- 25.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №28 (21 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Моңа кадәр үземне бик мөлаем йөзле һәм ышаныч тудыра торган кеше дип уйлый идем. Ләкин соңгы очрак шикләндерде. Чөнки данлыклы хокук сакчыларыбыз миндә потенциаль җинаятьче күреп алды. Ярый ла, исерек йә шакшы кыяфәтле булсам… Тыныч кына атлап барганда килеп бәйләнделәр бит. Миңа хәзер урам малайлары, ягъни “гопниклар” да каныкмый: “Братан, сине минем әни телевизордан яратып карый”, – дип китәләр. Мине саклаучы милиция башкала уртасында түбәнсетер дип башыма да килмәгән иде…
“БУ – ПЛАНЛЫ ГАДИ ТИКШЕРҮ”
Көтеп алынган ялым. Республика клиник хастаханәсендә әниемнең сеңлесе – Алма апам (безнең Буа якларында туган яисә күрше кешеләргә Алма, Чия, Туган, Матур апа кебек исемнәр кушалар – Ф.Г.) ята. Бик катлаулы процедура үтәсе аңа. Барыбыз да борчылып торабыз. Шул процедура нәтиҗәсен белми торып, авылга кайтып китәргә кыюлык юк. Нерв җепселләре зыңгылдап тора. Ниһаять, 5 сәгать интеккәннән соң, Алма апаның хәлләре әйбәт булуын ишеттем, үзе белән сөйләштем дә тимер юл вокзалына – Буага кайтучы автобуска йөгердем. Авыл баласы өчен туган як Мисыр-Төркияңнән якынрак ич… Автобус шоферы: “Кеше җыеп бетерү белән китәбез”, – ди. Әһә, мин әйтәм, үзәк универмагка кереп, күчтәнәч-фәлән җыярга өлгерәм әле. Анысына җитештем үзе. Автобуска гына өлгереп булмады…
Зур спорт сумкасын асып, кызу-кызу атлап барышым. Каршыда милиция машинасы. Үтеп киттем дигәндә, яшь кенә милиционер туктатты. “Документ-фәләннәрне тикшерәбез”, – ди. Паспортны, кесә телефонын тоттырдым моңа. Бу машинага кереп утырды. Көтәм. Тикшерү озакка сузылды. Автобус китә бит! Түзмәдем, машина янына килеп: “Егетләр, автобусым китә, әйдәгез инде тизрәк”, – дим. “Ничәдә автобус?” – дип сорый формалы егет. “Кеше җыя да китә”, – дим. “Өлгерерсез”, – диде дә тәрәзәне бөтенләй үк ябып куйды. Артта утыручы милиционерга аңлатырга керештем: “Авылга кайтам, мин ни эшләдем, исерекме мин, сугыштыммы, өстем пычракмы?” – дим. “Бу гадәти тикшерү”, – дип җаваплады дәүләт номеры 14-91 булган “Жигули”да утырган экипаж вәкиле. Вахитов районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, күрәсең, үзләрен бик җитди җинаятьче тоттык дип саныйлар иде. Рациядән нидер сөйләшкәч, паспорт һәм телефон номерларымны раслагач, хокук сакчысы ашыкмый гына әлеге саннарны ниндидер таушалып беткән блокнотка күчереп язарга кереште. “Ник минем шәхси мәгълүматны тагын күчереп язып утырасыз?! Нигә кирәк ул сезгә, автобуска соңга калам бит?!” – дип әйткәч, “эш”кә руль артындагы милиционер да кушылды…
“КАПШЫЙБЫЗ ГЫНА БЕЗ”
Рульдә утырган милиционерның миңа ачуы чыкканлыгы күренеп тора иде. Чөнки аңа: “Мин нинди җинаять кылдым? Чын җинаятьчеләрне тотыгыз”, – дидем. Ул вакыттагы җинаятем – агач ышыгына поскан милиционерлар янәшәсеннән ялгыз үтеп баруым икәнлеген аңлаган идем инде. Сержант Антон Журавлев (ул таныклыгын ахырдан, таләп иткәч кенә күрсәтте. – Ф.Г.) миңа сумкадагы әйберләремне күрсәтергә кушты. “Ачып үзегез карагыз”, – дидем. “Юк, ачыгыз”, – ди. Спорт сумкам эчендәге нетбукны тартып чыгардым. “Аның да номерын тикшерәбез”, – диде. Кыйммәтле компьютер милиция машинасы эченә кереп югалды. Нетбукны миңа быел “Журналистикада исем” номинациясендә җиңүем өчен биргәннәр иде. Форма кигән кеше каршыңа чыкса, исемең дә, журналистикаң да чүп кенә икәнен моңарчы да белеп яши идем. Тагын бер кат инандым. Журавлев әфәндегә бу гына җитми бит. “Пычак-мазарың юкмы?!” – ди. Бу шулай яңгырады ки, әйтерсең миндә, һичшиксез, пычак-мазар булырга тиеш…
Юк, дигәч, кесәләремне капшарга кереште. “Бу нинди тентү?!” – дим. Көпә-көндез, вокзал янында бит! “Тентү түгел, капшау гына бу (сержант русча аны “охлоп” дип атады, моңарчы андый сүз ишетмәгән идем. – Ф.Г.)”, – ди. Машинаның арткы урындыгында уртача яшьләрдәге милиционер утыра иде, ул, чыгып: “Антон, ярый, җитәр” – дип караган иде, Журавлев аңа күз генә кыскалады. Сержант миңа артым белән борылырга кушты, ләкин борылмадым. Таныклыгын сорадым. “Минем исем мөһим түгел”, – диде. “Мөһим, сез эш урынында”, – дигәч, чыгарып күрсәтте таныклыгын. “Күреп кала алдыгызмы барысын да?!” – дип сорап куйды. -5,5 диоптрияле күзлегем булмаса да, мондый исем күңелгә сеңеп кала торган иде шул…
Әйберләрне бирделәр. Автобус киткән. Тагын ике сәгать көтеп утырасы. Хастаханәдә апа интегеп ята. Мин автобуска утырып китеп барганда, 14-91 санлы машинада кызык эзләп йөрүче “хокук сакчылары” юк иде инде. Күрәсең, башка ышыграк урынга минем төсле чираттагы “җинаятьчене” эләктерергә киткәннәр…
МИНЕМ МИЛИЦИЯ МИНЕ…
Беләм, милициядә төрле кешеләр эшли. Хәлгә керүчеләр, кешелеклеләр бик күп. Ләкин менә мондый очраклардан соң, ничектер, күңел чөерә хокук сакчыларыннан. Кемлегеңне белә торып, соңга калуыңны күреп, махсус Казан урамында тентү оештыручыларны аңламыйм. Башыма: “Ә болар мине камерага илтеп тыкса?!” – дигән яман уй килде. Ярый ла, сәбәбе булса. Биредә бит сәбәпсез… Дөресен әйтим, мине капшауларын яратмыйм. Юридик терминнар арасында да “охлоп” дигән нәрсәне ишеткәнем юк. Бәлки, бездә законнарны сержант Журавлев чыгарадыр?!
Урам буйлап тыныч кына баручы кешене шулай тоткарлап мыскыл итүче милиционерлар бераз гаебе булганнарны нишләтә соң?
Милиционер имиджын төшерәсез дип, министрлар журналистларны тирги. Менә янымда Бәллүр каләм, шул исемдәге бәйгедә “Журналистикада исем өчен” бирелгән нетбукта шушы материалны язып ятыш, иптәш җитәкчеләр. Сезнең кул астындагы хезмәткәрләр тикшерде – хәләл нетбук ул. Хәер, хәрамнарын табып, хәләл хуҗаларына кайтарып бетерәләрдер дип уйламыйм. Теге экипаждагы олы милиционер: “Журналист булгач, сезне тикшерергә дә ярамыймыни?” – дип сорады. Ярый. Тик һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Минем өчен бер генә сорау ачык кала: иптәш хокук сакчылары, сезнең машина яныннан үтеп китүем белән мин нинди җинаять кылдым?!
Ихтирам белән, журналист Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ.
Редакциядән: әлеге вакыйгага “БГ” битараф кала алмый. Язманы тиешенчә (рәсмиләштереп диюебез) Татарстан эчке эшләр министрының үзенә юллыйбыз. Һәм бу вакыйгага юридик күзлектән чыгып бәя бирелүенә өмет итәбез. Без дә бит, милициягә ышаныч, хөрмәт булуын телибез. Ләкин сержант Журавлев кебекләр анда эшләгәндә хөрмәт итеп булыр микән безнең милицияне? 14-91 санлы машинага утырган экипажның 15 июльдә 14 һәм 15 сәгать арасында ни белән шөгыльләнгәнен, нинди беркетмәләр тутырганын беләсе иде. Бәлки, арада алар тоткарлаган хәбәрчебез кебек “җинаятьчеләр” күп булгандыр. Эссе бит…
Ләкин урамдагы иминлекнең шулай тәэмин ителгәненә ышанасы килми. Дистә еллар телевизор экранында утырып, татар телле тамашачы гына түгел, рус теллеләр дә таный торган журналист, тапшырулар алып баручы белән шулай эш иткәч, гади кешеләргә нишләргә кала?! Без, һәрхәлдә, моны күз алдына китерергә куркабыз хәзер.
Мин җинаятьчегә охшаганмы?!,
Комментарии