- 27.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №4 (28 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Адәм баласының үлеменә китергән җинаятьләр тетрәндермичә калмый. Бигрәк тә, бала хәсрәтенә дучар булган бәхетсез аналар кызгандыра.
1958нче елгы Надежда Сәетова гомере буе рәхәт күргән кеше түгел. Иң әүвәл, эчкече ире белән интегеп яши, ахыр чиктә, Франц Сәетов исерек килеш асылынып үлә. 1982нче елда туган улы Эдуардны әнисе ярдәме белән тәрбияләп үстерә. 91 яшьлек Нина әби кызы тәрбиясендә яши хәзер. Олыгайган көндә терәк булыр дип үстергән малай исә өметләрне акламый, киресенчә, Надежда өчен гомерлек хәсрәт, күз көеге булып җитлегә.
Әни кешенең әйтүенә караганда, малай баш кимчелеге белән туа. Табиб-невролог күзәтүендә була, үсә төшкәч психиатрда исәпкә куела. 14 яшеннән дәваланырга йөрми, билгеләнгән даруларны эчми башлый. Карап торырга акылында сизелерлек тайпылышлар булмый аның. Гади мәктәптә укый, аны, бик күп дуслары кебек үк, көчкә-көчкә «өчле»гә тәмамлап чыга.
Малай суд юлын 14 яшеннән таптый башлый. Беренче тапкыр 1998нче елда урлаган, талаган өчен Казанның Идел буе район мәхкәмәсендә җавап тота һәм яшь булуы сәбәпле амнистиягә эләгеп котыла. Эдуард яшүсмер чагында наркотик матдәләр татып каравын да, ул чакта «модада» булган бензин иснәп тилереп йөрүен дә яшермичә сөйли. Надежда да аның җинаятьчелек юлына басуы эчкечелек белән бәйле дип саный. Алты тапкыр, шул исәптән, 19 яшендә кеше үтергән өчен хөкемгә тартыла ул. Ике мәртәбә вакытыннан алда азат ителә. Ике еллык соңгы срогын тутырып 2012 елда Казанга кайта һәм дүрт ел буе иректә йөри. Ара-тирә кибетләрдә йөк төяү-бушату эшләренә йөреп аз-маз акча эшләсә дә, бу керем хәмергә китә. Эчә-эчә бөтенләй саташып йөри башлагач, 2015нче елда республика наркология сырхауханәсендә бер ай буе «ак авыру» дигән чирдән дәвалана. Аннан чыккач тагын шул ук хәл кабатлана. Ир уртасы кеше әнисе һәм әбисе пенсиясе хисабына эчә. Өстәвенә, үзенә тиң яр табып куя, Сафиуллин урамындагы фатирларына үзе кебек айнымаслар рәтендәге Оксана атлы хатынны ияртеп кайта.
1983нче елгы Оксана Пидалина Мари Илендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәри уку йортында бәйләүче белгечлеге дә ала. 19 яшендә В.Апаев дигән ир заты белән язылышмыйча гына яши башлый. Бер елдан уллары туа. Бер яшьлек сабыен әнисе Татьяна карамагына калдырып, сөйгән яры белән Мәскәү өлкәсенә акча эшләргә китә дә, чынлыкта, юкка чыга яшь ана. Баласы янына нибары өч тапкыр кайтып китте, ди Татьяна ханым. Малайны тәрбияләүгә бер ярдәме тимәгән кызын ана хокукыннан да мәхрүм итәләр аның. 13 яшьлек Никита 1952нче елгы әбисе белән Киров өлкәсендә яши хәзер.
Өч ел чамасы элек Оксана, әнисенә шалтыратып, Казанга кайтуын һәм Эдуард атлы ир белән торуын хәбәр итә. Татьяна кияү тиешле кеше белән дә сөйләшмәк була, ләкин лаякыл исерек бәндәнең нәрсә турында лыгырдавын аңламый, аның каравы, юлдан язган баласының кем белән кавышканын бик яхшы төшенә. «Килен» Сәетовлар фатирында 2014нче елның августында пәйда була. Хуҗабикәнең әйтүенә караганда, эшләмичә йөрүче хатын, артык кашык икәнен аңлап, шыпырт кына яшәми. Өйдәгеләр генә түгел, күршеләр дә, ул килгәннән бирле ызгыш-сугышлар ешайды, тынычлык бетте, диләр. Надежданың тормышы тәмугка әверелә. Дуамал Эдуардтан да, аның юньсез хатыныннан да курка. Сугышкан чакларында араларына керү түгел, күзләренә дә күренмәскә тырыша ул.
Эдуардның «сөйгәнен» кыйнап куып чыгарган чаклары да була. Язмыштан узмыш юк дигәндәй, сәрхүшләр тагын очраша, бергәләп эчкәч, дуслашып кайтып керәләр өйгә. Шулай итеп көн артыннан көн уза. Әмма гомер буе болай дәвам итә алмый шул. Япь-яшь ике кешенең мәнсез-мәгънәсез тормыш рәвешенең чынлыкта, котылгысыз нәтиҗәсе булган фаҗига якынлаша…
2016нчы елның 18нче марты башка көннәрдән аермалырак була алар өчен. Эдуард сөйләгәннәргә караганда, кичкә кадәр авызга хәмер алмыйча түзә алар, шул сәбәпле, ир кешенең башында «төрледән-төрле уйлар кайный» башлый, ягъни психикасына зыян килә. Шуңа күрә Надеждадан 60 тәңкә акча алып, янәшәдәге кибеткә икәүләп барып йөзәр граммлы өч шешә теге сыеклыкны алып кайталар. Төнлә белән тагын бер чыгып шул ук эчемлекне юнәтеп керәләр.
Ә ызгыш-гауга иртәнге сәгать 5 тирәсендә куба. Күп тә үтми, күзе-башы акайган Эдуард әнисе янына килеп керә дә: «Беләсеңме, ул (Оксана – Н.В.) мин «наркологиядә» ятканда дүрт көн буе чит ир белән «рәхәтләнүен» сөйләде», – ди һәм ачуын аракы белән юуу өчен 150 сум акча сорап ала.
Мәхшәрнең икенче өлеше иртәнге сәгать 8нчедә башлана. Бусы озак дәвам итми. Тынлык урнашкач, Надежда улының җансыз икәне күренеп торган ялангач Оксананы юыну бүлмәсенә өстерәп керүен күрә дә, күршеләргә Эдуардның хатынын үтереп ваннада юып маташуын хәбәр итә, полиция чакыртырга куша.
Н.Сәетова бу минутларда малаеның аңкы-тиңке булуын, ниндидер «18 яшьләр тирәсендәге кыз» турында сорашуын, Оксана чыгып киткән иде, озак кайтмый дип сөйләнеп йөрүләрен, кыңгырау шалтырагач, аны кертәм дип, ишек ачарга йөгерүен әйтә. Ишектән полиция хезмәткәрләре килеп кереп богаулап алгач та Э.Сәетов: «Мин бернәрсә эшләмәдем», – дип карыша. Беренче көнне РФ Тикшерү комитетының Идел буе район бүлегеннән Илдар Гасимов сорауларына җавап бирүдән дә баш тарта ул. Ләкин ике көннән барысын да сөйләп бирә, хатын икенче ир белән булуын сөйләп ачуымны чыгарды, дип гаебен тануын белдерә.
Әгәр Э.Сәетовның чирләрен һәм әнисе белән үзе сөйләгәннәрне исәпкә алсак, җинаять кылганда ул акылында булмаган дигән уй да туа. Эксперт-психиатрның рәсми белешмәсендә дә Э.Ф.Сәетовның акыл, уйлау-фикерләү өлкәсендәге кимчелекләре күпләп санап үтелә. Ләкин болар, башлыча, эчкечелек нәтиҗәсе дип табыла һәм, ахыр чиктә, ул үз кыланмышларына хуҗа булырлык зат дип белдерелә.
Наталья Пидалина Киров өлкәсеннән Казанга шул ук көнне килеп җитә. Ун көннән 33 яшен тутырырга тиешле булган кызы гәүдәсен үз авыллары зиратында җирли ул. Юньсез булса да, үз баласы, үз каны бит. Бер бәхетсез ана баласын соңгы юлга, икенчесе төрмәгә озата… Тикшерүче И.Ф.Гасимов бер ай дигәндә Э.Сәетовка тиешле гаепләү белдереп җинаять эшен суд карамагына җибәрә.
Казанның Идел буе район суды кеше үтерүдә гаепле дип табылган 34 яшьлек ир-атка 8 елга ирегеннән мәхрүм ителүе турындагы җиденче хөкемен игълан итә. Э.Сәетов әлеге җәзаны иң куркыныч җинаятьчеләр тотыла торган аерата кырыс тәртипле колониядә уздырачак.
Наил ВАХИТОВ

Комментарии