Исереккә ышаныч юк

Исереккә ышаныч юк

15нче июньдә Азнакай районы сырхауханәсенә шалтыраткан ир-ат берәүнең авыз-борыныннан кан китү турында хәбәр җиткерә. Гагарин урамындагы йорт һәм подъезд номерын атый, фатирны әйтми. Ашыгыч ярдәм табиблары беренче каттагы ишекләрне шакып карыйлар, ачучы булмагач, югарыга кадәр менеп төшәләр дә китеп баралар. Дүрт-биш көннән подъездда үзенчәлекле ис сизелә, аның ялгыз яшәүче 1961нче елгы Зөлвәр Йосыпов фатирыннан чыгуы ачыклангач, күршеләр абзыйның аерылышкан хатынына хәбәр итә. Рәмилә ханым үз ачкычы белән ачып кереп, идәндә хуҗаның җансыз гәүдәсен күрә. Аның кыйнап үтерелүе, кем әйтмешли, сукыр күзгә дә күренә. Эксперт мәрхүмнең яңак, тел асты сөякләре, биз сеңерләре, 11 кабыргасы сынуын һәм башка тән җәрәхәтләре ясалуын белдерә.

Соңрак зарар күрүче итеп билгеләнгән энесе Илмир, хатыны, күршеләре мәрхүм З. Йосыповның тоташтан эчеп йөрүчеләр рәтеннән икәнен әйтеп торалар, шул сәбәптән гаиләсе белән дә аерылышкан, фатирында үзе кебекләрне җыйган ул. Димәк, кирәкле мәгълүматны да шундыйлар арасында эзләргә кирәк була. Озак мәшәкатьләнергә туры килми. Күргән-белгәннәргә Хисми буларак мәгълүм Тымытык кешесе Рафис Хисмәтовка шик төшә. Сәрхушләр генә түгел, күршеләр дә аларны бергә күрүләрен, 15нче июньдә, ягъни ашыгыч ярдәмгә хәбәр килгән көнне 50 яшендәге ошбу сукбайның З.Йосыпов фатиры ишеген дөбердәтүен: «Әгәр ачмасаң, сиңа беркем дә ярдәм итә алмаячак», – дип янап кычкыруын хәбәр итәләр. Мәрхүмнең шул көннән соң күренми башлавын, ә Хисмәтовның аннан башка гына йөрүен әйтүчеләр дә була. Хисмине Тымытыкта канга буялган ак футболкадан күргәннәр дигән имеш-мимешләр дә ишетелә. Кыскасы, таныш-белешләр шул кешедән шикләнә, чөнки аны теләсә нинди явызлыкка сәләтле дип саныйлар. Урлаган өчен беренче шартлы хөкем 1989нчы елда бирелә аңа, 1995-2021нче елларда талау, хулиганлык, урлау кебек җинаятьләре өчен тоташтан диярлек колониядә утыра. Соңрак көчләү кебек явызлыклар да эшләп, тагын 7 ел чамасы гомерен япкынлыкта уздыра. Аннан кайткач та берничә мәртәбә хөкемгә тартыла. Кеше сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдәге зыян китерү дигән җинаять буенча кузгатылган эш зарар күрүче соравы, төгәлрәге, ошбу бәндә белән бәйләнешеп торасы килмәве аркасында быел март аенда гына судта туктатылды.

Рафис Хисмәтов тоткарлана. Тикшерү эшләре барышында 15нче июнь кичендә сырхауханәгә шалтыратучының ул икәне дәлилләнә. Аның кесәсеннән алынган ике бәйләм ачкычларның мәрхүм фатирыннан булуы дә ачыклана. Хәер, Рафис үзе дә үзара ызгыш чыккач хуҗаны кыйнавын, андагы тән җәрәхәтләренең ул сугу нәтиҗәсе икәнен сөйли, җинаять урынында күрсәтеп тә бирә. Аның күрсәтмәләрен эксперт та раслый.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләре буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов, аның ашыгыч ярдәм чакыруын исәпкә алып, сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү буенча җинаять эше кузгата. Сирәк була торган хәл, тиздән гаепләүдәге «үтерү» сүзен бөтенләй алып ташларга туры килә. Хикмәт шунда ки, суд-медицина эксперты, иң күп дигәндә, биш тәүлек яткан мәет бозыла башлау сәбәпле, без санап үткән авыр җәрәхәтләрнең үлемгә китерүен тәгаен ачыклап булмый дип, Йосыповның башка авырулардан да җан бирү ихтималы булуын ассызыклый. Шул сәбәпле, пенсионер картның ул кыйнап, фатирын бикләп чыгып киткәннән соң үлүе аерым-ачык булса да, үтерү очрагы дәлилләнмәгән булып исәпләнә. Һәм Р.Хисмәтовка саулыкка авыр зыян китерүдә, ягъни иң күбе 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаятьтә гаепләү белдерелеп, эш Азнакай шәһәр суды каравына бирелә.

***

Әлмәт районындагы Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Руслан Шәйхлиев та өметсез эчкечеләр рәтеннән. Сәрхуш кенә түгел, наркотик матдәләр кулланучы буларак та исәптә тора ул. Дәваланып та караган, озак тукталып тора алмаган. Беренче хөкеме наркотиклар йөрткән өчен чыгарылган. 20 яшендә 2 еллык төзәтү эшләре бирелгән. Аннан соң да төрле исерек җинаятьләре өчен җавапка тартылган, өч ел утырып та кайткан.

46 яшьлек ир-ат соңгы елларда 1947нче елгы атасы Халис белән аның йортында, чынлыкта, пенсиясе хисабына яши. Янәшәдәге кишәрлектә Руслан бүрәнә йорт торгызган үзе, ләкин төзелешне ахырга кадәр җиткерә һәм рәсми рәвештә терки алмаган, чөнки өй атасы милке саналган җиргә салынган, шул сәбәпле мәрхүмә әнисе фатирыннан киткән уртанчы малай пропискасыз да калган. Юньле эшкә урнаша алмавын да шуңа сылтый ул. Ике агайнесе исә барысын да аның эчүеннән күрәләр, әтиләренең, наркоман һәм эчкече сатып эчәчәк, дип, кишәрлекне аның исеменә күчерергә теләмәвен, шуның аркасында араларында еш кына низаг чыгуын да әйтәләр. Әлбәттә, үзе эчми торган авыру карт сәрхуш улына карата яхшы мөнәсәбәттә булмый.

Соңгы ике-өч елда Р.Шәйхлиев Наилә атлы хатын белән тора, атасы йортында да, хатын фатирында да яши алар. Быелгы җәйнең ике көненә кыскача тукталсак, әлеге тормыш рәвешен күз алдына китерергә мөмкин. 15нче июньдә ир һәм ул чакта биш айлык көмәне булган гүзәл зат соңгысының торагында салып утыра, төштән соң Наиләнең апасы да кушылгач, өч кеше аракы алып Илмир атлы танышлары янына китә. Кичкә таба нык исергән Руслан кинәт урыныннан торып чыгып китә. Калганнар төн уртасына кадәр аралашалар, ахыр чиктә Наилә, апасын шунда кунарга калдырып, өенә кайтып китә. Тиздән анда Руслан да килеп керә. Аның ул арада кайда булуы, ниләр кылып йөрүе икенче көнне төштән соң гына билгеле була.

16нчы июнь дә шундый ук тәртиптә башланып китә. Ләкин иртүк ир заты тагын ике сәгать чамасы юкка чыгып тора. Аннан соң Ирина атлы өлкән хатын-кызның тулай торак бүлмәсендә салалар, сәмән беткәч, Руслан өе янындагы зур гына табаклы тимерне металл җыючыга тапшырып, 1300 сум акча таба. Анысы да беткәч, Руслан белән Наилә Халис карт йортына кайта. Хатын-кыз идәннәрнең юылган икәнен, кайбер урыннарда су да җыелып торуын күрә. Түр якка кергәч идәндә яткан җансыз гәүдәгә тап була. Наиләнең әйтүенчә, Руслан, үзе башлады, үзе гаепле, дип, шул чакта ук әтисен үтерүен белдерә аңа.

Экспертиза 75 яшьлек картка тупас әйбер белән кимендә 28, шул исәптән, башына ун мәртәбә сугылуын, борын, яңак сөякләре сынуын, үлемнең башка зыян килү, мигә кан саву аркасында килүен белдерә, ягъни аның кыйнап үтерелүен күрсәтә. Шунда ук Р.Шәйхлиевкә шик төшә, билгеле.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Алексей Сурчиловка икенче көнне үк гаебен танып күрсәтмә бирә ул. 15нче июнь кичендә безгә мәгълүм хәмерле мәҗлестән чыгып киткәч кылган явызлыгын сөйләп күрсәтә ягъни. Әйтүенчә, балта тотып җикеренә башлаган атасы кулыннан хәтәр әйберне тартып алып, түтәсе белән сугарга тотына, канга батып идәндә яткан картны өстерәп алып кереп юа, түр бүлмәгә кертеп сала, ә иртән кайткач идәндәге канны да юып юкка чыгара. Җинаять коралын кая ыргытканын хәтерләми, аны оперативниклар эзләп таба. Тикшерү барышында аның атасына тимер кәстрүл белән сугуы да ачыклана әле. Ошбу күрсәтмәләрен башка тикшерү чаралары, әйтик, хатыны катнашында үткәрелгән «очная ставка» барышында да кабатлый ул.

Ләкин Бөгелмә изоляторында шактый гына яшәгәннән соң, мин кайтканда үлеп ята иде дип, барысын да кире кагарга керешә, башта биргән тәүбәле күрсәтмәләре, гадәттәгечә, басым ясау, авырлы хатыныңны да утыртабыз дип куркыту нәтиҗәсе дип сөйли, ләкин аның гаебен расларлык дәлилләр җитәрлек җыела. Руслан Шәйхлиев судта гаебен танымый һәм сигез еллык кырыс режимлы колониягә хөкем ителә.

***

42 яшендәге Бөгелмә кешесе Рафаэль Шакиров та – күптән наркологка исәпкә куелган зат. Шул зәхмәт аркасында хатыны, баласыннан аерылган, алимент түләмәгән өчен хөкемгә дә тартылганы бар. Эшләмичә йөрүче хөрәсән 1941нче елгы әнисе, сеңлесе һәм аның кызы белән бер фатирда көн күрә.

11нче сентябрьдә дә, гадәттәгечә, салып йөри ул. Кичкә таба тагын эчү теләге уяна да акча сорау ниятеннән әнисе бүлмәсенә барып кереп, аның намазын бүлдерә. Җәмилә карчык, акчам юк, дип, бүлмә ишеген бикләп, намаз укуын дәвам иттерә. Әлбәттә, мондый җавап канәгатьләндерми ир-атны. Ул чакта карчыкның кызы Гөлназ белән оныгы өйдә булмый. Алар кайтып җиткәнче бик күп явызлыклар кылып өлгерә, бары тик аларның фатирда пәйда булуларын сизгәч кенә туктап кала ул. Юкса, нәтиҗә тагын да аянычрак булыр иде. Тәмам хәлсезләнеп, еш-еш сулаучы әнисе, күз яшьләренә буылып, юньсез улының куллары белән муеныннан тотып бууын, мендәр белән авыз-борынын каплавын әйткәч тә, полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра Гөлназ. Р.Шакировны эчке эшләр бүлегенә алып китәләр, исереклеген рәсмиләштереп, административ беркетмә төзегәч чыгарып җибәрәләр аны. Төнгә каршы буш фатирга кайтып керә ул. Чөнки Гөлназ кызы белән туганнарына китеп куна. Явыз бәндә ике атна чамасы иректә буталып йөргән арада кайтмый торагына.

Җәмилә әбинең сырхауханәгә алып килгәндә сулышы рәтләнгән була, муенында эзләр күренми, ләкин сул кулы авыртуга зарлана ул. Беренче карауда кул сөяге чыккан дигән диагноз куела, ә яктыртып тикшергәч аның сынуы ачыклана. Гадәттә, саулыкка уртача дәрәҗәдәге зыян китерү дип санала бу. Ләкин әлеге очракта авыр җәрәхәт дип табыла, чөнки сөяк иңбаштагы буын тирәсендәге уңайсыз урында чатнаган була.

Мондый җинаять өчен законда 8 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган. Тикшерү комитетының Бөгелмә бүлегеннән Айдар Еникеев аңа аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш ясау дигән тагын да хәтәррәк гаепләү белдерә, суд сак астына ябарга карар кыла.

Тикшерү барышында ачыкланганча, сәрхуш 10-15 минуттан бикле ишекне бәреп ачып, әнисе бүлмәсенә килеп кереп тагын акча таләп итә. Әлбәттә, бичара ана әрәмтамакны ачуланырга керешә, чыгырдан чыккан исерекбаш анасын караватыннан төртеп егып, муенына ябыша. Җәмилә әби шушы егылуда сул кулын авырттыруын, димәк, сындыруын да әйтә. Акча табу ниятеннән бу явызлык тагын ике мәртәбә кабатлана, соңгысында мендәр белән сулыш юлларын томалап, тынсыз калдыра. Кычкырмасын өчен капладым, 15 секунд чамасы узгач ычкындырдым, чөнки ишектән кеше кергәнен ишеттем, дип үзе дә сөйли. Шуңа күрә дә карчык каршылык күрсәткәнгә, шаһитлар комачаулаганга һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтелгәнгә күрә Р.Шакиров үтерергә дигән ниятенә ирешә алмаган дип табыла да инде.

Кара-каршы утырып сорау алганда Җәмилә әби барысын да шушы тәртиптә сөйләп бирә. Рафаэль аның күрсәтмәләре белән килешүен белдерә. Үз күрсәтмәләренең аңлашылып бетмәгән яклары бар аның. Сүзен кеше үтерергә омтылыш ясау дигән гаепләүне таныйм дип башлый да, ахырда сәламәтлегенә зыян китерү, үтерү ниятем-теләгем булмады дип, киресен белдерә. Ошбу мәсьәләгә Бөгелмә шәһәр судында ачыклык кертеләчәк.

Наил ВАХИТОВ,

Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре

Комментарии