Шәхеснең шәхси тормышына кагылсаң

Шәхеснең шәхси тормышына кагылсаң

Интернет аша танышу, аралашулар гына түгел, әрләшү, хәтта үч алу кебек гамәлләр дә гадәти хәлгә әверелде. Соңгысы еш кына законсыз ысуллар белән башкарыла һәм кешенең шәхси тормышына кагылу дип табылып, җинаять эшләре кузгатыла. Сүзебез социаль челтәрдә гүзәл затларның ярамаган фотосурәтләрен, алар катнашуындагы оятлы видеоязмалар урнаштыру турында. Чынлыкта, хурлыкка дучар ителгән хатын-кызларның исемнәре үзгәртелә.

Әминә мәктәптә инглиз теле укыту һәм аерым балаларга түләүле дәресләр бирү белән шөгыльләнә. Бер вакыт аңа таныш булмаган ир кеше шалтыратып бәя мәсьәләсе белән кызыксына һәм, укытучы әйткән хакның арзан булуына куануын яшермичә, кайда һәм кайчан очрашырга мөмкин икәнен белешергә керешә. Сөйләшә торгач, әлеге ир затын өстәмә дәрес түгел, ә җенси хезмәт күрсәткән өчен түләү күләме кызыксындыруы ачыклана. Шуннан соң мондый мөрәҗәгатьләр еш килә башлый. Аптырашта калган Әминә ирләрдән телефон номерын кайдан алуларын сорап караса да юньле аңлатма бирүче булмый, берсе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Секс Казани» төркеменнән дисә дә, анда үзе турында мәгълүмат таба алмый. Ахыр чиктә, бер егет шул ук челтәрдәге «Секс Б…» ягъни ул яшәгән төбәк исеме күрсәтелгән төркемне атый. Һәм хатын-кыз анда үзенең бигүк табигый булмаган ысул белән ир кеше тәкатьсезлеген канәгатьләндерүе төшерелгән видеоязма таба, ул гына да түгел, порнографик «сәхифә»дә «Һәркемне кабул итәргә әзер, беркемне дә кире бормый» дигән язу, телефон номеры һәм яшәү урыны күрсәтелгән була. Кыскасы, реклама җиренә җиткереп хәзерләнә.

Әлеге язмада «хезмәт» күрсәтеп мәш килүче хатын-кыз танырлык булса да, ир затының йөзе – чырае күренми, ләкин аның ун ел чамасы очрашып вә яратышып йөргән сөяркәсе икәнен яхшы белә Әминә. Чөнки машинада булган уйнашны ир-егеткә телефонына төшерергә үзе рөхсәт итә, төгәлрәге, ахырын уйлап бетермичә каршы килми. Шуңа күрә әлеге язманы интернетка озатучының кем икәне дә икеләндерми, полициягә гариза язганда аның шул район үзәгендә яшәүче 38 яшьлек Алмаз Ибраһимов булуы күрсәтелә.

Ошбу галәмәтнең сәбәбе дә аңлашыла. Соңгы вакытта шактый еллар яратышып йөргән гашыйклар арасыннан кара мәче йөгереп уза. Күрәсең, хатын-кызны сөяркә булып йөрү туйдыра, аның әйтүенә караганда, Алмаз тупаслыкларын да күрсәтә башлый. Кыскасы, аерылышу Әминәдән башлангыч ала да, үгетләүләргә бирешми ул. Әлбәттә, бу хәл ир кеше горурлыгына тими калмый һәм ул үч алырга ниятли.

Күрәсең, мондый язманы дөньяга чыгаруның законда кешенең шәхси тормышына тыкшыну, аның рөхсәтеннән башка яшертен серен ачу дип аталуын уйлап та, аңлап та бетерми егет. Ләкин эш зурга китә, тикшерү комитетыннан юстиция полковнигы Д. М. Әскаров җинаять эше кузгата, итәгенә ут капкан А. Ибраһимов гаебен кире кага. Оятлы видеоязманың социаль челтәргә аның телефоныннан озатылуын Эчке эшләр министрлыгының «К» бүлеге экспертлары тиз ачыклый. Боргалану мөмкинлеге калмаган гаепләнүче як рисвай ителгән гүзәл затны, гаризасын кире алып, җинаять эшен йомарга үгетли. Бер мәлне Әминә шул хакта үтенеч тә (ходотайство) яза, ләкин ошбу ялгышын тиз төзәтә, ягъни язуын кире ала.

Нәтиҗәдә А. Ибраһимов суд каршына бастырыла һәм шәхеснең РФ Конституциясе генә түгел, күп кенә халыкара декларацияләр, мәсәлән, Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1948нче елда ук кабул ителгән карарында күрсәтелгән хокукларын бозган дип табыла һәм, чынлыкта, фахишәләр белән бер рәткә куелган хатын-кызга рухи зыян китергән өчен 30 мең сумлык штрафка тартыла. Әлеге вакыйга хөкем ителүче генә түгел, зарар күрүче өчен дә бик сабаклы була.

Казанда яшәүче 23 яшендәге Ләйсән дә охшаш очракка дучар була. 2020нче ел башында «Badoo» интернет-кушымта буенча танышкан Илназ белән бик тиз якынаеп китә алар. Бергә тормасалар да, үзләре әйтмешли, «актив рәвештә» җенси тормыш белән яшиләр, ара ерак булганда кыз «Ватсап» буенча үзенең күркәм урыннары күренеп торган фотоларын җибәреп канатландыра егетне. Шул рәвешле, танышуларына өч ай дигәндә 20 яшьлек Илназ, балдак бүләк итеп, өйләнешергә тәкъдим ясый, ә гүзәл зат риза була.

Сәер, ләкин гөрләп кабынган мәхәббәт ялкыны шушы вакыйгадан соң сүрелә, ягъни яшьләр бик еш ызгыша башлый. Икесенең дә аңлатмаларыннан күренгәнчә, төп сәбәп егетнең кәләшне үзенә тулысынча буйсындырырга теләве, хәтта кыска итәк кияргә кушмавы, ә кызның ошбу тыюларга каршы килүе, ягъни үзара аңлаша һәм килешә белмәүдә кебек. Ахыр чиктә, кыз мөнәсәбәтләргә нокта куюы турында белдерә, егетнең үгетләү, ялынуларын да кабул итми.

Нәтиҗә озак көттерми. 2020нче елның июлендә «ВКонтакте» челтәрендәге «Казанские курицы» төркемендә теге фотолар һәм Ләйсәннең шәхси мәгълүматлары урын ала. Чибәр кыз ирләр игътибарыннан читтә калмый – шалтырата башлыйлар. Ошбу хәлгә гаҗәпләнгән танышлары, шул исәптән, туганнан туган абыйсы да элемтәгә керә. Соңгысы сурәтләрне «телеграмм» интернет кушымтасындагы «Сливки Казани» төркемендә күрүен әйтә. Бу «бизәкле» сурәтләрнең башка чатларга да таралуын раслый.

Тикшерү комитетының Киров район бүлеге Интернет челтәрен кулланып шәхеснең шәхси тормышының яшертен мәгълүматларын таратучыга карата җинаять эше кузгата. Нәтиҗәдә, егет 10 мең сум штрафка тартыла һәм 7 мең сум суд чыгымнарын капларга тиеш була.

Интернет аша дөньяга чыккан мондый видеоязма һәм сурәтләрнең барысы да диярлек зарар күрүчеләр ризалыгы белән төшерелеп, сөйгән ярларына тапшырылуы мәгълүм. Кама аръягындагы районда яшәүче ханым, мәсәлән, ярымшәрә һәм анадан тума ялангач килеш сурәтләнгән 12 фотосын колониядә утыручы «сожител»енең социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштыра. Күрәсең, иректән мәхрүм итү урыннарындагылар да Интернеттан мәхрүм түгел хәзер. Берничә ел узып кеше талаучы иреккә чыккач һәм гашыйкларның юллары аерылгач, теге сурәтләр Интернетта пәйда була. 30 яшьлек укытучы ханымның әйтүенә караганда, ошбу хурлыкны балалар һәм хезмәттәшләре күргән дип уйлап, яшәү һәм эш урыннарын алмаштырырга туры килә аңа.

Хәлимә Таҗикстанда туа, анда гражданнар сугышы башлангач, гаиләләре белән Татарстанга күченәләр. 2008нче елгы улы бар аның, малайның әтисе белән аралары өзелгәч, Ясин атлы азәрбайҗан кешесен очрата, 2012нче елда уртак кызлары дөньяга килә. Бу балага өч-дүрт яшь чакта әти кеше урлау, разбой, дүрт мәртәбә кеше талау дигән җинаятьләр өчен Чистай шәһәр суды тарафыннан дүрт ел ярымга колониягә озатыла. Әйтелгәнчә, хатын-кыз шул чакта рухын күтәрү өчен интим фотоларны җибәрә аңа.

Ясин 2019нчы ел язында азат ителә, ләкин гаилә булып яши алмый алар. Узган җәйдә Хәлимәнең телефонга төртелеп утырырга хирыс 12 яшьлек улы «ВКонтакте» челтәрендә әнисенең исеме һәм кыз вакытындагы фамилиясе куелган сәхифәгә тап була һәм андагы безгә мәгълүм фотоларны күрә. Хатын-кыз шунда ук Ясинга шалтыратып, аны, кем әйтмешли, эттән алып эткә салырга керешә, чөнки сурәтләрнең анда гына булуын белә һәм үз исемендәге аккаунтны ул оештыруга икеләнми. Көньяк кешесе әлеге эшкә катнашы булуын кире кага.

Икенче көнне ханым полициягә гариза яза, төп дәлилне, ягъни теге сурәтләрнең күчермәсен дә тапшыра. Шул рәвешле, эш тикшерү комитетына барып җитә, өлкән тикшерүче Рамил Исмәгыйлев шәхеснең конституциядә күрсәтелгән хокуклары бозылу очрагы буенча җинаять эше кузгата. Ир затының гаебен дәлилләү күп вакыт таләп итми, сәхифәнең аның телефоныннан башлангыч алуы да, фоторәсемнәрнең шуннан җибәрелүе дә күренеп тора бит. Бу аппаратны тикшерү органнарыннан яшерүнең дә файдасы тими, тәүбә итүдән башка чара калмый.

Гаепләнүченең күрсәтмәләренә караганда, социаль челтәрдәге хатын-кыз исемендәге сәхифәне аны хурлау өчен генә оештырмаган ул, ә бәлки, уртак балалары өчен алиментка биргән Хәлимәне куркытып, гаризасын кире алдырырга да ниятләгән. Аның Чистайда яшәүче бертуган абыйсы исә баласы белән очрашырга мөмкинлек бирмәгәнгә үч алырга уйлаган дип белдерә.

Ничек кенә булмасын, Ясинга РФ Җинаять кодексының 137нче маддәсе буенча җавап тотарга туры килде. Әлеге җинаять өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса да, зарар күрүчегә китерелгән рухи зыянны капларга әзер дип тәүбә иткән 33 яшьлек ир-ат ярты еллык шартлы хөкем белән котылды.

Үч алуның мондый ысулын ирләр генә түгел, көндәшләрен рисвай итү өчен хатын-кызлар да уңышлы гына куллана. Магнитогорск каласыннан килеп, 2019нчы елдан бирле Казанда яшәүче Надежда шундыйларның берседер.

Түләүле фатирда язылышмыйча гына Максим атлы якташы һәм башка ирдән тапкан кечкенә малае белән тора ул. 26 яшьлек хуҗабикә тешләсә өзә торганнар рәтеннән, вак җинаятьләре өчен хөкем ителеп тә өлгергән, административ җаваплылыкка да тартылганы бар. Өйләрендә савыт-саба шалтырамыйча гына тормый, 2019нчы елның август аендагы ызгыш исә ир кешенең туган якларына кайтып китүе белән төгәлләнә. Максим әнисе янына дисә дә, чынлыкта Магнитогорск янәшәсендәге бистәдә торучы Раилә атлы татар хатыны өенә оялый. 16 яшьлек кызы булган 1985нче елгы ханым янында бер ай чамасы яшәгәч, яңадан Татарстанга юл ала, чөнки хатыннарның яшьрәге белән татуланышып, кабат кавышырга сүз куешалар.

Ир кеше Казанга кайткач күп тә үтми гаиләдә тагын тавыш чыга. Чөнки хатын ир телефонында Урал якларындагы Раиләнең өч фотосурәтен күрә. Ошбу көндәш белән күптән таныш ул үзе. Максимның элегрәк аның белән якын мөнәсәбәттә булуын да белә. Ошбу дәлилләр ир затының тагын аның белән торып кайтуын күрсәтә һәм көнчелек хисләре кабызмый калмый анда, телефон буенча кычкырышулар да, Раиләне ялангач сурәтләрен Интернетка урнаштыру белән өркетүләр дә булмый түгел.

Әлеге фотоларны Максим төшерә, аларның беренчесендә «фотомодель»нең оятлы урыннарын каплаучы эчке киемнәре булса, икенчесендә ул билдән югары шәрә, ә өченчесендә бөтенләй ялангач басып тора, ягъни «күргәзмә» ярыйсы гына килеп чыга. Максим аларны телефоныннан юкка чыгарганда үткен хатын үзенекенә күчереп куйган була инде. Һәм көндәш белән чираттагы сөйләшүдән соң теге фотоларның уртадагысын, ханым бөтенләй үк ялангач булмаганын «ВКонтакте» челтәрендәге Магнитогорск якларында киң кулланылучы өч төркемгә урнаштыра, «Йә, ничек, ошыйммы мин сезгә?» – дигән сүзләр дә яза. Бу хәл Раиләгә барып җитсен өчен уртак танышларга да хәбәр сала.

Әлбәттә, ниятенә ирешә Надежда. Раилә «Знакомства в Магнитогорске» дигән төркемдәге фотосын күрә. Дөрес, аны оештыручылар хатын-кызның күкрәк тирәсен томаландырып куялар. Раилә җирле полициягә гариза яза, тикшерә башлагач, фотоларның «Надежда Петрова» дигән сәхифәдән озатылуы ачыклана, ул чакта аның хуҗасы Казанда булганга, җинаять тә шунда эшләнгән дип санала һәм тикшерү комитетының Киров районы бүлеге җинаять эше кузгата. Зарар күрүче ир кешегә дәгъвам юк, дип, хатын-кызга гына җәза бирүне сорый. Гаепләнүче исә гаебен таный, әлеге фотосурәтне күбрәк кеше күреп Раиләгә оят булсын өчен эшләвен сөйләп тора.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии