Оттырышлы уен

Комарлы уеннарны акчалы яисә отышлы, дип йөртәләр үзе. Чынлыкта алар уйнаучы өчен оттырышлы, ә хуҗалар, оештыручылар өчен керемле шөгыль булып тора. Шуңа күрә дә алар бернинди тыю, кисәтүләргә карамастан, табышлы кәсепләрен ташларга теләми.

Мәгълүм булганча, чынлыкта, акча сыгу, алдауга корылган ошбу эшмәкәрлекне дәүләт контроленә алу турындагы федераль закон нигезендә казино һәм башка төрле акчалы уен салоннары ябылды. Әлбәттә, бюджетка зур керем китерүче, меңләгән кешегә эш биргән оешмалар тикмәгә генә юк ителмәде. Уеннан уймак чыкты чөнки. Игромания чире пәйда булды. Һәрвакыттагыча, иң алдан гади халык зыян күрә башлады.

Уен автоматларын “бер куллы бандитлар” дип атап һәм игроманияне наркоманиягә тиңләп күп сөйләдек. Шуңа күрә мәсьәләнең бу ягына озаклап тукталып тормыйк. Моны болай да һәркем белә торгандыр. Ләкин уйный һәм, әлбәттә, оттыра бирәләр. Бу хәзер дә дәвам итә. Чөнки реклама утлары балкып торган салоннар урынына яшерен оешмалар барлыкка килде. Әйтик, интернет-салоннарда астыртын гына акчага уйный башладылар. “Ромашка”, “Столбик” автоматлары лотереяга көйләнде.

Эшмәкәрләр керемле кәсепләрен саклап калу өчен, әллә нинди хәйләләр уйлап чыгара. Әйтик, камилләштерелгән автоматлар торган залга килгән “клиент” 500 сумга – бер дәфтәр, 1000 сумга бер авторучка яисә шул ук бәягә бер сагыз сатып ала. Бу, әлбәттә, күз буяу өчен эшләнә, чөнки әлеге товарның бәясе тиен-миен генә тора. Администратор автоматны сатып алынган әйбер бәясенә көйләп җибәрә дә клиент лотерея уйната башлый.

Алдау тәртибе бик гади монда. Читтән килгән кеше вак-төяк отышлар белән алданып, бар булган акчасын биреп бетерә. Ә менә янәшәдәге уенчыга бәхет елмаеп кына тора. Әйтик, 1000 тәңкәлек конфет алып, 100 мең сум отып куя. Бу инде әйләнә-тирәдәгеләрнең нәфес, комсызлык кебек хисләренә тәэсир итми калмый. Болай да бик начар тота торган “тормоз” бөтенләй ычкынып, кеше әҗәт баткаклыгына керә. Ләкин берәү дә теге 100 мең сумга ия булган бәндәнең алдакчылар компаниясенең үз кешесе булуы турында уйлап та карамый.

Оттырышлы уенга һәвәс кешеләр хәтерлидер: дистә еллар элек “лохотрон” дигән җисеменә туры килә торган исем тагылган уен бар иде. “Лох” ачык авыз дигәнне аңлата. Чын-чынлап ачык авызлар җыелышып өч уймакның берсендәге призны эләктерә алмыйча интегә. Ә бәхет кемгәдер елмая. Әлбәттә ки, ошбу бәхетлеләр беркатлы кешеләрне кесәсендәге актык акчасын чыгарырга өндәүче шома бәндәләр иде.

Хәзерге интернет-салоннарда да шул ук ысул кулланыла. Хәер, аларны алай атау дөрес тә түгел. Чөнки әлеге клублардагы компьютерлар “дөнья челтәренә” бөтенләй тоташтырылмаган һәм аларның программасын, ягъни отышның кай тирәдә икәнен “үз кешеләр” яхшы белә. Шул рәвешле, гади кеше, күп дигәндә, тиен-миен отуга куанып утырганда, янәшәдәге берәү “150 мең отып чыктым” дип шәрран яра. Бичара халык “бәхетле” кеше янына җыела. Һәм яңадан дәртләнеп, булмаган табыш артыннан куарга керешә. Һәм, әлбәттә, теге бәндәнең мошенник булуын сизми.

Шуңа күрә оператив хезмәткәрләр мондый алдакчыларны РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән маддәсе буенча җавапка тартырга кирәк дип саный. Хәзерге практикада законсыз эшмәкәрлек белән бәйле маддә генә кулланыла. Һәм бу, күп дигәндә, штраф салу белән төгәлләнә. Ә әлеге штрафны эшкуар бер көн эчендә кире кайтара. Чөнки аңа акча бирергә атлыгып торучылар, кем әйткәндәй, буа буарлык бит.

Күптән түгел буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары Казандагы Р.Зорге урамында “Империя” дигән уен автоматлары салонында 15 уен аппараты, 18 компьютер терминалы ала. Бер атнадан шул фирманың “Савиново” сәүдә йортындагы бер салоннан тагын 24 җайланма алына. Административ тәртиптә эш кузгатыла. Бу инде, чынлыкта, салон хуҗалары җәзасыз кала дигән сүз. Чөнки шушы көннәрдә Идел буе районының Мировой судьясы нәкъ шушындый закон бозу очрагы өчен администраторга 2,5 мең (!) сум штраф салу турында карар чыгарды.

Казанның Чехов һәм Татарстан урамнарындагы ике интернет-салон хуҗасы Д.Тихоновка карата җинаять эше кузгатылды. Чөнки ул законсыз эшмәкәрлек итеп 1,7 миллионга якын керем алган дип исәпләнә. Моңа охшаш эшләр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә һәм башка төбәкләрдә дә кузгатылды. Сентябрь аенда Казандагы Чехов базарындагы “Калисто и К”, Бөгелмәдәге “Плазма” фирмалары компьютер салоннарының да законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнүләре мәгълүм булды.

Наил ВАХИТОВ

Җиде еллык җинаять

Җинаятьчелек турында күп сөйлибез. Казандагы “Квартала” дигән атаклы банданың тар-мар ителүе, узган ел 17 сентябрьдә Татарстан Югары суды чыгарган хөкем нигезендә, аның әгъзаларын тиешле урыннарга озату турында да яздык. Ул чакта ОПСның 20 әгъзасы бандитизм, оешкан җинаятьчел төркем булдыру һәм анда катнашу, кеше урлау һәм башка авыр явызлыкларда гаепләнде, 23 кешене үтерүләре дәлилләнде.

Ләкин ул вакытта ук эшкә тулысынча нокта куелмавын искәрттек. Чөнки оперативниклар банданың башка җинаятьләрен ачу буенча эшне дәвам итәләр иде. Моның өстенә җинаятьчел берләшмәнең кайбер әгъзалары, шул исәптән атаманы Авто кушаматлы Автондил Янаков тотылмаган иде. Искә төшерик, соңгысы “Квартала” бандитларын “чүпли” башлагач, Грециягә качып китә. Янаковны Интерпол кулга ала, ләкин милләте буенча грек булган әлеге бәндәнең Греция гражданлыгын алып өлгергәнлеге мәгълүм була. Һәм әлеге илнең вәкаләтле органнары халыкара килешүләр нигезендә аны Русиягә бирүдән баш тарта. Ул хәзер дә шунда яши.

Быел август аенда тагын бер грек кешесе чит илгә китә. Берничә көннән соң оперативниклар “Квартала” төркеменең моңарчы иректә йөргән ике бандитын кулга ала. Теге бәндәнең Татарстаннан тиз арада юк булуы аңлашыла. Тотылган бандитлар ике кешене үтерүләрен таный. 2002 елда ук башкарылган җинаять корбаннары табыла. Опратив мәгълүматлар әлеге явызлыкны оештыручының Автондил Янаков һәм заказ бирүченең Русиядән чыгып сызган теге грек кешесе булуы турында сөйли.

Ул республикада мәгълүм . Идел буендагы “Санта” дигән атаклы санаторийның директорлар советы рәисе Ираклий Саввиди. 1999 елдан быелның март аена чаклы Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Соңгы тапкыр 2004 елда “Бердәм Русия” партиясеннән сайлана. Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты.

Тикшерү органнары 7 ел элек 2 кешенең ни сәбәпле үтерелүе турында мәгълүмат бирергә ашыкмый. Аларның бергә “Санта”да хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүләре, ягъни Саввиди кул астында эшләүләре генә билгеле.

10 сентябрьдә Казаның Вахитов район суды Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Татарстан идарәсе мәгълүматларына таянып, 54 яшьлек Ираклий Саввидины кулга алырга дигән карар чыгарды. Әлбәттә, аның кайчан тормышка ашырылачагын әйтүе кыен. Чит илдәге Саввиди хәзер инде Русиягә кайту турында уйлап та карамаячак. Аның милләттәше Янаковны кайтару буенча куелган тырышлыклар да уңай нәтиҗә бирер дигән ышаныч юк. Соңгысы Грециядә 2004 елдан бирле яши бит инде. Ул анда Татарстан хокук саклау органнары яла ягып, аны ватаныннан (Русиядән) мәхрүм итте дигән белдерүләр дә ясый икән әле.

“Квартала” дип йөртелүче берничә төркемне берләштереп тупланган җинаятьчел оешманың 3 әгъзасы гомерлек төрмәгә хөкем ителүен искә төшерсәк, Автондил Янаковны монда ни көткәнен күз алдына китерүе кыен түгел. Шуңа күрә Авто, Русиягә кайтмас өчен бар тырышлыгын куя. Әгәр ике кешене юк итәргә заказ бирү очрагы хак булса (оперативниклар моның нәкъ шулай икәненә шикләнми), И.Саввиди да мөмкин кадәр ерак китәргә тырышачак, әлбәттә.

Наил ВАХИТОВ

Элекке депутат кеше үтерүен кире кага

Иракли Саввиди үзен гаепләүләрне кире кагып, Татарстан Президентына хат язган. Анда ул үзенең Грециядә качып ятмавын, ә бары тик балаларында кунакта булуын әйтә. “Мин Татарстанны икенче ватаным дип саныйм. Сезнең тырышлык белән генә анда шәхес булдым. Эчке эшләр министрлыгы миңа күптәннән каныга. Бигрәк тә мондый мөнәсәбәт, миңа ватан алдындагы тырышлыклар өчен күкрәк тамгасы бирелгәч һәм депутат булудан туктагач башланды. “2000 елның башында минем тернәкләндерү үзәгенә дип алынган 1 миллионлык җиһазларны урладылар, соңрак өемне яндырдылар. Бу эшләрдә башта үземнең элекке юристымны гаепли идем, чөнки аны җаваплылыкка тартуда тикшерү идарәләренә теләктәшлек белдердем. Соңыннан бу эшләрнең бер җинаять төркеме тарафыннан башкарылуына шигем калмады. Тикшерү идарәсе мине “Квартала” җинаять төркеме башлыгы Автандил Янаков аша кеше үтертүдә гаепли. Әмма ул абыем белән араларым бик начар, аның белән аралашмыйм. Бәлки тикшерүчеләр Янаковка җәза вакытын кыскартуны ышандырып, аннан миңа каршы аңлатмалар бирдергәннәрдер.

Җинаятьче булсам, күптәннән җирләрен сатып, үз ватаныма качкан булыр идем. Әмма мин яңа җирләр сатып алам, проектлар булдырам, Татарстан өчен тырышам. Бервакытта да сезгә чит кеше булмадым. Мондый гаепләүләр намусымны пычрата. Шуңа күрә сезнең әлеге мәсьәләне үз кулыгызга алуыгызны сорыйм. Грециядә качып ятмыйм. Әгәр сез минем яклы булсагыз, Татарстанга кайтып, үз гаепсезлегемне исбатлый алам”, – дигән Иракли Саввиди Президентка юллаган хатында.

Казанның Вахитов районы суды “Иракли Саввиди кеше үтерүдә гаепләнә”, дигән карар чыгарды. Соңгы елларда бу Дәүләт Советы депутатын кулга алуның икенче очрагы. Кешеләрдән йорт салырга дип акча җыеп, әмма аны салып бетермәгән Геннадий Мамонтов инде төрмәдә утыра, аның быел гыйнвар аенда 6 елга ирегеннән мәхрүм ителүе турында “БГ” язган иде.

Элекке заманнарда депутат Сергей Шашуринның да ирегеннән мәхрүм ителүе билгеле.

“Бердәм Русия” әгъзасы, 54 яшьлек Иракли Саввиди – Татарстанда танылган шәхес. хакимияте башлыгы булганда аның эшләре уңай барган. Әмма мэр булгач, авырлыклар туа башлаган. Шулай да җәмәгатьчелек, Саввидины һәрвакыт грек җәмгыятенең төп иганәчесе дип танып килә.

Татарстанның тикшерү идарәләре сүзләренчә, бүген Иракли Саввиди халыкара дәрәҗәдә эзләнә.

Гадел ГАЛАМЕТДИН

azatliq.org

Хроника

Качалмаган

Шушы көннәрдә Бөгелмәдә бер подъездда мәете табылды. Берничә минут элек подъезддан бер ир кеше чыгып йөгерүе мәгълүм була. Шаһитлар аны тасвирлап та бирә. Сакчыллык бүлеге экипажы аны эзләп китә. «Горгаз» оешмасы янында әлеге адәмне күреп тоткарлыйлар. Качып китәргә өметләнгән бу кешенең киемендә кан эзләре булгач, карышып торуының мәгънәсе дә калмый.

Карак тотылды

Лениногорскида урамында төнгә саксыз калдырылган югалган. Куып алып китүче – 20 яшьлек Эдуард Д. бик тиз тоткарланды. ВАЗ-2107 дә исән-имин хуҗасына кайтарылды.

Акылсыз аучы

Чаллыдагы 105нче Универсам янында бер хулиган 27 яшьлек егеткә пневматик пистолеттан төбәп аткан. Бичараның уң күзе яралана. Больницага озаталар үзен. Элек тә хөкемгә тартылганы булган Н. Радикны “кайнар эздән” сакчыллык бүлегенең 1381нче патруль экипажы тоткарлый.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат төркеме.

Комментарии