Айнык «исерекләр» дөреслек таба аламы?

Айнык «исерекләр» дөреслек таба аламы?

Полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләреннән халык курка бездә. Аеруча, ышыкланырга киң җилкәсе булмаганнар. Тагын хокук сагындагыларны сүгәсезме инде, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Килешәбез, алар арасында да үз эшенең чын осталары, кешелекне җинаятьтән коткару өчен вакытын да, сәламәтлеген дә аямый эшләүчеләре бихисап. Әмма башка төргә карый торганнары да бар. Гаеплеме син, түгелме – анысын соңрак вакыт күрсәтер, иң мөһиме бүген һәм хәзер эш итәргә кирәк, дип, тимерне дә, гаепләнүчене дә кызуында суга торганнары, әйтик. Андыйлар турында безнең язып чыккан да булды инде, хәтерлисездер. Һәм гаепсез булуыңны дәлилләп кара син!

Хәер, хәзер кеше укымышлы – үз хокукларын яклыйм, дип, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Әйтик, безнең бүгенге язмабыз герое – Казан егете Рамил Гарифуллин ЮХИДИ хезмәткәрләре белән «көрәш»тә Югары мәхкәмәгә кадәр үк барып җиткән!

НАРКОМАН ЯРЛЫГЫ ТАККАННАР

Вакыйгалар агышы 2016нчы елның 18нче декабренә барып тоташа. Бу көнне кичке якта машинасында Казанның Урман арты бистәсеннән кайтып килгән вакытында егетне ЮХИДИ инспекторы туктата. Ике арада гадәти сөйләшү башлана: документларыгыз бармы, иминиятләштерү кәгазегез урынындамы… Шул вакыт инспектор егеткә сәер сораулар бирә башлый. «Бик сәер әле син. Тарттыңмы әллә?» «Юк». «Телеңне чыгарып күрсәт әле? Алкоголь эчтеңме?» «Эчмәдем, «Липтон» чәе генә эчтем…»

Әллә шул «Липтон» чәе» дигән ярымшаярулы сүз ошап җитми инспекторга, әллә башка сәбәп була, егетне, наркотик тарткан кешегә охшагансың, дигән гаеп тагып, тикшеренергә җибәрәләр. Хәер, бу адымга баруын инспектор үзе: «Машина йөртүченең үз-үзен тотышы сәер иде», – дип аңлата.

Рамил Гарифуллинны Республика наркологик диспансерына алып киләләр. Андагы беренчел тикшеренүдән соң, егетнең үз-үзен тотышында киеренкелек бар, күз алмалары киңәйгән, химик-токсиологик тикшеренүләр вакытында организмында морфин (наркотик) табылган, дип нәтиҗә чыгаралар. Әмма тагын бер тикшерү билгеләнә. Анысының вакыты өч көннән соң, ягъни 22нче декабрьдә булырга тиешлеген җиткерәләр дә, егетнең «наркотиклар кулланган килеш руль артына утыруын» сәбәп итеп алып, гаепләү аталар.

– Минем гомеремдә дә наркотик тартканым, кулланганым юк. Үземә карата шундый гаеп ташлауларын күреп, нәрсә эшләргә дә белмәдем. Гаепсез икәнемне беләм, ә дәлилли алмыйм – чөнки анализлар әзер түгел. Шундый чарасызлыкта калдым. Мең сум түләп, бәйсез экспертизага барып та тикшерендем. Чөнки күп ишеткәнем бар – кайбер машина йөртүчеләргә ялган экспертизалар ясап, яла ягалар. Минем андый кыен хәлдә каласым килмәде, алдан ук хәстәрен күреп куйдым, – дип сөйли Рамил.

Егетнең сүзләре рас килә – калган экспертизалар аның каны да, организмы да чиста булуын, ягъни руль артына утырганчы егетнең хәмер һәм наркотиклар кулланмавын раслый.

Кызык хәл килеп чыга. Медицина тикшеренүләренең нәтиҗәләрен көтеп тә тормастан, беренчедән, егетне наркоман итеп калдыралар, икенчедән, инспектор шул ук көнне аңа административ хокук бозуы турында протокол төзеп «бүләк итә», һәм машинасын тоткарлап, штраф-стоянкага озаттыра. Инспекторның законга каршы килә торган «тырышлыклары» аркасында Рамилгә әле машинасын стоянкада тотканнары өчен биш мең сумнан артык акчасын да чыгарып салырга туры килә. Менә кайда ул җинаятьчелек белән көрәштә арттырып җибәрүнең мисалы. Инспекторлар күз карашы белән генә дә каның чистамы, анда нинди наркотик «калдыклары» бар икәнен ачыклау сәләтенә ия икән бездә. Әмма аның күрәзәчелек сәләте ташка үлчим булуында беркемнең эше юк – машинаңны штраф-стоянкага алып киткәннәр икән, акчасын үз кесәңнән түлисе.

Бу хәлне болай гына кичереп, гафу итә алмаган, Рамил. Дөреслек эзләү юлына бер баскан икән инде, эшне ахырга кадәр җиткерергә уйлаган – Казан шәһәренең Вахитов районы мәхкәмәсенә барып, ТР Эчке эшләр министрлыгын судка биргән. Үзенең шикаятендә егет машинасы өчен түләгән штрафтан тыш, рухи зыян күргәне өчен йөз мең сум күләмендә акча түләүләрен сораган.

ГАТА ГАЕПЛЕМЕ?

Рухи зыян дигәне шактый кыйммәткә төшкән. Наркоман ярлыгы тагылу турында гына бармый сүз. Концертлар вакытында аппаратура көйләү белән шөгыльләнеп акча эшләүче егет, машинасыз калгач, кая барып бәрелергә белмәгән. Берничә концертка барудан баш тарткан – димәк, акча эшли алмаган, ә Казан тирәсендәге җирләргә аппаратураны такси яллап ташыган. Аңлаган кеше аңлый – кемнеңдер яла ягуы аркасында өстәмә мәшәкатьләр тууы, бөтен планнарыңның җимерелүе бер дә рәхәт әйбер түгел. Бу мәшәкатьләрдән соң, бераздан суд утырышлары башланып киткән.

Озакка сузылган суд утырышларыннан соң, Вахитов районы мәхкәмәсенең карары инспектор яклы булып чыгарыла. Ни өчен дигәндә, янәсе, ЮХИДИ хезмәткәренең Гарифуллинны исерек килеш машина белән идарә иткән дип шикләнерлек урыны булган. Җәяләр эчендә күрсәтелгәнчә, бу нәтиҗәне инспектор юктан гына ясамаган – егетнең үз-үзен тотышы сәер күренгән. Иң мөһиме – протокол төзегән вакытында инспектор үзенең вазифаи вәкаләтләреннән чыкмаган. Шулай булгач, компенсация дә юк сиңа, иптәш, штрафыңны да үзең түләгәнсең, хәзер аны кабат кешедән соранып йөрмә!

Бу карар дөрес чыгарылганмы, юкмы икәнен беләсегез килсә, ситуацияне башкача төрлерәк итеп карыйк. Сезнең абзарыгыздан атыгызны урладылар, ди. Бу хәлдән соң, күршегез Гатаның үз-үзен тотышы сәеррәк булып күренә башлый. «Минем атны син чәлгәнсең!» – дип, сез моны Татарстанның атказанган карагы дәрәҗәсенә үк күтәрдегез, ди. Әле җитмәсә, югалган терлек өчен хатыныннан качырып җыйган хезмәт хакын да умырып алдыгыз. Соңрак ачыклана – ат югалмаган, качып чыгып киткән генә булган икән… Сорау: Гата каракмы? Сез аңа акчаларын кайтарырга тиешме, һәм гомумән, бу җәнҗаллар килеп чыгуда кем гаепле? Вахитов районы суды әйтә – Гата үзе гаепле, ди. Акчасын талап алганнар – онытылсын, хатадан беркем хали түгел, ди. Шулай аңларгамы бу карарны?

Кыскасы, Рамил Гарифуллин хаклык табу өчен алга таба да көрәшергә мәҗбүр булган. 18нче гыйнвар көнне Татарстанның Югары мәхкәмәсендә аның эше каралды. Әхлаки зыян өчен йөз мең сум түләттермәсә дә, казый штраф-стоянкага түләнгән биш мең сумнан артык акчаны егеткә кире кайтарырга дип карар чыгарды. Бер сүз белән әйткәндә, бу юлы җиңү – егет ягында.

Суд тәмамлангач, Рамилнең үзенә бер сорау бирми түзмәдем: «Син канәгатьме?» – дим.

– Канәгать! Биш мең сумда да түгел эш. Ул акча белән нишләп була?! Иң мөһиме: бу вакыйгада минем гаепсез булуымны танулары. Мин наркоман булмавымны раслый алдым, шунысы мөһимрәк!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии