«Мине матбугат кына коткарды»

«Мине матбугат кына коткарды»

«Полиция кызларны нигә кыйный?»( 2012, 25нче гыйнвар), «Полиция көчли дә белә» (2012, 14нче март) язмаларында без бүлекчәләрендәге башбаштаклык, алар тарафыннан кыерсытылган кешеләр, бу вакыйгадан соң булган пикетлар турында язган идек. Татар матбугатында иң беренчеләрдән булып, Алия Садыйкованың фаҗигале тарихын да бәян иттек.

Әлеге вакыйгага кадәр ул Юлиус Фучик урамында урнашкан «Фонд Быт» ААҖдә, төгәлрәге букмекер канторасында кассир-операционист булып эшли. Бу оешмада талау булганнан соң, Алияне полиция бүлекчәсенә 3 гыйнвар көненә иртәнге 10га чакырталар һәм үз аягы белән бүлекчәгә килгән кызны башка чыгармыйлар да. Төрлечә мәсхәрәләп, кыйнап, куркытып, янап, чәченнән сөйрәп йөртеп, 70 мең сум акча урлауда үз гаебен танырга кушалар. Юкса, талауны кемнәр оештырганын Алия генә түгел, шул оешмада эшләүче җитәкчеләр дә бик яхшы белә, алар хәтта үзара таныш та булып чыга.

Камерада төн кунганнан соң, полиция хезмәткәрләре Алияне судка алып китә. Баксаң, алар кызны исерек, сүгенгән килеш урамда тапкан икән. Шушы гаепләү белән аны хөкем итеп, суд кызны 5 тәүлеккә рәшәткә артына ябып куя. Биш көн буе кызны мыскыл итеп, куркытулар дәвам итә һәм ул, 70 мең сум урлауда гаебен тануын раслап, кул куярга мәҗбүр була. Аны чыгаралар һәм Алия төрле инстанцияләргә хатлар язып, үзенә яклау эзли башлый. Бу вакыйга булып озак та үтмәде, ул җәберләнгән «» полиция бүлекчәсендә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан шампан шешәсе белән көчләнеп, Сергей Назаров үлде. Шушы вакыйгалардан соң Алияне федераль телеканалдан да күрдек. «Полиция кызларны нигә кыйный?» язмасында аның язмышы белән кызыксынып торырга, укучыларны да хәбәрдар итәргә сүз биргән идек.

Алия, соңгы очрашуыбыздан соң тормышыңда нинди үзгәрешләр булды? Гомумән, инде яңа ел бәйрәме ялларында ук башланган мәхшәрнең очы-кырые күренәме?

– Ул очрашудан соң берничә тапкыр психиатрия больницасында ятып чыктым, психологларга әле дә йөрим. Иң беренче эш итеп, мине биш тәүлеккә рәшәткә артына ябулары законлы булмавын тану өчен судка бирдек. 5 мартта суд булды. Мине исерек килеш күргән дип, полиция китергән шаһит Гущин күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. «Моңа кадәр дә андый күрсәтмәләр бирмәдем, имзалары да минеке түгел», – диде ул. Суд административ хокук бозу турындагы карарны дәлилләрсез һәм законсыз дип тапты. Әлегә рухи зыян өчен компенсация соратып судлашмадым, ләкин алга таба бу да булачак. Полиция хезмәткәрләре – аек акыллы 23-25 яшьлек ир-егетләр шул вакытта мине күпме генә мыскыл итмәсен, әлегәчә берсе дә килеп гафу үтенмәде. «Вконтакте» социаль челтәрендә шампан шешәсе белән янап, төрле хәбәрләр язарга булдыралар. Минем теплоходта шампан шәрабе ачып төшкән сурәтем бар иде. Аны инде меңгә кырландырып, төрле оятсыз роликлар әзерләделәр.

«Пусть говорят» тапшыруына ничек барып эләктең?

– Сергей Назаров вафатыннан соң алар безне үзләре эзләп тапты. Иртән шалтыратулары булды, шул арада самолетка йөгердек. Кичке 8дә без инде Мәскәүдә идек. Безне аэропорттан ук каршы алдылар. Кунакханәгә урнаштырдылар. Икенче көнне килеп алып, шәһәргә экскурсия ясап, сәгать 2дә гримерныйга ябып куйдылар. Баксаң, безне башка телеканал журналистлары аулый башлаган икән. Шулардан саклап йөрттеләр. Тапшыруны 14 мартта 2 сәгать төшерсәләр дә, ул 16 мартта гына, бик кыскартылып күрсәтелде. Тапшыру чыкканчы безне башка журналистлардан качырып йөрттеләр. Нинди кунакханәдә генә булмаганбыздыр. Аэропортка да ярты сәгатьлек юлны 5сәгать ярым бардык. Менә шунда без журналистлар арасындагы конкуренцияне күрдек.

Безнең җирле телевидение бу нисбәттән ниндидер сюжет ясадымы?

– Бу вакыйгалар башлангач та, мин күптөрле редакцияләргә, телеканалларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Ике татар газетасы «Безнең гәҗит» белән «Акчарлак»та һәм бер сайтта гына бу тема яктыртылды, башкалар Эчке эшләр министрлыгына каршы барырга курка. Инде ОРТ шау-шу куптаргач кына, мине үзебезнекеләр дә ишетте. Тик ул чакта мин аларга мохтаҗ түгел идем инде, шуңа күрә башкаларга интервью бирүдән баш тарттым. Үзебездәге бер телеканал мине самолетка утырганда төшереп алган да, үз сүзләре белән әвәләп, ниндидер сюжет ясаган, дип сөйләделәр. Аның каравы, Мәскәүдә чакта, халыкара BBC телеканалына, «Timеs» газетасына, бер француз журналына интервью бирдек. Тапшыруда кичергән эмоциональ стресс аркасында, аннан соң мин тагын больницага яттым.

Үзеңне җәберләгән полиция хезмәткәрләрен «очный ставка»да таныгансың, дигән мәгълүмат таралды. Шул хакта тәфсилләп сөйләсәң иде.

– Тикшерү комитетында барган тикшерү турында кемгә дә булса аңлатма бирмәү, андагы серләрне ачмау турындагы документка имза салдым һәм бу хакта сөйләргә минем хакым юк. Шулай да, телисез икән, Казан Хокук яклау үзәгендәге яклаучымнан ул хакта сораштыра аласыз.

«Очный ставкада» катнашкан полиция хезмәткәрләренең берсе бик агрессив, икенчесе «мин берни белмим», дип бара, өченчесе үзенә төрмә янавын аңлап булса кирәк, туктаусыз елый икән. Анда Алиягә барысын да өр-яңадан кичерергә туры килә. Үзен ничек мыскыллаганнарын муляжда күрсәтергә, полиция хезмәткәрләренең төрле мыскыллы сүзләренә түзәргә кирәк була аңа. Назаровның фотоларын да карагач, Алиянең бөтенләй хәле китә. Җитмәсә, каршы як яклаучыларының берсе кызга шунда ук янап: «Мин сине тотам әле», – дип куркыта. Шулай ук бер хезмәткәр дә аңа: «Очный ставка күзгә-күз карап башкарылырга тиеш», – дип кычкыра. Ә кыз аның күзенә карый да алмый. Шул көннән соң Алия кабат больницага барып эләгә.

– Киләчәктә шушы ук кешеләр сине эзәрлекләр дип курыкмыйсыңмы?

– Дөресен генә әйткәндә, монда мин бик кечкенә роль уйныйм. Күп җирдә минем исем фигурировать итми. Шул ук оперлар начальнигы Айнур Рахматуллин бер егетне сыра шешәсе белән көчләгән булган инде. Шуның өчен рәшәткә артында. Калганнар Сергей Назаров эше буенча утыра. Үзебезнең участковыйны да бу эшләргә катнаштырып, хөкем итәрләр дип куркам. Шәхсән мин ул кешене бөтенләй күрмәдем, ләкин минем документларны ул әзерләгән, имеш. Тегеләр әзерләгән документларга оперлар җитәкчесе имза салырга мәҗбүр иткән, күрәсең.

– Әтиең полиция хезмәткәре булып эшли. Шау-шу купкач, аңа да янаулар булмадымы? Эштән алу белән куркытмадылармы?

– Мәскәүгә тапшыруга киткәнче булды. Ул, берничә тапкыр шалтыратып, анда бармавыбызны да сорады хәтта.

– Полиция бүлекчәсендәге кыерсытуларга түзә алмыйча, 70 мең сум урлавың турындагы күрсәтмәгә имза салуың турында әйткән идең. Бу эш тикшереләме? Аның буенча сине кабат бүлекчәгә чакыртканнары юкмы?

– Әлегә тавыш-тыннары юк. «Фонд Быт»ны үзем судка бирергә җыенам. Әлегә кадәр мин алар хезмәткәре булып исәпләнәм. Эштән китүемне рәсмиләштергән кеше юк. Хезмәт хакы, «отпускнойларымны» алырга җыенам.

– Матбугат чаң какмаса, бу эшләр нәрсә белән бетәр иде дип уйлыйсың?

– Тулы ышаныч белән әйтәм: мине төрмәгә утыртачаклар иде. Бу полиция бүлекчәләрендә бер закончалык бар: нишләптер, кешеләр нәкъ менә бәйрәм көннәрендә шулай мәсхәрәләнә, үлә. Мин дә, Назаров та, бәйрәм көннәрендә шунда булдык. Бәйрәм вакытында бер оешма да эшләмәгәч, алар үз җинаятен яшереп кала алачагына ышана, күрәсең. «Пусть говорят» тапшыруына кадәр безнең сорау буенча җинаять эше ачуга гел каршы килделәр. Нишләптер шул тапшырудан соң гына җинаять эше ачылды. Хәзер инде берничә прокурор да урыныннан алынды. Югыйсә, аларны җавапка тартырга кирәк иде. Болай эштән китеп котылдылар.

Алиянең әнисе Гөлназ апа сүзгә кушыла:

Тапшыруның ярдәме зур булды. Мәскәүдән килгән тикшерү комитеты хезмәткәре дә үз сорауларында шул тапшыруда әйтелгән сүзләребезгә таянды. «16 мартта булган тапшыруда сез фәлән-фәлән җирләргә мөрәҗәгать итеп карадык дидегез, моны нәрсә белән дәлилли аласыз? Нинди документларыгыз бар», – дип башлады ул сүзен. Бер Мәскәү журналисты монда килеп тикшерү үткәргән дип укыдым. «Дальний» бүлекчәсеннән ике ай эчендә генә дә 42 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртылган икән, дөрес булса…

– Килешәсеңдер, теләсә кем синең хәлдә калырга мөмкин. Мондый очракта башкаларга нинди киңәш бирер идең?

– Иң беренчедән, полиция бүлекчәсенә повесткасыз һәм документларсыз кермәгез. Булдыра алсагыз, диктофон алыгыз һәм сөйләшүләрне яздырып барырга тырышыгыз. Адвокатны шунда ук алып барыгыз дияр идем, һәркем адвокат эзләп йөри алмый. Безнең беренче яклаучы кебек, ул полиция бүлеге хезмәткәрләренә сатылган булырга да мөмкин. Шуңа күрә яклаучыны шунда ук ияртеп бару бу авыр хәлне җиңеләйтә дип әйтә алмыйм. Полиция бүлекчәсенә барганда үзең генә бармаска һәм сине анда 3-5 сәгатьтән дә озаграк тотсалар, синең белән килгән кеше, һичшиксез, берәр яхшы яклаучы табып алып килергә тиеш. Әйтик, шул ук Казан хокук яклау үзәгеннән. Әгәр инде сиңа берәр гаеп тагарга өлгергәннәр, алар чокырына кереп баткансың икән, дөньяга кычкырмыйча сине беркем ишетмәячәк. Әле һәр редакциягә барып кыңгырау чыңлатып йөрсәң дә ишетмәскә мөмкиннәр. Шундый хәл булгач, әни кая гына мөрәҗәгать итмәде, ләкин безне күпләр кире борды. Полиция бүлекчәсенә килеп эләккәч, бер документка да кул куймагыз дияр идем, аның белән генә котылып булмый. Бер җиреңә шампан шешәсе тыгабыз дип куркыта башласалар, теләсә нинди документка кул куярсың. Судьяга да бу хакта әйтеп мәгънә бар микән? Минем очракта ул документларга карап тормыйча гына хөкем чыгарып куйган. Судка документ әзерләгәндә Рахматуллин язган рапортта мине 2011 елның 3 декабрендә исерек килеш күрүе турында әйтелә, икенчесе мине 2012 елның 3 декабрендә(!) күргән икән. (Игътибар итегез, вакыйга чынлыкта 3нче гыйнвар дип сурәтләнә, ә документтагы хатага хәтта судья да игътибар итмәгән. Кеше язмышларына ничек игътибарлылар, дияргә генә кала. Авт.иск.) Протокол төзелгәч, ул учет кенәгәсендә бөтенләй теркәлмәгән, сугылган номеры анда бөтенләй юк. Протоколда бүлекчә җитәкчесенең имзасы да юк. Судья аларга да игътибар итеп тормаган. Шуңа карамастан, ул әлегәчә үз урынында эшли. Бу бер конвейр кебек. Болар бөтенесе бер бәйләмдә: полиция бүлекчәләре, прокуратура, тикшерү комитетлары, хәтта судлар да… Әни полиция хезмәткәрләрен прокуратурага язып тапшырам дигәч тә, алар көлде генә һәм шул тарафка юллады.

– Хәзер син нинди хәлдә? Тормышың үз агымына кайта башладымы әле?

– Арыдым. Полиция хезмәткәрләренең агрессив, ачулы карашыннан туйдым. Тикшерү комитетына беренче көнне баргач ук берәү: «Синең аркада бөтен ил аякка басты, синең аркада мин инде 7нче тәүлекне йоклый алмыйм», – диде. Юкса, аның миннән башка да шул ук егетләр тарафыннан эшләнгән тагын шундый ук диярлек 12 хокук бозу очрагы бар.Тормышым үз агымына кире кайта алмый әле. Эшкә урнашырга мөмкинлегем юк. Мин еш кына тикшерү комитетына иртәнге 10га барып җитеп, төнлә генә кайтам. Берара эшкә йөргән кебек шунда йөрдем. Нинди генә экспертизаларда катнашмадым. Мине ялган детекторына да утыртмакчылар иде, шундагы эксперт рөхсәт итмәде. Чөнки әлегәчә психологлар күзәтүе астында булуымны белә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии