Җәмәгать, әйдәгез, аңлашып яшик!

Җәмәгать, әйдәгез, аңлашып яшик!

Безнең Татарстаныбыз алдынгы булырга ярата да инде! Авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнәгатьнең башка күп кенә тармаклары буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә бит. Куандыра, әлбәттә! «Булганнан бар да була!» – диләр. Республикабыз җитәкчелеге һәрьяклап алдынгы булырга омтыла күрәмсең. Халыкка штрафлар салу буенча да… Әнә бит, «КоммерсантЪ» исәпләгәнчә, узган елда ЮХИДИ хезмәте салган штрафларның саны һәм күләме ягыннан Русия субъектлары арасында Татарстан лаеклы өченче урында икән. Барлыгы 4,72 миллиард сумлык штраф салып, республикабыз Мәскәү һәм Мәскәү асты төбәгеннән генә калышкан. Хәтта халкы бездәгегә караганда 160 мең чамасына күбрәк, биләгән мәйданы ике тапкырга зуррак булган Башкортстан да 2,57 миллиард сумлык кына штраф сала алган.

Димәк, Татарстанда машина йөртүчеләр начаррак, алар юл йөрү кагыйдәләрен ешрак боза, диярсез… Юк, мин алай димәс идем. Бездә кагыйдә бозу очракларын теркәүче фото-видео камералар күбрәк. Республикабыз ул яктан да алдынгы бит. Нәтиҗәдә, күпме акча җыела! Һәр камера җир астыннан нефть суыртучы «качалка»га караганда да табышлырак килеп чыгадыр, билләһи.

Штрафлар буенча тагын бер мәгълүмат: карантин чорындагы кагыйдәләрне тиешенчә үтәмәгән өчен салынганнары күләме ягыннан да Татарстан шаккаттыра! Татарстан Республикасының Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев хөкемдарлар киңәшмәсендә белдергәнчә, узган елда район судлары административ тәртип бозу турындагы эшләрне 2019нчы елга караганда 10 тапкырга күбрәк күләмдә тикшергәннәр. Эшләрнең абсолют күпчелеге пандемия белән бәйле булган. Җәмгысы 147 мең шундый эш тикшерелеп (ә барлыгы 162 меңгә якын эш каралган булган), 214 миллион сум күләмендә штрафлар түләтелгән инде…

Ничек алдынгы булмыйсың инде, яр буенда балык тотып утыручыга да, битлексез, дип штраф салгач, «Росгвардия»челәр авылларга кайтып, фермаларны тикшереп йөргәч… савымчылар сыерлар янында битлек кияме, янәсе… Бу хакта без күп яздык.

Әйтәм бит, республикабыз күп тармаклар буенча алдынгы ул. Ләкин әле саналган мисаллар, ягъни «штрафлар буенча алдынгылык» очраклары халык кесәсеннән күбрәк акча суыруга нигезләнгән. Нишләмәк кирәк, андый «алдынгылык»лар да шактый шул бездә.

Ә менә 2020нче елда социаль-икътисадый үсеш буенча Татарстан беренче унлыкка да керә алмаган. Ә бит анда халык көнкүреше өчен иң мөһим булган күрсәткечләр исәпкә алына. Гражданлык җәмгыяте үсеш фонды (ФоРГО) белгечләре әлеге тикшерүне үткәргәндә уртача хезмәт хакы, яшәү минимумы күләменә, икътисадый актив халык саны белән региональ продукт чагыштырмасына игътибар иткәннәр. Нәтиҗәдә, тикшерү өчен сайлап алынган 20 төбәк арасында Татарстан егерменче урынга лаек дип табылган. Лидерлар рәтендә Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе һәм Чукотка, дип яза «Известия».

Ничек инде алай? Урысча әйткәндә, хәтта «обидно!». Шул чаклы үсештәге, табигый ресурсларга хәтсез бай булган республика социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча егерменче урында гына! Санап кителгән миллиардлаган сумнардагы штрафлар да ярдәм итә алмаганмыни? Һичшиксез хәлне төзәтергә кирәк. Татарстан ул күрсәткечләр буенча да алдынгы булырга тиеш.

Хәер, республика җитәкчелеге үзе дә шул фикердәдер дим. Әнә бит, Гражданлык җәмгыяте үсеш фонды үткәргән тикшерүнең төп күрсәткече – яшәү минимумы күләме буенча Татарстан Хөкүмәте яңа карар кабул итте инде. Карар нигезендә агымдагы елда яшәү минимумы күләме узган елның икенче кварталы белән чагыштырганда җан башына 3 %ка (287 сумга) артып, 9 мең 955 сум тәшкил итә.

«Кәҗәсе түгел, мәзәге!» дигәндәй, тиен-миеннәр генә өстәлсә дә, иң мөһиме арттыралар бит! Димәк, халык турында онытмыйлар. Дөрес башка юнәлешләрдәге артулар Татарстанда да, Русиядә дә күпкә зуррак анысы. FinExpertiza халыкара аудитор-консалтинг челтәре аналитиклары исәпләгәнчә, соңгы вакытта азык-төлек бәясе күтәрелү күләме биш еллыкның рекорды булган. Шикәр комы – 64 %ка, кош ите – 50 %ка, көнбагыш мае – 26 %ка, ярмалар һәм борчаклар – 20,8 %ка, тавык йомыркасы – 18 %ка, яшелчә –җимешләр – 16 %ка һәм токмачлар – 13 %ка кыйммәтләнгән дип бәялиләр. Инде хәзер бензин бәясе «күпереп» ята…

Бәяләр арта, тормыш кыйммәтләнә. Ә хезмәт хаклары, пенсияләр күләме зур түгел шул. Артса да, әйткәнемчә, тиенләп кенә. Илдә халыкның күпләп үлеменә әлеге шартлар да сәбәпчедер, коронавирус кына түгел. Татарстан исә, бу яктан да алдынгылар рәтендә. Росстат мәгълүматларына караганда, узган елда Татарстанда үлем очраклары 27 %ка арткан. Бу – Русия субъектлары арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Ил буенча уртача үлем арту күрсәткече 17,9 % тәшкил иткән…

Татарстан үлем-китем белән «алдынгы» булса да, коронавирус бездә иң азы. «Медуза» агентлыгы хәбәренә караганда, Самара, Оренбург өлкәләрендә, Татарстан белән Башкортстанда ковид зәхмәте дигән диагноздан үлүчеләр «ташка үлчим генә». Гомумән, пандемиянең чын зокымын күрсәтмәскә тырышу бөтен Русия буенча сизелде. Татарстан шул сәясәтне гаять зур осталык белән алга гына сөрәдер. Русия былтыр дөньяда коронавирус буенча каядыр 5нче, 6нчы урыннарда барды. Ләкин Росстат 8нче февральгә үлем буенча мәгълүматлар игълан итте. Узган елның апреленнән 31нче декабрьгә чаклы 358 мең артык үлем теркәлгән. Аннан элегрәк вице-премьер Татьяна Голикова 2020нче елдагы артык үлемнең 81 %ы коронавирус белән бәйле дип белдергән иде. Дөрес, калган 19 %ның сәбәбен әйтеп тормады. Ләкин шул ук вакытта Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментының детальләштерелгән анализына караганда, артык үлемнең 98 – 100 %ы ковид белән бәйле. Шуннан чыгып, «Медуза» нәтиҗә ясый: узган ел рәсми төстә игълан ителгән ковидлы үлем 57 мең генә түгел, ул рәсми саннардан 6,3 тапкырга артык. Димәк, 2020нче елда Русия АКШтан кала, дөньяда икенче урында булган. Ә быелның февраленә ул тулысынча беренче урынга чыккан булырга тиеш, дип фаразлый агентлык. Бу инде хакимиятнең пандемиягә каршы чараларны тиешле югарылыкта үтәмәве нәтиҗәсе. Пандемиянең икенче дулкыны нәтиҗәләре язгы карантин вакытындагы хәлгә караганда аянычлырак иде. Ләкин бар саклану чаралары карантин чараларын үтәмәүче дип протоколлар төзеп, мөмкин кадәр штрафлар җыюга гына кайтып калды шул. Инде әйткәнемчә, Татарстан «молодец» – иң күп штрафны без җыя алдык.

Чирен яшергән – үлгән, диләр. Тик нигә кирәк булды соң мондый алдашу. Бик кирәк булды. Конституцияне үзгәртәсе булды ич. Аннан соң язын кертелгән карантин, чикләүләрне кабатлау икътисадка үтергеч зыян сала иде. Шуңа күрә Росстат мәгълүматларында ковид белән зарарланучылар социаль әһәмияткә ия һәм бикле карантинда утыра алмый торган кешеләрдә генә билгеләнә торды. Болар, башлыча, табиблар булды. Нәтиҗәдә эпидемия тест үткәрү һәм авыручыларның контактларын ачыклау мөмкинлеген узып китте. Сентябрьдә халык бакчаларыннан кайткач һәм мәктәпләр эшли башлагач авыру тагын да тизрәк таралды. Без генә газетабыз аша күпме күренекле кешеләрне мәңгелеккә озаттык. Ковид госпитальләреннән табутларга салынып җирләнделәр, әмма аларда ул диагноз булмады…

Хакимиятләр бер яктан тынычландыра, авыручылар кими, ләкин икенче яктан өченче яңа эпидемия көтелә, дип тә куркыта.

Гомумән, уйланырлык урын күп инде ул! Һәм халык уйлана да, гел исереп кенә яшәми. Урамнарга, митингларга чыгуны әйтәм әле: иманым камил, аларның күпчелеге Навальныйга мөкиббән китеп, аны яклап йөрми. Халыкның урамнарга чыгуы да шул уйлану нәтиҗәсе ул. Халык җәмгыятьтәге проблемалар, гаделсезлек турында белдерергә тели. Башкача әйткәнне ил җитәкчелеге бик ишетмәгәч, кая барсыннар инде? Кешенең, һичьюгы, үз сүзен, фикерен әйтергә хокукы булырга тиеш бит!

Югарыдагылар исә, хәзер шул «чит илләр җырын сузучы» Навальный булу моментыннан файдаланып, гражданнар хокукын, сүз иреген, демократияне чикләүгә, халык иреген кысуга нигезләнгән кануннар чыгаралар. Бер заман сәяси горизонтта Навальный да югалыр, ә тыныч митинглар үткәрүне чикләү кебек халыкның хокуксызлыгын чагылдыручы кануннар, таләпләр калырлар. Алар арта гына бара. Әнә бит, берничә көн элек Федерация Советы митингларда полициягә, «Росгвардия»гә һәм башка көч структураларына буйсынмаган өчен штрафлар турындагы яңа закон проектын хуплады. Аның буенча таләпләр тагын да катгыйлана, штрафлар суммасы арта. Митинг үткәрү өчен акча күчерүчеләргә дә кырыс җәзалар каралган.

Татарстанда исә, Дәүләт Советы депутатлары митинглар үткәрү турындагы законга үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте. Яңа үзгәрешләр буенча, әгәр митингта 500дән артык кеше катнашуы көтелә икән, аның нинди акчалар хисабына үткәрелүе, оештыручыларның банк реквизитлары мәгълүм булырга тиеш. Аннан тыш, Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин искәрткәнчә, митинг үткәрү турындагы хәбәрдә санитар хезмәтне ничек оештыру хакында өстәмә мәгълүматны күрсәтү дә шарт.

Шулай ук, пикет-митингларны үткәрергә ярамаган вакытлар билгеләнә.

Әлеге законга үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Советы утырышы турында «БИЗНЕС Online» язган хәбәрдә кайбер депутатларның фикерләре китерелә.

– Рөхсәт ителмәгән митингларга безнең тормышта урын юк. Чөнки алар безнең яшьләрнең үсешен дөрес юнәлешкә алып бармый, – дип чыгыш ясаган республика парламенты депутаты, автоузышчы Владимир Чагин.

Кызык инде, кайда икән соң ул дөрес юнәлеш? Нигездә, халык шул дөреслекне эзләп чыгарга тели дә бит инде урамнарга. Ә өстәгеләр төрле чикләүләр, өстәмә мәшәкатьләр кертеп, урам җыеннарын үткәрүне кыенлаштыра баралар. Бу процесста Татарстан янә лидерлар рәтендә.

Республика парламентарийлары бу көннәрдә кабул иткән тагын берничә канунга тукталыйк. Беренчесе: Татарстанның сайлау кодексында күп көнле тавыш бирү мөмкинлеге беркетелде. Аның нигезендә сайлаулар һәм референдумнар вакытында берничә көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин булачак. Хәзерге пандемия чорында ул аклана. Ә гадәти режимда яшәгәндә сайлауны нигә берничә көнгә сузарга кирәк? Шулай дип, коммунистлар фиркасы каршы чыгып караган, тик аларның дәгъвалары күпчелек тарафыннан яклау тапмаган.

Шулай ук, Татарстанның сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында игътибарга лаек икенче канун нигезендә сайлауларда читтән килгән күзәтүчеләр эшчәнлеге тыела. Ни өчен дигәндә, башка муниципалитеттан яки төбәктән килгән күзәтүчеләр сайлау участокларында халәтне тотрыксызландырырга мөмкиннәр икән. Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр буенча комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин шулай дип белдергән.

Менә шундый мөһим кануннар кабул итеп, сайлауларны да «уңышлы» үткәрү өчен алдан чарасын күреп сокландыралар безнең парламентарийлар. Бу яктан да Татарстан төшеп калганнардан түгел!

Ә бит ачык, гадел сайлаулар, митинглар, сүз иреге – демократиянең нигезен тәшкил итә. Шундый демократик илдә яшибез шул, дип нәтиҗә ясарга гына кала…

Әлеге мәкаләдә язганнарны образга күчергәндә, далада яхшы атка атланган җайдак күз алдына килә минем. Чебен-кигәвеннәр тешләвенә түзә алмыйча ат таптана, һаман саен кушаяклап алга ыргылып китәргә омтыла, ә җайдак тезгеннәрне нык тартып туктатырга тырыша, атны тыеп бара. Икесе дә көч түгеп, тиргә батканнар…

Кайвакыт таныш мультфильм герое – мәче Леопольд кебек: «Җәмәгать, әйдәгез тату яшик! Аңлашып яшик!» – дип кычкырасы килә. Халык белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләр буенча да үрнәк, алдынгы булырга омтылыйк! Кигәвеннәр талавыннан качарга омтылган атны тезгенен тартып кына озак тынычландырып булмаган кебек, демократия нигезләрен чикләү дә уңай нәтиҗә бирмәячәк. Бер-беребезне ишетергә, аңлашырга күптән вакыт!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии