Әсәрле исәр

Акылына зәгыйфьлек китереп язмыш кыерсыткан кешеләрнең төрлесе бар. Берләре юаш, тыныч, куркак булса, икенчеләре, ярсып, әсәрләнеп китүчән. Соңгыларына “үзләре һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч” дигән мөһер сугылган, димәк, алардан теләсә нинди явызлык көтәргә була.

ЮЛӘРГӘ ЗАКОН ЮК

2008 елның 13 октябрендә төнлә белән Менделеевск районы эчке эшләр бүлегенә Химиклар урамында яшәүче М.Беззубов шалтырата. Психик авыру буларак махсус исәптә торучы 42 яшьлек ир-ат ашыга-кабалана ниндидер малайны үтерүен әйтә, аның дуслары килеп үзен дә чәнчеп ташлаудан куркуын да ирештерә.

Дежур хезмәткәр, исәр кеше белән сөйләшүен чамалап, шул тирәдәге ведомстводан тыш сак экипажын вакыйга урынына җибәргәндә, милиционерларны игътибарлы булырга кисәтә. Юләргә закон язылмаган, формалы кешеләргә дә корал белән ташлануы бар.

Ике-өч минут дигәндә, ОВО хезмәткәре оператив-эзләү төркеме чакыртып, элемтәгә чыга. Чөнки алынган хәбәр раслана. Ярсыган хуҗа канга буялып беткән фатирның юыну бүлмәсендә хайван чалган кебек суелган 15-16 яшьләрдәге малайны күрсәтә. Кыяфәте куркыныч булса да, үзе каршылык күрсәтми, туктаусыз сөйләнә, болгана, калтырана.

Эксперт-криминалист мәетне карау белән мәшгуль арада оперативник Беззубовның үзе, аның инвалид хатыныннан сорашып, нәрсә булганын белеп өлгерә. Мәетнең кем икәнлеген ачыклау зур хезмәт сорамый. Ул милициядәгеләргә яхшы таныш 1993 елда туган Алмаз Шәйхетдинов булып чыга. Хәвефле төндә Беззубов фатирында кунак булган тагын ике кеше ачыклана. Аларның берсе – Алмазның дусты әлеге хәвефле хәлгә кадәр юкка чыккан булса, икенчесе – Камашев дигән өлкәнрәге Беззубов пычак алып теге малайны “тетә” башлагач, чыгып сызган. Иртәнге якта аларны да эзләп табып сорау алгач, өйдә нәрсә булганы тулысы белән ачыклана.

Шул ук көнне район прокуроры Айрат Галимәрдәнов РФ Җинаять кодексының 105нче (“кеше үтерү”) маддәсе кысаларына эләгүче җинаять билгеләре буенча эш кузгата. Әлбәттә, ул да, прокуратура каршындагы тикшерү комитетының әлеге каладагы тикшерүчесе Антон Поляков та Михаилның шушы маддәдә каралган җәзаны алмаячагын аңлый. Чөнки бу аның тәрҗемәи хәлендәге өченче канлы очрак булуы мәгълүм.

Чыннан да, амбулатор психиатрик экспертиза М.Е.Беззубовны үз гамәлләрен контрольдә тота алмый торган зат дип таба. Диагнозны параноид формасындагы шизофрения дип куялар, бу инде кеше күзенә булмаган нәрсәләр күренергә мөмкин дигәнне аңлата һәм ул башкалар өчен хәвефле дигән сүз. Шуңа күрә узган ел (2008) декабрь азагында район суды рәисе Ирек Нәбиев алып барган утырышта Михаил Беззубовны “интенсив күзәтү астындагы психиатрик дәвалау оешмасына” җибәрергә дигән чираттагы карар чыгарыла.

ДАРЫ МИЧКӘСЕ

Суд утырышында гаепләнүче үзен тыныч тота, сорауларга бернинди ялгышсыз төгәл җавап бирә. Залдагылар арасында: “Нинди юләр булсын? Кайбер акыллылар кызыгырлык итеп сурәтли ич”, – дип пышылдаучылар да була. Чынлап та, күрсәтмәләре буенча ул нормаль кешене хәтерләтә. Ләкин бу чирле кешенең тыныч вакыттагы халәте. Шизофрения авыруын артык әсәрләндергән, тетрәндергән очракта, авызлыктан ычкына, бигрәк тә яз, көз айларында көчәя.

Нәкъ шул сәбәпле, 1991 елда ул бер кешене һәлак итә. Ул вакытта Беззубовлар Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәрендә яшәгән. 25 яшьлек Михаил ызгыш-сугыш вакытында пычакка ябыша һәм ачуын китергән кешене чәнчеп юк итә. Бер ел ябык режимдагы психиатрик дәваханәдә булганнан соң, комиссия аны сәламәт дип табып, иреккә чыгара.

1998 елда инде Менделеевскида кайтып яши башлагач, бертуган энесе “хәтерен калдыра” аның. Ачуы бик килсә дә, кубарылып һөҗүмгә күчүдән тыелып кала, ачыктан-ачык ташланырга үзеннән куәтлерәк ир туганыннан шикләнә дә калгандыр, бәлки. Ә менә теге йоклап ятканда кинәт “кабынып” китеп, корсагына пычак белән кадый. Ярый әле аралап алучылар табыла. Табиблар энекәшен көч-хәл белән коткарып кала. Бу юлы да ябык дәваханәдә 3,5 ел ятып чыга.

…Михаил нормаль бала булып үсә. Мәктәпне дә яхшы гына тәмамлый, сәүдә техникумында укып белгечлек ала. Армиядә, дипломы буенча, склад тирәсендә “җылы” урында хезмәт итә. Ә менә армиядән кайткач, акылдан тайпылышлар сизелә башлый. Күпчелек очракта алар сау кеше холыксызлану, ялгышудан әллә ни аерылмый да. Үз-үзен тотышы, тормыш рәвеше буенча аны шыр тиле, исәр дип әйтерлек түгел. Әти-әнисе шушы райондагы авылда яши, аңа Менделевскида бер бүлмәле фатир алып бирәләр. Ул үзенә тиң пар табып, шунда гомер кичерә. Пенсия акчасы килгәнне көтеп өйдә утырмый. Нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Менделевскидан Чаллыга йөреп, автомобиль заводында эшли хәтта.

Аралашкан кешеләрнең кайберләре аның шизофреник икәнен белми дә. Кызганычка, мондый кешеләрне дары мичкәсенә тиңләргә була. Тыштан караганда, башкалардан аерылмый, ләкин бер очкын куну белән, шартлау куркынычы бар. 13 октябрьгә каршы төндә Беззубов та шартлый. Үзеннән-үзе түгел, хәтта оч кыннан гына да түгел, ә бәлки ялкыннан… Ә ул “дары мичкәсе”нә утны бичара малай үзе ташлый.

ОЧКЫННАН ЯЛКЫН КАБЫНУ

Көзге кичтә Беззубовлар фатирында өч кунак була. Хуҗаның дусты А.Камашев артыннан 15 яшьлек А.Шәйхетдинов һәм аның белән бер чыбыктан сөрелгән тагын бер яшүсмер килеп керә. Өлкәннәр хисабыннан сыйланып, яшьләр бик озак утыра. Бу хәл, әлбәттә, хуҗага ошап бетми, ләкин ул әле тыныч кала. Сүгенеп, әллә кем булып кыланучыларны күргәне бар бит. Аракы беткәч, теге китәргә җыена. Ләкин сыйлану өстенә, кемгәдер бурыч кайтарырга кирәк дип, 200 сум акча сорап алалар. “Салагалар”ның ошбу оятсызлыгына да түзә әле ул. Әмма очкын ялтырап ала, бары тик кызыша башлаган дары мичкәсенә барып җитә алмыйча сүнә хәзергә.

Чын янгын соңрак, төнге сәгать икеләр тирәсендә, Шәйхетдинов чыраен ертып тагын килеп кергәч һәм яңадан 200 сум таләп итә башлагач чыга. Монысы, мөгаен, акылга камил кешене дә чыгырдан чыгарыр иде. Михаил монда да гөртләп кабынып китмичә, ягъни йодрыкларын эшкә җикмичә генә баш тарта. Ә тегесе “тинтәк” хуҗаны өркетер өчен, телефонын чыгарып, дусларын чакырам дип үҗәтләнә бирә. Яхшылык белән бирмәсәң, кыйнаттырам, янәсе.

Мондый бәндәләрне үз башына азына, диләр. “Психбольной”ның “психы” чыга, ниһаять. Теге “юк нәмәрсә”нең колак төбенә тамыза ул. 15 яшьлек малай телевизор өстенә атыла, анысы идәнгә тәгәрәп челпәрәмә килә. Бусы инде хуҗаны тәмам бәйдән ычкындыра. Камашевның тынычланырга өндәп азапланулары гына тәэсир итми инде аңа. Күзләре акаеп, чын-чынлап шашынган дусты пычакка ябышкач, аны туктатырлык көче булмавын чамалап, ул чыгып шылу ягын карый. Арага керсәң, үзеңә дә эләгүе бар бит.

Бу вакытта котырынган ир-ат чакырылмаган “кунак”ка бер-бер артлы җәрәхәтләр ясый. Шәйхетдинов сакланырга теләп, юыну бүлмәсенә керә, ләкин шунда ук сыгылып төшә. Үз-үзен белештермәүче Михаил хәлсезләнгән малайның муенына пычак белән сызып җибәрә…

Соңрак ул ошбу гамәлне үзенчә аңлатып һәм аклап маташыр. Имеш, малай азапланмыйча гына үлсен дип “тырышкан”. Ә милицияне Алмазның “бандюган”нарыннан куркып, алар килеп җиткәнче дип, үзе чакырган. Бактың исә, разбойник беркемгә дә шалтыратмаган, телефоннан сөйләшкән булып кыланган гына икән. Шушы кыланыш Беззубовта яшеренгән “җен”не уяткан беренче төп сәбәп булса, икенчесе – телевизор ватылу.

Инде Шәйхетдинов шәхесенә кагылып үтик. Мәрхүмнәр турында начар сөйләргә ярамый, диләр үзе. Бигайбә, монда бер дә уңай фикер, яхшы сүз телгә килми. Малайның юлдан язганнар рәтеннән икәнен укучы да шәйләгәндер инде. Төнге сәгать 2дә юньле бала үз башына бәла эзләп йөрми бит инде.

Алмаз да милициядә исәптә торган, райбашкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында да тикшерелгән, хәтта район прокуроры А.Ф.Галимәрдәнов та аның белән әңгәмә корып караган. Кыскасы, йогынты чараларының барысы да күрелсә дә, файда бирмәгән. Әнисе: “Ана хокукыннан мәхрүм итегез, тыңлата алмыйм”, – дип елый.

Элек сигезьеллык дип йөртелгән мәктәпләрне хәзер тулы булмаган диләр. Алмаз укый, дөресрәге, укучылар исемлегендә торучы коррекция мәктәбен тулы булмаганнар мәктәбе дип атыйлар. Чөнки монда үсеш дәрәҗәсе түбән балалар укый. Монда йөрергә теләмәгәч, аны хокук бозган яшүсмерләр өчен махсус мәктәпкә җибәрү турында да сүз булган. Ләкин анда “эләгү” өчен кимендә ике тапкыр хөкем ителү кирәк икән. Ә ул исә, урлашкан өчен әле бер тапкыр гына хөкемгә тартылып, шартлы срок алган.

МӘЕТЛӘР ҺӘМ ГАЕПЛӘР

Ничек кенә булмасын, кеше үтерү һәрвакыт олы фаҗига һәм иң авыр җинаять. Моның өчен законда катгый җаваплылык каралган. Экспертиза нәтиҗәләре булмаса, Беззубов та кырыс җәза алыр иде. Бу очракта сәеррәк килеп чыга: мәет бар, ә гаепле – юк. Кызганычка, шизофрения, эпилепсия кебек авырулардан интегүчеләр кулыннан һәлак булучылар берәү-икәү генә түгел. Чөнки алар безнең арабызда яши.

Дөрес, алар махсус исәптә, район сырхауханәләрендәге, кагыйдә буларак, бердәнбер -психиатр күзәтүе астында торалар. Әлбәттә, ул йөзләгән исәрне контрольдә тотып бетерә алмый. Әйтик, үзәктән 30-40 чакрымдагы сырхауның үз-үзен тотышын ул кайдан белсен? Ә әти-әни, туган-тумача хәбәр итәргә теләми яисә әсәрле исәрдән курка. Берничә ел элек Тукай районында яшәүче бер авыру егет өч авылдашын, шул исәптән, күршедәге карт белән карчыкны харап иткән иде. Ике көн элек дәвалаучы янында булып, яхшылап сөйләшеп, дарулар алып киткән булган. Ул чакта бернинди тайпылыш сизелмәгән. Ике көннән күршесе белән ачуланышканда, “кыска ялганыш” килеп чыккан.

Мондый чирлеләр тик торганда, бик сирәк исәрләнә икән. Әлеге мисаллар күрсәткәнчә, сәбәп чыгарга башкалар “ярдәм” итә. Ләкин кай-ара сәбәпне авыру кеше үзе уйлап табарга да мөмкин . Көзен мәчетләрнең берсендә хезмәт иткән япь-яшь мулланы йоклап ятканда абыйсы балта белән чабып үтерә һәм бу кыргыйлыкка искитмәле аңлатма бирә: “Мин аны динебездән язып, хак юлдан тайпылганчы гөнаһсыз килеш Аллаһы хозурына җибәрдем…” – ди ул. Бактың исә, гыйлемле хәзрәтне гарәп илләренең берсенә баручы рәсми делегациягә тәрҗемәче сыйфатында чакырган булганнар икән. Авыру абый кеше энесенең динсезләр белән бер “компаниягә эләгүен” диннән язу дип бәяләгән һәм үзенчә “чарасын” күргән…

Психиатрларның кайберләре Совет заманындагы эш системасын мактый. Аның төп аермасы шунда: иҗтимагый куркыныч авыруларны дәүләт үз карамагында тоткан. Ягъни иреккә чыгармаган. Хәзер исә акылга зәгыйфь кешеләр дә тулы хокуклы гражданин булып санала. Хәтта дәвалануга җибәрү өчен дә аларның ризалыгы кирәк. Бу әйбәт, билгеле. Ләкин монда көнбатыш илләре артыннан иярү генә аз. Аларда бездәге кебек мең тилегә бер табиб туры килмидер. Чирлеләрне дәвалау, контрольдә тоту, әйләнә-тирәдәгеләр хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар да күрергә кирәк.

Һәм, әлбәттә, үзебездән дә язмыш кимсеткән бу кешеләргә карата игътибарлы булу таләп ителә. Юкса әсәрләнгән исәрләрдән зарар күргән кешеләр исемлеген дәвам иттерергә туры киләчәк.

Наил ВАХИТОВ.

Менделеевск районы.

Комментарии