чиген үтеп, җинаять җаваплылыгы каралган закон кысаларына кергән дигән сүз. Кыскасы, Л.Музилеева һәм И.Чаминга гаммәви рәвештә яла ягу, ягъни аларның абруен төшерү буенча 1951нче елгы Л.И.Васияровага карата ике җинаять эше кузгатыла.

Власть кешеләренә хаклыкны чыраена бәреп әйткән кешедән үч алу түгелме бу дигән сорау туарга да мөмкин. Алга таба булган хәлләргә тукталсак, мондый икеләнүле фикерләргә урын калмас, шәт. Узган ел сентябрь азагында Чүпрәле районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Р.И.Мөхәммәтҗанов исеменә Лидия Васияровадан гариза керә. Хаклык вә тәрәккый өчен көрәшче әби бу юлы нигез күршесе Николай Игошинның бик җитди җинаятьләр кылуын язмача хәбәр итә, аны утыртып куюны сорый.

Хатта әйтелгәннәр рас килсә, 1968нче елгы әлеге ир-ат, әлбәттә ки, бик озакка «тегендә» озатылырга тиеш. Кыскача гына әйткәндә, ошбу явыз узган ел 6нчы июньдә Лида түтине балта тотып куркыткан, сентябрьдә колонкадан су алып торганда «сул кулының учы белән аның уң як яңагына суккан», имеш. Ә ерак 2012нче елның 20нче гыйнварында йозакны ватып аның өенә кергән, 1 мең тәңкәлек «Алкатель» телефоны, 800 сумлык «Луч» сәгате һәм 500 сум торучы азык-төлек чәлдергән икән. Кыскасы, закон теле белән әйткәндә, Н.Игошин үтерү белән янау, кыйнау һәм бинага үтеп кереп урлау кебек өч явызлык кылган булып чыга.

Хокук саклау хезмәткәренә ялган хәбәр биргән өчен җинаять җәзасы каралу турында кисәтеп кул куйдыруга карамастан, Л.Васиярова күршесе хилафлыкларын «дәлилләп» сөйли. Мәсәлән, 2012нче елда өен баскан кешенең аяк эзләре Игошинныкы белән тәңгәл килде, телефонымны күрше хатынында күрдем, ул аппаратны Николай бүләк итүен әйтте дип, икеләнергә урын калдырмый. Аның эзлекле итеп сөйләвенә ышаныр идек тә, шикләнерлек сәбәпләр күп. Әйтик, Игошин Васиярова өен аяксыз калып яткан чагында баскан булып чыга. Чөнки ул чакта авариягә юлыгып, ике аягын да сындыра, бары тик 2012нче елның мартында тимерләрне алгач кына таякка таянып йөри башлый.

Ләкин эш моның белән генә бетми әле. Н.Игошинны 2015нче елның 19нчы гыйнварында әнисен үтереп ташлауда һәм аның йорт-җирен хосусыйлаштыруда гаепли. Чыннан да, 79 яшьлек карчык шул көнне вафат була. Хатыны белән күптән аерылышкан Николай әнисе белән яши, авылдашлары әйтүенә караганда, аны тәрбияләп тора. Бу җәһәттән, мәрхүмәнең каенсеңлесе Н.Бондаренконың ярдәмен билгеләп үтәргә кирәк. Җиңгәсен җирләүне дә оештыра, чыгымнарны, башлыча, ул күтәрә. 47 яшьлек Николай исә, кайгыдан эчтем, матди хәлем бик начар булганга, Н.Бондаренко һәм авылдашлар ярдәме белән күмдек, ди. Күрәсең, аның ул көннәрдә исерек булуы төрле гайбәт чыгуга этәргән дә инде.

Әнисе Л.Емельянованы 1994нче елда ук онкология диспансерына исәпкә куялар. Ләкин болгавыр елларда Казанга кадәр дәваланырга йөрер мөмкинлеге булмый. Күпме язган – шул кадәр яшәрмен дип тынычландыра үзен. Һәм 20 ел яши әле. Соңгы өч елда урын өстендә генә ята. Аскы иренендәге яман шеш үсеп, бөтенләй ашый алмый башлагач җан бирә. Табиблар күзәтеп торган карчыкның яман шеш һәм йөрәк чиреннән үлгән дигән белешмә бирәләр, гәүдәдә бернинди дә шикләнердәй эзләр, җәрәхәтләр дә күрмиләр.

Кыскасы, Н.Игошинның әнисен үтерүдә катнашы булуын раслаучы дәлилләр дә табылмый. Тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән Дамир Әскәров һәм эчке эшләре бүлеге тикшерүчеләренә Н.Игошинга карата җинаять эше кузгатырга нигез юк дигән дүрт карар чыгарырга туры килә. Бу инде хокук саклау органнары өчен олы мәшәкать тудырган Л.Васиярова белдерүләре нахак дигәнне аңлата һәм әлеге кешегә яла ягу ни өчен кирәк булган дигән хикмәтле сорау тудыра. Бактың исә, төп сәбәп самогон белән бәйле икән, ягъни 8нче июньдә полиция хезмәткәрләре Васиярованың шушы исерткечне сату очрагын документлаштырганда күрше кеше, шаһит буларак, беркетмәгә кул куйган. Зәһәр хатын шул вакытта ук утыртып кую белән өркетә аны.

65 яшьлек карчыкның күршесен «акылга утырту» ниятеннән кылган әлеге гамәле өчен, аңа каршы аеруча авыр җинаять кылу турында ялган хәбәр бирү хакындагы маддә буенча тагын бер җинаять эше кузгатыла. Быел гыйнвар аенда өлкән тикшерүче Дамир Әскаров аңа өч җинаятьтә рәсми гаепләү белдерде һәм эш суд карамагына тапшырылды. Аның беренче хөкеме генә түгел бу. Көмешкәне стаканлап чөмергән яшьрәк чагында, ягъни 2002нче елда бергә эчкән шешәдәш ир-атны чак кына чәнчеп үтерми ул. Авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен 2 еллык шартлы срок бирелә аңа. Ике елдан телен тыя алмаган, төгәлрәге, райбашкарма комитеты хезмәткәренә яла яккан өчен тагын шартлы рәвештә алты айлык төзәтү эшләренә хөкем ителә.

Яла яккан өчен 1 миллион сумга кадәр штраф салу, мәҗбүри эшләргә җибәрү генә каралса, «ялган хәбәр» (донос) дигән маддәдә 3 елга чаклы иректән мәхрүм итү дә бар. Сүз уңаеннан әйтик, тикшерүче Д.М.Әскаров та чакыргач килми, килсә, сорауга җавап бирәсе урынга, үзенекен кычкырырга керешеп еш кына дулап чыгып китүче әби белән «чиләнә» торгач, судка аны сак астына алуны сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән фикергә килә. Ләкин карт кешенең хәленә кереп, ошбу фикереннән баш тарта юстиция подполковнигы.

Суд хөкеменең дә өлкән кешене колониягә озатуга кадәр барып җитмәячәгенә шик юк. Пенсионерларны мәҗбүри һәм төзәтү эшләренә җибәрергә дә ярамый. Тасма телле апаның шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү ихтималы булса да ул зур күләмле штраф белән калдырылыр кебек. Аяныч ки, җәзаның нинди булуына карамастан, җитмеш ягындагы әбинең акылга утыруына өмет юк диярлек. Һәрхәлдә, Дамир Әскәров сорау алган дистәләрчә таныш-белеш, хәтта туганнары да шулай саный. Хәтта бер урамда яшәүче кызы, аның гаиләсе белән дә 10 ел буе аралашмый икән. Кияве В.Малянин, өйләнешкәннән бирле, аерылыштырам, дип кычкырып йөри, ди аның турында.

Ә инде вазифаи затлар белән мөнәсәбәтләре начар булуда аның астыртын «эшчәнлегенең» йогынтысы зур, билгеле. Көмешкә белән сәүдә итүенә һәрдаим комачаулык кылучы участок инспекторы, авыл башлыгы өстеннән туктаусыз шикаятьләр яза, еш кына тузга язмаган гаепләүләр ыргыта. Әйтик, 2015нче елда бер исерек хатын ирен чәнчеп үтергәч, шул подъездда яшәүче Ранцевны җинаятьне кисәтмәгән дип яманларга керешә. Кыскасы, сәбәпне таба, булмаса уйлап чыгара Васиярова, үзен гел хаклы саный. Үзенә каршы күрсәтмә биргән авылдашларын «элеп алып селкеп салу» белән дә бик ныклап шөгыльләнә.

Суд утырышлары гадәттән тыш озакка сузылды. Ниһаять, 17нче апрельдә гайбәтче карчыкка 100 мең сум күләмендә штраф салыну турындагы хөкем карары игълан ителде. Чүпрәле хокук саклау органнарында, Лидия әби Васиярованың яңа шикаятьләрен көтәбез, диләр. Аларның беренчесенең Татарстан Югары судына булачагына шик юк.

Наил ВАХИТОВ,

Чүпрәле районы

Комментарии