Газаплы картлыкның аяныч азагы

Газаплы картлыкның аяныч азагы

Картаймыш көннәрендә балаларыннан җәбер-золым күреп яшәүче мескеннәр күп. Еш кына газаплы гомерләре явыз уллары тарафыннан өзелә аларның.

ЯВЫЗ АБЗЫЙ

Круглое поле бистәсендә ялгызы яшәүче Рәзинә иртәнге сәгать 4нчедә ишек шакучыга җавап бирми. Әйтүенчә, җирле «алкашлар» йөри дип уйлый. Ләкин күп тә үтми күрше фатирда торучы Сергей телефоннан шалтыратып үзенә чакыра. Ханым бер бүлмәле фатирга аяк баскач ук диван янында идәндә яткан Мария түтине, ягъни Сергейның 80 яшьлек әнисен күрә. 1962нче елгы абзый, егылды, канәфи култыксасына башы белән бәрелде дә үлде, дип әйтә. Моның уйдырма икәнен бик яхшы белә күрше, чөнки кичтән фатирда була, ул чыгып киткәндә дә карчык шул ук урында ятып кала.

Полиция әбинең үтерелүен шунда ук ачыклый, чөнки тәндә суккан эзләр генә түгел, күкрәктәге пычак җәрәхәте дә күренеп тора. Моның кем эше икәне дә шик уятмый. Салмыш Сергей, кичтән әнисе белән низаг чыккач, бер-ике мәртәбә сугуын әйтеп тора, ләкин пычак белән чәнчүен хәтерләмим, ди. Тукай районы эчке эшләр бүлегендә эксперт уң кулындагы киселгән яраның килеп чыгышын сорагач, балконда әнисенә кадаганда ялгышлык белән җәрәхәтләнүен белдерә. Тикшерү комитетында сорау алганда тагын, исерек булганга исемдә түгел, дип сөйли. Сәрхушләрнең ниләр кылганын онытуын гадәти хәл дияргә мөмкин, әмма бу 2020нче елның 20нче октябренә каршы төндә булган аяныч вакыйганы ачыкларга комачауламый. Чөнки төп шаһит әлеге мәхшәрне генә түгел, Мария түтинең җәфа чигеп яшәвен дә сөйләп тора.

1940нчы елгы Мария Петрованың гомере республикабызның нефть районнарында уза. Лениногорскида торганда бердәнбер малае Сергей дөньяга килә. Хәмергә хирыслыгы аркасында тормышы җайлы гына бармый, абыйсының кызы Ларисаның әйтүенә караганда, эш калдырып эчми, төзелештә эшли ул үзе. Күп еллар язылышмаган ире белән Әлмәттә яши.

Болай да авырлык белән барган тормыш 20 ел элек ире вафат булып ялгызы калгач, тагын да начарая. Өстәмә кыенлыклар да килеп чыга әле.

Эш шунда ки, үзе генә яши торгач, анда акыл кимчелекләре сизелә башлый. Лариса моны ялгызлык, картлык һәм эчкечелек нәтиҗәсе дип фаразлый. «Телевизорым да юк бит минем, дип зарлана иде, үзе генә калгач тагын да ныграк эчте», – ди. Шул рәвешле, хәтере начарая, кайда торганын да оныта, югалып, адашып йөри, күзенә булмаган кешеләр күренә, кыскасы, акыл зәгыйфьлеге көчәя бара.

Моннан өч-дүрт ел элек карчык куркыныч кешегә әверелә. Су бастыру, янгын, хәтта шартлау куркынычы да тудыра ул. Зәһәр ис таралгач, күршеләр еш кына газ хезмәтенә шалтыраталар. Хәвефле әби булу өстенә, ул үзен дә карый алмый, ашарга әзерләми, керен дә юмый, җыештырмый да бит әле. Шул рәвешле, нефтьчеләр башкаласында беркемгә кирәкмәгән юләр әби яши. Үзләре дә җитмеш ягындагы Лариса һәм аның Лениногорскида торучы сеңлесенең мондый проблемалы карчыкны тәрбиягә алырга мөмкинлекләре булмый. Тудырган улы, күршеләр зарланганга күрә, анасын үзе белән Круглое Полега алып киткәли, ләкин берничә көннән, түземлеге төкәнеп, тагын Әлмәткә кайтарып куя.

Шулай да 2018нче елда әни карчыкны үзе янына алырга мәҗбүр була ул. Әбинең пенсиясен аңа бирә башлыйлар. Чынлыкта, шушы барлы-юклы акча бердәнбер керемнәре була аларның. Чөнки 59 яшьлек абзый эшләмичә эчеп йөрүчеләр рәтеннән, гаиләсе, балалары юк, бер бүлмәле фатирда ялгызы яши, анда бистә сәрхушләре җыела. Хәер, инде бәдрәфкә йөрүне дә белештерми торган карчык пәйда булгач, «алкашларның» да эзе суына.

Әлбәттә, ир заты өчен бик авыр йөк була бу. Кыз туганнар карчыкны психиатрия диспансерына тапшырырга тәкъдим итәләр аңа. Әлбәттә, тормышы мәхшәргә әйләнгән әбине дәүләт каравына тапшыру бу очракта иң кулай чара булыр иде кебек. Аның суны, газны ачып кую куркынычы да була бит әле. Сәрхуш ир аны гына саклап утырмый, чыгып китеп юк булмасын дип, үзен генә бикләп калдыра да озын-озаклап йөреп кайта. Ләкин Сергей анда да мөрәҗәгать итми. Күрәсең, пенсиядән колак кагасы килмәгәндер. Күргән-белгәннәр аналы-уллыларның икәүләп эчүләрен, акча беткәч ачлы-туклы яшәүләрен сөйлиләр. Хәтта мәчеләр ризыгын пешереп ашаганнарын күрдем дип әйтүчеләр бар. Күрше Рәзинә ара-тирә ашарга керткәли аларга, әбинең комсызланып һәм күп итеп ашавын, ягъни озак вакыт ач утыруын белә ул.

Адәм баласының гомер көзендә күргән михнәтләре болар гына да түгел әле. Иң хәтәре – кагылып-сугылып көн күрә ул. Күршеләр аның тәнендәге күгәргән урыннарны күрүләрен яшерми. Җәбер-золымның ни дәрәҗәдә булуын 19нчы октябрь вакыйгасы ачык күрсәтте.

Сергей ул көнне Әлмәткә барып әнисенең пенсиясен ала һәм, әлбәттә, салып, аз-маз азык-төлек тотып кайта. Көндез дә әбине ашатып чыккан күрше хатыны кич белән аш пешереп алып керә. «Баеп» кайткан ир-ат аңа аракы тәкъдим итә, бер чәркәне бүлмәдәге әнисенә эчертеп кухняга чыга. Рәзинә белән сыйланып утырганда саташулы карчыкның диванны юешләү кебек гамәлләре Сергейны котырындырмый калмый. Бер мәлне аны дөмбәсләп ала да, яланаяк килеш балконга чыгарып ишекне бикләп куя. Соңрак әйтүенчә, тынычландырырга уйлый. Шактый вакыт узганнан соң аның идән җәймәсе, бишмәт бөркәнеп кычкырып ятканын күрә, тагын типкәли, таянып йөри торган тимер таягы белән сугуы һәм пычак белән чәнчүе дә мәгълүм. Балконнан кергәч, ялгышлык белән киселгән ярасын аракы белән эшкәртүен Рәзинә дә әйтеп тора. Әбине котырынып кыйнау өйгә кергәч тә дәвам итә. Имеш, урын-җирне пычратмаска өйрәтә улы. Моның ише бәрелешләрне күп күргән, стена аша ишеткән күрше хатыны арага керергә шикләнә, ярдәмгә чакырып, полициягә хәбәр итеп үзенә мәшәкать чыгарасы килми, чынлыкта, идәндәге үлем хәлендәге Мария түтине калдырып фатирына чыгып китә.

Суд-медицина экспертизасы гәүдәнең чын мәгънәсендә изелүен, алдан һәм арттан күкрәк читлеге, яңак, борын, казна сөякләре, 28 җирдән кабыргалар сынуын һәм башка биниһая күп җәрәхәтләр ясалуын күрсәтә.

Мәрхүмәнең күкрәгенә пычак кадау аркасында үпкә һәм башка эчке әгъзалары киселү, ике литрдан артык кан саву аркасында 1-2 сәгать эчендә җан бирүе ачыклана. Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Д.Ф. Мөхәммәдиев С. Ивановка аңлы рәвештә үтерүдә гаепләү белдерә. Яшь чагында хулиганлык өчен бирелгән шартлы срокны исәпкә алмаганда, хөкемгә тартылганы булмаган ир-ат Чистайдагы изоляторда утырып тәҗрибә туплагач, үзен дә җүләргә чыгарып акланырга маташып карый. Әйтик, балконда 8 кеше басып тора иде, ут яндыргач юк булдылар, чыгып карагач та бер кем дә күренмәде, дип сөйләнә. Ләкин психиатрлар, ул гади исерек хәлдә булган, ни кылганын аңлаган, дип белдерә. Димәк, абзый озак елларга колониягә, картлар җанын кыючыларга карата бик тә тискәре мөнәсәбәттәге мәхбүсләр янына озатылачак, дигән сүз.

ЗИҺЕН ЧУАЛГАН ЧАКТА ЧҮКЕЧ ТОРСЫН ЕРАКТА

Юдино бистәсендәге фаҗигале хәл киресенчә килеп чыга. Психик яктан чирле дип табылган 35 яшьлек ир-ат институтта фәнни хезмәткәр булып эшләүче пенсионер атасының башын чүкеч белән тукмый.

Нина һәм Илсур Шәйхиевларның (исемнәр үзгәртелә. Авт.) 1980нче елгы уллары Артем Казанда үз гаиләсе белән аерым яши, кечесе Руслан алар белән тора. 17нче декабрь кичендә өйләрендә бәла-каза китереп чыгарырдай бер генә сәбәп тә булмый. Гаилә башлыгы эштән кайткач, тиздән аттестация узасы бар, дип, укырга, кәгазьләрдә актарынырга керешә, 1985нче елгы Руслан үз бүлмәсендә утыра, кан басымы күтәрелә төшкән хуҗабикә ятып торырга була. Күп тә үтми тынлыкны этләре чинаган тавыш боза һәм урыныннан торып залга чыккан ханым коточкыч күренешкә тап була: канга баткан ире кәнәфидә утыра, аның янында чүпрәк белән кан сөртеп кече малай йөри, атасының башына чүкеч белән сугуын әйтә. Хатын-кыз хәрәкәтсез, аңсыз хәлдәге иренә ярдәм итеп чәбәләнә, ошбу хәл турында олы улына хәбәр итәргә өлгерә, Артем «коткару хезмәте»нә шалтырата.

Руслан үзен гаять тыныч тота, ашыгыч ярдәм табибларын каршы ала, баштагы гаять куркыныч, хәтта ачык рәвештәге җәрәхәтләрне эшкәртү, бәйләү белән мәшгуль фельдшерларга да ни булганын сөйләп тора. Табиб М. Лонкинның, ни өчен алай эшләдең, дигән соравына, ул минем әти түгел, чит кеше, аннан өебезне сакладым, кебек аңлашылып бетми торган җаваплар ирештерә. Ул арада әнисе улының «шизофрения» белән чирле икәнен әйтә, Лонкин монысын полиция хезмәткәрләренә җиткерә.

Алар Русланны икенче бүлмәгә алып кереп кулларына богау кидерә, оперативникларга да шул ук сүзләрне сөйли ир-ат, «Юдино» полиция бүлегенә алып баргач, үз теләге белән чүкеч белән сугуын танып беркетмә яза. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Т.А. Корбанов шул ук көнне аңа карата кеше үтерергә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгата. Ләкин тиздән аннан «омтылыш ясау» дигән төшенчә төшереп калдырыла, чөнки җиденче шәһәр сырхауханәсендә биш көн аңсыз яткан И. Шәйхиев дөнья куя. Гаепләнүчегә психиатрик экспертиза билгеләнә, тикшерүче тәкъдиме белән суд аны сак астына ябарга карар кыла.

Суд-медицина экспертизасы 1955нче елгы ир-атның, чынлыкта, исән калу мөмкинлеге булмавын күрсәтә. Кыскача гына әйтсәк, дүрт мәртәбә сугу нәтиҗәсендә чүкеч баш сөяген сындырып, эчкә дә үтеп кергән була хәтта. Руслан моны үзе дә сурәтләп сөйли, бүлмәмнән сары саплы чүкечне алып чыгып каршысына бастым да, аны ике куллап тотып баш түбәсенә тондырдым, аннары тагын дүрт мәртәбә ордым, ди. Бер тапкырын арттырып та әйтә, ялгыша, күрәсең.

Аның белән аралашкан полиция хезмәткәрләре фикерләрен җиренә җиткереп, эзлекле итеп әйтүен белдереп, аның кимчелекле кеше булуына ышанып бетмәүләрен сиздерәләр. Чыннан да, узган тормышын тулы итеп сөйли ул, әмма бер сәбәпсез тиктомалдан атасына һөҗүм итүенә бик сәер аңлатма бирә. Т. Корбановка биргән бер генә күрсәтмәсендә дә атасын әти дип атамый, ә бәлки «үзен әти дип атаучы Шәйхиев», «үзен Шәйхиев И.Г. дип белдергән ир-ат» дигән сүзләр куллана, минем әтине алмаштырганнар, дип, Илсур Шәйхиевның чит кеше булуы, үзенең аңа ачуы килүе турында сөйләнә.

Русланның үткән тормышына күз салсак, балачагы башкалардан аерылмый аның. Әнисе, акыл ягыннан түгел, физик яктан бераз калышты, ди. Әмма бакчасына да йөри, гомуми урта мәктәптә укып 9нчы сыйныфны тәмамлагач Елга техникумына керә. Аны ташлап чыккач, «годен» дип табылып, хәрби һава көчләрендә ике ел хезмәт итеп кайта. Яңадан елгачылар уку йортына урнашса да, аннан тагын чыгарыла.

Шуннан соң әтисе төрле оешмаларга эшкә урнаштырып карый аны. Ләкин кайда гына булса да эшлексез һәм тәртипсез егеттән котылырга тырышалар. Шул рәвешле, ата-ана җилкәсендә утыра ул, гаилә корып шәхси тормышын да җайлый алмый. Әнисе, эчә торган бер хатынны алып кайтып йоклап йөри, ди. Бу җәһәттән, Русланның исерткеч эчемлекләрне авызына алмый торган егет икәнен искәртеп үтми ярамас.

Димәк, бу очракта психик тайпылышларга алкогольнең йогынтысы юк. Ләкин тора-бара аек кеше исерекләргә хас ахмаклыклар кыла башлый. Мәсәлән, 5 ел элек сугып әнисенең кулын сындыра, җинаять эше кузгатыла, судка барасы килмичә, икенче каттагы тәрәзәләреннән сикереп аякларын сындыра, ләкин барыбер өч еллык шартлы срок ала. Мондый галәмәтләр ешая. Узган ел март аенда әтисенә ташланып чак кына күзен чыгармый кала. Туганнары полициягә хәбәр биреп аны утыртып куясылары килмичә, республика психиатрия диспансерына салалар. Анда өч айдан артык дәваланып чыккач тынычлангандай була ул. Ләкин, күргәнебезчә, озакка түгел, өч-дүрт айдан әтисен һәлак итеп куя.

Мәгълүм булганча, мондый затлар төрмәгә утыртылмый. Шушы көннәрдә Киров район суды 1985нче елгы ошбу ир-атны да сак астындагы психиатрия сырхауханәсенә мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәк.

Наил ВАХИТОВ,

Тукай районы–Казан

Комментарии