Аерым-ачык җинаятьләр

Аерым-ачык җинаятьләр

Аеруча авыр җинаятьләр рәтендәге кеше үтерү очраклары барысы да диярлек ачыла хәзер. Чөнки нинди дә булса максатны күз алдында тотып яшертен кылынган явызлыклар юк дәрәҗәсенә төште, ә туган-тумача, дус-иш арасында килеп чыккан, димәк, мәгълүм затлар тарафыннан эшләнгән вәхшилекләр зур күпчелекне тәшкил итә.

Бу көннәрдә Азнакай шәһәр судында Актүбәдә бергә эчкән, дустын кыйнап үтергән 31 яшьлек Ленар Вәлимөхәммәтов эше карала. Үз гамәлләрен шешәдәше Е. Болговның пычаклы һөҗүменнән саклану дип акларга тырышса да, ул аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү дигән җинаятьтә гаепләнә.

1981нче елгы Евгений Болгов апрельнең соңгы көннәрендә документларын югалта. 2нче майда аның хатынына Рәхимә исемле ападан аларның табылуы, акчалата бүләк бәрабәренә хуҗасына кайтарылу мөмкинлеге булу хакында СМС хәбәр килә. Әмма шуннан соң Евгений үзе юкка чыга, Полина шалтыратып караса да, җавап бирүче булмый. Рәсми никахта саналсалар да, аерым яши алар, хатын-кыз бер уртак балалары белән – әнисе фатирында, ир кеше үз торагында көн күрә. Шулай да аралашып торалар, әйтик, 26нчы апрельдә Евгений законлы гаиләсендә кунак булып китә, өч көннән телефоннан хәл-әхвәл сорашып сөйләшеп алалар, бернинди дә шикләнерлек сәбәп сизелми.

2нче майдан башлап Евгенийны 1956нчы елгы әнисе дә эзли. Телефоны «не доступен» була башлагач, таныш ир-атны улының йортына җибәрә. Ләкин ул беренче каттагы фатирның ишек, тәрәзәләренә шакуның файда бирмәвен әйтә. Шуннан соң, ягъни 4нче майда көндез кайнана белән килен Е. Болгов йортына киләләр, Полинадагы ачкычлар белән эчтән бикләнгән ишек ачылмый, хатын-кызлар бер бүлмә тәрәзәсенең ачык икәнен күрәләр. Күршеләрдән алынган урындыкка басып эчкә үткән килен шунда ук чырылдап җибәрә, чөнки зал идәнендә яткан җансыз гәүдәне күреп ала.

Е. Болговның берничә көн элек җан бирүе сизелә. Туздырылган бүлмә, идәндәге күп кан, мәрхүмдәге тән җәрәхәтләре аның үз үлеме белән вафат булмавын күрсәтеп тора. Соңрак үткәрелгән суд-медицина экспертизасы гәүдәдә бихисап күп тән җәрәхәтләре булуын, мәсәлән күкрәк сөяге, 14 җирдән кабыргалар сынганын, шуның аркасында эчке әгъзаларга зыян килүен, хәлиткеч сәбәпнең үпкә шешүдә икәнен белдерә.

Эзләү-тикшерү төркеме җинаять урынында экспертизалар өчен шактый гына биологик матдәләр, җинаять коралы дип фаразланган ватык урындык аякларын һәм башка дәлилләр ала. Ә гаепле кеше ДНК экспертизалар һәм бүтән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре билгеле булганчы ук ачыклана. Актүбә зур бистә түгел, өстәвенә, адым саен диярлек видеокүзәтү җайланмалары тора, кемнең кем белән аралашуын белеп була.

Аннан соң, Л. Вәлимөхәммәтов шик төшмәслек кеше дә түгел. 18 яшендә урлау, машина куу кебек җинаятьләре өчен 3 еллык шартлы срок алган, берничә айдан шундый ук бурлыклар кылып тотылгач, өч ел ярымга колониягә озатылган, аннан кайткач та угрылык кына түгел, элеккеге хатыны янында яшәүче баласына алимент түләмәгән, үзе белән наркотик йөрткән өчен 3 мәртәбә хөкемгә тартылган, берничә төрле матдәләр кулланучы наркоман буларак исәптә дә тора. Ләкин шушы хәлләрдән соң үткәрелгән психиатрия экспертизасы, наркомания һәм эчкечелеккә бәйлелеге ачыкланмады, дип белдерә.

Соңгысы бәхәсле. Үзенең үк әйтүенә караганда, 30нчы апрельдә өендә, төгәлрәге, әнисе һәм сеңлесе белән яши торган фатирда ялгызы салып утыра ул. Кичкә таба чыгып киткәч, кибет янында С. Худайбергенов дигән танышы белән эчә, төнгә каршы исерүләре җиткәч, бәргәләшеп алалар да, аерылыша алар. Шул мәлдә урам буйлап ярсуын басып йөргән сәрхушне салмыш Болгов күреп фатирына алып кереп китә, чөнки хуҗаның шактый гына көмешкәсе була. Ленарның әйтүенчә, төнлә «сүнгәнче» эчәләр, иртән сусап уянгач, тагын баш төзәтергә тотыналар.

Вәлимөхәммәтов, исерек булганга үзара низаг чыгу сәбәбен белмим, Болгов мәрхүм абыемны начар сүзләр әйтеп искә алды бугай, ди. Ләкин аны аяк, кул, урындык белән тукмауларын тулы итеп сөйләп бирә, шуннан соң ятып черем итеп алуын, идәндә гырлап яткан, димәк, үлем хәлендә булган шешәдәшен калдырып урам әйләнеп кайтуын да әйтә. Кыскасы, Евгенийның үле икәнен аңлаган сәрхуш фатирдагы кан тапларын сөрткәндәй итә, үзенең кулы тигән шактый гына әйберләрне җыеп ала һәм ишекне эчтән бикләп тәрәзәдән шыла, алып чыккан пакетларны чүплеккә ыргыта.

Бу хәл 1нче майда килеп чыга, димәк, мәет өч тәүлек яткан булып чыга. 5нче майда Л. Вәлимөхәммәтов гаебен тануы турында беркетмә төзи, тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдиновка тулы эчтәлекле күрсәтмә бирә, аңа 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаятьтә гаепләү белдерелә, Азнакай шәһәр суды гаепләнүчене сак астына алырга карар бирә. Бөгелмәдәге изоляторда берәр ай утыргач, Л. Вәлимөхәммәтов күрсәтмәләренә сизелерлек үзгәреш керә, ягъни, әйтелгәнчә, ул үзен өстенә пычак тотып килгән Болговтан сакланучы итеп танытырга керешә, кулындагы ике киселгән яраны дәлил итеп китерә, аны коралсызландыргач, пычакны юып куюын да әйтә. Әлбәттә, идәндә яткан кешене урындык аягы белән үтергәнче кыйнаган кешене болар белән генә аклап булмый.

***

Чүпрәле районының Иске Дувано авылында яшәүче Александр Мышов 3нче июльгә каршы төндә инде йокларга яткан аталы-уллы Николай һәм Василий Ильиннар өенә 750 гр көмешкә тотып килеп керә. Төштән соң аның җансыз гәүдәсе Ильиннар ишегалдында табыла. Монда да үтерүчене эзләп йөрисе булмый. Явызлыкның 22 яшьлек Василий эше икәнен әтисе әйтеп тора, егет үзе дә кире какмый.

Хәмерле мәҗлес, гадәттәгечә, яхшы гына башлана да бик яман тәмамлана. Өчәүләп теге эчемлекне эчеп бетергәч, кунак Мышов 200 тәңкә акча биреп, яшьрәк шешәдәшне «төнлә туган» исерткечкә йөгертә. Мәгълүм ки, чуаш авылларында самогонга кытлык юк. Төнге сәгать 2 булса да, туган тиешле абзыйдан бер ярты алып, Василий бик җәлт әйләнеп кайта. Хуҗаларның әйтүенчә, шул шешә низаг чыгу өчен бик җитди сәбәп тудыра да инде. Ягъни соңгы тамчыларны бүлешкәндә Вася күбрәк эчеп, Александрга шактый гына кимрәк калдыра. Яшь егетнең ошбу оятсызлыгы 45 яшьлек мужикның ачуын чыгармый калмый. Василий, әйтүенчә, аның мәрхүмә әнисен атап сүгенүенә кабынып китә.

Нәтиҗә аяныч, яшь егет кунакның тетмәсен тетә, арага кереп аны тынычландырып азапланган атасын да этеп кенә җибәрә, аңа да эләктерү белән куркыта. Җаен табып ишегалдына йөгереп чыккан Мышовны, куып җитеп, таяк белән тукмый, шул исәптән башына да суга һәм, өнсез хәлдә егылып яткан ир-атны калдырып, өенә кереп китә. Күршесен аякка бастырырга азапланган Николайны да куып кертә. Шул рәвешле, хәл эчендәге кеше җирдә ятып кала. Теге явыз иртәнге сәгать 5тә үк маллар көтәргә чыгып китә. Ике хезмәттәшенә А. Мышовны кыйнавын, аның ишегалдында йоклап ятуын да әйтеп ала. Сәрхуш көтүлектә өч сәгать буе йоклап ята. Кич белән яллаган кешесендә ашап-эчеп, мунча кереп өенә юнәлә.

Аның әтисе Николай ул иртәдә ишегалдында Александрның кычкырган тавышына уяна, авылдашына ике мәртәбә су эчертә дә урамга чыгып китә. Александрның 75 яшьлек әнисен очратып, ишегалларында йоклап яткан улын алып кайтып китәргә дә куша. Карчык кешедән, үзе кайтыр, дигән фикерне ишеткәч, бер авылдашына утын ярып, печән әйләндереп тамак туйдыргач, сәгать 3ләр тирәсендә өенә кайта. Һәм чебеннәр сарып алган бичараның үле икәнен күрә, авыл фельдшерын алып килә. Шомлы хәбәрне ишетеп Мышовның ике бертуганы килеп җитә, күрше-күлән җыела.

Алдан сул ягында кырын яткан мәетнең җәрәхәтләре күренми диярлек, төнге мәхшәр эзләре аны аркасына әйләндергәч ачыла. Чынлыкта аңа исән калу мөмкинлеге калдырылмавы Буада экспертиза үткәргәч мәгълүм була. Мәрхүмнең 6 урыннан кабыргасы, кулбаш, терсәк, бармак, бот сөякләре чәрдәкләнеп сынуы, йөрәк, бөергә зыян килүе, ә үлемнең, иң беренче чиратта, баш мие һәм үпкәләр шешү сәбәпле килүе ачыклана.

Василиий Ильин өе янына кайтып җиткәч богаулана. Аның ерткычлыгы аңлы рәвештә кеше үтерү дип саналмый, чөнки ул зарар күрүченең исән икәнен белгән, димәк, андый нияте дә булмаган. Кыскача гына әйткәндә, кыйнап саксызлык белән үтерү дигән гаеп белдерелә дә Чүпрәле район суды карары белән сак астына алына ул.

Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров В. Ильинның чагыштырмача җиңелрәк җәза каралган маддә буенча хөкем ителеп колониягә озатылуының да икеле икәнен белә. Чөнки В. Ильин акыл ягыннан кимчелекле зат буларак, 2нче төркем инвалид, шул сәбәпле мәктәптә дә укымаган, берничә тапкыр сырхауханәдә ятып чыккан. Ул гына түгел, әтисе һәм ике бертуганы да шундый ук чиргә ия аның. Димәк, психиатрлар тарафыннан үз гамәлләрен аңларлык хәлдә булмаган дип табылу мөмкинлеге зур була.

Шулай килеп чыга да. Д. М. Әскаров аңа җинаять кылуда түгел, ә «иҗтимагый куркыныч гамәл» эшләүдә рәсми гаепләү белдерә һәм чирле, ләкин хәвефле кешене саклана торган махсус сырхауханәдә мәҗбүри дәвалануга җибәрү өчен эшне район судына тапшыра. Әлбәттә, психиатрлар нәтиҗәсе бәхәссез монда, ләкин әлеге фаҗигага эчкечелекнең хәлиткеч этәргеч ясавын да кире кагып булмый. Чөнки Василий аек чакта башкалардан әллә ни аерылып тормый бит.

***

Яшел Үзән каласында 35 яшьлек Сергей Тарасов та җинаять урынында тоткарлана һәм үзеннән өлкәнрәк шешәдәшен чәнчеп үтерүен таный, ләкин, гаебен җиңеләйтү йөзеннән, пәкене мәрхүмнең кулыннан алып кададым, дип бара.

Ул көнне Александр Мигунов фатирында дүрт эчкече җыела. Арадан берсе, хәвеф буласын сизгәндәй, алданрак чыгып китә. Чыннан да, тиздән С. Тарасов һәм Игорь атлы тагын бер кунак арасында ызгыш, этеш-төртеш һәм сугыш куба. Төгәлрәге, моны Толстый кушаматы йөртүче пәһлеван Сергей чыгара. Хуҗа Мигунов аларны подъездга куып чыгара да үзе, лифт белән, дүртенче катта торучы сеңлесе Ольга янына менеп китә.

Ул арада Ольга баскычтан түбәнгә таба тәпили, күршеләр абыйсы фатирындагы шау-шу турында хәбәр иткән булалар. Хатын-кыз беренче катка төшкәч тә Игорьның подъезд идәнендә хәрәкәтсез ятуын, ә Тарасовның аның өстенә иелеп суларга, күзләрен ачарга кушып мыгырдануын күрә. 1969нчы елгы ир-атның курткасын ачып карагач та барысын да аңлый Ольга, чөнки күкрәктәге кан саркучы җәрәхәтне күрә. Арлы-бирле йөренүче Толстый аның, нәрсә бу, дигән соравын җавапсыз калдыра, димәк, яраны үзе ясавын таный. Күкрәгенең уң ягына эләккән пәке төп кан тамырларын кисә, үпкәне җәрәхәтли, хәтта йөрәккә кадәр барып җитә һәм ир-атның бер мизгел эчендә үлүенә китерә.

Ашыгыч ярдәм табиблары И. Бурмистровның үле икәнен әйтә. Полиция бишенче-алтынчы катлар арасындагы баскычта йоклап яткан С. Тарасовны тотып алып төшә. Үтерүченең ул икәне шик уятмый. Ләкин пычакның кайдан килүен ачыкларга кирәк була. Тарасов ишектән чыккач та Игорь аркама кадамакчы булды, борылып пәкесен бәреп төшердем, алып күкрәгенә чәнчедем, дип аңлата. Фатир хуҗасы Мигунов та Игорьның пәке белән кыяр кисеп, аны кесәсенә салуын әйтеп тора. Болар барысы да исәпкә алына, ләкин Тарасовның гомере һәм саулыгына куркыныч янамаган дип табыла. Һәм суд аны аңлы рәвештә үтерүдә гаепле дип белдереп, 8 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Татарстанда ел саен хокук саклау органнары өчен шушындый аз мәшәкатьле йөзләрчә җинаять теркәлә. Нәтиҗәдә, берәүләр зиратка, икенчеләр зинданга китә тора.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии