Рафил гомере – 1820 сум!

Хәтерлисездер, “БГ”да “Рафил исән калуына ышанмый” дигән язма (8 сентябрь, 2010 ел) чыккан иде. Анда сүз районында “Вояж” таксиенда эшләүче Рафилнең эш сәгатендә явыз бәндәләр кулына туры килеп, чак кына үлемнән калуы турында бәян ителде. якларына килеп эшләүче 17шәр яшьлек ике егет аннан үзләрен Мари Иле республикасына илтеп куюны сорый…

Рафил барысын да санап, юл бәясенең 1820 сумга төшәчәген әйтә. Егетләр берсүзсез ризалаша. Ә Балтач район үзәген чыгып, бераз ара үткәч, хәлләр кискен борылыш ала. Арткы урындыкта утырып баручы Т.Н. аның муенына пычак белән сызып җибәрә, берничә урынга кадак белән дә кадыйлар. Ә аннары авыр хәлдәге егетне юлда ташлап, машинасын, телефонын, булган акчасын алып, китеп югалалар. Бәхеткә, җинаятьчеләр эзенә Балтач районы милициясе хезмәткәрләре бик тиз төшә.

17 һәм 19 ноябрь көннәрендә бу егетләргә карата Балтач район суды хөкем карары чыгарды. Кеше гомере 1820 сум, дияргә була бу очракта. Кесәсендә бер тиен акчасы булмаган Т.Н. 1820 сумны түләмәс өчен, чак кына Рафилне теге дөньяга озатмый кала бит. Берсенең – М.М.ның юлда барганда эче авыртуын сылтау итеп, шоферны урманга керергә дә үгетлиләр әле. Көн пычрак булганлыктан, ул, кире чыга алмабыз дип, җинаятьчеләрне трассадан эчкә кермәскә күндерә. Югыйсә бүген, бәлки, Рафил арабызда булмас та иде. Чөнки бик авыр хәлдә булган егет урман белән юл арасын үтеп, трассага менә алмас һәм узгынчылар күзеннән ерак булыр иде. 1820 сум акча түләмәс өчен, ничек шул хәлне кылып була?! Өстәвенә, егетләрнең берсендә – М.М.ның кесәсендә 6 мең сум тирәсе акча да булган бит. “Мондый явызлык кылу турында уйламаган да идем. Акча түләп кайтабыз дип торам. Т.Н.ның акчасы юклыгын белмәдем. Ул хакта бер тапкыр да сүз кузгатмаган идек. Юлда гына шундый хәл килеп чыкты. Т.Н. пычак белән һөҗүм иткәч, югалып калдым. Мин дә Рафилгә каршы көрәшә башладым. Т.Н. машинага утырырга кушкач, шок хәлендә аны тыңлап, ияреп киттем”, – ди егете М.М. Ә мари егете Т.Н.ның җавабы бик гади: “Иң башта планым – машинага кереп утырып, бераз йоклап алу иде. Ә калганы аннары хәл ителер әле дип уйладым. Пычакны 15 яшьтән йөртәм. Саклану чарасы буларак. Чөнки үземә бәйләнгән очраклар булгалады. Рафилне дә куркытырга гына теләдем. Әмма соң иде инде. Моны муеныннан шырлап кан ага башлагач кына аңладым”, – ди. Ул моңа хәтле дә әти-әнисенә “сюрпризлар” ясаган анысы. Милициядә исәптә тора икән. 17 яшьтә генә булуына карамастан, өйдән сорамыйча гына машинаны алып чыккалаган. Әниләре бу хакта үзләре үк милициягә хәбәр иткән. Бер аягы тездән дә өстәнрәк киселгән әлеге инвалид егетне әти-әнисе үзләреннән шактый еракта булган Теләче якларына ничек төзелеш эшенә чыгарып җибәрде икән?! Шуңа аптырыйм. Бер аяк белән ни рәвешле шундый авыр физик эштә эшләмәк кирәк?! Протезы бар, диләр. Барыбер читенгә туры килә бит. Ә М.М.ны барысы да уңай яктан гына телгә алды. М.М. белән Т.Н. бер класста белем алган. Аларны яклап сүз әйтергә сыйныф җитәкчеләре дә судка килгән иде. Укытучысы әйтүенчә, М.М. мәктәптә “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укыган. Грамоталары да күп. Төрле спорт ярышларында җиңү яулаган. Быел университетка юридик факультетка укырга да кергән. Әмма матур еллары рәхәтен тоеп яшисе урынга, хәзер егеткә яшьлегенең чәчәк кебек чагын тимер рәшәткә артында үткәрергә туры киләчәк.

Егетләр нык үкенүләрен әйтте, гафу сорадылар. Ике ай ярым изоляторда утыра торгач, тәүбәгә килгәннәр, ахры. Ирекнең кадерен аңлаганнардыр.

Гаепләрен кулга алгач ук тануларын, үкенүләрен, Рәхмәтуллиннар гаиләсенә матди зыянны түләүләрен, 18 яшьләре тулып җитмәгәнен исәпкә алып, Балтач район суды егетләрнең икесен дә 3 ел ярымга ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. “Әгәр балигъ булсалар, мондый явыз җинаять өчен, 12дән алып, 17 елга кадәр хөкем итүне сорар идек”, – ди суд вәкилләре.

Рафил әйтмешли, егетләрнең әти-әниләре кызганыч. Суд залында корвалол, валидол эчеп, йөрәген тотып, улларының бу гамәлләре өчен кызарып, башларын иеп утырды алар. М.М.ныкылар: “Улыбыз кушканны гына эшләгән. Аның бит китергән зыяны азрак. Ә җәза икесенә дә бертигез. Шартлы хөкем бирмәсләрме икән дип тә өметләнгән идек”, – диләр. Теләкләре акланмады. Егетләрне милиция хезмәткәрләре суд залыннан “УАЗ”га чыгарып утырткач та, М.М.ның әти-әнисе тимер атның тәрәзәсенә ябыша-ябыша үкереп елады. Читтән караганда да тән чымырдап куя. Ходай беребезгә дә андый бәла-каза күрсәтмәсен. Билгеле, газиз баласын кемнең тимер рәшәткә артына җибәрәсе килсен?!

Рафилнең әнисе Гүзәлия апа да: “Ата-аналарын нык кызганам. Төннәрен кайчакта йоклый да алмыйм. Елап, борчылып йөрүләре күз алдымнан китми. Әмма икенче яктан уйлыйм да, әгәр газиз балабызның тормышы аянычлы тәмамланса, юлында Азат Шәрипов очрамаса, хәлләр тагын да мөшкел булыр иде бит. Улымның больницада яткан беренче көннәре күз алдыма килә дә күңелем тагын егетләргә карата суына. Әле бит Рафил аякка баскач кына, бераз тынычландык”, – ди.

Рафил сәламәтләнеп килә. “Тәнемнең кайбер урыннары сызлый әле. Аеруча һава торышы бозылганда бу үзен нык сиздерә. Шулай да зарланмыйм. Тиздән эшкә чыгарга телим”, – ди Рафил. Вакыт барысын да әкренләп төзәтер. Тән ярасын да, күңелнекен дә.

Лилия ЙОСЫПОВА,

–Балтач–.

Комментарии