Газраилләр заманасы...

Газраилләр заманасы...

Русия халкы елга 1 миллион кешегә кими башлаган. Соңгы 12 ай күрсәткечләре шундый күңелсез нәтиҗәгә китерә, дигән URA.RUга биргән интервьюда бәйсез демограф, Росстатның элеккеге хезмәткәре Алексей Ракша. Аның сүзләренчә, халыкның шул чаклы табигый кимү күренеше – ил тарыхында моңарчы булмаган антирекорд икән.

Билгеле, күңелсез антирекордка ирешүдә, нигездә, COVIDның роле бик зур. Әмма, сәбәпче ул гына да түгел...

ГӨНАҺЛАР ӨЧЕН КЕШЕЛЕККӘ ҖӘЗАМЫ БУ?

«Сугыш чорындагы сыман, кырыла халык...» Гаҗәпләнү, ачыну һәм курку катыш хисләр белән әлеге сүзләрне хәзер бик күпләр кабатлыйдыр. Дөрестән дә, гаять шомлы, кырыс, әллә нинди куркыныч заман җитте бит! Әйтерсең җир йөзендә газраилләр хакимлек итә. Кая карама, үлем...

Кешеләрнең дә эчке халәте үзгәрде сыман. Күпләрнең йөрәкләре ташка әйләнә бара, намус, вөҗдан, миһербанлылык һәм мәрхәмәтлелек дигән төшенчәләргә күңел түрендә бөтенләй урын калмый. Алар урынына җан өшеткеч салкын бушлык, битарафлык һәм ваемсызлык, ә кайберәүләрне, бөтенләй дә, вәхшилек хисләре әсир итә. Нәтиҗәдә, рухи яктан ярлылана барган адәм баласы, иммунитетын югалткан организм төрле чирләргә ныграк бирешүчән булган сыман, зәгыйфләнә, таркала башлый. Без – кешеләр, тулаем алганда, хәзер шундый халәттә калдык кебек. Күпләрнең күзләренә акчадан гайре берни күренми. Ир-атны хатын-кыздан аерып булмый торган, әти-әни ролендәгеләргә «1нче ата-ана», «2нче ата-ана» дигән шартлы номерлар бирелә, ә баланы малай яки кыз дип күрсәтергә ярамый башлаган мәгънәсез, яшәү кыйммәтләрен «акылдан шашканнар» билгеләргә омтылган вакытка җиттек. Янәсе, демократия чагылышы ул. Имеш, азчылыкның фикере дә яшәргә хаклы... Әлеге сафсатаны тыңлаган арада, демократия пәрдәсе артында теге шашкан җаннар үз шакшылыкларын алга сөрүне дәвам итә. Гүя шушындый гөнаһлар өчен кешелек хәзер җәзага тартыла да. Көн туды исә, фаҗига, үлем-китем турында тетрәндергеч хәбәрләр килеп кенә тора бит.

МӘКТӘПЛӘРДӘ МЫЛТЫК ШАРТЛАВЫ ДӘВАМ ИТӘ...

Тыныч тормышта кулга корал алып әйләнә-тирәңдәгеләрнең җанын кыю галәмәтен бөтенләй башка сыйдыра торган түгел. Тагын да куркынычы – андый коточкыч адымга баручыларның әле яшүсмерләр генә булуы. Аларның уку йортларына коралланып барып, фаҗига ясау очраклары турында хәбәрләр йөрәкне телә. Быел башта Казандагы 175нче гимназиядәге фаҗига тетрәндерде. Аннан, бер ай чамасы элек кенә, Пермьдәге университетта алты мәет белән тәмамланган атыш... Инде менә, 18нче октябрь көнне, янәдән Пермь шәһәре янындагы Сарс бистәсендә 12 яшьлек бала – 6нчы сыйныф укучысы мәктәпкә «Сайга» маркалы ярымавтомат ау мылтыгы белән килеп, атып йөргәне турында чираттагы хәбәр сискәндерде. Бәхеткә, ничек берәү дә зыян күрмәгән?! Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, әлеге бала да «минем эчемә Алла кереп урнашты» дигән бит. Тормышка карата мөстәкыйль фикере формалашырга да өлгермәгән 12 яшьлек сабый ничек шундый сүзләрне үзлегеннән әйтерлек булсын инде? Имеш, үзен кыерсыткан яштәшен – кыз баланы аңа төшендә атып үтерергә кушканнар...

Бу хәл – безнең җәмгыятебезгә куелырга тиешле диагноздыр! Кеше кадере калмаган, кыйммәт-максатлар тамырдан үзгәргән, бөтен системасы белән чирле дәүләтнең алып барган вазгыяте нәтиҗәсе ул. Күрәмсең, шулай акрынлап бөтенебез чирлегә әйләнә барабыз. Кемдер, туры мәгънәдә, төрле авырулардан, коронавирустан чирләсә, кемнеңдер, тагын да куркынычрагы – «башы китә», «эченә Алла кереп урнаша». Нәтиҗәдә, террорлык актлары... Тыныч тормышта көпә-көндез уку йортларында мылтык шартлаулары тынмый...

ЯЛГАН АРАКЫ ЯСАУЧЫЛАРНЫ ТЕРРОРЧЫЛАРГА ТИҢЛӘРГӘ КИРӘК!

Җир йөзендә кешеләрнең санын киметүче сәбәпләр күп төрле, әлбәттә. Су басу, янгын, җир тетрәү кебек табигать бәла-казалары да, сугышлар, дәүләтләр арасында төрле кайнар бәрелешләр, техник һәлакәтләр сыман кешенең үз кулы белән тудырыла торганнары да байтак.

Ә менә узган атнада гына Ырынбур өлкәсендә ялган аракы эчеп өч дистәдән артык кешенең үлү очрагын нәрсә дияргә? Соңгы мәгълүматлар буенча, 35 кеше вафат булган, тагын 24е хастаханәләргә эләккән... Урындагы кибетләрдә сатыла торган спиртлы эчемлекне куллану нәтиҗәсе шулай аянычлы була. Халкы «бәхетле» яши торган «алдынгы» илдә бит бу коточкыч хәл! Ә кем гаепле?.. Анысын хәзер тиешле органнар тикшерә икән. Ырынбур өлкәсенең 7 төбәгендә шикле булган тагын өч тонна күләмендә спиртлы эчемлек табып алганнар. Ялган аракы ясауда һәм сатуда катнашы булган 10 кеше тоткарланган, 8е сак астында. Әлбәттә, агулы эчемлек ясап, 35 кешенең гомерен өзүгә сәбәпче булган әлеге адәмнәргә карата иң кырыс җәза күрелергә тиештер. Аларны террорчылар белән тиңләү дөресрәк булыр кебек. Кеше сәламәтлеге өчен зыянлы икәнен белә торып башкарылган эш бит ул. Барысы да акча артыннан куу, җиңел табышка омтылу нәтиҗәсе. Һәм, Ырынбур өлкәсендә булган әлеге фаҗигада түрәләрнең, депутатларның да гаепләре юк түгел. Чөнки кеше сәламәтлегенә куркыныч яный торган шундый кырын эшләр белән шөгыльләнеп кесә калынайтучыларга карата катгый законнар чыгарылмый. Булганнары – үтәлми. Ә нигә үтәргә? Ялган аракы бизнесын контрольдә тотучы «түбәләр», шактый очракта, «үзләре» арасыннан ук булып чыга бит. Нәтиҗәдә, илдә ялган аракы бизнесы елдан-ел чәчәк ата бара. Экспертлар исәпләвенчә, Русиядә сатыла торган алкогольле продукциянең 15 проценты, ә виски-коньякларның өчтән бере ялган икән. Елга 52 миллиард сумлык контрафакт сатыла, диләр. Ялган спиртлы эчемлекләр бизнесы шул хәтле акча кертеп барганда, Ырынбур өлкәсендәге 35 кешенең җан тәслим кылган булуы «пүчтәк» алар өчен. Биш ел элек Иркутск өлкәсендә, шулай ук, ялган аракы белән агулану нәтиҗәсендә, фаҗиганың тагын да зуррагы булган иде. Ул вакытта 123 кеше агуланды, 76сы һәлак булды. Күрәмсең, тиешле нәтиҗәләр ясалмаган, чаралар күрелмәгән...

Гомумән, Русиядә чара күрү дигән төшенчәне дәүләт җитәкчеләре бик үк дөрес аңлап та бетермиләр кебек. Ник дигәндә, берәр кимчелек буенча «чара күрә» башласалар, ул гамәлләр түләүләрне арттыруга гына кайтып кала. Мисал өчен, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү өчен штрафларны арттыралар. «Битлек» режимын үтәмәгәнгә – штраф. QR-код кагыйдәсе бозылса – штраф. Шуның сыман, ялган аракыга каршы көрәшәбез дигән булып, акциз тәртибен керттеләр. Ул да ахыр чиктә өстәмә акча җыю гына булды ахрысы. Чөнки кибеттә иң арзанлы ярты литрлы бер шешә аракы хәзер 243 сум торса, аның 113 сумы акциз хакы икән. Соңгы өч ел дәвамында ул гел 4әр процентка кыйммәтләнә бара. Тик алкоголь продукцияләре базарын контрафакттан чистартуда гына нәтиҗә күренми. Илдәге 160 мең торак пунктның 70 меңендә алкоголь белән сату итү лицензиясенә ия кибетләр бөтенләй юк, дигән мәгълүматны китерә спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләр берлеге. Хасил булган бушлыкны, әлбәттә инде, ялган аракы басып ала. Нәтиҗәсе, билгеле булганча, бик кызганыч...

«БӘЙДӘН ЫЧКЫНГАН» КОРОНАВИРУС

Үлем таратучы югарыда билгеләп үтелгән сәбәпләр кешелеклеген югалткан адәмнәр кулы белән барлыкка китерелә бит. Көн саен меңәрләгән кеше гомерен өзүче коронавирусның килеп чыгышы турында да «ясалма» дигән фаразлар ныгый бара. Тик ул хәзер кан исеннән котырган, хуҗасын да танымас, тыңламас дәрәҗәдәге ерткыч кебек. Әлеге афәт көннән-көн җир шарын караңгылыка батыруын дәвам итә. Соңгы 12 айда Русиядә халыкның кимүе антирекордлы бер миллионга җитүдә дә коронавирусның роле зур, ди бәйсез демограф Алексей Ракша. Аның фикеренчә, COVID аркасында без хәзер гомер озынлыгы ягыннан дистә елга артка чигенгәнбез.

– Киләчәктә дә ил халкы кимү күренеше дәвам итәчәк. Без икеләтә капкында. Чөнки Русиядә туучылар саны, алдынгы илләрдәге кебек, аз. Ә үлүчеләр саны, үсеп килүче дәүләтләрдәге сыман, күп, – ди белгеч.

Аның өстенә коронавирус котырынуын дәвам итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы атна дәвамында көн саен әлеге чирдән авыручылар һәм үлүчеләр саны буенча антирекорд күрсәткечләре яңарып тора. Мисал өчен, оператив штабның 17нче октябрьдәге хәбәре буенча, соңгы тәүлек эчендә илдә COVID-19 белән чирләүчеләр 34303кә җиткән. Бу – абсолют рекорд, дип ассызыклый оператив штаб. Узган тәүлектә чир йоктыручылар 33208 булган. Үлүчеләр саны да калышмый. Соңгы атна дәвамында тәүлек саен меңгә якын үлем очрагы теркәлә.

Әлеге чирдән авыручылар һәм үлүчеләр буенча Татарстанда да хәлләр яхшыдан түгел. Русия кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина билгеләп киткәнчә, сентябрь аенда мәктәп укытучылары арасында коронавирус йоктыручылар 38 процентка, дәүләт хезмәткәрләре арасында – 19, пенсионерлар арасында – 12 процентка арткан.

– Авыручыларның 70 проценты эшкә яраклы яшьтәгеләр. Соңгы атнада гына чир нәтиҗәсендә авыр хәлгә төшүчеләр 47 процентка күбәйде, – дип ассызыклый ул.

Нәтиҗә буларак, гомуми үлем саны ягыннан быел Татарстанда да яңа антирекорд фаразлана икән. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, үлем-китем узган елгыдан 8,2 процентка күбрәк булачак. Тагын шунысын искәртеп үтәргә кирәк: элек нигездә 65 яшьтән өлкәнрәкләр үлгән булса, хәзер коронавирус 45-50 яшьлекләрне еш алып китә башлаган.

КЕМГӘ - КАЙГЫ, КЕМГӘ – ТАБЫШ...

Казан шәһәрендәге зиратларда хәзер көн саен яңа 75-100 кабер барлыкка килә икән. Ә районнарда – кимендә 10ар... Башкаладагы бер җирләү оешмасы җитәкчесе Радик Мостафин сүзләренә нигезләнеп, «Бизнес-Онлайн» шулай дип яза. Әле бер ел элек кенә Казанда көнгә 40лап, районнарда исә – уртача 3әр кеше җирләнгән булган.

Зиратлардагы яңа барлыкка килгән каберләрнең сәгать саен арта баруын исәпкә алганда, чынбарлыктагы хәлне чамаларга, үлем очраклары республикада, сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, 8,2 процентка гына артмавын аңларга кыен түгел. Кызганычка каршы, чынбарлыктагы хәл күпкә куркынычрак...

Эшләр шул рәвешлерәк дәвам итсә, якын киләчәктә Русия Президентына, бернидән курыкмыйча, шикләнмичә, пенсиягә чыгу яшен кире элеккеге хәлгә кайтарырга мөмкин булачак. Хәтта бераз иртәрәк чыгарырга да ярый. Мәсәлән, ир-атларны – 57, ә хатын-кызларны – 53 яшьтән. Ник дигәндә, хәзерге шартларда халыкның шактые барыбер ул яшькә чаклы яшәп җитә алмый. Ura.ru Русия Пенсия фонды документына нигезләнеп язганча, артык үлем нәтиҗәсендә инде агымдагы елда илдә пенсионерлар саны 398 меңгә кимиячәк. Ә киләсе елларда тагын уртача 500-600әр меңгә азаер дип көтелә икән. Шундый «өметле» киләчәк булгач, ул Пенсия фондының кирәге каламы соң? Нигә анда хәзер акча түләп ятарга, бәлки бөтенләй бетерергәдер? Ә, юк шул, кирәк әле. Бүген тыныч формада үз сүзен әйтергә дип урамга агылган кешеләрнең авызларын яптыру, киң җәмәгатьчелекне дәүләтебез өстән күрсәтмә биреп урнаштырган «бәхетле режим» шартларында яшәтү өчен тырышучы «тәртип сакчылары» пенсиягә бик иртә чыгалар бит. Кыскасы, эчке эшләр, тышкы эшләр, өске эшләр, дәүләт эшләре хезмәткәрләренең пенсия алып яшиселәре бар әле.

Хәер, без дә аңа өметләник! Юраган юш килә, диләр. Бәлки насыйп булыр...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии