«Әгәр чара күрмәсәк, быел бал кортлары күбрәк үләчәк»

«Әгәр чара күрмәсәк, быел бал кортлары күбрәк үләчәк»

Узган ел бөтен ил буйлап күпләп бал кортлары агуланып үлгән иде. Быел да 18нче июнь көнне Тәтеш районыннан шомлы хәбәр килеп иреште: бодай басуын агулаганнар. Эшләр көндез башкарылган. Чәчәктән бал алу өчен очкан бал кортлары шушы агу яңгыры астында калып, һәлак булган. Видеосы да бар иде – умарта кортлары белән бөтен җир тулган… Һәм бу кортлардан, умарталардан агу исе килеп тора, дип аңлаттылар.

Бер тырмага ике тапкыр басмаска тиешләр иде кебек. Быел да узган елгы фаҗига кабатланыр микәнни соң? Татарстан умартачыларының Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәйруллин Шәүкәт Нуриәхмәт улы белән шушы хакта сөйләштек.

«КОРТЛАР ҮЛДЕ, УМАРТАЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘМӘДЕЛӘР»

Шәүкәт Нуриәхмәтович Чирмешән районының Керкәле авылында 30 умарта тота. Әлеге эш белән шөгыльләнә башлавына 9 ел. «Бер ай тирәсе инде, быел да бал кортлары үлмәсен өчен нишләргә кирәген аңлату өчен, Авыл хуҗалыгы министры белән очрашырга тырыштык. Әйе, 18нче июньдә очраштык без, әмма соңга калдык. Чөнки башта безнең белән очрашырга теләмәделәр. Моны ике атна алданрак үткәрсәк, Тәтештә бал кортлары агуланмаячак иде. Бу районда өч авылга 1500ләп умарта һәлак булган дигән мәгълүмат бар. Әле зыян күрүчеләрне барлау дәвам итә», – дип сөйли ул.

Шәүкәт Нуриахметович, Татарстан умартачыларының иҗтимагый оешмасы нәрсә белән шөгыльләнә?

– Җәмәгатьчелек – аларның ниндидер мәнфәгатьләрен дәүләт ягыннан яклаучы, саклаучы булмаганда берләшә. 2015нче елны бер төркем умартачылар үзләрен якларга җай булсын шушындый оешма төзегәннәр. Ул вакытта мин гади умартачы идем. Узган ел ноябрь аенда шушы оешма җыелыш уздырды, анда мине дә чакырдылар. Җыелышта үземнең фикерләрне әйттем дә, «Әйдә, күп белсәң, җитәкче бул», – диделәр, шулай итеп оешманың рәисе булып билгеләндем. Безнең төп максат – умартачыларны яклау. Дәүләт органнары ниндидер мәсьәләне бер генә кеше күтәреп йөрсә, салкынрак карый. Бер кешегә генә дөреслекне табу авыр. Ә оешма булганда берләшеп эшләргә дә мөмкинлекләр бар. Төрле юнәлештәге төркемнәр төзедек. Һәр төркемнең үзенең бурычы бар: юридик хезмәт күрсәтү, яклау, сату-алуда үзебезне базарга тәкъдим итү һ.б. Кулланылышка төрле фальсификат чыгаручылар күп бит хәзер. Мәсәлән, «Русский мед» дигән оешма бар. Алар умырзая балына кадәр сата. Умырзаядан бал алына димени?! Булмаган нәрсәне бар дип, халыкка мең тәңкәлек балын 3 мең сумга сатып җибәрәләр. Шуны чират торып алалар. Химия бит ул. Безгә үз умартачыларыбызның кортларын саклап, үзебездә җитештергән балны сатуны оештырырга кирәк.

Узган елгы хәлләрдән соң умартачыларның хокуклары якландымы соң?

– Узган ел Татарстанда 20 меңгә якын корт оясы үлде. Бу әле рәсми саннар, ә чынлыкта күпме булганын беркем дә белми. Бу саннарны белү дә авыр, бөтен кеше чаң сукмый бит. Чөнки эше күп. Һәр бакчадан үлгән кортларга анализ үткәрәсең, аның бәясе 25 мең сумга якын. Аны алырга кирәк, Казандагы фәнни тикшеренү институтына илтеп бирергә, алып кайтырга… Кемдер кул селти, «Барыбер дөреслекне табып булмый», – ди. Кемдер үлгән умарталарына акт төзеткән дә, анализга бирмәгән – шулай калган, чөнки аңа аңлатучы булмаган. Без хәзер умартачыларга бал кортлары агуланганда нинди тәртиптә нәрсә эшләргә кирәген аңлатабыз: акт төзелергә генә түгел, анализ да алынырга тиеш. Аннан соң умартачыларга пасекаларына паспорт ясатырга киңәш итәм. Бездә халык «Салым салырлар», – дип, ясатмый аны. Ә паспорт бик кирәк. Чөнки әлеге документны ясаткан вакытта умарта гаиләсе чирлеме-юкмы икәнен белү өчен анализ тапшырыла. Агуланган кортларны авыл хуҗалыгы оешмалары еш кына «Алар үзләре чирле булган, шуңа үлгән», – дип котылмакчы. Тик паспортың була икән, синең анда исән кортларыңның күләме, сәламәт булуы турында мәгълүмат язылган. Соңыннан дәлилләве җиңел булачак. Аннан соң, паспорты булган умарталар реестрда исәптә тора, авыл хуҗалыгы оешмалары да кайсы умартачыларның умарталары кайда урнашканын белеп, басуларны агулаган очракта алдан хәбәр итәргә тиеш була. Кемнәргә хәбәр итәсен белеп торачаклар. Мондый паспортны ясату кыйммәт түгел – 300 сум. Аны һәр районның ветеринария берләшмәсе аша ясатырга мөмкин.

Ә узган ел умартачыларның хокуклары якландымы дигәндә… Кемнәрнеңдер эше әле дә прокуратура тарафыннан тикшерелүдә. Кортлары үлгәннәргә акча бирәчәкбез, дигән иде президентыбыз. Тик бирмәделәр. Март аенда безне Авыл хуҗалыгы министры үзе янына чакырды, җыелыш үткәрде. Анда бу мәсьәләне күтәрдем мин. «Нишләп бирелмәде?» – дидем. Курск, Тула кебек дотациядә утыручы регионнар үзләренең умартачыларына бер үлгән ояга өч мең ярым сум исәбеннән тулысынча түләгәннәр бит. Бер уйласаң, 3500 сум да әз әле ул умарта башына. Күз алдына китер: бар сыер, бар бозау. Бозау – ул кечкенә, аннан файда юк әле. Ә сыер продукция бирә. Яз көне чыккан умарта – бозау кебек. Кыштан чыккан бер умарта оясының егерме меңгә якын гына бал корты бар. Ә бал җыю вакытында – июль башына без аны 60-80 меңгә җиткерәбез. Бу – умарта сыер дәрәҗәсенә күтәрелде дигән сүз ул. Чөнки умарта әгәр ояда бал корты күбәйсә генә продукция бирә ала. Кортның гомер озынлыгы 30-35 көн генә. Яше чыга тора – карты үлә, шулай дәвам итә. Шуны күзәтеп, санын арттырырга кирәк. Узган ел умартачылар бу санны арттырып җиткергәч кенә, басуларны агуладылар. Димәк, бәясе кимендә өч тапкырга артыграк булган умарта һәлак булды. Ул берничек тә 3500 сум гына була алмый. Һәм бу акчага без ала алмый калган продукция бәясе кермәгән әле. Бер оядан 50-60 кило бал алырга планлаштыра умартачы. Монда алынмаган табыш та бар. Ярар, хет шул 3500 сумны бирделәр, ә бездә – макталган республикада анысы да булмады. Министр: «Безнең министрлыкның андый мөмкинлеге юк, аны губернаторларның резерв фондларыннан түләделәр. Бюджетыбыз бер ел алдан төзелә, анда мондый чыгымнар каралмаган иде», – диде. Безнең бит әле «Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» дигән министрлыкның бер тармагы булган оешмабыз бар. Узган ел анда җитәкче – Динмөхәммәтов иде. Бу акчаларның умартачыларга барып ирешмәвендә аның да гаебе бар. Ул документлар җыймаган, тапшырмаган. Бу ул вакыттагы җитәкчеләрнең эшләмәве нәтиҗәсе дигән сүз. Хәзер әлеге җитәкче урынына Марат Миңнебаевны билгеләделәр, аның белән аңлашып, кулга кул тотынышып эшли башладык. Белмим, алып булырмы ул акчаларны… Шулай ук умартачыларга ярдәмнең тагын бер төре бар: Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Агростартап» дигән программасы кысаларында умартачылар конкурс үтеп, грант ота алалар. Беренче чиратта бу конкурста зыян күргән умартачылар үткәреләчәк, диде министр. Кыскасы, узган ел зыян күргән умартачылар өчен акча бүленгәнме Татарстанда, бүленгән булса – кая киткән, без белмибез. 15 миллион сум гына кирәк аны түләргә. Татарстан өчен бу зур сумма түгел, килешәсездер. Без акчаларны әле дә көтәбез. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аларның түләнмәвен белмидер, белсә ярдәм итәр иде, дип уйлыйбыз.

«НОРМАТИВЛАР ҮТӘЛСӘ ПРОБЛЕМА КИЛЕП ЧЫКМАЯЧАК»

Шәүкәт абый, узган елгы хәлләр быел да булмасын өчен оешмагыз ниндирәк чаралар күреп куйды?

– Быел агулану яз башыннан ук китте. Кама Тамагында бер фермер бодайны чәчкән чагында ук агулаган. Ә яз көне кортлар эчәргә су эзли. Су эзләп, шул юешне алганнар. Үлгәннәр. Бер умартачы шушыннан зарланып март аенда ук шалтыраткан иде. Яз көне рапс чәчелә башлагач та министрлыкка яза башладык. Очрашыйк, дидек. Узган елгы хәлләрне булдырмас өчен үзебез бер алгоритм төзедек, аның белән уртаклашасы идек. Шундый культуралар бар – бал кортлары серкәләндерә аларны, шулар чәчәк аткан вакытта кортлар әлеге басуларга оча. Тик авыл хуҗалыгы оешмалары боларны агулый, кортлар үлә. Алар 1-2нче төркемгә караган агулар куллана, болар иң куркынычлары булып санала. Әле шуңа өстәп бик арзаннар да. Экономия ясыйлар да бит, тик мондый агулар басуларда атналар буе җилләми, бөтен нәрсәне үтерә. Урысча әйтсәк – «убойная сила». Хәзер шуның аркасында черки дә калмады. Кошлар да басу янында оя ясамаска тырыша, басуда тычкан да юк. Тонналаган пестицид сулыкларга ага, без моның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын белеп кенә бетермибез. Татарстан шикәрен Мәскәүдә алмый кире борып та кайтардылар бит, агулы дип. Шуңа без министрлыкка басуларны 3-4нче класслы пестицидлар белән генә эшкәртергә тәкъдим иттек. Анысы ярты көн эчендә җилли.

Аннан соң басуларны СанПИН нормалары нигезендә төнлә агуларга тиешләр, тик аларның төнлә эшлиселәре килми. Бер районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе хәтта шундый сүз әйтте – «Яки бал корты, яки ашлык – икесенең берсе», – ди. Сүзне шундый итеп китереп чыгарды – үзенең ашлык яклы булуын күрсәтте. Әйе, аңлашыла шул – аннан бал планы түгел, ашлык планы сорыйлар. «Безгә игътибар бирмәсәгез, сезгә тынычлык булмаячак», – дидем. Безнең дә хакыбыз бар бит, без дә шул ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр. Әле ул ашлыкка караганда безнең балыбыз чиста. Аннары умартачылык ничә гаиләне туендырып тора, керем китерә, ә агрофирма кереме бер кесәгә генә шуыша. Умартачылык үз көнен үзе күргән авыл кешесенең керем чыганагы да булуын онытмыйк. Аннан соң, республикада бал булмый икән, ул читтән керәчәк, һаман шул фальсификат керә. Умырзая баллары сатып ятачаклар. Без һәр район белән килешү төзергә телибез: ничек һәм кайсы басуларны агулауларын контрольдә тотып, матур гына эшләргә дә була. Тавыш беребезгә дә кирәкми. Менә безнең Чирмешән районында «Чирмешән Агро» дигән предприятие бар. Узган ел Русия буенча кортлар үлә башлагач, җитәкчесенә әйттем: «Илшат Сайфуллович, Чирмешән район үзәгендә генә рапс чәчелгән җирләрең бар, әгәр агулыйсың икән, син безнең умарталарны үтерәсең», – дидем, «Шәүкәт абый, курыкма, мин андый әшәке агу белән агуламыйм», – диде. Чынлап та, кортлар үлмәде. Санитар нормалар белән эшләгәндә, дөрес агу сайлаганда проблема килеп чыкмый бит.

Быел бал кортлары күпләп үлү куркынычы бармы сезнеңчә?

– Без Татарстанның һәр районында умартачыларның актив төркемнәрен оештырырга тырыштык. Тик әлегә 12 районда гына оештырып булды. Калганнарында халык берләшергә кирәген аңлап бетерми, җитәкчеләренең дә безне – иҗтимагый оешманы районнарына кертәсе килми. Чөнки безнең белән санлашырга кирәк, ә болай проблемалары юк – нишлиселәре килсә, шуны эшлиләр. Әгәр министрлык ярдәмендә тиешле чаралар күрелмәсә, быел узган елга караганда куркынычрак булачак. Чөнки рапс утырту мәйданы бик күпкә артты. Мәскәүдән «Август» оешмасы керде. Ул хәзер Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә һәм Мөслим районнарында эшли. Алардан куркабыз: нәрсә китереп чыгарырлар – элемтә юк ул оешма белән. Безнең бурыч халыкны да күтәрү: халык аңласа, басуларны дөрес агулауларын таләп итсә, бар да яхшы булачак.

Шәүкәт абый, узган елгы югалтулардан соң бөтен умартачылар да умарталыкларын торгыза алдылармы? Мамадышта 200 умарта оясы һәлак булган кеше дә бар иде, дип беләм…

– Әйе, узган елдан соң «Бүтән башламыйм», – дип, умартачылыкны ташлаганнар да булды… Зәй районының Поповка авылында яшәүче Татьяна Минеева исемле 62 яшьлек умартачы ханым умарталыгын торгызу өчен кредитларга керде, бурычка батты. Аңа һәм башка шундый хәлдә калган кешеләргә ярдәм йөзеннән «Помоги пчеловоду» дигән акция үткәрдек. Үзебез акча җыйдык. Әле сүз уңаеннан – 23нче июнь көнне Зәйдә тагын басуларны агуларга җыеналар. Андагы агрофирма белән умартачылар арасында каршылык бара, җитәкчеләр халык фикерен тыңларга теләми. Шуңа без анда халык белән җыелып барып, активистлар белән бергә бу эшне ничек башкарасыларын күзәтеп торырга уйлыйбыз. «Бал кортын коткарыйк, бал корты исә дөньяны коткарыр» конференция кысаларында уздырылачак бу.

Сезнең белән сөйләшкәннән соң, быел былтыргы кебек коточкыч хәлләр булмас дигән өмет уянды…

– Үземдә дә шундый өмет бар, сеңлем, чөнки хәзер без министрлык белән гел элемтәдә. Кискен хәлләр булса, хәл итәргә мөмкинлек бар.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

P.S. Без исә бу теманы игътибар үзәгендә тотачакбыз. Бал кортлары изге җан ияләре, алар бетсә, җирдә тереклек калмый. Бал кортларын кирәксезгә чыгарып эш итүче агу түрәләр булмасын өчен бергәләп тырышыйк. Бөҗәкләр үлеменә китерә торган мәгълүматларны безгә җиткерегез. Ә без чаң кагарга, җәмәгатьчелеккә яңгыратырга, сансыз түрәләрне фаш итәргә әзер…

Комментарии