Үксез бала асрасаң – 2

Үксез бала асрасаң – 2

Быел газетабызның 8нче апрель санында шушы исемдәге язма чыккан иде. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Регина Таҗиеваның башыннан кичкәннәре турында иде ул.

Кыскача аңлатканда, 2012нче елда, апасы үлгәннән соң, аның инвалид кызы – Магдаленаны опекунлыкка алып яши башлый Регина. Араларында шул кадәр җылы мөнәсәбәтләр урнаша ки, Магдалена аңа «әни» дип эндәшә, Регина үзе дә аңа «кызым», ди. Һәм алар карап торышка да әниле-кызлы кебекләр. Беркем дә сеңлесе генәдер бу, дип уйлый алмас…

Шулай матур гына яшиләр. Берничә елдан Регина үзеннән өлкәнрәк булган ир белән таныша. Ә ир дигәннәренең 5нче сыйныфта укыган Зөбәрҗәт исемле (исеме үзгәртелде – А. З.) кызы була. Аны да Регинаның өенә ияртеп килә ир. Бергәләшеп яши башлыйлар. Тик ирнең сулга йөрүеннән, туктаусыз диярлек эчүеннән туеп, Регина аерыла. Ир үзе киемнәрен алып, чыгып китсә дә, аның кызы Зөбәрҗәт бу йорттан чыгып китәргә теләми, Регина һәм Магдалена белән бергә яши башлый. Кызның тәрбиясе шул кадәр генә була. Сүз тыңламавы, өйдән качып китәргә яратуы белән җәфалый. Регина бу хакта берничә мәртәбә опека органына зарланса да, үз чиратында опекадагылар моңа күз йомып килә, баланы үзеннән алуларын сораган Регинага да уңай җавап бирмиләр. Ахыры начар бетә бу хәлнең. Чираттагы мәртәбә Зөбәрҗәт өйдән качарга теләгән чагында, ишек төбендә сүз көрәштерүләр була. Моны күрше хатыны ишетеп тора. Нинди тавыш булуын бу хатынга Зөбәрҗәт үзенчә аңлата: «Регина мине кыйнады», – ди. Бу җитә кала, хәлгә ачыклык кертеп тә тормыйча, күрше хатыны полициягә җиткерә. Шуннан соң тикшерү эшләре башлана. Регинага карата эш ачалар, аны судка чакыралар, һәм инвалид сеңлесе – кызы кебек күргән якыны Магдаленадан аерырга телиләр.

Без бу язманы язган вакытта судлар башланмаган иде әле. Вакыйгаларны күзәтеп барачакбыз, дип сүз бирдек. Һәм менә аның дәвамын язар вакыт җитте. Чөнки бу хәлләр буенча күптән түгел Сарман районы суды үз карарын чыгарды.

ЧЫНЛАП ТА КЫЙНАЛГАНМЫ?

Әлеге хәлләр турында язарга кайткач, Сарман районының опека бүлегендә баш белгеч вазыйфасын үтәүче Лилия Рәфкать кызы Хаҗиева белән сөйләшкән идек. Ул миңа: «Бу хәлләр килеп чыкканнан соң Регина белән Зөбәрҗәтнең аралары җылынган кебек булган иде. Тик нәрсәдер китте дә китте, полиция килеп катнашты, шуннан соң җинаять эше ачуга кадәр барып җитте. Бала: «Йөземә чабып җибәрүләр булды», – ди. Бөтен кеше дә балаларга кул күтәрәдер инде ул билгеле бер чиккә килеп җиткәч. Аның өчен генә эшне бу хәлгә җиткерергә кирәк булдымы икән? Таҗиева да кире кайтарырга риза иде бит баланы. Җинаять эшенә барып җитәрлек кыйнаулар булмагандыр, мөгаен. Яшүсмер үзе исә безнең белән бер көнне бер әйбер сөйләшә, тикшерүче белән – икенче әйбер. Әгәр дә Таҗиеваны бу маддә белән җаваплылыкка тартсалар, ахыры яхшы түгел: без аны опекуннар исемлегеннән төшерергә һәм аның опекунлыгында булган Магдаленаны тартып алырга тиеш булачакбыз», – дигән иде. Шулай да, судлар вакытында опека бүлеге белгечләре башкачарак сайраган. Алар Регинаны кызны кыйнауда гаепләргә тырышкан. Монысы һәм башка хәлләр турында Регинаның үзеннән шалтыратып белештек:

– Әле судлар башланмаган иде, безгә районның опека бүлеге белән бергә Бөгелмәдән, Лениногорскидан психологлар да килде. Опека бүлеге белгечләре алар янында тавыш күтәреп сөйләделәр: «Без Таҗиева яклы идек, ләкин ул безнең өстән Казанга жалобалар биреп йөргән. Хәзер аны инвалид сеңлесенә опекунлык хокукыннан мәхрүм итми чарабыз юк», – диделәр. Моны әти дә, аның хатыны Зилә апа да ишетеп тордылар. Кызым Магдалена янында: «Без баланы хәзер детдомга алып китәбез», – дип турыдан бәреп әйттеләр. Шуның аркасында кызым елый башлады, бу сүзләрдән курыкты. «Мин сине беркемгә дә бирмим, курыкма!» – дип, көч-хәл белән тынычландырдым. Шулай эшләргә ярыймы икән опека бүлегендәгеләргә? Бу бит күрә торып балага травма ясау. Психологлар аңа тест уздырдылар. «Бу баланы опекуныннан аерырга ярамый, ул аны әнисе кебек күрә, үзара элемтәләре бик көчле», – дигән нәтиҗә ясалды, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Тик моңа колак салып тормаган опека бүлеге белгечләре. Әле суд карары чыкмаса да, үзләренчә эшләгәннәр: Регина Таҗиеваны опекунлык хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. «Ярый инде, үзем белән бергә яшәүче бертуган энемә опекунлык рәсмиләштерә алдык. Хет анысына аяк чалмадылар. Хәзерге көндә дә балам минем белән яши. Тик аңа хокукларым гына юк», – дип аңлата әңгәмәдәшем. Шул ук вакытта, опека килеп киткәннән соң, болай да йөрәге зәгыйфь булган Магдаленаның больницада ятып чыгуын, хәзер дә йөрәге авыртуыннан еш зарлана башлавын сөйли Регина.

– Моңа кадәр баланың «порок сердца» дигән диагнозы гына бар иде. Опека килеп тавышланып йөргәннән соң, «шум сердца» дигән диагноз да куйдылар. Бала боларны бик авыр кичерде. Үзем дә кан басымым күтәрелеп, больницага кердем, – дип аңлата ул.

«СУДТА АВЫЗ АЧЫП СҮЗ ДӘ ӘЙТӘЛМӘДЕ»

Судлар башланып киткән… 3-4 утырыш башланмас борын бетеп тә куйган, чөнки «Мине кыйнады!» – дип, Регина өстеннән зарланган кыз: Зөбәрҗәт судларга килмәгән. Аның ник килмәвен опекадагылар да рәтләп аңлата алмаганнар икән. «Коронавирус аркасында карантин башланды бит. Шуңа килә алмады», – дигән сәбәп булган, мәсәлән. Ахыр чиктә, бер утырышка килгән Зөбәрҗәт. Тик ни гаҗәп, үзенең кайчандыр тикшерүчеләргә биргән күрсәтмәләрен кабатлап сөйли алмаган:

– Нинди сорау бирсәләр дә, ык-мык килеп торды. Ничек кыйнадылар, дигәннәренә дә бер сүз әйтә алмады. Аннан соң елап җибәрде. «Минем белән җиде ай буе психологлар эшләде, бу кыйналуларымны оныттырырга тырыштылар. Шуңа күрә хәтеремдә калмаган инде», – ди. Әгәр аны чынлап та кыйнап яшәгән булсам, оныта алыр идеме икән соң? Аннан соң, аның белән җиде ай буе нинди психолог эшләсен – карантин вакытында балаларны өйләренә кайтарып җибәрделәр бит. Шуннан соң прокурор аның күрсәтмәләрен кычкырып укып бирде. Шуннан соң гына нәрсә исендә калдыра алды, шуны көч хәл белән кабатлап сөйләп бирде ул бала. Прокурорга әйттем: «Сез күрәсезме соң, ул бит үзен ничек кыйнаулары турында да сөйли алмый! Сүзен дә әйтә алмыйча басып тора. Әгәр мин аны чынлап торып кыйнаган булсам, ул сөйләмәс идеме инде?!» – дим. Прокурор әйтә: «Минем балага ышанмаска хакым юк, миңа калса, ул дөресен сөйли», – ди. Зөбәрҗәт әтисе белән яшәгән вакытта үзен аның шешәдәшләре һәм әтисе кыйнауларыннан, үзенә карата көч куллануларыннан зарланган иде. Мин моны судта да әйттем. Зөбәрҗәт үзе дә инкарь итмәде. Тик моны бер дә исәпкә алмадылар. Кызык килеп чыга.

Бу судка минем шаһитларым килгән иде. Баланы беркайчан да кыйнамавым турында, киресенчә, Зөбәрҗәтнең холкы авыр булуын һәм аның гел талашуын, әйткәләшүен сөйләделәр. Ләкин шунысы гаҗәп, кайбер шаһитларның күрсәтмәләрен суд үзенә яраклаштырып, үзгәрткән иде. Мине яклап, кайчандыр Зөбәрҗәт укыган мәктәптән укытучы да, аның белән эшләгән психологлар да килде. Алар да баланың минем белән яшәгән чагында караулы, өс-башы бөтен булуын әйтте. Ләкин бу күрсәтмәләр дә исәпкә алынмады. Ахыр чиктә, мине Сарман районы суды чынлап та Зөбәрҗәтне кыйнаган дип, гаепле тапты. 3 ел 3 айга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм итте. Әле шуңа өстәп, вазыйфаларымны тиешенчә үтәмәгән өчен, дип, 5 мең сум штраф та суктылар. Үксез бала асрап, менә шундый рәхмәт ишеттем. Бер гаепсезгә бит. Опека ник шулай эшлидер, ник мине гаепләргә уйлаганнардыр – мин белмим дә, аңламыйм да. Бәлки үз эшләрен күрсәтергә телиләрдер. Мин аларга бит бер генә шалтыратмадым: «Алып китегез Зөбәрҗәтне, мин ул баланы тыңлата алмыйм», – дидем. Судта да әйттем бу хакта. Берни дә булышмады, минем яклы булганнарның күрсәтмәләрен дә үзгәртеп биргәч, укытучыларның, психологларның да күрсәтмәләрен исәпкә алмагач, аңлыйсыздыр инде. Хәзерге вакытта адвокатым белән Казандагы Югары мәхкәмәгә апелляция бирдек. Әле суд утырышларының көне билгеле түгел. Мин чын күңелдән миңа булган бу гаепләүләр кире кагылыр һәм гадел хөкем карары чыгар дип ышанам. Әгәр дә гаепсез булуымны танысалар, кызым Магдаленага опекунлыкны кабаттан рәсмиләштерергә ниятлим, – дип сөйләде Регина Таҗиева.

«СУД КАРАРЫ БЕЛӘН КИЛЕШМИМ»

Бу вакыйга уңаеннан Регинаның адвокаты Кантимеров Ринат Альберт улы белән дә сөйләштек.

– Район судының карарын мин дөрес түгел дип бәялим. Регина Таҗиевага карата ачылган җинаять эше дә, ул эшне тикшерү барышы да бик күп сораулар тудыра. Чөнки бөтен дәлилләр дә Зөбәрҗәт әйткән сүзләргә генә нигезләнгән монда. Ә ул исә, «Кыйнады», – дип бара. Ләкин суд барышында бу кыз бер генә сорауга да ни ачык җавап бирә алмады, ни булган хәлләрне җентекләп аңлатмады. Регинаның кызны кыйнавын дәлилли алырдай бер генә шаһит тә юк бүгенге көндә. Әле бит Зөбәрҗәтнең фантазияләргә, уйлап чыгарырга яратуын дәлилләгән иде белгечләр. Бу экспертиза да исәпкә алынмады. Җинаять эшендә Регинаның кызны кыйнап, җәрәхәтләве турында да бернинди дәлилли алырдай әйбер юк. Шуңа күрә без Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек тә, – ди ул.

Ятим, караусыз баланы асрамага алган вакытта гадәттә кешенең күңелендә изгелек эшләү нияте, җылылык була. «Бер баланы булса да җылыда, түгәрәк тормышта яшәтә алам икән, бу бит искиткеч», – дип уйлыйлар. Ләкин менә мондый мисаллар белән очрашканнан соң, бәласеннән баш-аяк дигән фикер тумый кала алмыйдыр. Район судларының ничек эшләүләрен беләбез. Алар райондагы оешманы каралтып күрсәтмәскә тырыша. Ә бит вакытында Регина үзе бу оешмага: «Зөбәрҗәтне тыңлату мөмкин түгел, алып китегез», – дип шалтыраткан булган. Опека органнары чарасын күрмәгән. Монысы өчен ник вазифаи урындагыларны хөкем итәргә ниятләүче юк икән? Район прокурорына да бу бит менә дигән эш булыр иде.

Вакыйгаларны күзәтүне дәвам итәбез. Судлар булганнан соң, йомгаклау язмасын бастырырбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии