Вирус арбасы

Вирус арбасы

(памфлет)

Коронавирус! Әһә, бу каһәр суккан вирусның нигезендә күзгә бәреп, юк, кычкырып торган «корона» (таҗ) сүзе бит. Беренче каналның «Время» тапшыруында менә мондый шаярту булган иде: Дональд Трамп Америка президенты булыр алдыннан нәрсә белән шөгыльләнгән? Үзе оештырган матурлык конкурсында берсеннән-берсе чибәр һәм чәнти бармакларыннан чәч бөртекләренә кадәр ясалган гүзәлкәйләргә корона-таҗ тараткан. Мин бу яңалыкны болайрак дәвам итәр идем, алай тагын да үтемлерәк булыр. Билгеле ки, Кытай – Американың экономик яктан иң зур көндәше. Бәйләнешне сизәсезме? Димәк, короналы вирусны Дональд Трамп уйлап тапкан да, мескен ярканатка шул агуны кертеп, көнчыгыш дәүләтенә очырып җибәргән имеш. Җан иясе, бичара, башкалага очып җитә алмагач, хәлсерәп, бары тик Ухань шәһәрендәге бер хатын-кыз тәлинкәсенә килеп төшкән. Аннары… Юк, түзәр әмәл калмады, зинһар, туктатыгыз бу юләрлек арбасын!

Бер тәгәрмәче, үзен әллә кемнәргә санап, барысыннан да алдан элдерә. Тик кадаклары күптән күгәргән, җитмәсә, тимерләре эленеп кенә тора. Мин әйтәм, илебез бигрәк сакчыл, чир әле борынын тыгарга өлгермәгән, ә ул инде, каударланып, барысын да карантинга ябып куйды. Буталдым, карантин түгел лә бит бездә. Үзизоляция. Кышка төрле тишекләргә поскан чебеннәр сыман, барыбыз да өйләребездә утырырга мәҗбүр булдык шул. Дәүләткә бызылдап, чүп ташлау вакытын көтеп, кулларны ышкый-ышкый утырырга гына калды. Май җитүгә качып утырган урыннарыбыздан чыгарга вакыт диеп, үзизоляцияне дә бетереп куйдылар. Дөрес, кем мондый чорда өйдә утыра инде, безнең халыкның әллә кайдан чыккан авырудан түгел, ачлыктан күбрәк үлүе ихтимал. Вирус бездән куркып калды. Тикшеренүләр уздыргач, шундый нәтиҗәгә килдем – барысына да илбашы гаепле икән бит. Нигә дисәгез, үзизоляцияне бетергәнгә бер тәүлек тә узмады, статистика шыбырдап аска төшә башлады. Чыгышын алданрак ясаган булса, күптән инде урамда күлмәк җилфердәткән булыр идек.

Икенче тәгәрмәчкә игътибар бик көчле иде, җәмәгать – халык җилкәсендәге салымнарның бөтенесе көпчәк кыршавын ныгытырга китте. Миллиардлаган акчалар шул механизмны эшләтергә тотылды. Кызганыч, күз ачып та өлгермәдек, арба урыныннан кузгалмады, купты да юкка чыкты тәгәрмәч. Дәүләтебез коронавируслылар белән шыгрым тулган хастаханәләргә күп акчалар бирергә вәгъдә итте. Әмма бюрократия юлында югалып, адашып калдымы, әллә инде бөтенләй иренеп, ерак юлга кузгалырга теләмәдеме, акча табиблар кулына килеп җитмәде. Әллә Капкорсак депутатлар кыяр үстерер өчен пестицидлар куллана башлаганнар инде. Ник дигәндә, бөтен маска, костюмнар – уңган, тырыш политик-фермерларның хуҗалыгында бик кирәк нәрсә. Ышанмыйм мин ул акчаның яхта, кыйбатлы киемнәргә киткәненә. Ышанмыйм! «Табибларга нишләргә соң?» дип ачынып сорамагыз, җавабы гади. Кулга «Персил» порошогы һәм кер сабыны. Бер киярлек битлекне рәхәтләнеп ышкып утыр. Шәхси бизнес ияләре дә интекте коронавирус дәһшәтеннән. Ярдәм дә сорап карадылар, әмма безнең дәүләт югалып калганнардан түгел бит, бер градуска да сыгылмады. Кармакка эләкмәгәннәргә якты чырай юк бездә!

Арткы көпчәк физика законнарын бозып, бөтенләй шашты – бөтерчек сыман бер почмактан икенче почмакка әйләнде дә тулганды. Тик урталыкны таба алмады. Хәзер бүләккә бер пачка битлек бүләк итсәң, син бу дөнья йөзләрендә иң миһербанлы, юмарт һәм бөек кешеләрнең берсе буласыңдыр, билләһи. Бер чүпрәк белән зәңгәр резина кисәгенең 5 тапкырга артуы бәясе меңгә кадәр күтәрелгән имбир тамырыннан соң чүп шикелле генә тоелды. Имбир урынына сарымсак та ашап була, югыйсә. Ә битлек белән ни эшләргә? Кибет киштәләрендәге битлекләрдә дә бит «Не для продажи» дигән язу кычкырып тора. Өйдә чүпрәктән дә тегеп була ич аны дисәгез, ирегезнең подштанниклары кирәк бит әле аның өчен. Хет утырып ела, хет кычкырып көл. Әлбәттә, законнарга каршы килгәннәр дә очралаштыргалады. Әллә инде берәр бәйрәмдә бергәләшеп, акыртып музыка тыңлаганнармы – барысы да чукракка әйләнгәннәр. Андыйларга хакимият 5 мең штрафны маңгайларына чәпәде дә торды. Тик илебездә, сиңа да, миңа да мәгълүм, полиция үз вазыйфасын искиткеч яхшы башкара. Бер акыллы баш әйтмешли, «Полицейскийлар урыннарда тәртипсезлекне бетерер өчен йөрмиләр, ә аны саклап калырга тырышалар». Шулай Казанның бер кояшлы көнендә автобустагы киребеткәнне эләктереп, машиналарына яптылар да куйдылар. Хәзер шуның аркасында полиция кешеләрне, көзге бәрәңге капчыклары кебек, грузовикка төяп йөри, дигән сүз халыкта киң таралды.

Тагын бер сүз чыккан иде бит, җәмәгать! Имеш, 3 яшьтән 16 яшькә кадәр булган балаларга 10 мең сум биреләчәк. Әллә полиция хезмәткәрләре шул акчаны түләр өчен казна тутыра инде?! Патшаның артык кесә кузгатасы килмәгәндер шул, бер мәхлуктан алып икенче мәхлукка генә тапшырды. 17 яшьлек мәктәп укучыларына исә хәер сорарга кала. Карантин вакытында алар ашамыйлар да, эчмиләр дә, һава гына сулап торалар икән.

Нәрсә әйтсәң дә, авыл халкы бик кунакчыл ул. Коронавирустан шүрләгән Казан «качкыннарын» да үз итте, Росгвардияне генә шикләнеп каршылады. Бу «эсеръезный» кешеләр авыл уртасына килеп төшкәч, бөтен терлек кычкырудан тына, этләр койма асларына кереп кача, кибетләр секунд эчендә бикләнә, кошларның чуалыйлары бугазларында утырып кала. Чистый куркытып бетерделәр. Әбиләр хәтта елга буена тузганак җыярга чыкканда да, битлек киеп йөри башлады, бабайлар балыкка барыр алдыннан кармак түгел, иң беренче, перчатка әзерләде. Тыңламыйча да булмый. Вирустан куркып түгел, штрафлары башыңны кашытырлык бит. Ике тапкыр эләксәң, айлык пенсияң вәссаләм дигән сүз.

Дүртенче тәгәрмәчне арбага бик тырышып беркетеп куйдылар, кешеләргә күрсәтерлек итеп маташтырдылар. Шул көпчәк кенә селкеткәндер инде арбаны, билләһи. Дистанцион уку үзизоляциянең беренче көннәрендә үк яшендәй башка сукты. Укытучылар үрмәкүчләр сыман эш йөртергә мәҗбүр булдылар – бер кул компьютердагы ZOOMда, икенчесе дәрес почтасында, өченчесендә – сыйныф почтасы, дүртенче кулда WhаtsApp, уң аяк белән билгеләр куя, сулы белән план яза, ул арада ничек укытуы турында завучка көндәлек отчет җибәрә. Илон Маск укытучының бу галәмәтенә карап, бары тик башын кашыр. Өстәвенә һәр иртән физкультура ясаттырып, тәрбия дәресләрен дә үткәрергә куштылар. Укытучылар бу чорда үзләрен сверх-кеше дип уйлый башласалар да, гаҗәпләнмәс идем. Балалар, студентлар да җәфа чикте. Өй эшен бетердем дип дәфтәрләрне кырыйга алып куясың гына, «сәлам», дип, икенчесе килеп төшә. Шунысы рәхәт – иртән торып мәктәпкә барасы юк. Чын дөресен әйткәндә, дәрестә йоклап ятучылар да булды анысы. Тыңлаган кыяфәт ясап, ятасың мендәреңне кочаклап. Хәзер укучыга «башыңны өйдә калдырдың мәллә?» дигән сорау урынсыз. Болай да өйдә тозланып ята инде ул. Ә ыштаныңны кидеңме, кимәдеңме – икенче мәсьәлә. Камерадан күренми бит – ыштан бармы, юкмы, контроль эш вакытында янында әниең җавапларны пышылдап утырамы, юкмы? Әти-әниләр дигәндә, аларның да бит төрлесе бар. Берләре баласының билгеләрен геометрик прогрессия белән күтәртсә, икенчеләре бөтенләй туеп, гарык булып бетте бу галәмәттән. «Әйдәгез, балаларны укытучылар белән бергә мәктәпкә карантинга ябабыз. Ашарга ташырга риза, өйдә генә тыныч булсын», – дип ачынды бер әни кеше. Коронавирус дәһшәтле әйбер булып чыкты шул – нервларны какшатты, ата-аналарны юләргә әйләндерде, укытучыларны тәмам эштән чыгарды.

Арба бара да бара. Кая? Билгесез. Туктармы ул, юкмы? Дүрт тәгәрмәче өстери дә өстери бичараны. Ә күпмесе бит запаста эленеп тора. Әле ярый, юлының ташлы, бормалы урыннары артта калды, хәзер тигез, асфальтланган җирдән барабыз. Әлбәттә, илебездә асфальтның сыйфаты шуның төслерәк, арба сикергәләп, чайкалып та китә. Тик берсе генә борчый. Дөрес юнәлеш алганбыз микән соң без? Күз буяу өчен генә эшләнгән, тәҗрибә үткәрү юлы булмасын, дип, догалар гына укыйсы кала.

Айзилә САБИРОВА,

КФУның татар журналистикасы бүлеге 2нче курс студенты

Вирус арбасы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии