- 24.09.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №37 (20 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Исерек килеш явызлыклар кылучыларның күбесе тәүбә итәләр, аек булсам алай кыланмас идем, дип, барысын да сәрхушлеккә сылтыйлар. Эш узгач ошбу аклануларның файдасы тими, билгеле.
Быел 16нчы июль иртәсендә Бөгелмәдәге «Изобилие» кибетенә, сатучы Анна әйтмешли, «местный алкаш» Юрий Иванов килеп керә. Өлкән яшьтәге әлеге даими сатып алучыны «наглый» дип бер сүз белән бәяли ул. Әмма аракыны оятсыз булганы өчен түгел, ә сәгать 8 тулмаганга күрә сатмый ул. Шуннан соң 62 яшьлек карт: «Бир бер яртыны, хәзер 15 елга китәм», – ди һәм дусты «Женя Гусь»не чәнчеп үтерүен сөйләп бирә. Анна Евгений Гусевны да яхшы белә, кибеткә, башлыча, Ю. Иванов белән кереп йөргән бу ир-атны тыныч холыклы, хәтта зыялы кеше дип атый. Юрий сөйләгәннәргә ышанмый ул, әйтүенчә, эчә-эчә башы киткән дип уйлый.
Ю. Иванов кибеткә килешли очраган олы яшьтәге В. Тюряевка да әйткән була бу хакта. Анысы да чынга алмый. Аннан соң Юрий абзый күрше ханымга тиздән полиция бик озакка алып китәчәген җиткерә, буш калачак фатиры ачкычларын бертуганының Алабугада яшәүче кызы Эльмирага тапшырырга куша. Ю. Иванов каушаган, тетрәнгән була ул чакта. Эльмира телефоннан сөйләшкәндә беркайчан да гаиләсе, балалары булмаган абыйсының, синнән башка якын кешем юк, дип елап алуын да әйтә.
Ю. Иванов «112» телефонына үзе шалтырата. Ашыгыч ярдәм табиблары кухня өстәле артында стенага сөялеп ярымутырган хәлдәге 1973нче елгы Е. Гусевны күрәләр һәм аңа ярдәм итүнең хаҗәте калмавын әйтәләр. Евгений күкрәкнең уң ягындагы бер җәрәхәт аркасында үлгән була. Суд-медицина эксперты бавыр зарарлану, эчкә кан тулу, нәтиҗәдә нерв системасы, йөрәк туктау турында белдерә. Ю. Иванов табибларга шешәдәше үзенә үзе кадады дисә, полиция хезмәткәрләренә исә эчеп утырганда Евгенийның акыл өйрәтә башлавы сәбәпле низаг чыгуын, яңагына сугуын, шуннан соң пычак алып үзе дустының күкрәгенә чәнчүен сөйләп бирә, димәк, гаебен шунда ук таный, соңрак тәүбә итүен, үкенүен дә белдерә.
Тикшерү комитетының Бөгелмә бүлегеннән Диләрә Кабулҗанова 1960нчы елгы абзыйга шул көнне үк аңлы рәвештә кеше үтерүдә беренчел гаепләү белдерә, шәһәр суды аны сак астына алырга карар бирә. Әлбәттә, Ю. Ивановның бик озакка ябылуын белдерә бу. Эчүе аркасында еш кына административ җаваплылыкка тартылса да төрмә сәндерәсендә яткан кеше түгел ул үзе. 2000нче елда кыйнаган, үтерү белән янаган өчен кузгатылган бердәнбер җинаять эше судта туктатылып, җәзасыз калган була.
Гадәттән тыш хәл сәрхушләрнең гадәти көнендә килеп чыга. 15нче июльдә Ю. Иванов, Е. Гусев һәм Сергей, Александр атлы яшьрәк сәрхушләр иртән үк ишегалдында утырып кәеф-сафа коралар, алдан сыра, аннары литр ярым аракы чөмерәләр. Соңгы икесе төш вакытында «өлгереп» өйләренә ял итәргә кайтып китә. Кич белән шешәдәшләр Иванов фатирында тагын җыелыша, лаякыл исерек хуҗа белән Гусевны калдырып, яшьрәкләр иртәрәк чыгып китә. Ю. Иванов кадавын яшермәсә дә пычакны Женя кулыннан тартып алып чәнчедем дип, гаебен шомартырга да омтыла. Кадагач Е. Гусев өстәл артында утырып калды, пычакны раковинага ташлап йокларга яттым, иртә белән шул ук урындагы дустыма эндәшеп карадым, үле икәнен күрдем, ди ул.
* * *
Чистай районындагы Татар Елтаны авылында шешәдәшен теге дөньяга озата язган 1987нче елгы Рөстәм Гайфетдинов вакыйганы томанлы хәтерлим дисә дә, авылдашын яралавын таный, аннан гафу үтенүен дә белдерә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Рамил Исмәгыйлев ошбу явызлыкны кеше үтерергә омтылыш ясау дип бәяләгәч, димәк, чынлыкта, кеше җанын кыюга тиң җинаять дип белдергәч, үтерү нияте-теләге булуын кире кагып, тән җәрәхәтләре ясаган өчен җиңелрәк җәзага өметләнә. Әгәр зарар күрүче 33 яшьлек Рузил Миассаровның сул кулы белән муенымнан урап алып суярга кереште, дип әйтүен, анда пычак белән ясалган өч җәрәхәт булуын, аның сәламәтлегенә авыр зыян ясалуын искәртсәк гаепләү ягы нәтиҗәсе белән килешмичә дә булмас.
Р. Гайфетдинов тумышы белән Чиләбе өлкәсеннән, 2001нче елда гаиләләре белән Татар Елтанына күченеп кайтканнар. Балачагыннан психиатр күзәтүендә торса да гадәти мәктәптә укыган, тракторчы һөнәре алган, 2017нче елда әлеге исәптән төшерелгән. Ләкин авылда аның турында бәйләнчек, үчле, исерек вакытында теләсә кемгә сугарлык котырынкы, дигән фикерне әйтүчеләр бар. Моңа аның үтерү белән янаган һәм кешегә уртача дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясалган өчен ике тапкыр хөкемгә тартылып иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзалар алып котылуын да өстик. 27 яшендә үзеннән бик күпкә өлкәнрәк ханымга рәсми рәвештә өйләнә ул. Соңгы вакытта Нина (кайбер исемнәр үзгәртелә) Казандагы улы янында яши, авылдагы йортына ял көннәрендә генә кайта, ул юкта әнисе янында торган законлы ире дә килә анда.
26нчы июльдә дә бергә була алар. Рөстәм иртә белән кибеткә ашыга, анда бераз өлкәнрәк авылдашы Ринатны очрата, аның белән бер литр аракы алып, 57 яшендәге ялгызак Р. Ситдыйков өенә барып керәләр. Хуҗа инде шактый салмыш була, бераз утыргач, йокларга түнә. Исерә башлагач Ринат та ял итәргә ята. Ләкин Гайфетдиновка чәкештереп эчәргә дус табыла: гөнаһ шомлыгына каршы, бер «чәкүшкә» тотып Рузил Миассаров килеп керә, кибеткә дә барып килергә туры килә.
Янәшә өйдәге сәрхушләр җыелган җиргә Нина да кергәләп йөри, ләкин эчү өчен түгел, үз йомышлары белән. Әлбәттә, ирен орышып һәм әнисенә әйтү белән өркетеп тә карый, ләкин эчкән саен аңлау-фикерләү сәләтен җуя барган сәрхушләр колак салмый, вәзгыять тә кыза бара. Әйтүенчә, Нина бер мәлне Р. Миассаровның ирен этеп егуын тәрәзәдән күреп йөгереп керә, аңа аягына басарга ярдәм итә, хак булса, аны күргәч Рузил кулындагы пычакны өстәлгә куя. Тиздән чыгып чабарга туры килә аңа, чөнки Р. Гайфетдиновның теге хәтәр әйберне алып шешәдәшенең муенына кадавын күреп ала. Р. Миассаров һөҗүм итүчене читкә этәреп ишегалдына чыга.
Шул мәлдә күрше йортта яшәүче Раилә ханым урамда сул кулына шешә, уңына пычак тотып алпан-тилпән урам буйлап баручы Р. Гайфетдиновны очрата, димәк ки, анысы да өйдән чыгып тая. Нәрсә булды, дигән сорауга, күкрәге канга буялган ярсу егет: «Нормально», – дип җавап бирә. Ошбу апа каршыдагы өйгә кереп киткән Нинаны да күрә, янәшә өй ягындагы шау-шуны ишетеп шунда барып керә һәм телефоныннан ашыгыч ярдәм чакырып азапланучы канга баткан Р. Миассаровны күрә. Бик тиз арада килеп җиткән авыл фельдшерына да булыша әле ул. Ашыгыч ярдәм табиблары авыр хәлдәге ир-атны сырхауханәнең реанимация бүлекчәсенә илтәләр.
Р. Миассаровның вакытында ярдәм күрсәтелү аркасында гына исән калуы бәхәссез монда. Экспертиза муенындагы өч яраның аркылыга ясалуын күрсәтә, бу инде зарар күрүне әйткәннең хак икәнен дә раслый. Шулай ук йоткылыкка да зарар килгән була. Ярый әле йокы артериясе һәм башка төп кан тамырлары киселми, юкса, яралыны коткарып та булмас иде.
Психиатрлар Р. Гайфетдиновның рухи яктан тайпылышлары зур түгел, җинаять кылганда үз гамәлләрен аңларлык хәлдә булган, дип белдерә. Әлбәттә, аның эчкечелеккә бәйле икәне, явызлыкны да гади исерек хәлдә эшләве әйтелә.
Бөгелмә, Чистай шәһәр судларында әлеге эшләр буенча хөкем чыгарылмаган әле.
* * *
Ошбу зәхмәтнең адәм баласын нинди хәлгә төшерүен Баулыда булган балталы очрак та бик ачык күрсәтә. 1983нче елгы Павел Никифоров быел 26нчы март кичендә фатирларында хатыны һәм өч кунак белән эчеп утыруларын өстән-өстән генә хәтерли һәм инде төннең икенче яртысында «сожительница» Лилия һәм аның абыйсы Вячеслав каяндыр кайтып кергәч уянуын белә. Ә аларның аның балта тотып һөҗүм итүе аркасында Вячеславтагы тән җәрәхәтләрен тектереп сырхауханәдән кайтып килешләре була.
П. Никифоров моңа кадәр дә җиде мәртәбә хөкемгә тартылган, ләкин урлау, кыйнау кебек «вак» җинаятьләре өчен җиңелчә җәзалар белән котылып килгән. Бары тик бер тапкыр шартлы хөкем таләпләрен үтәмәгән өчен өч елга колониягә утыртылган. Бу юлы исә балта белән ташланган бәндә сак астына алына, чөнки тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге тикшерүчесе Олег Смирнов ошбу гамәлгә үтә кырыс җәза каралган аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылу дип бәяли.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 26нчы март кичендә Павел хатыны Лилия һәм аның Алинә, Светлана атлы дуслары белән фатирларына кайталар. Әйтүләренчә, ошбу төркем ул чакта әйбәт үк салмыш була инде. Тиздән хәмерле мәҗлесне дәвам иттерү җае чыга, чөнки анда хуҗабикәнең абыйсы Вячеслав Кириллов килеп керә. Абыйлы сеңелле ике кеше кибеттән өч ярты аракы алып кайта. Әлбәттә, утыра, эчә торгач барысы да «өлгерә». Иң алдан җәелмә канәфигә ятып кунак Кириллов йокыга тала, башкалар да ятарга хәзерләнә.
Әйтелгәнчә, П. Никифоров шул чакта кабынып китү сәбәбен дә, башкасын да хәтерләми. Әмма аеграк булган хатыннар шактый төпле фикер йөртеп вагыйганы ышанырлык итеп сурәтли. Ягъни йокы бүлмәсендә сыйланып утырганда Павелның кунак Вячеславка җикеренә, «зарублю» дип кычкыра башлавын хәтерлиләр. 2019нчы елда бәрелешкән-сугышкан идек, шуннан соң мөнәсәбәтләребез начарайды, дип моны Вячеслав та раслый, Павелның шуны искә алып холыксызлануын әйтә. Әмма уртак тырышлык белән ул вакытта тынычландыралар аны. Ләкин төнге сәг. 12нчедә йоклап яткан кунакның гырлый башлавына ачуы чыккан хуҗа кинәт коридордагы шкафтан агач саплы балта алып кереп, аның йөзе белән яткан кунакның башына суга. Күрәсең, бар көченә ормый һәм теләгәнчә эләктерә дә алмый. Юкса, Вячеслав сикереп торып балтаны тартып алырлык куәт таба алмас иде. Шуңа күрә, колак, муен, иңбаштагы яра бик тирән һәм куркыныч булмый.
Бу хәл өйдә ыгы-зыгы куптара, билгеле. Котлары алынган хатыннар ашыгыч ярдәм чакыра, канны туктатып азаплана. Тиешле ярдәм сырхауханәдә күрсәтелә: кан агу туктатыла, яра эшкәртелеп тегелә, В. Кириллов анда калырга теләмичә сеңлесе фатирына кайта. Экспертиза әлеге җәрәхәт сәламәтлеккә җиңел дәрәҗәдәге зыян салган дип белдерде. Шулай итеп В. Кириллов чагыштырмача җиңел котыла. Ә менә аек булсам мондый явызлыкка бармас идем дип тәүбә итеп торган П. Никифоров, гадиләштереп әйткәндә, кеше үтерергә керешкән дип табыла һәм 6 елга иреге белән хушлаша.
* * *
Баулы районындагы Николашкино дигән удмурт авылында яшәүче 1957нче елгы Максим Гаврилов шундый ук җинаять кылып 2014нче елда җиде елга утыртыла, Ульяновск каласындагы колониядән ике ел чамасы иртәрәк азат ителеп 2019нчы ел башында туган якларына кайта һәм район полициясендә исәпкә куела. Колониядә уңай бәяләнгән абзый иреккә чыккач үзен бик ирекле тота, административ җаваплылыкка да тартыла, авылдашларына да тынгылык бирми, чөнки эчүеннән арына алмый.
22нче апрельдә иртәнге сәг. 6 да шул ук урамдагы В. Щербаков өенә барып керә, анда йоклап яткан 21, 25 яшьләрендәге ике егетне уятып аракы алырга кибеткә җибәрә. Аларның өлкәнрәге 1971нче елгы хуҗа һәм кунак абзый белән салып утыра, яшьрәге өйдәге шау-шуны йокы аралаш кына ишеттем, ди. Эш шунда ки, бераз салып утырганнан соң хуҗалар абзыйны озатып җибәрергә тотыналар, әйтүләренчә, ятып йоклыйсылары килә чөнки. Ләкин М. Гаврилов чыгып китәсе килмичә карыша, аракы салырга куша. Ләкин В. Щербаков тыйнак булмаган кунак гозерләрен үтәми, аны этә-төртә чыгарып та җибәрә.
Бу инде күпне күргән агай тарафыннан ким дигәндә кимсетү итеп кабул ителә һәм аны кискен җавап чаралары күрергә этәрә, ягъни мәсәлән, өенә кайткач та кесәсенә соры саплы пычак салып кире шул ук йортка барып керә. Ошбу коралны кулланырга ашыкмый ул, алдан Щербаковтан үзенә карата кадер-хөрмәт күрсәтүне, ягъни хәмер салып бирүне сорый. Әмма уртак тел табылмый, әрсез бәндә тагын ишегалдына чыгарыла. Гаҗәп, ләкин тегенең уң кулындагы пычакны күрсә дә кеше чәнчеп төрмә сәндерәләрендә ятып кайткан Максим карттан шикләнми һәм моның җәзасын тиз ала. Баскычта килеш тегенең капкадан чыгып китүен көтеп торганда рецидивист абзый кинәт борылып аның корсагына чәнчи дә, юкка чыга.
В. Щербаковка шул көнне үк операция ясыйлар, нечкә эчәк киселгән, корсакка кан һәм башка биологик матдәләр тулган була, димәк, аның саулыгына авыр зыян китерелгән дип табыла. Гаврилов та моны исереклеккә сылтап тәүбә итүен белдерә. Нык исерек булганга җинаять коралын кая ташлавын хәтерләми. 66 яшен тутырган көннәрдә Баулы шәһәр судында 4 елга ирегеннән мәхрүм ителә ул.
Наил ВАХИТОВ,
Бөгелмә, Чистай, Баулы районнары
Комментарии