Сәрхушләрнең дә үз проблемалары

Сәрхушләрнең дә үз проблемалары

Полиция мәгълүматларына караганда, республикада көн саен уртача биш-алты үтерү очрагы теркәлә. Аларның барысы да диярлек исерекләр тарафыннан кылына, бергә эчкән шешәдәшләр үтерә бер-берсен.

КИБЕТКӘ КЕМ БАРА?

КАЗАНның Борисково бистәсе читендәге урманлыктагы аулак урынны Пеньки дип йөртәләр. Җирле сәрхушләр җыела монда, чөнки утырырга төпләр, ауган агачлар күп, күләгәсе-ышыгы да бар. Кеше күзеннән читтәге табигать кочагында «күңел ачу» өчен шартлар җитәрлек.

Шул якларда яшәүче Марат эштән соң өйгә кайтмаган абыйсы Равилны эзләргә чыккач иң элек шул агачлыкка юнәлә. Барып җиткәнче үк очраган салмыш таныш-белешләр аны «төпләр» тирәсендә күрүләрен әйтәләр. Алексей Донцов Равилның ниндидер ир-атлар белән сугышуын да хәбәр итә һәм Маратны агачлар арасында яткан абыйсы янына озатып та куя. Донцов нык гәүдәле Равил Камиловны күтәреп өенә илтергә дип берничә дустын чакырып китерә, ә Марат, канга баткан коточкыч кыяфәтле абыйсының хәле мөшкел икәнен аңлап, «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Биш тәүлек дигәндә 1974нче елгы Равил Камилов республика клиника больницасында баш-ми җәрәхәтләреннән дөнья куя. Моның 1980нче елда туган Алексей Донцов һәм аның ун яшькә яшьрәк дусты Адел Нигъмәтуллин кыйнау нәтиҗәсе икәнлеге тиз ачыклана, чөнки җинаять урынында ук күз уңаена эләккән шаһитлар моны раслап тора.

Равил Камилов белән Адел Нигъмәтуллин арасындагы беренче низаг шешәләр бушагач кабына. Чираттагы аракыны кем ала, кем кибеткә бара дигән сорау туа чөнки. Ахыр чиктә «Граф Ледофф»ны Нигъмәтуллин белән Донцов алып килә, әмма болай да исерек дигән сылтау белән, Камиловка өлеш чыгармыйлар. Бусы ызгышның икенчесе башлануга сәбәп була, чөнки йөз граммнан мәхрүм ителгән Равил сүгенә, өстәвенә, ялгыш кагылып китеп, тегеләрнең соңгы аракылары салынган стаканны аударып куя. Тәмам чыгырдан чыккан Нигъмәтуллин белән Донцов кыйнау, тибү генә түгел, җирдә яткан шешәдәшләренең башына сикерү, таптауга кадәр барып җитәләр, чынлыкта, корбаннарына исән калу мөмкинлеге калдырмыйлар.

Казанның Идел буе район суды, тикшерүче Л.Мифтахиев фикере белән килешеп, Алексей Донцовны – 7, Адел Нигъмәтуллинны 6 еллык кырыс режимлы колониягә хөкем итте. 35 яшьлек Донцовның җиденче тапкыр хөкем ителүе бу. Моңа кадәр дә ул 15 ел гомерен колониядә уздырган кеше. Нигъмәтуллин да, һөҗүм итеп талауда гаепләнеп, шартлы срок алган зат.

НИЗАГ ЧЫГАРЫР ӨЧЕН СӘБӘП ТАБЫЛА

МЕНДЕЛЕЕВ районы үзәгендәге мәгълүм химия заводында автомобиль краны машинисты булып эшләүче 1983нче елгы Роман Хафизовны кешелектән чыккан эчкече дип әйтеп булмый. Хатыны Альбина һәм кечкенә малае белән яши. Әнисенең әйтүенә караганда, бәйрәм һәм ял көннәрендә генә сала торган Романның яшьтәше һәм дусты Анатолий Красильников белән артыгын эчеп җибәрүе фаҗигагә китерә.

Анатолий исә, Романнан аермалы буларак, рәтләп эшләмичә эчеп йөрүчеләрнең берсе. Шуның аркасында хатыны белән аерылышкан, әмма 9 яшьлек улы Никита белән еш аралаша. 30нчы декабрьдә Никита әбисе һәм әтисе янында кунакта була. Кичкә таба өчәүләп Саклык банкына китәләр. Әни кеше 32 яшьлек улына эчәр өчен 300 сум акча алып бирергә тели. Банкка үз йомышлары белән Роман да килеп чыга. Дусты алдында әнисеннән акча алырга ояла Анатолий һәм шунлыктан 300 тәңкәне читкәрәк китеп яшертен рәвештә алырга туры килә. Роман иске елны озатырга тәкъдим иткәч, Красильников кунакка килгән улын һәм әнисен калдырып китә.

Бергә уйнап үскән дуслар арасында беренче бәрелеш Роман машинасында коньяк һәм сыра эчеп утырганда ук булып ала. Бу юлы эш зурга китми, Роман өенә керә, Анатолий да үз юлы белән китә. Күп тә үтми, 3 литр сыра тоткан Анатолий Красильников дусты фатирында пәйда була. Хуҗа да бер ярты чыгара. Кыскасы, урамда башланган низаг яңадан кабыну өчен шартлар җитәрлек җыела эчә торгач.

Роман Хафизов котырынып киткән дустын тынычландыру өчен кул белән генә суктым дип бара. Экспертиза исә Красильниковта барлыгы 32 җәрәхәт саный, шул исәптән маңгай, чигә, яңак сөякләре сынуын, нәтиҗәдә, баш миенә кан савуын күрсәтә. Хәл эчендәге дустына ярдәм чакырырга курка ул. Шул мәлдә хатыны Альбина кайтып керә, идәндә хәрәкәтсез яткан кеше хәле аны да кызыксындырмый, чөнки кафега, хезмәттәшләре белән узачак Яңа ел мәҗлесенә ашыга. Ул чыгып киткәч, Роман дусларына шалтырата башлый. Ахырда ире Руслан белән бертуган апасы С.Сабированы чакырып китерә. Хатын-кыз канга баткан Анатолийны больницага илтергә кирәклеген әйтсә дә, ирләр хәрәкәтсез гәүдәне күтәреп машинага алып чыгып салалар һәм илтеп, подъездына кертеп утырталар, аумасын өчен, стенага сөяп куялар. Руслан, бишенче катка күтәрелеп, Анатолийның әнисенә исерек улын өенә алып керергә куша да юк була.

Ольга Николаевна шунда ук «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Район больницасы табибы авыруның башына томография тикшеренүе үткәрү өчен Чаллыга җибәрә. Анда исә миенә зыян килү сәбәпле операция ясарга ярамавын әйтеп кире озату ягын карыйлар. Менделеев больницасына кайтып 2-3 сәгать үтте дигәндә, төгәлрәге, 31нче декабрьдә Алексей Красильниковның йөрәге тибүдән туктый.

Полициягә гаепле кешене озак эзләргә туры килми, чөнки Ольга Красильникова улын соңгы тапкыр Роман Хафизов белән күрүен әйтә. Роман исә үлем хәлендәге дустын салкын подъездда ташлап калдыргач, телефонын сүндереп, эчүен апасы фатирында дәвам иттерә, кунарга әти-әнисе өенә кайта. Участок инспекторы аны иртәнге якта үз йорты ишегалдындагы машинасы янында тоткарлый.

Кыйнавын таный, үтерү нияте белән сукмадым дип бара ул. Тикшерүче Д.Тумаев бусы белән килешә, чөнки үтерәм дигән бәндә аның кебек эш итми. Соңрак ул үлемгә китергән авыр җәрәхәтләр ясавын да дустыннан саклану чарасы итеп күрсәтергә тырыша, ягъни Җинаять кодексындагы йомшаграк җәза каралган маддә буенча җавап тотарга тели. Шуңа күрә район судында әлеге эшне карау озакка сузылды һәм хөкем бүгенге көндә дә чыгарылмаган әле. Дәүләт гаепләүчесе Виктор Порываев кеше үлемендә Роман Хафизов гаепле һәм тиешле җәзасын алырга тиеш дип саный.

Наил ВАХИТОВ,

Казан – Менделеев

Комментарии