Башкаена бәла тапкан

Башкаена бәла тапкан

Җинаятьчеләр башкаларга зыян салу гына түгел, үзләре дә михнәт чигә. Явызлыклар өчен җавап тотарга, җәза үтәргә дә кирәк бит. Еш кына алар ошбу бәлане эзләп таба дигән фикер дә туа.

Узган ел җәендә Чистайда яшәүче 1992нче елгы Илнур Нургатин алты җинаятьчел гамәл кылып куя. Моңа гаҗәпләнергә дә туры килми үзе, чөнки төрмә сукмагын күп таптаган кеше ул. Шулай да яңа иреккә чыккан тәҗрибәле рецидивистның, чынлыкта, үтеп барышлый юл уңаенда эшләнгән ахмаклыклары сәер тоела.

И. Нургатин җинаятьчелек юлына бала вакытында ук баса. 2007нче елда үзе кебекләр белән урлашкан өчен хәтта өч мәртәбә суд каршына бастырыла, бары тик 14 яшендә генә булуы исәпкә алынып, колония урынына ике ел ярымга ябык типтагы тәрбия оешмасына җибәрелә, шунда урта һөнәри белем ала. Явыз малайлар белән бер түбә астында яшәү уңай йогынты ясаган дип булмастыр, чөнки Илнур аннан кайткач, 18 яше тулуга ук төркем белән талауда (разбой) катнаша, зарар күрүченең саулыгына авыр зыян китерелә һәм егет янә 6 елга Түбән Камадагы колониягә утыртыла. Аннан соң озын-озак сузмыйча урлап тотыла, тагын бер елга ирегеннән мәхрүм ителә. Монысы да акыл өстәми, билгеле. Күп тә үтми, көч кулланып талау дигән җинаяте өчен инде тагын ел ярымга колониягә озатыла. Шулай итеп, узган ел 29 яшендә иреккә чыккан егет ярты гомерен япкынлыкта уздырган була инде. Чистайга кайтып, 14 яшькә өлкәнрәк абыйсы Радик белән икесе бер фатирда яшиләр. Илнурның әйтүенчә, шабашкаларга йөреп тамак туйдыралар, ләкин аның 2022нче елда кылган галәмәтләре яшәү рәвешләре башкачарак икәнен күрсәтә.

Беренче очрак, бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дигән әйтемне искә төшерә. Ул көнне урта яшьләрдәге Е. Шәйдуллин, әйтүенчә, үзе генә бер яртыны бушаткач, велосипедына атланып һава суларга чыга. Исерек булганга алга таба ниләр булганын, өенә ничек кайтканын да хәтерләми, «велик»ның юкка чыгуын иртә белән генә күрә. Файдасы булмас дип, полициягә хәбәр итеп торуны кирәк тапмый. Чынлыкта, әллә ни ерак китә алмыйча, юл читенә мәтәлгән, күрәсең, исереклеккә бәрелү-сугылуның тискәре йогынтысы да өстәлгәч, урыныннан кузгала алмыйча, татлы йокыга талган. Салмыш килеш шул тирәдә буталып йөргән И. Нургатин күктән төшкән табыш яныннан битараф үтеп китә алмыйча, юлын ике тәгәрмәчле транспорт чарасына атланып дәвам иттерә. Аны үз йортлары янындагы ташландык сарайда саклый, ара-тирә утырып та чыккалый.

Көпә-көндез урам уртасында кылынган ошбу бурлыкның шаһитлары була, әлбәттә. Әйтик, шул мәлдә машинада үтеп барган парлылар күреп кала, берничә көннән ир-егет танышы Илнурга «Стингер»ны урынына илтеп ташлап, бәладән котылырга да киңәш итеп карый, ләкин тыңламый аны хөрәсән, авылга алып барып сатачагы турында сөйләнә. Соңрак абыйсы Радик та энесенең велик алып кайтуын әйтә. Ләкин урланган әйберне акчага әверелдерергә өлгерми ул. Бу хәбәр участок инспекторына барып җиткәч, сарайдагы «сәпит» алына, төп шикле бәндәнең кем икәнлеге мәгълүм булса да, җинаять эше соңрак, көпчәкле мөлкәтнең хуҗасы ачыклангач кына кузгатыла. Ә ул 10нчы июньдә «Типичный Чистай» сайтында велосипеды фотосын күргәч, аның эчке эшләр бүлегендә икәне әйтелгән игъланны укыгач, барып керә анда. Каракны җавапка тартуны сорап язылган гариза калдыргач, ай буе күрмәгән «Стингер»га утырып өенә кайта ир-ат.

Полиция экспертлары велосипедтагы – кул-бармак, сарайдагы аяк киеме эзләрен алып тикшергән булалар, аларны үзләренә яхшы мәгълүм рецидивист калдыруы расланса да, гаебен танымый ул. Юл читендә чакта велосипедка кагылдым, сарай яныннан үтеп киткәнем булды, дип, урлашуга катнашы булуын кире кага. Ләкин урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла.

Ул чакта аның тагын бер угрылыгын тикшерү бара. 2нче июньдә кич белән өенә кайтып кергән 1959нчы елгы ханым бер тәрәзәсе ачыграк икәнен күрә. Яба башлагач, аның каерылган булуын ачыклый да, әйберләрен барларга керешә һәм 14 кило карабодай тутырылган капчык белән суыткычтагы өч кило туралган йорт куяны итенең юкка чыгуын белә. Полициядә 2030 сумлык азык-төлеген чәлдерүчеләрнең күршедә яшәүче Нургатиннар эше икәненә шикләнмәвен дә әйтә ул, чөнки берничә көн элек Радик, Илнур һәм аларның Илгиз атлы тагын бер агай-энесенең, аның ягына ымлап, шикле әңгәмә коруларын ишетеп, шөбһәгә төшкән була.

Полиция Нургатиннар фатирында шул ук төндә тентү үткәрә, куян ите алына, ярмалы ак капчык табылмый. Эксперт ханым суыткычындагы – бармак, тәрәзә төбендәге кроссовка эзләрен алып тикшерә, аның нәтиҗәләре тагын И. Нургатин файдасына булмый. Әмма тәҗрибәле төрмәче акны кара дип раслауны кулай күрә. Ягъни, минем аяк киемен теләсә кем кияргә мөмкин, суыткычка күрше хатыннан ит алырга кергәндә кагылганым булды, дип, ошбу дәлилләрне кире кагып маташа.

Әлеге караклыкта катнашучы булып танылу куркынычы туган Радик башка төрлерәк сөйли. Аның күрсәтмәләренә караганда, кичкә хәтле ишегалдында аракы-сыра белән сыйланып утыра алар, бер мәлне исерек энекәше беренче каттагы бераз ачык калдырылган тәрәзәне каерып эчкә керә, абыйсының кисәтүләренә колак салмый. Өйләренә итле төргәк, ярмалы капчык тотып кайта. Карабодайның юкка чыгуын үзе йоклап ятканда энесе сатып өлгергәндер дип фаразлый ул. Тикшерү барышында И. Нургатинның әлеге караклыгын гади урлашу гына түгел, абыйсының кисәтүләрен санга сукмавын исәпкә алып, ачыктан-ачык урлау, икенче төрле әйткәндә, талау дип бәяләнә һәм РФ Җинаять кодексындагы кырысрак җәза каралган маддә кысаларына кертелә.

Инде ике җинаятьтә гаепләнсә дә туктарга уйламый сәрхуш. 6нчы августта шул тирәдә торучы Айрат гаражындагы ток үткәргеч чыбык, машина ачкычлары, электр моторы, мангал, су савытлары һәм башка әйберләр югалуын, исәпләп карагач, 4250 сумлык мөлкәте чәлдерелүен ачыклый. Оперативникларда И. Нургатинга шик төшми калмый. Тиздән гараж идәнендәге эзләрнең аныкы икәне раслана. Абыйсы Радик та шул көннәрдә энесенең тимер-томыр илтеп тапшырырга ярдәм итүен соравын әйтеп тора. Булыша алмадым, дип, әлеге эшкә дә катнашмавын белдерә. Илнур исә бу юлы да гаебен кире кага, ләкин җинаять эшендә өченче эпизод пәйда була.

Тәҗрибәле кеше итәгенә ут капканын аңласа да, туктый алмый, күрәсең. 12нче июльдә мөлкәт белән бәйле булмаган тагын бер җинаять эшләп өлгерә. Ул көнне 40 яшендәге Андрей аерылышкан, әмма ара-тирә аралаша торган хатынын эзләп йөри. Аның Нургатиннар йортындагы фатирда яшәүче хатын-кыз белән салып йөри торган гадәтен белгәнгә, шул якларда сорашып йөри һәм ишегалдында шашлык кыздырып, аракы эчү белән мәшгуль агай-энеләр белән дә очраша. Әлеге әңгәмә сүгенеп кычкырышуга әверелгәч, китү ягына борыла. Күп тә үтми, пычак тоткан яшьрәк ир-атның артыннан чабуын күрә ул. Андрей явыз кулындагы пычакны тартып ала, ләкин бармаклары киселә, ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырырга туры килә. Алар килеп җиткәндә тегеләр юкка чыгып өлгерә үзе. Ләкин полициягә баргач, оперативник Андрей каршына Илнур Нургатин фотосын куя, Андрей аны танып, гариза яза. Бармаклардагы җәрәхәтләр сәламәтлеккә җиңел зыян дип таныла. Дүртенче җинаять эше үтерү белән янаган өчен кузгатыла.

Санап үтелгән явызлыклар законда авыр җинаять саналмый. Ә менә 29нчы июньдә 14 яшьлек кызга карата эшләгән кыланмышлары өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк аңа.

Кичкә таба шушы юньсезгә очраган Милана (исеме үзгәртелә. Авт.) – катлаулы язмыш баласы. 2007нче елда Чита өлкәсендә туа ул. Аңа 4 яшь чакта эчкече анасы баласына булган хокукыннан мәхрүм ителә, шуннан соң әтисе белән Татарстанга күченеп кайталар. Чистай, Әлки районнарында яшиләр, 2021нче елда икәүләп Казанда яши башлыйлар. Юньле ата белән мохтаҗлык күреп үсми кыз, туганнары да ярдәм итеп торалар. Узган ел җәй көннәрендә 9нчы сыйныфка күчкән яшүсмер әнисенең бертуган сеңлесе Алия янында Чистайда була. 29нчы июньдә аның рөхсәте белән урамга чыга.

Кичке сәгать сигезләр тирәсендә «Кама яры» паркыннан чыгып барганда бер исерек ир-ат бергәләп сыра эчеп утырырга тәкъдим ясый аңа. Кыз баш тарткач, артыннан бара, бер төркем яшьләр күренгәч арткарак калса да, бераздан куып җитеп эләктереп ала. Соңрак үткәрелгән медицина тикшеренүе Милана тәнендә сәламәтлеккә зыяны тимәгән дип саналучы бик күп җәрәхәтләр булуын ачыклый. Кызның әйтүенчә, алар тарткалашалар, җиргә егылып әүмәкләшкән чаклары да була хәтта. Бер мәлгә ычкынып киткән арада «112» телефонына шалтыратып хәбәр итәргә өлгерә, ләкин «Чистай» сәүдә үзәге янында артыннан җитеп, аппаратны тартып ала теге бәндә. Әлбәттә, агачлыкка таба киткән кеше артыннан калмыйча, телефонны кире бирүен таләп итеп кычкырып бара кыз, ахыр чиктә, күрәсең, кеше күзенә чалынудан шүрли башлап, телефонны куаклыкка ыргытып юкка чыга явыз. Милана аны көч-хәл белән эзләп таба.

Шул арада полиция экипажы килеп туктый. Эчке эшләр бүлегендә дүрт ир-ат, шул исәптән, И. Нургатин фотосын күрсәткәч, кызый бик тиз танып ала аны.

Кыю кыз тарткалашкан вакытта телефондагы диктофонны да эшләткән була. Аудиоязма Нургатин аркасында 17 секунд кына дәвам итә, ләкин анда кызның өч тапкыр «отпустите меня» дип кычкыруы, үзенә 12 генә яшь дип алдагач, тегенең шоколад бирергә җыенуы язылып өлгергән була. Әлбәттә, әлеге «вещдок» җинаять эшенә теркәлә.

И. Нургатинның калдык бәясе 10 мең сум дип белдерелгән «Редми-9» телефонын талавы бәхәссез. Моны ул үзе дә таный. Аның өчен иң яманы шунда: кыз бала тарткалашкан вакытта аның ярамаган урыннарын тотуын, кочуын, муеныннан үбәргә маташуын, куаклыкка алып кермәкче булуын һәм башка гамәлләрен санап үтә һәм, чынлыкта, аңа хөкемнең иң кырысын чыгарып куя. Чөнки тикшерү комитетының Чистай районара бүлегеннән Ленара Гыйбадуллина җенси рәвештәге башка төрле гамәлләре хакындагы маддә буенча, аңа җинаять эше кузгата. Күрәсең, ике атнадан 15 яшен тутырырга торган кызның үзенә 12 яшь дип әйтүе нәтиҗәсендә, ул әлеге җинаятьне 14 яше тулмаган затка карата кылуда гаепләнә. Әгәр бу судта да расланса, 30 яшьлек иргә 12дән 20 елга чаклы иректән мәхрүм ителү яный.

Шулай итеп, өч-дүрт ай иректә йөреп калган Илнур Нургатин тагын япкынлыкка эләгә, эзли торгач таба бәлане. Зур зыян-зәүрәткә дучар кешеләр булмаса да, аңа хөкем кырыс булачак.

Наил ВАХИТОВ,

Чистай шәһәре

Комментарии