«Коронавирус бездән биш-алты елсыз китмәячәк әле»

«Коронавирус бездән биш-алты елсыз китмәячәк әле»

Ковид-19 авыруы чыкканнан бирле, газетабызның һәр санында диярлек коронавирус темасына язабыз. Әле аның барлыгына беркем ышанмаган, беркем сакланып йөрмәгән вакытта да, без укучыларыбызны кисәтеп килдек: куркыныч чир, үзегезне саклагыз, дип, язып тордык. Сентябрьгә кадәр халыкның күпчелек өлеше сакланмады да, ышанмады да. Чир инде ныклап таралгач, танышлары арасында да үлүчеләр күренә башлагач кына инанды андыйлар.

Соңгы көннәрдә рәсми статистиканы карарга да куркыныч… Һәр көн саен 22 меңнән артык авыру чыга, аларның саны акрынлап 23 меңгә якынлаша. Статистиканың шактый киметеп алып барылганлыгы турында табиблар үзләре сөйләп тора. Шуңа күрә чын саннарның ниндирәк булуын белмибез дә. Шушындый вазгыятьтә без укучыларыбызга бу афәт турындагы мәгълүматларны ирештерүне ничек дәвам итәчәкбез. Белеп тору комачау итмәс. Чөнки күп кенә табиблар кебек, бүгенге әңгәмәдәшем – Чаллыда яшәүче лаеклы ялдагы табиб Галимҗан абый Зарипов та: «Коронавирус бездән биш-алты елсыз китмәячәк әле», – дип саный.

АРАКЫ ИСНӘҮНЕҢ ФАЙДАСЫ БАР?

Галимҗан Зарипов хакында «Безнең гәҗит»тә берничә тапкыр язган идек. Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка Чаллыда коронавирусның көчле таралуы, рәсми статистиканың шомартып күрсәтелүе турында ачык хат язган иде. Галимҗан абый фикеренчә, статистика әле дә ышандырырлык түгел.

– Минем исәпләүләр буенча, Чаллы халкының ун проценты бу авыруны йоктырып чирләп алды. Хәзерге вакытта да меңләп кеше больницада ята, тик аларның 50-60ы гына коронавируслы, диләр. Калганнарында вируслы пневмония. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Коронавирус башта борын-авыз куышлыгында яши, соңыннан гына үпкәгә төшә. Әгәр аны йоктырсаң, беренче 3-4 көндә генә тестлар ярдәмендә белеп була. Ә үпкәгә төшкәч, тестлар ул вирусның барлыгын күрсәтми. Хәзерге вакытта Русия халкының да кимендә ун проценты бу авыру белән чирләде, дип саныйм. Авыручыларның шул кадәр артуының сәбәбе чикләр ачылу белән дә бәйледер. Август аеннан башлап, өч ай эчендә 10 меңнән артык русияле чит илдән коронавирус йоктырып кайткан. Шуларның 9 меңе – Төркиядә йоктырган. Без дә барган идек Төркиягә. Анализлар алдылар, тик аның нәтиҗәсен өч көннән соң гына җибәрделәр. Бөтен кеше дә бу нәтиҗәләр килгәнне көтеп өйдә утырмый бит. Эшкә баралар, урамга чыгалар… Ә икенче сәбәбе – кешеләргә җәй көне дә битлек кию кирәк иде. Аеруча автобусларда, кибетләрдә, лифтта. Танышларыма да әйтәм: бишенче катка менәсезме, унынчыгамы – лифтка кермәгез, дим. Ул хәзер иң куркыныч урын. Лифтта вируслар бер тәүлек буе җыелып тора. Аннан соң булдыра алганча урамга чыгуларны киметергә, кибеткә баргач та, ике метр дистанцияне сакларга кирәк. Битлекләрне кибеттә киегез! Халык сугымга үз теләге белән барган бәрән төсле. Кимиләр маскаларын, салып куялар кибеттә. Һаман да шулай дәвам итә. Үзем кибеткә барсам, кайту белән киемнәрне алыштырам һәм аракы исним.

Аракы иснәү нәрсәсе белән ярдәм итә, Галимҗан абый?

– Әйткәнемчә, вирус авызда һәм борында дүрт көнгә кадәр яши, үрчи. Бишенче көнне генә төшә ул үпкәгә. Коронавирус – «жировая основа»лы, ягъни нигезендә май булган вирус. Спирт аны тарката, эретә. Шуңа күрә март аеннан бирле, гаиләбез белән көн саен йоклар алдыннан биш минут буе аракы сулыйбыз. Коронавирус кына түгел, башка вируслар да аракы исеннән үлә. Хирургларга да, операцияләрдән соң, маскаларына аракы сибеп җибәрәләр. Әйтик, ашыгыч рәвештә китерелгән пациенттан анализлар алып бетереп булмый бит, аның ни белән авыруын да белмисең. Андыйларга дүртәр сәгать операция ясап чыкканнан соң, хирурглар аракы исни. Мин үзебезнең Чаллыдагы паталогоанатомнар белән дә аралашып торам. «Сез көн саен коронавирус белән авырган, кызыл зонадан килгән биш-алты кешене ярып торасыз. Ничек йоктырмыйсыз моны?» – дим. «Без һәр ярган кешедән соң аракы иснибез», – диләр. Чаллыда паталогоанатомнар арасында авырган кеше юк. Спиртның үзен дә иснәргә булыр иде, тик 96 процентлы булгач, ул яндыра. Иң яхшысы – аракы.

Диндәге кешеләр моны кабул итмәскә дә мөмкин…

– Безне динебез үзе дә бу авырудан саклый. Ислам динендә һәр намаз алдыннан авызны-борынны чайкап тәһарәт алу бар. Бу үзенә күрә авырулардан шулай ук бер профилактика дигән сүз. Аякларны юасың, кулларны, баш-битләрне. Тамак-борынны чайкыйсың. Биш тапкыр кимендә. Намаз укыган кешеләр тәһарәт алганда ук вирустан саклана, димәк.

Сезнең фаразлар ниндирәк, бу чирдән кайчан котылырбыз икән?

– Минемчә, тагын биш-алты елга кадәр барачак. Чөнки соңгы елларда кешеләр антибиотикны күп кулланды, организмнарындагы файдалы бактерияләрне бетерделәр. Кешенең организмында 3 килодан 5 килограммга кадәр бактерия бар. Антибиотиклар шактыен «кырды». Шуңа күрә хәзер кешенең организмы чирләргә тиз бирешүчән. Коронавирус та, вируслы пневмония дә элек тә бар иде. Әйтик, 1970нче елларда да. Тик аның белән сирәк кеше авырды. Бөтен Татарстанга 5-6 очрак кына булгандыр, бәлки. Ә хәзер рәсми саннар белән генә карасак та, республикада көн саен 60-70 авыру чыга. 2-3 кеше үлеп тора, диләр. Чынлыкта күбрәк үләләр, тик аларны әйтергә ярамый. Әгәр чын дөресен әйтсәк, без инде хасталар саны буенча Американы күптән узып киткән булыр идек, минемчә.

Табиблар арасында да бу авыруны йоктыручылар күп, диләр…

– Күп. «Семь дней» тапшыруында Михаил Любимов: «Ашыгыч ярдәм станциясендә 162 кеше коронавирус белән чирләгән, бу – барлык персоналларының 50 проценты дигән сүз», – дип, статистика китерде. Ярып караганнан соң, барысының да үпкәләре 40-75 процент зарарланган булуы, кан тамырларының тромблар белән тулуы, йөрәкләренең зурайганлыгы ачыкланды. Кызыл зонада, ягъни коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә бу чирне йоктырган очракта 68 мең сум, үлгән очракта 1 миллион сум акча түләнергә тиеш дигән күрсәтмә бирелде. Тик моны да ике яклы медаль кебек кабул итәргә кирәк. Әйткәнемчә, коронавирус башлангыч көннәрендә генә тестта күренә. Ә табибларның күбесе аяк өсте авырып та эшләп йөри, пневмония башлангач кына яталар. Шуңа күрә аларны «Ул бит коронавирустан түгел, вируслы пневмониядән үлде», – диләр. Компенсация бит нәкъ менә ковид йоктырганнар өчен генә каралган…

ҮПКӘГӘ ЗАРАРЫ ЗУР

Галимҗан абый, бу вирустан тулысынча терелеп бетү мөмкин хәлме? Аның организмга ясап калдырган «бүләкләре» торган саен чыга дип әйтүчеләр дә бар…

– Тарих укытучысы Ринат Гатауллин дигән танышым икенче ноябрьдә шушы авыру аркасында больницага ятты. Аның 16 процент үпкәсенә зыян килгән иде. Ун көн буе дәваладылар да, чыгардылар. Чыккан вакытта исә, үпкәләренең 76 процентка зарарлануы ачыкланды. Температурасы да нормаль, кан басымы да, үпкәләрнең кислород белән тәэмин ителеше дә. Ләкин аңа табиблар: «Күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. Организмыгыз көчле булса – яшәрсез, юк икән, китеп барырсыз инде», – дип әйткәннәр… Шактый кешеләр больницага үпкәләре 20 процентка зарарланып керә дә, чыкканда ул инде 40-50, хәтта 70 процентка җиткән була… Вирусның эшен туктату максаты гына куела табибларга.

20 процент белән кереп, 70 процент үпкәсе зарарланып чыккач, бу нәрсә дигән сүз була соң инде? Безнең медицина коронавирус алдында көчсез, димәк?

– Ковид – безнең өчен табышмак. Аны дәвалый торган бер генә дару да юк. Нинди генә дарулар белән дәваламыйлар. Маляриягә каршы да, антибиотиклар да биреп карыйлар. Гормональ препаратлар эчертәләр. Авыруның каны куерып, үлеп китмәсен өчен тырышалар. Тик вирусны турыдан-туры дәвалаучы дару юк. Табиблар ул организмда башлаган процессны туктату өчен генә көрәшә. Процесс туктады, температура нормальләште, димәк булды. Әгәр коронавирус үпкәгә кергән икән, ул фиброзлар хасил итә. Мәсәлән, тәнгә пуля кергәч, ул кергән урынга җөй үсә бит? Бу да шундый бер җөй, гади тел белән әйткәндә. Мондый фиброзлы үпкә йөз процентка сулыш ала алмый.

Һәм шуңа күрә, кеше организмы көчле булса гына озак яши алачак?

– Әйе. Кайберәүләрнең бер-ике ел эчендә үпкәсендә болар бетәргә мөмкин, кемнәрнекедер – бетми. Рухани Дмитрий Смирнов майда шушы авыруны йоктырып, дәваланган булган. Ә октябрь аенда ул үлде. Ялгышмасам, үпкәләре 70 процентка зарарланган иде аның. Әле үпкәсе 40-50 процентка зыян күргәннәр белән генә сөйләшсәң дә, бөтенесе диярлек бер сүзне әйтә: «Баскычтан менгәндә дә, йөргәндә дә хәл юк. Аяк- куллар тыңламый, тын кысыла, авыр, хәлебез әйбәттән түгел», – диләр. Коронавирус белән авырган организм, ул элеккеге кебек була алмый. Чире үпкәсенә төшкән кешеләргә киңәш шул: киң итеп сулыш алырга, күбрәк саф һавада йөрергә, диета сакларга, шарлар өреп кабартырга кушалар. Үпкәне киңәйтергә кирәк. Тәмәкене ташларга. Яргач, күргәнем бар: тәмәке тарткан кешенең тын юлында бер миллиметр калынлыкта сумала утырган була. Тәмәке ул вирустан да начаррак. Андыйларга бу авыру икеләтә куркыныч.

Галимҗан абый, сез коронавируслы авыруларны гормональ препаратлар белән дәвалыйлар, дидегез. Бөтен кеше аңлап та бетерми: ни өчен кулланалар аларны, алардан нинди файда бар?

– Гормональ препаратлар сулышны киңәйтү, организмны кислород белән туендыру өчен бирелә. Чөнки ул организмдагы кан тамырларын, тын юлларын киңәйтеп җибәрә. Гормональ препаратларның кешегә тискәре йогынтысы да бар, билгеле. Тик бу аптыраганнан бирелә инде. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумган дигән кебек. Булышырдай бернинди дә дарулар юк бит…

Коронавирус белән авырмаячак кешеләр дә бармы икән?

– Герпес белән чирләүчеләр авырмый. Чөнки герпес вирусы коронавируска караганда көчлерәк. Организмга башка вируслар керә икән, герпес вирусы аларны куырып чыгара яки үтерә. Мәсәлән, территориядә этләр сугыша икән, көчлерәк этләр җиңеп чыга да, көчсез булган этләр кабат килми бит. Бу очракта да, герпес көчле булгач, тегеләрне үтерә, җиңеп кала.

Герпеслы кешеләр моны укыганнан соң, «Әй, безгә битлек кимәсәк тә була икән!» – дип уйласалар, бу дөрес фикер буламы?

– Юк инде, халык янында булганда барыбер битлек кияргә кирәк. Үзең чирләмәсәң дә, йөртүчесе булырга мөмкинсең. Моны белми дә калуың бар. Ә бит үпкәсе авыру булган, онкология һәм шикәр диабеты белән авырганнарга кечкенә генә күләмдәге вирус та үлем дозасы кадәр була ала. Шикәр чире белән авыручыларга коронавирус эләксә, 50 процент ихтимал белән, теге дөньяга алып китәргә мөмкин…

Коронавирусны дәваларлык дару юк дидегез. Ләкин шул ук вакытта русиядә вакцина таптылар бит. Аны ясатыргамы? Шундый кыска гына арада чын вакцина уйлап табуларына ышаныргамы икән?

– Моны һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш. Ләкин үзем ясату ягында түгел. Чөнки ул чынлап та ныклап өйрәнелмәгән. Антитәнчекләр дә 3-4 айга гына бирелә, аннан соң бетә. 3-4 ай саен яңадан ясатыргамыни ул прививканы? Сораулар шактый. Уйланырга кирәк. Ләкин табибларга, укытучыларга ясатсалар яхшырактыр, алар бит һәрвакыт күп кеше белән эшли. Ә менә сезгә һәм миңа кирәк микән соң? Бәлки битлекне кисәк, профилактик чараларны үтәсәк, шул җитәр?

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии