- 22.12.2024
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2024, №12 (декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Көчләү һәм җенси рәвештәге башка төрле җинаятьләр еш була, гаепләрен танучылар гына сирәк очрый, күпчелек, якынлык ирекле булды, ди яисә аны бөтенләй кире кага. Бәхәсле җинаять эшләре, кагыйдә буларак, ир затларын бик озакка колониягә озату белән төгәлләнә. Четерекле вакыйгаларны күпчелек исемнәрне үзгәртеп бәян итәргә туры килә.
ЙӨЗ КӨН ИРЕКТӘ ЙӨРГӘЧ ТӘ...
Әлмәттә яшәүче В. Миронов быел 12нче июньдә биргән күрсәтмәсендә колониядән чыгуына бүген төгәл йөз көн, дип белдерә. Узган кичтә ике җинаять кылуда шикләнелә, аларның берсен, ягъни 30 яшьлек хатын-кызны көчләвен кире кага, ләкин тикшерү изоляторына ябыла ул. Бу инде 42 яшендәге Вадимның унберенче тапкыр төрмә юлыннан китүен белдерә.
Беренче мәртәбә 14 яшендә вакытта ук төркем белән корал кулланып кылынган разбой дигән җинаятьтә катнашкан өчен 6 елга утыртыла ул. Хәтта 1996нчы елда әле гамәлдә булган Совет законнары нигезендә юк мөлкәтен конфискацияләргә дигән карар да чыгарыла. Курск каласындагы яшүсмерләр колониясендә чакта кылган явызлыклары өчен әлеге хөкем тагын да кырысландырыла. Аннан соң урлау, талау, кеше сәламәтлегенә зыян китерү, үтерү белән янау кебек җинаятьләр кылып Әлмәт, Азнакай судлары тарафыннан туктаусыз хөкем ителә, быел март аенда иреккә чыкканда 22 ел чамасы гомерен япкынлыкта үткәргән була инде.
Туганнары аның эчәргә хирыс булу өстенә наркотиклар куллануын да әйтә, күп кенә авыруларын, шул исәптән, йогышлы чирләрен саныйлар, җенси юл белән иярә торганы өчен 3нче төркем инвалидлык бирелүен белдерәләр. Аның аек чагында юньле кеше икәнен әйтүчеләр дә бар, әмма әйләнә-тирәсендәге һәркем эчкәч котырынкы булуын искәртә. Монысын Вадим үзе дә яшерми, эчәргә ярамый, исергәч йөгәннән ычкынам, ди.
В. Миронов биш елга сузылган соңгы хөкемнәрен үтәгән дәвердә аның Әлмәттәге фатирында 1987нче елгы туганы Никита яши. Хуҗа кайткач аннан күченә, ләкин ачкычларын үзендә калдыра. В. Миронов кайту белән башта Әгерҗедә шабашкада булып ала, аннары Әлмәттә төзелеш эшләренә йөри. 2024нче елның 11нче июнендә дә эштә була. Ул көнне Никита аның рөхсәте буенча фатирында бер дусты һәм ике хатын-кыз катнашындагы хәмерле мәҗлес оештыра.
Никитаның әйтүенчә, утыз яшьләрендәге Рәзинә һәм Альбина белән узган көнне таныша алар. Күрәсең, ошбу ханымнар да бигүк тәртиплеләрдән түгел, чөнки яңа танышкан ике ир-егет белән бер тулай торакта сыйланып утыралар, икенче көнне В. Миронов фатирына да килеп җитәләр. Кичкә таба аларга хуҗа да кушыла. Бишәүләп эчә торгач, шешәләр бушау сәбәпле, кунак ирләр кибеткә юнәлә, алар артыннан Рәзинә дә чыгып китә. Никита белән Әмир кайтып килешли, балконда тәмәке тартып торган Вадим белән Альбинаны күрәләр, хуҗа Рәзинәнең китүен әйткәч, фатирга кереп тормыйлар, әйтүләренчә, комачауларга теләмиләр.
Шул көннәрдә 31 яшен тутырган Альбина законлы ире белән өч ел чамасы бергә яшәмәүләрен, сожителе Кәримнең Украинадагы махсус хәрби операциягә китүен, биш ел элек икенче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп билен имгәтү аркасында эшләмәвен әйтә. Ул көнне яңа танышы торагында аралашу хәвефсез тәмамлана, төнгә каршы исән-сау килеш ялгызы «съемный» фатирына кайта ул. Ә менә иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә шул калада яшәүче әти-әнисе торагына барып кереп, өлкәннәрнең котын ала, чөнки йөзе-бите шешенгән була, авырлык белән сөйләшә, соңгысы яңак сөякләре сыну нәтиҗәсендә икәне алга таба ачыклана. Кызлары Вадим атлы ир-ат кыйнавы, көчләве турында әйткәч, ата-ана полициягә хәбәр итә. Алар исә В. Мироновны Альбина фатирында йоклап ятканда тоткарлый.
Экспертиза, Альбинаның гәүдәсендәге күп санлы суккан-бәрелгән җәрәхәтләр сәламәтлеккә зыяны китермәгән, дип белдерә, ә ике җирдән казна сөяге сыну, кителү саулыгына уртача дәрәҗәдәге зарар китергән, дип таба. В. Миронов әлеге җинаятен шундук таный, күрәсең, башка чарасы да булмый. Хатын-кызга операция кичерергә, шактый гына сырхауханәдә ятып чыгарга туры килә, аннан соң да сөйләшергә уңайсыз, дип зарлана ул.
Сәламәтлеккә зыян китерү очрагы буенча барысы да ачык булса да, көчләү мәсьәләсе бәхәсле була. Чөнки ир белән хатын-кыз вакыйганы төрлечә сурәтли. В. Миронов беренче ирекле якынлык үз фатирында чакта ук булды, кайтып киткәч шалтыратып үзе чакырды, дисә, Альбина боларны кире кага. Бу кадәресенең әллә-ни әһәмияте дә юк, чөнки коньяк тоткан ир-атны фатирына үзе кертә ул, икәүләп эчеп тә утыралар әле. Иң мөһиме: алга таба булган хәлләрне буташтыра алар. В. Миронов хатын-кыз торагында да үз теләкләре буенча тагын бер тапкыр җенси мөнәсәбәткә кердек, төн уртасында фатирыннан куып чыгарырга кереште, котырынып китеп кыйнарга тотындым, акылыма килгәч туктадым, бүлмәгә чәчрәгән кан тапларын сөртеп чыктым, Альбина янына ятып йокладым, дип күрсәтмә бирә һәм ахырга кадәр көчләү гамәлләрен кире кага. Ханымның кунакка дәшүен, сыйланып утырганда җенси теләге булуын сиздерүен дә әйтә. Альбина исә, кыскача әйткәндә, бәйләнә башлагач каршылык күрсәткәнгә күрә шашынып кыйнарга тотынды, идәнгә егылгач диванга өстерәп менгерде, шунда көчләде, ул йокыга киткәч чыгып качтым, дип белдерә.
Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Карина Артамонычева каршылыклы фикерләрне ачыклау максатыннан күп кенә чаралар үткәрә. Ләкин ике як та кара-каршы утыртып сорау алганда да вакыйганы үзенчә бәян итә. Әмма зарар күрүче күрсәтмәләренә өстенлек бирелеп, В. Мироновка ике җинаятьтә гаепләү белдерелә. Гаепләү ягы фикере Әлмәт шәһәр судында да өстен чыга. В. Мироновны дүрт елга кырыс режимлы колониягә озатырга дигән хөкем карары чыгарыла.
КӘТТӘ ЕГЕТ ЕРАК КИТТЕ
Шул ук кала егете Айрат Әхмәдиев та 15 яшьлек кыз белән булган җенси якынлыкны ирекле гамәл дип белдерә, ләкин 19 яшен тутырган көннәрдә көчләүдә гаепләнеп, алты ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителә. Чөнки суд, гадәттәгечә, аның күрсәтмәләрен җаваплылыктан котылуга омтылу, ягъни хак түгел дип саный.
Мондый очракларга тәртипсез, начар гаиләләрдә үсүче яшүсмер кызлар еш юлыга. Бу очракта башкача килеп чыга. 15 яшендәге Милена ике сеңлесе, әти-әнисе белән яши, 9нчы сыйныфта әйбәт кенә укып йөри. Шимбә көнне мәктәптән соң шулай ук тулы гаиләдә тәрбияләнүче яшьтәше Лариса белән очраша ул. Бераздан аларга 16 яшендәге Алинә дә кушыла, соңгысы кичне, үзләре әйтмешли, «пацаннар белән» үткәрергә тәкъдим ясый. Ошбу егетләрнең берсе 22 яшендәге Самат, Алинәнең дусты, ә икенчесе безгә мәгълүм Айрат булып чыга.
Алар исә яшь туташларны бер тәүлеккә арендага алынган ике бүлмәле фатирга алып бара. Тиздән анда сөйгән кызы белән 24 яшендәге Николай да килеп керә. Җиде кеше катнашындагы кичә хәмерсез, төгәлрәге, сырасыз гына бармый, шулай да сәрхушләр мәҗлесенә охшамый ул, чөнки эчеп исерүчеләр күренми. Һәрхәлдә, шаукым чыккач биргән күрсәтмәләрендә һәркайсы шулай сөйли. Ә ыгы-зыгы исә икенче көнне башлана.
Кич белән соңарып, сәгать 11нче киткәч кайтып кергән Миленаны әнисе орышмакчы була. Әмма Анна кызының үз-үзен тотышы, кыяфәтендә сәер үзгәрешләр күреп тыелып кала, чөнки аның боеккан, төшенкелеккә бирелгәне, сүлпән хәрәкәтләнүе сизелә, сәбәбен сорагач, әнисенә текәлеп еларга керешә, хәле начар икәнен, йөрәге авыртуын, аяк-куллары тоймавын әйтә, укшып-косып та йөри. Борчуга төшкән әни кеше ашыгыч ярдәм чакырырга теләми, чөнки интернеттан әлеге симптомнарның наркотик куллану нәтиҗәсе булу ихтималын белә, кызын наркологка исәпкә куярлар дип курка. Милена иртәнге якта гына йокыга китә.
Бу эшнең башы гына була әле. Төш вакыты җиткәндә кызый әнисенә теге фатирда Айрат атлы егет көчләвен, кешегә әйтмәскә кушып янавын да сөйләп бирә, полициягә хәбәр итәсе килми. Анна ахырына кадәр җиткерелгән җенси якынлыкның саклану чарасы кулланмыйча башкарылуын да ишеткәч, балага узу, йогышлы чир эләгү куркынычы булуын аңлап, кызны сырхауханәгә алып китә. Гинеколог та якынлык булу мөмкинлеген раслый. Табиблар полициягә хәбәр итә. Алар әле гел үз хәленә кайтып бетмәгән яшүсмерне наркология диспансерына алып баралар, химик экспертиза канда бик тә озын исемле наркотик матдә булуын ачыклый, шул сәбәпле ул исерек хәлдә дигән белешмә языла.
Әлбәттә, тиз арада Айрат та тоткарлана. Аны да диспансерга алып бармакчы булалар, әмма 16 яшендә үк үзендә наркотик матдә йөрткән өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителергә өлгергән егет тикшеренү узудан баш тарта, моның өчен административ җаваплылыкка тартыла. Күрәсең, фаш ителүдән курка. Әмма Милена әлеге матдәне ул кушу, яисә мәҗбүр итү аркасында белә торып кабул иткән дигәнне белдерми бу. Монысын алар икесе дә кире кага, шаһитлар да фатирда наркотик матдә кулланучы булмавын әйтәләр, кызның әлеге зәхмәткә хирыслыгын раслаучылар булмый.
Милена ул фатирда чакта сыра эчүен дә кире кага, әйтүенчә, берничә тапкыр кухняга кереп су йотып чыга. Аннан соң балконда тәмәке көйрәткән Николай белән Айрат янына чыга, соңгысы аңа үзе тарта торган сигаретны тәкъдим иткәч, дүрт мәртәбә суыра. Монысын Николай да әйтеп тора. Шуннан соң хәле китә, башы әйләнә башлагач йокы бүлмәсенә кереп ята. Аның белән килгән Лариса дустының сыра эчмәсә дә, аңкы-миңке исерек хәлдә булуын раслый. Гомумән 15 яшьлек ошбу баланы фатирда булган хәлләрне дөрес итеп сөйләүче бердәнбер шаһит дияргә дә мөмкин. Калганнар күрмәдек, ишетмәдек, дип әйтүне кулай күрәләр, шул ук вакытта йокы бүлмәсендә Милена белән Айратның җенси мөнәсәбәткә керүен белүләрен яшермиләр.
Лариса дусты яныннан чыгып торган арада ялгыз калган Милена янына килеп кергән Айрат ишекне эчтән бикләп куя. Бүлмәдән кызның кычкырганын ишеткән Лариса ишек шакый башлый, ләкин аны егетләр читкә этәреп комачауламаска кушалар. Милена этеп-төртеп каршылык күрсәтеп карасам да хәлем җитмәде, җенси тәкатьсезлеген ахырына җиткереп канәгатьләндерде, дип күрсәтмә бирә. Шуннан соң Лариса белән өйләренә кайтып китә алар.
А. Әхмәдиев ошбу «егетлеген» башкалардан яшерми, аның кызга кисәтү ясавын да күреп-ишетеп торучылар бар. Аны якларга, акларга тырышып күрсәтмә бирүчеләр арасында да ул чакта 18 яшендәге егетнең бу өлкәдә тотнаксыз, яшүсмер кыз Алинә әйтмешли, тәртипсез җенси тормыш алып баручы дип бәяләүчеләр дә юк түгел. Бу юлы кәттә егет ныклап килеп каба. Кайбер якыннары арасында аналы-кызлыларга басым ясап, Айратның анасы хакына гаризаларын кире алырга үгетләп караучылар да була. Файдасы тими.
Әлеге очракта кызның чәбәләнеп кычкырып тавыш куптармавы хак кебек. Бу җәһәттән, наркота мәсьәләсенә кире кайтырга кирәк. Наркология эксперты балконда тарткан сигаретта теге матдә булу мөмкинлеге бар, аны тәмәке рәвешендә тартып, сулап, эчеп, укол кадап кабул итәләр, беренче тапкыр шундый матдә кулланган яшүсмер каршылык күрсәтә алмаган дигән нәтиҗә ясый.
Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Алмаз Әхмәтҗанов кыз су эчкән савытка А. Әхмәдиев яшертен рәвештә наркотик салган дип өсти. Айрат монысын да, көчләвен дә танымый. Әмма балигъ булмаган кызны каршылык күрсәтә алмаслык хәлдә булуыннан файдаланып көчләүдә гаепле дип табыла һәм, әйтелгәнчә, 6 ел ярымга гомуми режимлы колониягә озатыла. Өстәвенә, егет рухи зыян күргән кызга 300 000, дәүләт файдасына 100 000 сум түләргә тиеш дип белдерелде.
Наил ВАХИТОВ,
Әлмәт шәһәре
Комментарии