- 27.08.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №33 (23 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Чүпрәле районы эчке эшләр бүлегенә Яңа Элмәледән ир-кеше мәете китерелде, дигән шомлы хәбәр 7нче майга каршы төндә алына. 46 яшендәге Сергей Мискинның чәнчеп үтерелүе шик уятмый, табиблар мәрхүмнең күкрәгенең сул ягында бер үтәли җәрәхәт булуын әйтә. Моны ул чакта шунда булган Алексей Аюгин да раслый, оперативникларга моның үз эше икәнен дә җиткерә. Шул ук көнне Буада үткәрелгән экспертиза С. Мискинның бердәнбер яра аркасында төп кан тамырлары, сул үпкәсе киселү нәтиҗәсендә җан бирүен күрсәтә.
Фаҗига туганнан туган агай-энеләрнең 6нчы майда бергәләп эчеп йөрүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Ул көнне 1980нче елгы А. Аюгин өйдә була. Беркайчан да гаиләсе, балалары булмаган карт буйдак җирле хуҗалыкта төрле эшләр башкаручы булып эшләгән, Яңа Элмәледә ялгызы көн күргән. Авылдашлары да, полициянең участок инспекторы да начар сөйләмиләр аның турында. Шулай да 20 яшендә хулиганлык кылып, 4 еллык шартлы хөкем алган ул, ләкин шуннан соң законсыз гамәлләре булмаган. Өч яшькә өлкәнрәк абыйсы Сергей Мискин Мәскәүгә йөреп эшләгән, хатыны Надежда әйтүенчә, дүрт балалы гаиләне матди яктан тәэмин итеп торган.
Сергей иртән кибеткә киткән җиреннән ике сәгать чамасы югалып тора, чөнки 375 граммлы бер шешә аракы алып энесе янына бара, эчеп һәм кәефләнеп кайта. Шуннан соң авыл ирләре икесе дә үз хуҗалыкларында мунча яга, Алексей юынып чыгарга да өлгерә. Төштән соң анда тагын 40 градуслыны кыстырып Сергей пәйда була. Күрәсең, моңа кадәр дә «капкалап» йөргән, чөнки әлеге шешәне бушаткач исерә, велосипеды белән йөрерлек булмый, шуңа күрә, акча биреп, кибеткә А. Аюгинны җибәрә. Алексей великка атланып тиз барып кайта, әмма кунак йокыга талган була. Шул сәбәпле ачылмаган шешә ул уянганчы кичкә кадәр тора. Ә инде сыйланып утырганда үзара ызгыш чыга.
А. Аюгин аның сәбәбен хәтерләми, юк-бар аркасында икәнен генә беләм, ди. Әмма вакыйганы кыскача сурәтләп бирә ул, ягъни кызып китеп икебез дә торып бастык, Сергейны куркыту өчен өстәлдәге пычакны алып, очын аның күкрәгенә таба юнәлттем, ә ул кинәт ыргылып пычакка үзе кадалды, дигән бәхәсле фикерне алга сөрә. Аның әйтүенчә, пычакны тартып чыгаргач, Мискин караватка барып ята: «Ничего страшного», – дип куя. Ишегалдында тәмәке көйрәтеп кергән хуҗа билдән югары киемнәрен салып ыргыткан Сергейның күкрәгендәге яраны күрә, аңа су эчертә, җәрәхәттән күбекләнеп кан катышкан сыеклык чыга башлавы күренгәч, авыл фельдшерының өенә йөгерә. Анысы шул якта яшәүче хезмәттәшенә шалтырата, ләкин ул, күрәсең, аңлап бетермичә, Аюгин йортына түгел, Мискиннарга барып кереп, хуҗабикәне аптырашта калдыра. Тиздән ике хатын-кыз Аюгинның буш өендә була, андагы кан тапларын, Мискинның киемнәрен күрәләр.
А. Аюгин фельдшер өеннән чыккач та, төн уртасында клуб янында кайнашкан яшьләр янына йөгерә, 21 яшьлек егет Мискинны сырхауханәгә илтергә ризалаша. 7-8 чакрым араны узганчы Сергей берничә тапкыр аңын җуя, кабул итү бүлмәсенә керткәч үк, шәфкать туташы аның сулыш алмавын күрә, бу хакта А. Аюгинга да әйтә. Шул арада аңа ирен югалткан, дүрт бала белән тол калган Надежда шалтырата...
Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Д. Әскаров җинаять эшен аңлы рәвештә үтерү турындагы маддә буенча кузгата. А. Аюгин җинаять урынында С. Мискинның ни рәвешле пычакка кадалуын күрсәтеп тә бирә. Ләкин мәеттәге яраны тикшергән эксперт аның күрсәтмәләрен, гадиләштереп әйткәндә, хак түгел дип белдерә. Әлбәттә, яралы абыйсына ярдәм чакырып чабып йөргән, аны сырхауханәгә илтеп куйган Алексейда үтерү нияте-максаты булу икеләндерә үзе. Шуңа күрә аңа аз гына җиңелрәк җәза каралган башка маддә буенча хөкем чыгарылу мөмкинлеге дә бар кебек. Монысын инде судья хәл итәчәк.
* * *
Әлмәттә яшәүче өч егет быелны 29нчы декабрьдә үк каршылый башлыйлар, әйтүләренчә, шул хөрмәткә аяк терәп эчәргә керешәләр. Р. Мөхәммәтов белән М. Мельников көндез үк уртак дуслары гаражында сыйланалар. Төнгә каршы Артур Шакиров дигән тагын бер иптәшләрен чакыралар һәм мәҗлесне 36 яшендәге ханымның фатирында дәвам итәргә булалар.
Юлианна (кайбер исемнәр үзгәртелә) ике баласын яңа елны каршыларга Чирмешән районындагы авылда яшәүче әнисе янына озаткан була. Егетләр ишек шакыганчы подъездда да шактый гына аракы чөмерәләр. Ул чакта ялгыз хатын фатирында өлкәнрәк яшьтәге кунак була инде, әмма танышларын түрдән уздыра ул. Йокысыннан уянып чыккан 53 яшьлек Леонид Башкатов та кушылгач, өстәл янында биш кеше җыела. Бераздан алар өчәү генә кала, чөнки ике сәрхуш, шул исәптән Леонид агай йокларга ята. А. Шакиров белән М. Мельников кибеттән бер литр аракы алып кайта, димәк, өч кеше эчүен дәвам иттерә.
Хәмер дигәнең фатирдагы вәзгыятькә йогынты ясамый калмый: иң әүвәл 1989нчы елгы А. Шакировның тәртибе үзгәрә. Хуҗабикәнең әйтүенчә, Артур аңа «бәйләнә», җенси мөнәсәбәткә керергә өнди. Шул сәбәпле өйдә ызгыш-кычкырыш күтәрелә, тавышка Л. Башкатов уянып килеп чыга. Димәк, исерек ирләрнең бәрелешү куркынычы туа. Шулай килеп чыга да: агай хатын-кызны якларга керешкәч, кухняда кычкырышу гына түгел, үзара бәргәләшә дә башлый алар. Бу вакытта Юлианна икенче бүлмәдә була, кухнядагы М. Мельников, тегеләр азрак тынычланган арада, киенеп өенә кайтып китәргә уйлап коридорга чыга. Шул мәлдә анда Леонид агай, аның артыннан пычак тоткан Артур пәйда була һәм качып баручы абзыйның аркасына чәнчи. Ошбу галәмәтне күреп алган Мельников ярсыган егеткә ябыша, ләкин аның «кочагыннан» ычкынган Артур, күрше бүлмәгә кереп тәрәзә төбенә таянып торган хәлсез Леонидның тетмәсен-тетеп ташлый. Моны Юлианна күреп тора.
Мельников hәм йоклап яткан тагын бер егет фатирдан чыгып шылалар. Алар «112» коткару хезмәтенә шалтыратып торганда фатирдан ярсу егет тә атылып чыга, дусларына: «Пацаны, меня не сдавайте!» – дип кычкырып, баскычтан түбәнгә йөгерә. Әлбәттә, өч шаһит алдында кылынган вәхшәт ачылмый кала торганнар рәтеннән булмый. Ике егет полиция килгәнче урамда тора, аларны күрсәтмә бирергә эчке эшләр бүлегенә алып китәләр.
Л. Башкатовка ярдәмнең хаҗәте калмаган була, билгеле. Котырынкы бәндә аңа барлыгы 18 тапкыр кадый. Өендә чишенмичә йоклап яткан А. Шакировны полиция уята. Улының өс киемнәрендәге кан эзләрен күргән 1954нче елгы ана, хәвеф-хәтәр булганын аңлап, кара хәсрәткә бата.
Өлкән яшьтәге ханым улы турында начар сөйләми, билгеле. Мәктәптә әйбәт укыды, көллият тәмамлады, шәһәрдәге «Луч» телекомпаниясендә оператор булып йөрде, Зәй районындагы санаторийда эшләде, ләкин соңгы елларда очраклы шабашкаларга йөрде, ди. Шулай ук улының наркотиклар белән бәйле җинаяте, барып чыкмаган талау очрагы өчен хөкемгә тартылуын да яшерми ул. Моңа, алкоголь, берничә төр наркотик матдәләргә бәйле зат буларак, наркология диспансерында исәптә торуын да өстик. Ошбу кешенең холык-фигыленә тукталып торуның кирәге юктыр, чөнки нинди булуын югарыда бәян ителгән канлы вакыйга күрсәтте бит инде.
Бу очракта адәм баласының аңлы рәвештә үтерелүе аермачык күренә. Җинаять эшендә зарар күрүче итеп мәрхүмнең 29 яшьлек улы чыгыш ясый. Ильяның әйтүенчә, әти-әнисе аңа 10 яшь чакта аерылышканнар. Леонид аннан соң Людмила исемле хатын белән торган, аннан да баласы булган, ләкин ошбу гаилә дә таркалган. Илья әтисенең нефтьчеләр җәмгыятендә эшләвен әйтә. Леонидның үлеме Җәлил бистәсендә яшәүче 1947нче елгы әнисе Хәтимә апа өчен дә чиксез хәсрәт була, әлбәттә.
Артур Шакиров яңа елны изоляторда каршылый. Әлмәт шәһәр суды аны сак астына ябарга дигән карарны 31нче декабрьдә чыгара. Беренче күрсәтмәсендә үк барысын да әйтеп бирә ул, хуҗабикәгә «бәйләнә» башлавын да яшерми. Әлбәттә, үтерергә теләмәдем дип аклана алмый, андый нияте булмаган кеше алай кыланмый бит инде. Шулай итеп, тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Салават Сөнгатуллин аңа аңлы рәвештә үтерүдә гаепләү белдерә.
Гаепләү ягы фикере судта да раслау таба һәм Артур Шакировны 10 елга кырыс режимлы колониягә озатырга дигән хөкем чыгарыла.
* * *
Ютазы районы үзәге Урыссу бистәсендә пычаклы һөҗүмгә дучар булган 22 яшьлек егетне үлемнән шешәдәше һәм табиблар коткара. Җинаять эше үтерергә омтылыш ясау очрагы буенча кузгатыла.
1979нчы елгы Марсель Мәрданов Чаллыда туган, Азнакайда пропискада торган, соңгы вакытта Урыссуда яшәгән. Әлеге төбәкләрнең өчесендә дә опиоидлар төркемендәге наркотик матдәләр кулланучы буларак исәптә торган, ике мәртәбә хөкем ителгән зат. Ләкин эш урынында яхшы бәяләнә, Урыссуда бер хезмәттәше фатирында ялгыз яшәгән, чөнки хатыны һәм бер баласы белән күптән аерылышкан.
Мәгълүм ки, ялгызак эчкечеләрнең торакларында кунаклар бетеп тормый. Мондый «притон»нарда еш кына яшьләр дә җыела. Быел 20нче гыйнварда кич белән урамда буталып йөреп туйгач, балигъ булмаган сөйгән кызын ияртеп 22 яшендәге Динар Солтанов килеп керә анда. Ул чакта Мәрданов һәм тагын бер салмыш егет йокы симертә, өч яшь кеше өстәл артында сыйланып вә гәпләшеп утыра. Шул рәвешле бер түбә астында җиде кеше, шул исәптән 17 яшьлек Вероника (исеме үзгәртелә) җыела. Бераздан йоклаучылар да уянып хәмерле мәҗлескә кушыла.
Алдан сыра гына йоткалап утырган Динар тиздән аракыга күчә, берара ике мәртәбә өлкәнрәк Марсель белән әйбәт кенә аралаша, ләкин эчә торгач, мөнәсәбәтләре кискенләшә бара. Башкаларның әйтүенә караганда, бәхәс төрмә хәлләре турында сөйләшкәндә чыга. Утырып кайткан Мәрданов яшь малайны санга сукмый, анысы үзен кәттә егет дип саный... Кыскасы, әйткәләшүдән сугышу-көрәшүгә күчә алар, идәнгә егылып әүмәкләшәләр, бер мәлне чалкан яткан егет өстендә утырган М. Мәрданов пычак чыгарып аның күкрәгенә кадый. Ул үзе дә, салмыш шаһитлар да хәтәр әйбернең аның кулына ничек килеп эләгүен аңлата алмыйлар. Ярый әле Рәмис исемле егет котырынган Мәрдановның кулларын артка каерып читкә өстери. Хуҗа аның да аягын яраларга да өлгерә әле.
Д. Солтанов кызулык белән урыныннан торып, тавыш күтәрелә башлагач та урамга чыгып качкан кыз янына чыга. Вероника аның пычак белән чәнчүләрен хәбәр иткәч тә җиргә егылуын әйтә. Әмма аңын җуймый, ашыгыч ярдәм табибларына карышып маташа, сырхауханәгә барасы килми, шулай да ярасын бәйләп, уколлар кадап алып китәләр аны.
Хирургия бүлеге мөдире А. Грабилов авыруны тикшергәч, РКБ белгечләре белән дә киңәшә. Иртә белән аның күкрәк эченә җыела башлаган сыеклыкны суыртырга туры килә, башка чаралар да күрелә. Шөкер, Д.Солтановның сәламәтлеге рәтләнә, чөнки ике кабырга арасыннан узган пычак төп кан тамырларын кисмәгән, йөрәк, үпкәгә тимәгән була. Шулай да табиблар Д. Солтановның саулыгына китерелгән зыян авыр дәрәҗәдә дип белдерәләр, аның үлеп китү мөмкинлеге булуын да әйтәләр.
Д. Солтанов сырхауханәнең кабул итү бүлегендә чакта ук анда төп коткаручы Рәмисне дә китерәләр, ботындагы яраны яңадан бәйләгәч, озаталар аны. Монысы инде кеше сәламәтлегенә җиңел зыян китерү дигән җинаять дип табыла. Аны Марсель Мәрдәнов үзе дә раслый.
Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Яруллин Д. Солтановның күкрәгенең сул ягына чәнчегән М. Мәрданов явызлыгын аңлы рәвештә үтерергә омтылу дип таба. Димәк, ул башка кешеләр арага керү, табиблар яралыга тиешле ярдәм күрсәтү сәбәпле генә максатына ирешә алмаган булып чыга. Һәм хөкем иткәндә үтерүгә тиңләнә диярлек. Шуңа күрә дә М. Мәрданов, үтерергә теләмәдем, дип, ошбу гаепне кире кага. Моның файдасы тими, Ютазы район суды 1979нчы елда туган М. Мәрдановны ике җинаять кылуда гаепле дип таба һәм 5 елга кырыс режимлы колониягә озатырга фәрман бирә.
Наил ВАХИТОВ,
Чүпрәле, Әлмәт, Ютазы районнары
Комментарии