- 27.02.2025
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Телефон, интернет аша читтән торып эшләнә торган җинаятьләрнең күпчелеге наркотиклар сәүдәсе һәм мошенниклык белән бәйле. Шунысы хак, аларны оештыручылар, гадәттә, күләгәдә кала, ә башкаручылар иртәме-соңмы барыбер тотыла. Еш кына аларга нинди хәтәр юлга басуын аңлап та бетермәгән яшүсмерләр яллана, чөнки «җиңел акча» эшләү теләге артларыннан этә һам үзләрен харап итә.
НАРКОКУРЬЕР МАЛАЙЛАР
Хәзерге заманда наркотик матдәләрнең кулланучыларга ни рәвешле барып җитүе мәгълүм. Кыскача әйтсәк, сатучыга акча күчерелә һәм алучыга яшерелгән урын, «тайник»ның географик координатлары, фоторәсеме җибәрелә. Димәк, бу өлкәдә күп санлы курьер яисә закладчик дип аталучылар да эшли. Аларны полиция еш эләктерә.
Узган ел 11нче сентябрьдә көндез Бөгелмә эчке эшләр бүлеге эксперты Р.Әсфәндияров шул каладагы «Изобилие» кибете янында йөргән ике яшүсмергә игътибар итә. Аларның шул тирәдәге каен төбенә нәрсәдер яшерүен, урынны фотога төшерүен шәйләп ала.
Тәҗрибәле хезмәткәр малайларның наркокурьерлар икәнен шунда ук аңлый. Ләкин аларны тоткарларга ашыкмый, үзе генә әлеге чараны җиренә җиткереп башкара алуына шикләнә. Шул сәбәпле, наркотикларга каршы көрәш бүлекчәсенә хәбәр итә, ярдәм килеп җиткәнче тегеләрне кача-поса күзәтүен дәвам иттерә. Шул арада курьерларның бер йорт артында, «Татаркино» кинотеатры янында һәм шул яктагы агач тирәсендә өч «закладка» куюларын күрә.
16 яшьлек малайлар качып китәргә яисә каршылык күрсәтергә омтылып та карамыйлар, полиция хезмәткәрләренә телефоннарын бирәләр, тикшерү барышында алардан яшерергә өлгермәгән 38 кечкенә төргәк алына. Аларның тугызынчы сыйныфта укучы Алексей Моисеев һәм Артур Вәлиханов (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелә) икәне ачыклана. Икенчесе интеллектуаль яктан җиңелчә кимчелекле булганга, махсус мәктәптә белем ала. Башта Артур, наркотик икәнен белмәдем, дип, гаепне күршесе һәм дустына аударырга маташса да, соңрак дөресен сөйли, ягъни күрсәтмәләре аерылмый башлый.
Тикшерү барышында алынган 38 төргәктә 76 грамм метилэфедрон дигән наркотик матдә булуы беленә. Шәһәр паркында һәм башка урыннарга яшерелгән икешәр граммлы тагын җиде төргәк табыла, ә А. Вәлиханов фатирында пакетларга бүленмәгән 351 грамм шул ук матдә булуы ачыклана, шулай итеп метилэфедронның гомуми авырлыгы 450 граммга якынлаша, бу исә законда аеруча күп күләмле санала.
Малайлар керемле эшкә гадәти ысул белән яллана. Интернеттагы «Телеграм» каналында «Федор» дип аталган кеше белән аралашалар. Ул җиңел акча китерә торган эш тәкъдим итә, аның ансат һәм хәвефсез булуын, хезмәт хакының 700 мең сумга кадәр икәнен әйтеп рухландыра. Тора-бара аларга ничек эшләргә икәне аңлатылган инструкция җибәрә, паспорт мәгълүматларын ала, кыскасы, «товар»ны алырга, вак төргәкләргә бүлеп яшерергә, координатларын аңа җибәрергә кирәк була. Бер «закладка» өчен 700 сум вәгъдә итә, электрон үлчәү, изолента, пакетлар, респиратор алу өчен 2000 сум акча җибәрә. 6нчы сентябрьдә «товар»ның кайда икәнен күрсәткән беренче хәбәр килә.
Шул рәвешле, ике малай Бөгелмә читендәге чаңгычылар базасындагы агачлар арасына яшерелгән зәңгәр пакетны алалар. Анда 50 грамм наркота була, гаражлар янындагы аулак урында аны 25 пакетка бүлеп салалар, икенче көнне төрле урыннарга яшереп, координатларын кураторга җиткерәләр, ягъни йөкләмәне үтиләр. 6-7 сентябрьдә булган әлеге очраклар җинаять эшендә телгә алынмыйча кала. Чөнки малайлар берничә көн үткәч, куркудан ашык-пошык яшергән урыннарны күрсәтә алмыйлар. Һәм дәлилләр булмау сәбәпле өстәмә җинаять эшләреннән котылып калалар, 11нче сентябрьдәге безгә мәгълүм гамәлләрдә генә гаепләнәләр.
Соңрак оперативниклар кулына эләккән ярты килога якын авырлыктагы метилэфедронның кайда, төгәлрәге, шул ук чаңгычылар базасында икәне 10нчы сентябрьдә хәбәр ителә. Курьерлар аны Артурның фатирына алып кайта. Шунда икешәр граммлы пакетларга төрмәкче булалар. Әмма агулы матдәдән бик зәһәр ис чыга һәм теге гаражлар янында эшләргә туры килә. Ул кичтә 45 төргәк хәзерләнә, икенче көнне мәктәптә булырга тиешле укучы малайлар аларны тайникларга яшерергә чыга. Калганы безгә мәгълүм инде.
Тикшерү комитетының Бөгелмә бүлегеннән Булат Харрасов бер тиен дә эшләргә өлгермәгән малайларга карата сигез эпизодлы җинаять эше кузгата. Алар зур һәм аеруча зур күләмдә наркотик сату (сбыт) хакында. Полиция уяулыгы аркасында наркотиклар кулланучыларга барып җитмәгән, шуңа күрә яшүсмерләр ошбу җинаятьне кылырга омтылыш кына ясаучылар булып санала. Бусы җәзаны йомшарту мөмкинлеге бирә, юкса, законда мондый гамәлләр өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган бит.
Кызганычка каршы, 16 яшьлек малайларның тормыш юлын колониядә утырудан башлау ихтималы гаять зур монда. Аларны түбәнгә этәргән кураторлар җинаять эшендә кем икәнлекләре ачыкланмаган билгесез затлар дип атала. Димәк, алар иректә керемле кәсепләрен дәвам иттерә, җиңел акчага кызыгучыларны яллап түбәнгә тәгәрәтә бирә...
АЛДАН АЛЫНГАН АКЧА
Чикләрне белми торган җинаятьләр турында сүзне Мордовиядән башларга туры килә. Чөнки 2023-2024нче елларда шул республикадагы һәм төрле төбәкләрдә яшәүче кешеләр исеменә читтән торып кредитлар рәсмиләштерелә. Банктан кредит бурычларын түләргә кирәклеге турында рәсми хәбәрләр килгәч аптырап һәм, әлбәттә, куркып калган «клиентлар» акчалы оешмага барып үзләренең кредит алмауларын дәлилләргә керешә. Банкның хәвефсезлек хезмәте исә алар исемендә он-лайн тәртиптә рәсмиләштерелгән, электрон имзалар куелган кредитлар булуын ачыклый.
Моның мошенниклар эше икәне аңлашыла, җирле полиция дә эшкә керешә. Мәгълүм булганча, электрон рәвештә күчерелгән акча эзсез югалмый, аның нинди счетка китүе саклана, аннан соң, кредитны рәсмиләштерү турындагы мөрәҗәгатьнең кай тарафтан килүен дә ачыклау мөмкинлеге бар. Тикшерә торгач, чуалган йомгакның очы Әлмәт районында икәне калкып чыга, ягъни шул каладагы һөнәри көллияттә укучы 16 яшьлек малайның дүрт кеше исеменә рәсмиләштерелгән кредитлар алуда катнашы булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, башта Чистайда бер эш кузгатыла, соңрак тикшерү комитетының Әлмәт бүлеге өч мошенниклык очрагы буенча җинаять эшләре ача. Әлбәттә, яшүсмер әлеге катлаулы җинаятьләрне үзе генә башкарып чыккан дигәнне белдерми бу. Ягъни аны кызыксындырып яллаган, өйрәтеп торган кураторы булган. Ошбу билгесез затка карата кузгатылган җинаять эше, гадәттәгечә, киштәгә куелган.
Әнисе, үги әтисе белән авылда яшәүче Эдуард Маркелов шул ук «Телеграм» каналында актарынганда, үзе әйтмешли, акча белән бәйле чатка юлыга. Замана баласы әлеге акчалы «эшнең» асылына, аның чит кешеләр исеменә кредит алу икәненә тиз төшенә. Әйтүенчә, моның җинаять икәнен дә аңлый. Куратор вазыйфаларын аңлаткач, моның хәвефсез икәнен дә ышандыргач, ризалык бирә. Тиздән куратордан телефон номеры килә, бу инде кредит алынырга тиешле кешенеке була.
Дүрт очракта да кәсеп итү ысуллары бер төрле. Башта 2023нче елның 22нче ноябрендә Мордовиядә яшәүче 57 яшендәге С. Уланов мисалына тукталыйк. Әлбәттә, алдар каракларның эш алымнарын ачып бирергә ярамас. Шунысын искәртик, банк хезмәткәрен алдап әлеге максатка ирешү әллә ни катлаулы да түгел кебек. Әйтик, Э. Маркелов банк сайтына кереп, «Забыл пароль» дигән сәдәфкә баскач, барысы да үз җае белән китте, ди. Нәтиҗәдә, кыскача гына вакыт эчендә, әлбәттә, куратор ярдәме белән, С. Улановка 1136900 сумлык кредит раслата, өч төрле иминият оешмасына түләргә риза икәнен дә күрсәтә ул. Шул сәбәпле барлыгы 283 мең сум шундук «страховка»га озатыла. Шуннан соң, калган 853 мең сум С.Улановның бүтән счетына күчерелә, башкаручыга 15% акчаны үзенә алырга рөхсәт ителә.
Әлеге керемне Әлмәттә яшәүче апасының бурычларын түләүгә тота ул. Шул ук көнне 8 микрозайм оешмасына туганының 133098 сумлык бурычын кайтара. Аннан соң, җитәкче кушуы буенча ул җибәргән телефон номерларына озата башлый, ләкин 50шәр мең сумлык ике «перевод» ясагач та банк счетны «бикләп» куя һәм акча күчерү мөмкинлеген бетерә. Соңрак мәгълүм булганча, банк хезмәткәрләрен акчалы операцияләрнең еш һәм күп булуы сагайта.
Чынлыкта, «страховка»ны исәпкә алмаганда банктан 233098 сум акча урлана. Әмма Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Алмаз Әхмәтҗанов узган ел сентябрь аенда 16 яшьлек малайга төркем белән мошенниклык кылып 1136900 сум акча урлауда гаепләү белдерә.
Бер айдан тагын шундый ук ике җинаять эшләүдә гаепләнә ул. С. Уланов счеты ябылу белән, куратор аңа башка телефон номеры җибәрә. Һәм шул ук алымны кулланып, ерак республикада торучы 1985нче елгы М. Корнилов исеменә 305 мең сумлык кредит раслана. Әмма мошенниклар ошбу акчага элгәшә алмыйлар, ни өчендер банк счетны ябып куя. Әмма Э. Маркелов 305 меңне чәлдерүче дип санала.
Әлеге очрактан соң күп тә үтми, гадәти ысул белән С. Колягин дигән ир-ат исеменә 380 мең сум кредит рәсмиләштерә. Э. Маркелов үзенә 15% акча ала, аннан соң хуҗа әйткән криптокошелек һәм телефоннарга төрле күләмдә акча озатырга керешә. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, счетта 115609 сум акча калгач, аны банк тагын ябып куя. Шулай итеп яшь мошенник 380 мең сум акча урлауда гаепләнә.
Шушы очрактан соң Э. Маркелов җинаятьчел гамәлләрен туктата. Акылга утырганга түгел, ә бәлки берничә ай элегрәк шундый ук алым белән эшләнгән җинаятен тикшерүче Чистай полициясе хезмәткәрләре килә башлый. Итәгенә ут капкан малай дәлилләрне юк итәргә керешә, телефонындагы мәгълүматларны чистарта, сим-картасын чүплеккә ташлый, хак булса, ноутбугын сатып җибәрә. Ләкин аның мошенниклык гамәлләрен исбатларлык дәлилләр җитәрлек була. Нәтиҗәдә, Чистайда бер, Әлмәттә өч җинаяте өчен җавап тотарга туры киләчәк аңа.
10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча кырыс җәза биреләчәк, әлбәттә. Зарар күргән банкка китерелгән матди зыянның кайтарылуы, ягъни алынган кредитларның түләнүе җәзаны йомшартырга мөмкинлек бирәчәк. Бусы инде мошенник яшүсмернең туганнары тырышлыгы нәтиҗәсе.
Наил ВАХИТОВ,
Бөгелмә-Әлмәт-Чистай
Комментарии