Угры урый урамнарны

Угры урый урамнарны

Кышкы салкын кичтә Валентин Евдокимов урамга чыга, саф һава суларга түгел, махмыр дигән зәхмәт артыннан төртә. Өйдә утырсаң китереп бирүче булмас, ә монда таныш шешәдәшләр, дус-ишләр очрар да баш төзәтү мөмкинлеге туар дип фикерли ул. Ләкин Азнакайның шул тирәдәге урам вә ишегалларын урап чыкса да өметләр акланмый, хәлен аңлардай кеше күренми. Үз гомерендә күпне күргән 1959нчы елгы абзый бирешергә, башын түбән иеп өенә кайтып китәргә җыенмый.

Беренче тапкыр 1985нче елда хөкем ителә ул. Ул чакта 25 яшендәге егет исерек килеш милиция хезмәткәре белән бик хәтәр бәргәләшкән өчен ике елга утыртыла. Аннан кайткач эшләмичә эчеп йөргән ир-ат ул заманнарда ЛТП буларак мәгълүм хезмәт белән дәвалау оешмасына озатыла, ләкин сәрхүшләр профилакториеннан качып кайта һәм моның өчен совет законнары нигезендә ярты елга колониягә ябыла. Аннан чыккач тагын ЛТПга урнаштырыла, кабат табан ялтырата. Бу юлы бер елга ирегеннән мәхрүм ителә. 2000нче елда төркем белән кеше талауда катнашып өч елга утыртырга дигән хөкем ала, әмма амнистия буенча әлеге җәзадан азат ителә. Әйтергә кирәк, акылга утыра дип булмаса да, шуннан соң җинаять җаваплылыгына тартылмый ул. Ләкин 2023нче елга кадәр дип өстәргә туры килә.

21нче февраль кичендә теләгенә ирешә, ягъни бер чәкүшкә «Тундра» аракысына элгәшә Валентин һәм өендә шуны эчеп сәламәтлеген рәтләгәннән соң йокларга ята. Тиздән бушаган шешәне полиция оперативникларына тапшырырга туры килә, чөнки аны җинаять эшенә «вещдок» итеп теркәргә кирәк була. Чәкүшкә законлы ысул белән кулга төшерелми, димәк.

В. Евдокимов урам буйлап селкенеп йөри торгач, шул яклардагы «Пятерочка» кибетенә барып керә дә, күптәнге танышы вә яшьтәше Рим Җәләевның сусаганны баса торган эчемлекне алуын шәйли һәм шактый явыз ысул белән шешәне тартып алу планын кора. Шул нияттән, кеше-кара күргәнче кибеттән чыгып шыла, арткы якта өелгән тартмалар һәм башка чүп-чар арасыннан саллы гына агач борыс табып ала.

Ул арада аз-маз салмыш Р. Җәләев кибеттән чыгып туры сукмак буйлап өенә таба тәпили, әлбәттә, артыннан калын такта тоткан В. Евдокимов килә дип уйлап та карамый, бер мәлне туктап чүгәли дә хәл алырга керешә, шул рәвешле, эзәрлекләүчегә эшне җиңеләйтеп куя. Кыскасы, Валентин борыс белән баш түбәсенә кундырып, чынлыкта, утырган Җәләевны карга мәтәлдерә, шешәле яшел пакетны эләктереп табан ялтырата. Рим агайның әйтүенчә, бик тиз өненә килә, китеп баручы ир-атны да күрә, аңы томанланган килеш өенә кайтып полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар баш түбәсендәге канлы яраны эшкәртеп, авыруны район сырхауханәсенә илтәләр. Эксперт аның сәламәтлегенә җиңел зыян китерелгән дигән нәтиҗә ясый.

Оперативниклар такта белән тондырып 239 сумлык «Тундра»ны чәлдергән кешене тиз табалар. Чөнки ул «Пятерочка»дагы һәм үзе яшәгән йорттагы видеокүзәтү җайланмалары язмасына эләккән була. Даими сатып алучыларны супермаркет хезмәткәре дә күреп һәм хәтерләп калган булып чыга. Шулай итеп абзыйга гаебен танып тәүбә итәргә туры килә.

Р. Җәләев рәсми күрсәтмәсендә, күрәсең, тикшерүче соравына җавап биреп, мин аңа башыма такта белән орырга һәм аракымны алырга рөхсәт итмәдем, дип белдерә. Ошбу сүзләр сәеррәк күренсә дә, чынлыкта, корал рәвешендәге әйбер кулланып һәм кеше гомере һәм саулыгы өчен куркыныч һөҗүм, ягъни разбой дигәнне аңлата. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Раил Зарипов В. Евдокимовка шундый җитди җинаятьтә гаепләү белдереп бер атна дигәндә эшне суд карамагына тапшыра. Анда исә такта белән сугучыга таякның юан башы эләгә, В. Евдокимов 64 яше тулган көннәрдә ике елга ирегеннән мәхрүм ителә. Яклау ягы мөрәҗәгате буенча җинаять эше Татарстан Югары судында да каралачак. Әмма хөкем карарына үзгәреш кертелү ихтималы юк дәрәҗәсендә.

* * *

Бөгелмәдә яшәүче Сергей Карконин үзе белән пычак йөртүен быел февраль аенда ике ир-егет кыйнап 4500 сум акчасын талап китүе белән аңлата. Әйтүенчә, бу хакта полициягә хәбәр итеп тормый, саклану йөзеннән кесәсенә пычак салып йөри башлый. Ошбу аңлатманы 7нче март кичендә ике ир кешегә һөҗүм итеп үзе дә олы бәлале булгач бирә ул.

Бөгелмәдәге Ф. Энгельс урамындагы чәчәкләр кибете ябылыр вакыт җитеп килгәндә анда каушаган-курыккан ике ир-ат атылып кереп пычак белән чәнчүләрен әйтеп сатучының ашыгыч ярдәм, полициягә хәбәр итүен сорыйлар. Патруль экипажы бик тиз килеп җитә, погонлы хезмәткәрләр берсе эчен, икенчесе күкрәген кысып тоткан ирләрдән нәрсә булуын белешеп һөҗүм итүченең төс-кыяфәтен сорашкач та аны эзләргә чыгып китәләр. Гаҗәп, ләкин теге бәндә качып китмәгән булып чыга, шул тирәдәге Саклык банкы бүлекчәсендәге банкомат янында тоткарланган охшаш кеше үзенең С. Карконин икәнен дә әйтә, кесәләреннән ике пычак чыгарып җиргә ыргыта, килеп бәйләнгән ике кешегә бер-бер артлы чәнчүен сөйләп ала, урамда коралланып йөрүенең безгә мәгълүм сәбәбен әйтергә дә өлгерә. Ул арада ашыгыч ярдәм табиблары яралыларны сырхауханәгә алып китәләр. 1971нче елгы Рафис Миңнуллин өенә кайтарып җибәрелә, чөнки эчке әгъзаларына зыян килмәгән була. 36 яшьлек Антон Романовка дәваланып чыгарга туры килә. Экспертиза ирләрнең беренчесе саулыгына җиңел, икенчесенең сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдәге зыян килүен күрсәтә.

Җинаять тиз ачылса да, зарар күрүчеләр һәм һөҗүм итүче күрсәтмәләре тәңгәл килмәү сәбәпле, тикшерү эшләре җайлы гына бармый. С. Карконин беренче күрсәтмәсендә эштән соң «крестный» дип аталучы абзасы янына кунакка барырга чыктым, 700 граммлы бер шешә аракы, күчтәнәчләр алдым, Саклык банкы янында тәмәке көйрәтеп торганда ике кешенең берсе (Р. Миңнуллин – Н. В.) тартырга сорап алды, акча таләп итә башлады, сул колагыма китереп тамызу сәбәпле хәзер начар ишетәм, шуннан соң кесәмдәге кечкенә пычакны чыгарып үз-үземне сакларга керештем дип сөйли. Аның аңлатмалары үзгәреп тора, алга таба ирләрнең акча соравын кире кага, ләкин мәрхүмә әнисен искә алып сүгенүләрен өсти, банк бинасындагы видеотеркәгеч язмасында ирләрнең килеп бәйләнүе, сугуы күренмәгәч вакыйга урынын үзгәртә, ягъни шул тирәдәге китапханә янында булды дип сөйли.

Гомумән алганда, видеоязма мәсьәләгә ачыклык кертүдә төп рольне уйный. Чөнки анда С. Карконинның куллары кесәсендә булган кешеләргә кадавы күренеп тора. Бу инде аның «самооборона» дип аклануларын кире кага. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Айдар Еникеев аңа бернинди дә куркыныч янамавын дәлилләгән язмаларны күрсәтеп аңлатма бирүен сорый. С. Карконин һөҗүм итәргә җыеналар кебек күренде, дип җавап бирә, инде пычакларны да саклану, кемгә дә булса зыян китерү өчен түгел, шәраб савытын ачу өчен кирәк булганга кесәләренә салган, чөнки кибеттән аракы түгел, кәгазь тартмадагы шул эчемлекне алырга уйлаган булып чыга.

Шулай итеп С. Карконинның гомерен, саулыгын саклап һөҗүмгә ыргылуы расланмый. Р. Миңнуллин белән А. Романов та кибет артыннан килеп чыкты да тиктомалдан ташланды дип сөйлиләр. Кыскасы, акылга камил кеше гамәлләренә охшамый бу. Әмма психиатрик экспертиза С. Карконинда андый кимчелекләр ачыкламый. Барысын да эчкечелеккә сылтарга гына кала.

Тикшерүче Айдар Еникеев та вакыйга бер сәбәпсез килеп чыккан дип саный. А. Карконинга аңлы рәвештә ике кешене үтерергә омтылыш ясау дигән бик җитди гаепләү белдерә ул. Әлбәттә, гаепләү ягының кырысрак җәза каралган җинаятьтә гаепләвен гадәти хәл дияргә мөмкин. Судья ошбу фикер белән килешкән очракта үтә кырыс хөкем карары чыгарылачак.

* * *

Урамнарда селкенеп йөреп төрле явызлыклар кылучылар арасында яшүсмерләр, хәтта малай-шалай да еш очрый. Узган елгы көзге кичләрнең берсендә Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә Юлия исемле ханым шалтыратып, үзенә һәм әтисенә 15 яшьләрендәге ике малай һөҗүм итүе, телефон һәм башка әйберләрен талавын хәбәр итә. Өстәвенә, аларның берсенең әнисе Светлана исемле икәнен, аның «Лада Гранта» машинасында йөрүен, фатирын әйтә алмаса да, кайсы йортта яшәвен дә җиткерә. Шуңа күрә полиция 8нче сыйныфта укучы малайларны тиз таба.

Ул кичтә тегендә-монда сугылып йөргән малайлар ике ир-аттан тәмәке сорап тарталар, «юмарт» бәндәләр аларны сыра белән дә сыйлый, кулларына бер банка шул эчемлекне тоттырып җибәрәләр. Әлбәттә, батырайта, канатландыра кәттә «егетләрне» сыра. Эзләгән таба дигәндәй, сәбәбе дә килеп чыга. «Бристоль» кибете каршында туктаган машинадан өлкән яшьтәге ике абзый төшеп кала, кызмача яшүсмерләр алардан тартырга сорый, 1967нче елгы Сергей Кабалин үзләренең тәмәке алырга килүләрен әйтеп гозерне кире кагу гына түгел, малайларга ничә яшь икәнен сорый, унсигез, дигән җавапны ишеткәч, алайса сатып алыгыз, дип кибеткә кереп китә. Тегеләр ошбу дорфалыкны кимсетү дип кабул итәләр һәм моны җәзасыз калдыра алмыйлар. Кибеттән алданрак чыккан В. Исмәгыйлев малайларга сигарет бирә үзе, ә алар С. Кабалинны көтәләр. Шул арада бераз читкәрәк абзыйларны китереп куйган «Лада-Веста», димәк, безгә полициягә шалтыратучы буларак мәгълүм Юлия, С. Кабалинның кызы килеп туктый. Агайлар шул якка юнәлгәч, «разборка» башлана, озынрак буйлы Тимур Мөхәммәтҗанов (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелә) С. Кабалинга җикеренә башлый, бераздан сугарга да керешә. Аңа дусты Иван да кушыла. Анысы Кабалинга типкәләп алганнан соң В. Исмәгыйлев белән тарткалаша. Кыскасы, Бөгелмәнең Ленин урамында шау-шулы тамаша башлана.

Алдан әллә ни активлык күрсәтмәгән Сергей, авыз-борыныннан кан киткәч, кабынып китеп озын хөрәсәнгә әйбәт кенә эләктерә, бер мәлне алар икәүләп асфальтка егылып тузан туздырып әүмәкләшәләр, явыз Тимур яткан килеш әллә ни сугыша алмый, өстәвенә, машинасыннан атылып чыккан Юлия өстери, йолкый аны, ахыр чиктә, саллы гына гәүдәсе белән өстенә егылып бөтенләй аста калдыра. Ошбу кәмит 10 минут чамасы дәвам итә. Көрәш-сугыш барышында билдән югары киемнәре салынган Сергей агай машинага кереп утыра, бер ботинкасы төшеп калган Тимур дусты белән читкәрәк тайпыла, ләкин тиздән йөгереп килеп Кабалинның аунап яткан футболка, олимпийка һәм барсеткасын эләктереп чаба.

Бусы инде куышлы тамаша башлануын белдерә, чөнки «Лада Веста» табан ялтыратучылар артыннан китә, аның тәрәзәсеннән тегеләргә төбәп яман сүзләр оча. Эзәрлекли торгач, машина туктый, аннан атылып чыккан чая хатын угрыны куып тотып әйберләрне тартып ала. Иван юкка чыгып өлгерә, ләкин Юлия аның танышы Светлана малае икәнен танып калган була инде.

Шулай итеп вакыйга «кыю» малайлар файдасына тәмамланмый. Т.Мөхәммәтҗанов олимпийка, футболка, барсетка, андагы телефон, 3800 сум акча, димәк, җәмгысы 13800 сумлык матди байлыкны талаган булып чыга. Иң әүвәл хатын-кызның бик терчә эш итүе нәтиҗәсендә ошбу әйберләрне үзләштерә алмый ул. Шуңа күрә җинаять эше дә таларга омтылыш ясау очрагы буенча кузгатыла. Башта җинаять икәүләп, ягъни төркем белән кылынган дип исәпләнә, ләкин тикшерә торгач Иван шаһит итеп калдырыла. Әлбәттә, ике чабата – бер кием, дигәндәй, ошбу малай бөтенләй үк гаепсез дигәнне белдерми бу. Шулай итеп 8нче сыйныфта укучы Тимурга аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында барып чыкмаган талауда гаепләү белдерелә. Әнисе соңгы вакытта юньсез малайлар белән аралашуы аркасында тәртибе бераз начараюын искәртсә дә, улын үтә уңай бәяли, төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләренә йөрүен, ярышларда катнашып уңышларга ирешүен сөйли, бары тик укуы ни дәрәҗәдә икәненә тукталып тормый. Ана кеше бәлагә юлыккан баласы турында начар сөйләми инде, җинаять эше кузгатылып эшләр зурга киткәч малаеның уңай якка үзгәрүен дә белдерә. Ләкин аның 55 яшьлек абзыйга карата кылган явызлыклары тынычланырга урын калдырмый.

Әлеге очрак юньсез малай өчен яхшы тәмамлана. Ана гозерен тыңлап зарар күргән як хөкем ителүчене җәзасыз калдыруны сорый. Бөгелмә шәһәр суды якларның килешүе сәбәпле дигән билгеләмә белән 16 яшен тутырган яшүсмергә карата җинаять эзәрлекләвен туктатырга дигән карар чыгара.

Наил ВАХИТОВ,

Азнакай, Бөгелмә шәһәрләре

Комментарии