ИЛНЕҢ ИКЕ БӘЛАСЕ – БЕР ФАҖИГАДӘ

ИЛНЕҢ ИКЕ БӘЛАСЕ – БЕР ФАҖИГАДӘ

Шушы хакында язарга җыенуымны белгән бер танышым бераз тәнкыйтьләп тә алды: «Сез атна саен диярлек юлдагы үлем-китемнәрне язып торасыз. Туйдырды бит инде «постоянный разборкалар». Юлларда да кешеләрнең тигезсезлеге күренеп тора, без аны машиналарның зурлыгыннан гына түгел, сез язган фаҗигаләрнең чишелеше аркылы да күреп-белеп торабыз, аңладык инде, җитәр», – диде ул. Нишлисең бит?! Тормышыбыз машиналардан, зур юллардан, димәк ки, фаҗигаләрдән дә аерылгысыз. Бүген ул хәл әллә кайда Арчада булса, иртәгә теләсә-кайсыбызда булырга мөмкин.

ТИКШЕРҮ КЕМГӘ КИРӘК?

16нчы ноябрьдә Арча районы Яңа Кенәр авылында булган юл фаҗигасенең, бер караганда, инде чишелеше дә бар кебек, икенче яктан ул юк та. Һәрхәлдә, фаҗигадә вафат булган Айдар Абдуллинның туганнары башка нәтиҗәләрне көтә.

– Бу фаҗиганең кайда, ничек булганын ачыклау артыннан йөри-йөри, үзем дә тикшерүче вә журналист булып беттем инде, – дип башлады сүзне Илнар Абдуллин. Без аның белән Яңа Кенәр авылының «Диана» кибете янында, фаҗига булган урында очраштык.

– Без бер әтидән 3 малай үстек. Әни икенче иргә кияүгә чыкты һәм без әтидән аерым яшәдек, – диде ул. – Беркөнне энем шалтыратып, әтине машина бәргәнен хәбәр итте. Шуннан мин участковый Мансурга шалтыраттым. «Анда серьезный әйбер юк, царапина гына», – дигәч, тынычланып калдым. (Сүз уңаеннан, әле менә сез килгәнче үк мин участковыйны күрдем, журналист килә, бер-ике сүз әйтерсең инде дигән идем: «Мин бер сүз дә әйтмим, минем янга килмәгез», – диде дә китеп барды.) Икенче көнне апалар шалтыратты: «Әтиегезне ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр бит», – диделәр. Шуннан соң мин Мансурга барып: «Аны бит ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, «дело» кемдә?» – дип кызыксындым. «Мин үз эшемне башкардым, делоның кемдә булуын белмим», – диде ул. Шуннан мин Арчага барып, Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Багавиев янына кердем. Ул майор Илдар Лотфуллинны чакырып кертте дә, мин ниһаять «дело»ны күрдем. Бәрдергән йөртүченең – Дмитрий Акопянның машинасын алганнар икән, Илдар Лотфуллин шуны да әйтте. Шушы хәлләрдән соң тынычлап, без РКБга реанимациягә киттек. Әтинең хәлен белештек. Памперслар алып килергә куштылар. Шушы хәлләрдән соң шахитләр ачыклый башладым. Бераздан сүзе чыкты: имеш, Акопянга инде машинасын биргәннәр икән. Ә бит тикшерү эшләре төгәлләнмичә, аңа машинасын бирергә тиеш түгелләр иде. 28нче ноябрьдә реанимациядә әти вафат булды. Без аны җирләргә әзерләнә башладык. Акопян да үзендә эшләүче ике кешене булышырга җибәргән иде. Аның өе белән зират арасы берничә метр гына, шунда да үзе килмәде. Шуннан соң берничә тапкыр «дело» тикшерүчедән тикшерүчегә кулдан-кулга күчеп йөрде. Мин үзем шахитләр ачыклап, шуларның берсе Равил Измайловтан аудио-видеоязмалар ясатып, күрсәтмәләр алып, Арчага тикшерүчегә алып бардым. 23нче декабрь иде бу. Тикшерүче төрле сәбәпләр табып, аны исәпкә алып тормады. 31нче декабрьдә эшне ябып та куйганнар. Җинаять эше ачуны кире кагу турында карар бар, шунда Дмитрий Акопян тәкъдим иткән шахитләр генә.

Шушы вакыйгалар узгач, мин бәйрәмнәрдән соң, 9нчы гыйнварда, әтинең апасы белән бергә кабат район Эчке эшләр бүлегенә киттем. Анда кабат Айдар Багавиевка кердек. Нишләп эшне тикшереп тормыйча ябып куйдылар һәм ни өчен тикшерү бетмичә үк Акопянга машинасын бирдегез, дип сорадык. Ул безне үзенең урынбасары Дания Сәлахова янына җибәрде. Урынбасар шикләнеп калган кебек тоелды: «Нишләп ул шахитегезнең язмасын миңа да күрсәтмәдегез соң теге чакта?» – диде. Кем уйлаган аны? Шуннан соң, үзебезгә уңайлы көнне билгеләп, шахитне дә алып килергә кушты ул. 15енә килдек. Бик соңга калып, Акопян да килде. Ул килүгә кычкыра башлаган иде, ахыргача кычкырды. Тынычлап кына килешеп булмады, билгеле. Прокуратурага кердек тә, гариза калдырдык, – ди Илнар Абдуллин.

«ЕГЫЛСА, 2 МЕТР АЛГА ОЧМАС ИДЕ»

Илнар тапкан шахит Равил абый Измайлов белән сөйләшеп утырабыз.

– Мин мунча яктым да, сыра алырга дип кибеткә киттем, – дип сөйли Равил абый. – Кибет каршында басып, тәмәке тартып тора идем, Айдар абый үтеп китте. Ул юлның уртасыннан түгел, ә кырыйдан бара иде. Айдар абый машина астына егылмады. Бераздан мин бәрелгән тавыш ишеттем. Сәламәт кешедәге кебек үк реакция булды инде миндә, шунда ук йөгереп бардым да аның исәнме-юкмы икәнен карадым. Машина астына үзе егылган кеше ике метр алга сикереп китә алмый иде бит инде. Үзем машина йөрткән кеше мин, беләм. Пульсын карадым шунда ук. Сулый иде әле. Перегар исе килә иде, ләкин бер шахит аның одеколон алуын әйткән булса да, аннан одеколон исе килми иде. Алай бөтен юлны бер итеп кайтырлык дәрәҗәдә исерек түгел иде. Участковыйны чакыртыгыз, ашыгыч ярдәм кирәк, дидем. Ул исән, дидем. Анда бер хатын телефоннан каядыр җыя башлады. Машинадан беркем чыкмады, мин күрмәдем, һәрхәлдә. Аннары халык җыела башлагач киттем.

Дилбәр апа Хәкимова бу вакыйгага карата үз фикерен белдерде:

– Мин Айдарны белә идем. Ул сала торган кеше иде, салмый иде, димим. Ләкин аңа карап кына кешене бәрдерергә ярыйдыр дип башыма да килми. Минем үземне дә машина бәрде. Ләкин миңа килеп гафу үтенделәр.

Айдар Абдуллинның апасы Гашия апа да:

– Ул шундый яшәү рәвеше сайлаган кеше. Ләкин кем генә булмасын, бомжмы ул, эчкечеме, әллә башкамы, аны үтерергә ярыйдыр һәм шуннан соң җавап тотасы түгелдер дип уйламыйм мин, – диде. – Акопян больницага «носки» алып килүе турында әйтә. Бездә кеше гомере «носки» белән бәяләнә мени хәзер?

«ЗАКОН КАРШЫНДА ГАЕБЕМ БУЛСА, ҖАВАП ТОТАРМЫН»

31нче декабрь көнне язылган, җинаять эше ачылмавын игълан иткән карарны укып утырам. Шахитләр арасында Д.Акопянның хатыны белән бергә эшләүче Гөлсинә Әхмәтханова, Айдар Абдуллинның күршесе Наил Нәҗметдинов һәм аның хатыны, Наҗия Әхмәтҗановалар бар. Наил Нәҗметдинов һәм аның хатыны Вәсилә сүзләренчә, Айдар Абдуллин үзе генә яшәгән, балалары белән аралашмаган, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланган һәм беркайда да эшләмәгән. Апалары аның хәлен белешеп торган. Айдар Абдуллинның йортында, күп еллар инде җылылык һәм электр бирү туктатылган, чөнки ул түләмәгән, имеш. Тик, Айдар абыйның улы Илнар Абдуллин инде бу шахитләрнең ялган сөйләвен фаш итү максатыннан, электр өчен түләгән квитанцияләрне дә тапкан һәм йортка кергән электр чыбыкларына кадәр фотога төшергән. Ә газ анда беркайчан да булмаган. Әтиләре белән аралашуын да сөйләде Илнар. Кыскасы, шахитләрнең сүзләре шик тудыра монда.

Дмитрий Акопянның үзен күреп, бу вакыйгаларның ничек булуын аның үзеннән сораштырырга ниятләдем.

– Бер дә ул темага сөйләшәсе килми иде инде, мин аннан тәмам туйдым, – дисә дә, ул мине йортка дәште.

– Кичке 7 тулып 20 минут тирәсе иде. Мин эштән(!) кайтып бара идем, – дип сөйли Дмитрий Акопян. Аның күрсәтмәләрендә «беркайда да эшләмим» дигән язу күргәнем булганга, аның кайда эшләвен тәгаен белешергә булдым. – «НК-ДОК» ҖЧҖдә, бу агач эшкәртә торган комбинат», – дип җавап бирде ул. – Тракторчылар урманнан кайтырга тиеш иде, мин шул арада тиз генә чәй эчеп килергә булдым. Көнгә 100 узам мин ул юлдан, аңлыйсызмы?! Кибет янында гел кеше йөрүен дә беләм, шуңа күрә ул урында тизлекне дә арттыра алмый идем. Юлдан аның чайкалып кайтып килгәнен дә күрдем. Юлның бер ягыннан икенче ягына чайкала иде ул. Шуннан ерак түгел генә яшәгәнен беләм. Миңа 10 минут алданрак кайтасы булган яки 10 минутка соңга каласы… Нишлисең, язмыш! «Марат» кибетеннән 4-5 одеколон алган булган икән шул көнне. Көннәр катыра башлаган чак иде, хәтерлисездер.

– Машина җәйге тәгәрмәчтән идеме?

– Әйе, җәйгедән. Асфальт чиста иде әле ул чакта. Менә багананы күргәнегез бардыр инде, ул нәкъ багана ауган кебек итеп минем капот өстенә килеп төште. Участковыйга шунда ук мин шалтыраттым. Ашыгыч ярдәмгә участковый үзе хәбәр итте. Аннары участковый белән бергә аны, ашыгыч ярдәм машинасының йөртүчесенең «девятка»сына салып, больницага алып мендек.

– Сез бу фаҗигадән соң машинагызны кайчан кире үзегезгә алдыгыз?

– Шул көнне машинаны кузгатмаска куштылар. Аннары Кукмарада аңа экспертиза уздырдылар. 14-15 көннән бирделәр дә инде.

– 15нче гыйнварда Арча Эчке эшләр бүлегендә Айдар абыйның туганнары белән очрашкансыз икән. Ниләр эшләдегез?

– Менә сез сорау алган кебек сорау алып утырдылар инде миннән. Аның өч апасы килгән иде, минем аларны гомеремдә дә күргәнем юк, 42 ел шушы Кенәр авылында яшәсәм дә. Ике малае килгән иде. Бер шахит егет бар иде.

Дмитрий Акопян азактан сүзен җөпләп болай диде:

– Сез моны язарга уйласагыз, ул ирнең нинди тормышта яшәгәнен, бер тугансыз торганын, аны малайларының һәм туганнарының ничек ташлап китүләрен дә языгыз. Әзрәк оялсыннар кешедән! Мин монда 42 ел яшим һәм кемнең ничек яшәгәнен беләм. Шундый ир «помойдан» ашарына эзләп йөргәч, нинди апайлар ул, нинди малайлар ул? Апаларының берсе миңа бер кычкырган иде: «25 ел мәктәптә укыттым, бик дәрәҗәле кеше», ди үзен. Дәрәҗәле дә, укымышлы да булгач, нишләп ул энесен шундый хәлдә йөрткән?! Исереккә ничек йөрсә дә ярый икән хәзер. Кулдан килгәнчә эшләдем бит инде. Участковый чакырдым, ашыгыч ярдәмгә салып китәргә дә ярдәм иттем, реанимациядә ятканда да РКБга бардым, ләкин анда кеше кертмиләр икән. Алар миңа әйтәләр, имеш, мин качып калганмын. Әле аның башында шеш булган икән, үләсе булган ул, табиблар әйтте. (Бу фактны Гашия апа инкарь итте. – Авт.)

Шушы фаҗигадән соң, 3 малай килеп чыкты менә. Әгәр ул башка кеше машинасы астына керсә, алар уйламас иде дә, бәлки, ә монда безнең хәллерәк кеше икәнне күреп торалар. Минем үз эшем бар – алар аны белә. Шундый уңайлы очракта, моннан акча кысып калыйк әле диләрдер, бәлки. Мин аны бәрдерсәм, ике тонналы Джип машинам аны кисәкләргә чәчеп кенә ата иде. Ләкин бәрдерү дә булмады бит ул. Көн саен одеколон гына эчеп, берни ашамыйча йөреп карагыз әле, сау-сәламәт, таза кеше дә нинди хәлгә төшәчәк. Нишләп алар хәзер «без» дип кычкырып йөри? Нишләп алар элегрәк аннан кеше ясамаган? Закон алдында мин гаебемне күтәрергә дә риза, ләкин самосуд кирәкми миңа, сез менә шулай дип языгыз, зинһар.

***

Әлеге вакыйгада тикшерүчеләр барын да исәпкә алыр, гадел хөкем тәэмин ителер дип өметләнәм. Бәхәс закон нигезендә хәл ителгәндә, кемнедер намуссызлыкта гаепләргә нигез дә калмас. Һәрхәлдә, бер-береңнән шикләнмәслек итеп, әлеге вакыйгага Арчада ук нокта куя алырлар, дип уйлыйбыз.

Ә мин ясаган нәтиҗә күпләргә ошамаячагын беләм, шуңа күрә һәркемгә үз нәтиҗәсен ясау мөмкинлеген калдырам. Хөкем итмәсәң, сине дә хөкем итмәсләр, диләр бит. Бу нәкъ менә шундый очрак ахры…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Арча-Кенәр-Казан.

  ИЛНЕҢ ИКЕ БӘЛАСЕ – БЕР ФАҖИГАДӘ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии