ХӘТӘР СӘФӘР

ХӘТӘР СӘФӘР

Яман белән юлдаш булсаң, бәлагә юлыгырсың, дигән мәкаль бар. Ләкин кем белән сәфәр чыкканыңны да, юлда нинди бәндәләргә тап булганыңны да белеп бетерү мөмкин түгел. Бу яктан, очраган бер кешене утыртып китүче такси йөртүчеләр эше бигрәк тә хәтәр. Самарадагы «Лидер авто» фирмасы шоферы Павел Кухаренок Казанга барышлый көтмәгәндә япь-яшь пассажиры һөҗүменә дучар булып үлгәннән кала.

…Муены пычак белән җәрәхәтләнгән 29 яшьлек ир-егет ярасын Самарага таба җилдерүче «дальнобойщик» бәйләп кан агуын туктата, 15 чакрым чамасы алдарак кафе булуын, шуннан ашыгыч ярдәм чакыртырга мөмкин икәнлеген әйтә. Анда барып җитәрлек хәлең бармы дип сорашкач, арттан килүче хезмәттәшләренә рация буенча кисәтү ясый. Яралы шофер, хәле начараеп китеп, идарәне югалтырга мөмкин бит. Чыннан да, Кухаренокның танулы «РеноЛоган»ы якынайганда, каршыга килгән «фура»лар юл читенә тайпылып, туктап үткәреп җибәрәләр аны.

Базарлы Матак читендәге «Причал» ашханәсенең төнге каравылчысы Ф. Шәрәпов шунда ук ашыгыч ярдәм чакырта. Таныш булмаган шофер аңа да, табибларга да «клиентның» пычак белән кадап качуын әйтә. Җәрәхәтнең бик хәтәр урынга ясалуы сәбәпле, Әлки районы үзәк больницасында авыруны Казанга озату хәстәрен күрәләр.

П. Кухаренокның ярасын эшкәртеп, яңадан бәйләгән арада ук җирле полиция эшкә керешә. Ул мәлдә зарар күрүче белән сөйләшергә рөхсәт ителми. Моның әллә ни әһәмияте дә булмый – хирург К. Галиев, шофер сөйләгәннәр буенча, оперативникларга һөҗүмнең төнге сәгать 1 белән 2 арасында район үзәгеннән 18 чакрым ераклыктагы Түбән Әлки авылы тирәсендә, Югары Колок – Алексеевск юлында ясалуын әйтә. Пычаклы пассажирның көньяк кешесе икәнен дә ирештерә. Тиздән оператив-эзләү төркеме «бандит» турында тулы мәгълүматка ирешә – теге бәндә качкан вакытта бар әйберен машинада калдырган булып чыга. Анда, срогы чыккан булса да, бик күп мәгълүмат язылган Әзәрбәйҗан Республикасы гражданины паспорты табыла. Моның өстенә хуҗасының төсле фотосурәтенә кадәр урнаштырылган кәрәзле телефон, ачыла-ябыла торган кесә пәкесе, хәнҗәр сыман пычак, атарга түгел, ә ату тавышы чыгарырга гына сәләтле сигнал пистолеты һәм башка шәхси әйберләре җыеп алына тегенең. Явыз бәндәнең ул булуы шик уятмый, чөнки РФ тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Илнур Гомәров республика клиник больницасына китәр алдыннан П. Кухаренок белән сөйләшеп, белешеп өлгерә. Алга таба аңа һәм оперативникларга зарар күрүче янына башкалага йөрергә туры килә.

Әлки табибларының шиге рас килә Казанда. Пычак такси йөртүченең сулыш юлы (трахея) һәм үңәчен (пищевод) үтәли тишкәнлеге ачыклана. Бу – П. Кухаренок бары тик вакытында тиешле ярдәм күрсәтелү аркасында гына исән калган дигән сүз. Тикшерү органнары шул ук көнне, ягъни быелның 24нче маенда авыр тән җәрәхәтләре ясау гына түгел, ә кеше үтерергә омтылу очрагы буенча җинаять эше кузгата.

«ФИГУРАНТ»НЫ ЭЗЛӘП ТАБАСЫ ГЫНА КАЛА…

Җинаятьнең ачылачагы шик уятмый үзе. Бары тик Каф тау ягы кешесенең туган иленә ычкынып өстәмә кыенлыклар тудыру мөмкинлеге генә сагайта. Тиздән чит дәүләт паспорты хуҗасы 1995нче елда туган Ализаманлы Гаджат Эльман углының РФ гражданлыгына ия икәне һәм Казандагы яшәү урыны да ачыклана. Анда тоткарлау төркеме җибәрелә. Татарстан урамындагы фатир ишеген әти кеше ача.

43 яшендәге Эльман Әхәтов 1993нче елдан бирле Казанда яшәп, аяк киемнәре сәүдәсе белән шөгыльләнә. Хатыны һәм ике баласы Әзәрбайҗанда тора. Олы улы Гаджат туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, аны үзе янына алган һәм соңгы өч елда егет белән бергәләп эшли һәм яшиләр икән. Елына бер-ике мәртәбә Әзәрбайҗанга кайтып киләләр.

18 яшьлек малаен 20нче майда Самарадагы туганнары һәм дуслары янына кунакка озата ул. Биш көннән, көндез эштән өенә кайткач, фатирында Гаджатны күрә. Хәл-әхвәл белешергә дә өлгерми, таныш булмаган егетләр килеп кереп Гаджатны сорыйлар. Әти кеше улының тиз генә балконга чыгып шылуының сәбәбен тиз төшенә. Төгәлрәге, теге ир-егетләр, полиция таныклыкларын күрсәтеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирәләр.

Эльман Әхәтов өчен, үзе әйтмешли, «мәктәптә яхшы укыган, тыныч холыклы, тәртипле, юаш» һәм башка күркәм сыйфатларга ия егетнең кешегә пычак белән ташлануы турындагы хәбәр аяз көнне яшен сугуга тиң була. Соңрак, улының үзе белән пычак йөртүен белмәдем, дип аклана, ә сигнал пистолетын исә малайның сугыш турындагы фильмнар карау белән мавыгуына сылтый.

Сугышлы уенын яратучы егетне Базарлы Матакка алып китәләр. Әлки район суды аны сак астына ябарга карар бирә. 19 яше тулган көнен Чистай төрмәсендә каршылый ул. Үзенең һөҗүм итүен таный, бары тик үтерү максатын кире кага. Бактың исә, ул ачуын китергән, кимсеткән шоферга җиңелчә җәза бирергә генә уйлаган икән бит… Һәм сәбәпләрен дә сөйләп бирә.

Самарадан төнгә каршы чыгып китә алар. Бәясен 6 меңнән килешәләр. П. Кухаренок, «кара малай»ның ниятен сизгән кебек, янәшәсенә утырырга тәкъдим итә. Ләкин пассажир арткы утыргычны кулай күрә. Күпне күргән шофер исәп-хисапны алдан ук ясарга куша. Пассажир аңа нибары 1 мең ярым сум акча бирә, калганын Казанда каршы алучы түләячәк дип ышандыра. Бу хәл такси йөртүчене канәгатьләндерми, билгеле, егетнең сәгатен һәм телефонын таләп итеп ала. Шушы гамәле белән горур Кавказ егетенең хәтерен калдыра һәм үзенә пычак тотып ташланырлык беренче «сәбәпне» тудыра.

Хикмәт монда гына түгел әле. Бу җәһәттән, русларның «Русиянең ике бәласе бар: юллар һәм юләрләр» дигән әйтемен искә төшерәсе килә. Май төнендә такси йөртүчегә әлеге проблемаларның икесе белән дә очрашырга туры килә чөнки. Беренчедән, тиктомалга кеше үтерергә керешкән бәндә кыланмышларын, гәрчә психиатрия экспертизасы аны акылга камил дип тапса да, акылсызлык, юләрлек дип атамыйча булмый. Димәк ки, Русиянең ике бәласенең берсе П. Кухаренок машинасының арткы утыргычында утыра… Ә инде начар юллар мәсьәләсенә килсәк, бездә алардан зарланган һәм дә ачудан сүгенмәгән шофер юктыр. П. Кухаренок та кимен куймый, Ализаманлы күрсәтмәсенә караганда, бигрәк тә Татарстан чиген узып, безнең якка чыккач туктаусыз һәм аты-юлы белән сүгенә, чөнки көпчәкләр әледән-әле йә чокырга, йә сикәлтәгә эләгә. Аеруча төнге караңгыда ашыгып-куып барганда тизлекне киметергә дә, рульне читкә борырга да өлгереп булмый. Ә Павел берникадәр вакыттан әлеге «иномарка»ны юк бәягә сатып алырга җыена, чөнки хуҗа белән хезмәт килешүе шулай төзелгән. Димәк ки, аның үз машинасы ватыла дигән сүз. Шуңа күрә тозлы-борычлы сүз вә сүзтезмәләр үзеннән-үзе очып чыга. Без бу мәсьәләгә игътибарны тикмәгә генә юнәлтмәдек. Эш шунда ки, бездә урысы да, кызганыч ки, татары да тиктомалга кулланып сөйләшә торган «әдәби булмаган сүзләр», бигрәк тә аларның «мать» дип төгәлләнгәннәре көньяк кешеләренә бик нык тәэсир итә. Үзенә атап һәм әнисен күз алдында тотып әйтелмәсә дә, аңлатмасына караганда, Гаджат күңеленә дә тия алар, һәм шофердан үч алырга тагын бер сылтау табыла. Әтисе Эльман да шулай фаразлый: «Безнең гаиләдә һәм авылда беркем дә беркайчан да әшәке сүзләр белән сүгенми», – ди ул.

Кыскасы, үзе әйтмешли, «физик зыян китереп җәза бирү» өчен барлык шартлар туа. Бары тик барган шәпкә әлеге ниятен тормышка ашырырга шүрли ул. Шофер Әлки районында 15 минут черем итеп алырга дип туктагач тәвәккәлли. Кухаренок утыргычының арка терәгечен аударып куеп ярым яткан хәлдә күзләрен йомгач, кара саплы пәкесен уң кулына ала да шоферның муенына кадый. Алга таба гаепләнүче һәм зарар күрүче күрсәтмәләрендә кайбер үзгәлекләр бар. Шуңа күрә аларны бизмәнгә салып тормыйча, тикшерүче ясаган нәтиҗәләргә мөрәҗәгать итәргә туры килер. Үтерергә дигән максатына ирешә алмаган Ализаманлы озын нык гәүдәле Кухаренокның «актив каршылык күрсәтүеннән куркудан» машинадан чыгып кача дип исәпли ул. Чыннан да, үтерү нияте булмаган бәндә кешенең җан җиренә кадамый инде ул. Авыртудан акырып җибәргән Кухаренок, кызулык белән, артыннан да чыга әле аның. Ләкин «батыр» егеттән җилләр искән була инде.

Ализаманлы Әлки районының басу-кырларын иңләп-буйлап озак йөри. Бары тик иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә генә Түбән Әлки һәм Иске Камка авыллары арасында «Лада-Калина» машинасын туктата. Терлекләргә чабып алып кайту өчен печәнле урын карарга чыккан ир-ат «Кавказ милләте кешесенә охшаш» егетне утыртып, Түбән Әлкигә алып кайта, пычранып беткәнен күреп, мунча кертә, чиста оекбашлар бирә, ашата-эчертә һәм кунак егеткә Казанга кайтырга кирәклеген белгәч, район үзәгенә алып китә. «Бичара» яшүсмер: «Автобуска акчам юк», – дигәч, 300 сум «сәдака» тоттыра игелек иясе. Ике көннән соң полициягә чакырталар үзен һәм Ализаманлы дигән берәүнең фотосурәтен күрсәтәләр. Казанга озатып җибәргән «кунагын» шунда ук танып ала һәм, Самарадан кайтышлый такси йөртүче белән сугыштым да, барган шәпкә машинадан төшеп калдым, дип аңлаткан бәндәнең кылган гамәле турында ишетеп хәйран кала. Иске танышлар тагын очрашалар әле, чөнки мәрхәмәтле кешене 5нче сентябрьдә башланган суд утырышына да чакыралар. Әлбәттә, шаһит буларак. Гаепләнүче исә судта, үтерергә уйламадым, дип, үз туксанын тукый. Әгәр алай икән, 150 чакрым ераклыктагы Казанга ничек кайтырга планлаштырган дигән сорау туа. Үзе әйтмешли, «җәза биргәннән соң» шоферның сафтан чыгачагы мәгълүм бит. Бу исә явыз бәндәнең үтерергә дә машинаны алып таярга дигән уе булган дигән фикергә этәрә.

Әлки район суды да Г. Ализаманлы иң усал ниятне күз алдында тоткан, бары тик «үзенә бәйле булмаган сәбәпләр» аркасында гына вәхшилегенә ирешә алмаган дип таба. 11нче сентябрьдә, аны кырыс тәртипле колониядә тотып, 6 елга ирегеннән мәхрүм итәргә, дигән хөкем игълан ителде.

Наил ВАХИТОВ.

Әлки районы.

Комментарии