«Ит һәм йомырка ашый алмыйм, үләксә исе килә!»

«Ит һәм йомырка ашый алмыйм, үләксә исе килә!»

Коронавирус йоктырганнан соң, аны җиңел генә уздыру, исән-сау калу – күпләр өчен зур җиңү кебек. «Иң авыры артта калды», – дип сөенәләр. Тик таҗлы вирус моңа кадәр без белгән бер генә авыруга да охшамаган. Ул үзе турында хәтта ярты елдан соң да белдерергә мөмкин. Хәтер начараю, чәчләр коелу, бөерләргә зыян килү, мускулларның хәлсезләнүе: болар исемлекнең башы гына. Безгә тагын бер «бүләге» бар икән бит бу афәтнең. Коронавирус белән авыручыларның бер өлеше, хәзер бөтенләй ит һәм йомырка ашый алмый башлаган икән. «Чөнки алардан үләксә исе килә», – дип аңлата алар моны.

«КОТЫЛДЫМ ДИП ИРТӘ СӨЕНГӘНМЕН»

«Телеграмм» кушымтасында, «Запахи – вкусы после COVID-19» дигән төркем бар. Хәзерге вакытта анда 18 меңнән артык кеше утыра. Аларның барысы да диярлек шушы хәлгә дучар булган: ризыклардан сасы ис тоялар. Һәм үз башыннан кичкәннәре белән уртаклашалар.

Менә кайберләренең зарлары:

«Октябрь аенда коронавирус белән авырдым. Ис сизми башладым, тик бар да җиңел формада узды. Котылдым, дип иртә сөенгәнмен икән. Күптән түгел борын эчендә балык исе сизә башладым. Бер ел элек тотылып, сасып беткән балык исе. Алга таба бар да катлауланды. Бер көнне «Кока-кола» эчәргә уйладым. Стаканга тутырдым, эчмәкче генә идем… Әнекәем! Шундый көчле ис килеп бәрелде борынга – әйтерсең, борын эчемдә кемдер йомышын үтәде һәм шунда үзе дә үлеп, череде. Хәзер мандарин белән йомыркага да шушындый реакциям барлыкка килде».

«Коронавирус белән авырып, терелдем. Бер айдан соң проблемалар башланды. Өйгә кайтып кергән идем, аздан гына косып җибәрмәдем. Йомырка агына аммиак салып бутаганнар, шуңа кыздырылган суган салганнар һәм барысын бергә песи тизәгенә ягып борын төбемә китереп куйганнар, диярсең. «Әни! Нинди ис бу, нәрсә эшләдең син?» – дим. «Нинди ис турында әйтәсең? Кәтлит кыздырган идем, өйдә тәмле кәтлит исеннән башка бер ис тә юк», – диде».

«Мин узган атнада бөтен җирдән көйгән ис сизә башладым. Бу төтен исе тора-бара көчәйде. Аеруча көнбагыш һәм каһвәдән көчле итеп килә иде. Берничә көн элек исә төтен исе урынына ацетон исе сизә башладым. Бигрәк тә теш пастасы һәм бөтнекле (мята) сагызлардан шушы тәм һәм ис килә. Шуның аркасында тешемне чистарта алмый башладым. Бу – җәза! Яраткан хушбуемнан да ацетон исе килә. Барысы да тизрәк үз урынына кайтсын иде!».

«Ә миңа бөтен ризыклардан да черегән алма тәме киләдер кебек. Әйтерсең, ипи яки бәрәңге түгел, ә черегән алма ашыйсың. Мин куркам. Гомерлеккә шушылай булып калсам, нишләрмен?».

Гомумиләштереп әйткәндә, бу кешеләрнең ашый алмый башлаган ризыкларының исемлеге мондый: ит, йомырка, сөт, бөтнекле ашамлыклар, суган, балык, май, көнбагыш, чикләвекләр…

Бу ризыклардан нинди ис сизәләр: кыздырылган суган, үлек, үләксә, черегән суган, песи сидеге, тәмәке, төтен, тир исе, янган ис, һ.б.

Күп кеше үзе турында язганда: «Мин башта әллә түбәм киттеме икән, дип уйлый идем. Чөнки бу сасылыкны мин генә сизәм, башкалар – юк», – дип башлап җибәрә. Шушының аркасында бөтенләй ашаудан калган кешеләр дә бар икән.

Төркемдә зарланучылар рационнарының бик нык үзгәрүе турында язган. Кем нәрсә ашый ала – шуны да язганнар. «Дөге, токмач, кәбестә, чи кишер, чәй һәм су – инде ничә атналар мин шушылар белән генә тукланам. Калган ризыклардан канализация исе килә», – дип яза Юлия. «Ә мин эремчек, кесәл, банан, помидор, суда пешкән боткалар, печенье гына ашый алам. Инде алардан гарык булдым. Аеруча эремчектән. Тик нишләтим – итле ризык та, йомырка да тамагымнан бөтенләй үтми. Алардан нинди ис килүе турында исемә төшүгә үк укшый башлыйм», – дип үз исемлеген китергән Анастасия.

Шул ук вакытта исләрне бөтенләй үзгә төрле итеп тоючылар да бар. «Июль аенда ирем коронавирус белән чирләгән иде. Бер айдан соң гына ис тоя башлады. Һәм шаккатты. Әфлисуннан шоколад исе килә, ә карбыздан – карамельныкы, диде», – дип яза Оля. «Ә мин бөтнектән тозланган кыяр исе килүен сизәм. Тик тозлы кыярдан бер дә бөтнек исе килми», – дигән ул.

Шулай да кабатлап әйтим, иң күп шикаять – иттән. Тавык, сыер, сарык ите: кайсысы гына булмасын, күп кеше шушылардан сасы ис һәм тәм килүеннән зарлана.

Бу күренешнең уңай ягын табучылар да бар. Глеб исемле егет, әйтик болай дип язган: «Бу үзенә күрә бер сәләт, иптәшләр. Ит продуктларының сыйфатлымы, юкмы икәнен бик тиз белеп була хәзер. Арзанлы колбасалар бар, иснәп карагыз – алардан сасы ис килми, димәк, анда ит бөтенләй юк дигән сүз. Ә бәясе кыйммәт булган һәм чын иттән ясалган колбасаларда бу ис бар. Мөмкинлегегез булганда кулланып калыгыз».

НӘРСӘ АРКАСЫНДА ШУЛАЙ?

Төркемдә язучыларның бик азында гына тоемлау сәләте кире үз урынына кайткан. Кемнәрнеңдер коронавирус белән авыруына инде ике, дүрт, хәтта җиде ай узган, әле дә терелеп бетә алмыйлар. Әле дә исләрне һәм тәмне сәламәт вакытларындагы кебек сизмиләр. Табибларга, МРТ, КТларга егермешәр мең сум акчаларын чыгарып салып та, борыннарын «җайга сала алмаган» кешеләрнең хәзер иң зур хыялы – элеккеге тәмле исле көннәренә кире кайту. Мөгаен, Яңа елда теләк теләгәндә дә ул көннәрнең тизрәк җитүен сорап ялварырлар. Яңа ел дигәннән… Русия халкының бер айлык диярлек хезмәт хакын өч көндә туздырып бетерә торган, шартлаганчы ашый торган көне бит бу. Бичаралар эремчек белән дөгедән берәр салат ясап ашасалар гына инде хәзер. Шулай да, акыл тәҗрибә белән килә дигән кебек, бу газаптан дәва таба башлаганнар. Зәһәр (острый) әйберләр һәм күпләп сарымсак ашарга киңәш иткән төркемдәгеләр. Тик сарымсак ашавы бик авыр икән мондый кешеләргә. «Көчкә ашадым. Телем янды, әйтерсең чили борычы ашыйммыни! Телемә меңләгән энә кадаган кебек булды. Элек сарымсак ашаганда мондый хәл булмый иде минем белән. Тик авыртуларга түзеп булса да ашаганыма сөенәм. Чөнки икенче көнне үк акрынлап тәмнәрне элеккеге кебек сизә башладым», – дип язган әлеге уңайдан Антонина Заболотская исемле кыз.

…Шунысы куркыта: бу симптомнар кешенең нинди җенестән булуына да, кан төркеменә дә, яшенә дә карамый, теләсә кемдә барлыкка килергә мөмкин. Бу кешеләрне берләштергән бер генә әйбер бар: бөтенесе дә кайчандыр коронавирус кичереп, ис һәм тәм тою сәләтен вакытлыча югалтып торганнар.

Медицина әлеге уңайдан нәрсә ди соң? Югары квалификацияле отоларинголог Алексей Кошелев Москва 24 каналына биргән интервьюсында бу күренеш чынлап та «авырган вакытта ис тою сәләте югалу белән бәйле», дип аңлатты.

– Борын куышлыгының шешенүе (отёк), борынның өске өлешендә урнашкан рецепторларның томалануы – болар ис тоюны азайтучы сәбәпләр. Шуның аркасында мөгаен рецепторларга, нерв тукымасына да зыян киләдер, – диде ул. Шул ук вакытта Кошелев ни өчен коронавирус белән авырганнарның кайберләрендә генә шушындый хәл күзәтелүен борын куышлыгының төзелеше үзенчәлекләре һәм хроник авырулар булуы белән аңлата.

– Кайберәүләрнең борын куышлыгы тизрәк шешенә, чөнки борын куышлыгы тар була, яки кимерчәге кәкрәйгән. Мондый очракта аз гына шешенсә дә, рецепторлар томалана дигән сүз. Шулай ук, коронавирус йоктырган вакытта кешенең полип, гайморит кебек хроник авырулары да булырга мөмкин бит, – диде ул.

Югары категорияле отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев исә, сәер исләр килгәнгә борчылмаска куша.

– Бу ис тою зонасының ялкынсынуы аркасында килеп чыгуын аңлагыз. Борын куышлыгының өске өлешендәге лайлалы катлам (слизистая оболочка) ялкынсына. Шуңа күрә ниндидер күнегүләр ясап, ис тою сәләтен нормальләштерергә азапланмагыз. Киресенчә, ялкынсыну булган вакытта, ул урынны тынычлыкта калдыру кирәк. Шулай ук, коронавирус белән авырган кеше үзен яхшы хис итсә дә, ис тою сәләте кире кайтмаган, яки сәерләнгән икән, лор-табибка мөрәҗәгать итсен. Бары тик табиб кына борындагы үзгәрешләрне ачыклап, аңа үз дәвасын киңәш итә ала, – диде ул.

Күрүегезчә, табиблар моның нәрсә аркасында килеп чыгуын белсә дә, төгәл генә ничек кабаттан элеккеге хәленә кайтарырга кирәген аермачык әйтеп бирә алмый. Карарга, тикшерергә кирәк, диләр. Ә шул ук вакытта бу хикмәттән зарланучылар артканнан арта бара.

Уенын-чынын бергә кушып әйтсәк, шушы язманы язган вакытта: «Иртәгәдән итне күбрәк ашый башлыйм», – дип үземә сүз бирдем. Ашап булганда ашап калырга кирәк. Ит кенә түгел, сөтен дә, йомыркасын да! Алай- болай була калса, берничә айсыз бу ризыкларны авызга да ала алмавың бар бит. Ахырзаман галәмәте дими, ни дисең инде моны…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии