Гадәти фаҗигаләр

Гадәти фаҗигаләр

Аяныч нәтиҗәләргә китергән авыр җинаятьләрне гадәти, гади дип атау сәер, билгеле. Ләкин алар, чынлыкта, барысы да бернинди максатсыз юк сәбәптән бар була, башлыча, исерек баштан кылына, шуңа күрә бер-берсенә охшаш килеп чыга, кызганычка каршы, бик еш кабатланып тора. Аннан соң, хокук саклау органнарына җинаятьчене эзләп торасы да булмый, чөнки ул тиз ачыклана.
Әлмәттә яшәүче Е.Цуркан да 2024нче елның 4нче августына каршы төндә бер шешәдәшен үтерүен тоткарлагач ук таный. 45 яшендәге әлеге ир-атның беренче явызлыгы гына түгел бу. 2000нче елда кеше саулыгына авыр зыян китергән өчен өч еллык шартлы срок ала, күп тә үтми куркыныч нәтиҗәләргә китергән хулиганлык кыла да 5 ел ярымга колониягә озатыла. Аннан ике елга якын иртәрәк шартлы рәвештә азат ителеп Әлмәткә кайткач, кеше үтерә. Кыскасы, 2001-2015нче елларда тоташтан диярлек колониядә утыра. 
Шуннан соң полиция хезмәткәре белән бәрелешү аркасында ярты ел төзәтү эшләренә йөрүен исәпкә алмаганда, тугыз ел хөкемгә тартылмый ул. Е.Цурканның туры юлга басуын белдерми бу. Иң әүвәл эчүе аркасында рәтле гаилә кора алмый, законлы хатыны белән аерылыша, наркологта исәптә тора, бер ел элек эш урынында исерек булган өчен «Дельта» җәмгыятеннән чыгарылгач та эшләмичә эчеп йөри.
Узган елның 4нче августына каршы төндә болай да салмыш Евгений тагын эчәргә җай табу ниятеннән урамга чыга. Тиздән шул ук максат белән йөрүче танышы Е.Антоновны очрата. Сәрхушләр уртак телне тиз таба, шул тирәдәге «Смак» кибетеннән ике ярты аракы алып чыга. Кире кайтып килгәндә аларга подъезд янында «сусаудан» интегеп утыручы 50 яшьлек Андрей очрый. Анысы танышларыннан йөз грамм салып бирүләрен сорый, Е.Цуркан өенә аны да ияртеп керә.
Шулай итеп фатирда кайчандыр бергә эшләгән өч эчкече җыела. Ызгыш чыгу өчен сылтау тиз табыла. Утыра торгач, аракыны үз акчасына алган Е.Антонов, үзләре әйтмешли, чиратсыз, ягъни башкалардан күбрәк эчәргә керешә, шуннан хуҗа «артык кашык» кунак Е.Антоновны куып чыгарырга тотына, ә иң яманы, тегесе ярты шешә калган аракыны алып китмәкче була. Рецидивист хуҗаны чыгырдан чыгара бу, Е.Цуркан аны рәхимсез рәвештә кыйный, бигрәк тә башына суга, Андрейның туктарга кушып кычкыруларын тыңламый. Ярымөнсез хәлдә идәндә яткан шешәдәшне икәүләп күтәреп тулай торакның гомуми коридорына чыгарып сала алар. Хуҗа фатирына кереп китә, Андрей ишегалдына чыгып урындыкка утыра.
Идәндәге канга баткан ир-атны күрүчеләр була, әлбәттә. Күрәсең, иртә белән Е.Антоновның хәле җиңеләя төшкән чаклары да була, чөнки аның аракы, тәмәке соравын, гозерен игътибарсыз калдыруларын әйтүчеләр бар. Әмма сырхауханәгә хәбәр төш вакытында гына барып җитә. Ашыгыч ярдәм табиблары килгәндә ир-ат кома хәлендә була инде. Алар артыннан килеп кергән Андрей үлем хәлендәге Антоновның телефонын урлап чыга. 42 яшьлек ир-ат сырхауханәдә алты көн ятканнан соң җан бирә. Ике җирдән баш сөяге сыну, баш миенә кан саву, ми шешү сәбәпле үлә ул. Гәүдәсендә үлемгә катнашы булмаган биниһая күп җәрәхәтләр дә була.
Полиция Е.Антоновның үлүе турында хәбәр килгәч тә Е.Цурканны тотып яба. Тәҗрибәле төрмәче шул көнне үк тәүбә итүе турындагы беркетмә яза, тикшерү эшләре барышында танышын ничек итеп дөмбәсләвен сөйләп, күрсәтеп һәм раслап йөри. Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Алмаз Әхмәтҗанов аңа аңлы рәвештә саулыгына авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү дигән гадәти җинаятьтә гаепләү белдереп эшне судка тапшыра.
СӘРХУШЛӘР ҖЫЕНЫ
Узган елның 13нче октябрендә Азнакайда ялгыз яшәүче Роберт (кайбер исемнәр үзгәртелә) фатирында утыз яшьләрендәге типсә тимер өзәрдәй дүрт ир-егет эчеп вакыт уздыра. Көндез монда 33 яшендәге Адилә дә пәйда була, ул чакта аның сөйгән яры Азат Хәсәнов һәм Фәнүз Бадыйков дигән тагын бер егет черем итеп ята, хуҗа белән Илшат атлы кунак кухняда гәпләшеп утыра, тиздән аларга йокыларыннан уянган ике кеше дә кушыла.
Низаг соңгы икесе арасында килеп чыга. Аның сәбәбен берсе дә хәтерләми. Балконда тәмәке тартып кереп килгән Роберт белән Илшат аларның бәргәләшүен, Ф.Бадыйков кулындагы пычакны күреп алгач, арага кереп карыйлар, ыгы-зыгы вакытында Илшатның беләге киселеп кан ага башлый. Ул чакта Ф.Бадыйков шешәдәше Азатка берничә тапкыр чәнчеп өлгергән була инде. Кинәт башланган бәрелеш тиз туктый. Фәнүз пычакны идәнгә ташлый. Шул арада килеп кергән Адилә аны читкәрәк этәрә. А.Хәсәнов хәлсезләнеп диванга ята, хатын-кыз – ашыгыч ярдәм, хуҗа полиция чакыра. Роберт Илшат кулындагы яраны чүпрәк белән бәйләп куя, әмма канны туктата алмый, артыннан кызыл эз калдырып икенче каттагы фатирдан урамга чыгып утыра ул. Тиз арада килеп җиткән табиблар асфальт һәм баскычтагы кан тапларын күрәләр, иң әүвәл, подъездда очраган Илшат кулына жгут салып тагын бер ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар да авыр хәлдәге Азат янына керәләр. 
Табиб М.Вилданов әйтүенчә, А.Хәсәновка ярдәм итеп, ни булганын сорашып торган чакта, кулларын юып, сөртеп торган Ф.Бадыйков аларга җикеренеп котырынырга тотына. Шул сәбәпле, авыруны калдырып подъездга чыгарга, полиция хезмәткәрләре килгәнне көтәргә туры килә аларга. Оператив төркем белән кереп тиешле чараларны күреп бетергән мәлдә Азат аңын җуя башлый инде.
Шулай итеп 13нче октябрьдә район сырхауханәсенең реанимация бүлегенә бер-бер артлы ике ир-ат салына. Илшатның ярасы тирән булса да, хәле чагыштырмача яхшырак була. Аның саулыгына уртача дәрәҗәдәге зыян китерелгән дип табыла, җинаять эше дә шул хактагы 112нче маддә буенча кузгатыла. Азатка исә шул көнне үк операция ясала һәм ул, чынлыкта, үлемнән алып калына, чөнки корсагына ике мәртәбә кадау нәтиҗәсендә эчке әгъзалары киселгән, эченә кан җыелган була. Монысы инде кеше сәламәтлегенә авыр зарар китерү дип табыла. Әмма җинаять эше аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылу очрагы буенча, димәк, бик күпкә кырысрак җәза каралган маддәләр нигезендә ачыла. Бу исә Ф.Бадыйков комачаулаучылар булганга һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтелү сәбәпле генә үтерү ниятенә ирешә алмаган дигәнне белдерә. Зарар күрүченең күкрәгендә һәм аркасында да җиңелрәк яралар да була бит.
Төп зарар күрүче А.Хәсәнов айдан артык вакыт узып, савыга төшкәч кыска гына бердәнбер күрсәтмә бирә. Ни өчен кадаганын белмим, нияте булса үтергән булыр иде, дип, гаепләнүчене яклагандай итә. Шул ук вакытта Бадыйковның Хәсәнов пычакка үрелде, дип әйтүен кире кага.
Ф.Бадыйков шул көнне үк А.Хәсәновка кадавын белдереп «явка с повинной» беркетмәсе төзи, әмма үтерү теләге-нияте булуын кире кага. Кыскача гына әйткәндә, А.Хәсәнов котырынып кыйный башлагач, кулына пычак та алмакчы булгач, гомере-саулыгы өчен курка калганга күрә шул пычакны алып аңа берничә тапкыр кададым дип бара ул, үз гамәлләрен «самооборона» дип атый. Шулай итеп, шешәдәшләренең икесенең дә тән җәрәхәтләре ясавын гына таный.
Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Аида Вәлиева кешенең корсак, күкрәк, аркасына, димәк, җан җирләренә кимендә биш мәртәбә пычак чәнчегән һәм моңарчы хөкемгә тартылганы булмаган 30 яшьлек егеткә ике җинаятьтә, шул исәптән, аңлый торып кеше үтерергә омтылыш ясауда гаепләү белдерә. Аның гамәлләренә соңгы бәя судта биреләчәк.
УКЛАУЛЫ ҺӘМ ПЫЧАКЛЫ ОЧРАК
Бөгелмәдә булган вакыйганың әлеге гадәти җинаятьләрдән аермалы яклары бар. Беренчедән, ул бергә яшәүче ир белән хатын арасында килеп чыга, икенчедән, салмыш килеш исерек сожителен харап итә язган ханым хөкем ителә.
А.Хисмәтов Е.Конюхова (исемнәре үзгәртелә) белән 2010нчы елда танышып бергә яши башлый. Әйтүләренчә, ул чакта инде ике кызы булган ханым белән әйбәт кенә яшәп китә алар. Альберт төньякка йөреп, Елена автохуҗалыкта эшли. Ләкин дүрт елдан ир-ат башка хатынга өйләнә, уртак уллары да туа. Малайга ике яшь тулгач гаилә таркала һәм Альберт яңадан Елена белән кавыша. Соңгы вакытта «съемный» фатирда яшиләр, күршеләре кычкырышкан, сугышканнары ишетелгәне юк, дип, уңай сөйли. Ләкин телгә алынган пычаклы бәрелеш бар да тәртиптә булмавын күрсәтә.
Эштән чыккан эчкечеләр булмасалар да, канлы вакыйгага хәмернең этәргеч бирүе бәхәссез. Альберт кичтән икәүләп эчүләрен, үзенең иртә белән баш төзәтүен, аракыны хатыны белән дә бүлешүен, исерсә дә, тагын өстисе килүен әйтә. Соңгысы аның артыннан этә, кибеткә барырга акча сорый, анысы баш тарткач, кухня тәрәзәсе төбендәге хатын-кыз сумкасын алмакчы була, анда акча барлыгын чамалый чөнки. Калганы гадәти тәртиптә бара, ир кеше аркылы төшкән хатынның яңагына чәпәп ала, гүзәл зат аның кулбашына уклау белән тамыза, ир-ат сугышу коралына әверелгән аш-су җиһазын йолкып алып ике мәртәбә аның үзенә тондыра. Әйтүенчә, бар куәтенә түгел, җиңелрәк итеп суга. Бусы хак булганга охшый, чөнки соңрак үткәрелгән тикшеренү Еленаның маңгай һәм аяк балтырындагы ике җәрәхәтнең сәламәтлеккә зыян китермәвен күрсәтә.
Кухнядагы сугышу ир-ат күкрәгенең сул ягына пычак чәнчү белән төгәлләнә. Моның Е.Конюхова эше икәне аермачык булса да, җәрәхәтнең ни рәвешле ясалуын ачыклау шактый тырышлык сорый. Елена үтерү, яралау ниятем булмады, пычакны Альбертны кыйнаудан туктату, куркыту өчен генә алдым, уклау һәм кулы белән сугуларыннан сакланган чакта очраклы рәвештә кададым, дип гаебен кире кага. Алдан зарар күрүче ничек чәнчегәнен күрмәдем, пычакны үзем тартып алдым дип хатынына теләктәшлек күрсәткәндәй итә. Әмма тора-бара яклап сөйләгән күрсәтмәсенә төзәтмә кертә. Еленаны колониягә озатырга мөмкиннәр дип уйлап дөресен әйтмәдем, чынлыкта, мин уклауны ташлагач, селтәнеп кадады, дип белдерә.
Әлеге эшне тикшерү комитетының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Илдар Гасимов алып бара. Эксперт зарар күрүчедәге яраның Е.Конюхова сөйләгәнчә һәм манекен ярдәмендә күрсәтеп биргәнчә ясалуын кире кага һәм А.Хисмәтов күрсәтмәсен раслый. Бу инде Е.Конюхованың саклану ниятеннән очраклы рәвештә, яисә саксызлык белән түгел, ә бәлки җәрәхәт һәм җинаятьне аңлы рәвештә эшләгән дигән нәтиҗәгә китерә. Бердәнбер яра күкрәккә кан җыелу, һава тулуга китереп, кеше саулыгына авыр зыян салган була. Алданрак кеше үтерергә омтылу дигән фикер дә була. Әмма хатын-кызның аңын җуя башлаган ирне җитәкләп ванна бүлмәсенә алып керүе, ярдәм итеп маташуы, ашыгыч ярдәм чакыруы исәпкә алына, кеше саулыгына авыр зарар китерү хакындагы гаепләү белдерелә. Туганнары Е.Конюхованы уңай бәяли, хәмергә хирыслыгын әйтми калмасалар да, киметеп күрсәтергә тырышалар. Үсеп җиткән олы кызы, мәсәлән, аракы эчкәнен күргәнем юк, атнага кимендә ике тапкыр литр ярым «каты» сыра эчә, ди. Әлбәттә, әлеге очрак ул чакта 39 яшендә булган ханымга бәяләмә бирде инде. Моңа аның күп еллар элек төркем белән корал кулланып һөҗүм итү (разбой) дигән җинаяте өчен 4 елга утыртылуын, хәтта мөлкәте конфискацияләнүен дә өстәргә була әле. Е.Конюхова гаебен танымый. Ләкин Әлмәт шәһәр суды аны 10 елга кадәр иректән мәрхүм итү каралган җинаятьтә гаепле дип тапты. Әлбәттә, ир-атның үзен тотышы да исәпкә алына һәм аны бер ел ярымга гомуми колониягә озатырга дигән карар чыгарылды. Хөкемне үтәү җиденче сыйныфта укучы кече кызына 14 яшь тулганчыга кадәр кичектерелде. 
Наил ВАХИТОВ, 
Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә

Комментарии