Карт-корылар кырыла

Карт-корылар кырыла

Картлык шатлык түгел, дигән хак әйтем еш ишетелә. Кызганыч, мондый тормыш үз гомерләрендә күпне күргән һәм җиңгән әби-бабайларны сындыра, еш кына үз теләкләре белән гүргә керергә этәрә. Быел Буа районында гына да алты өлкән кеше асылынып үлде инде. 
Әлшихта ялгызы гомер итүче Мария Прохорова быел 27нче гыйнварда 84 яшен тутыра. Шимбә көнне аны котларга Ульяновск һәм Чабаксарда яшәүче улы, кызы кайта, авылдагы кайбер туганнары, абыйсының улы Александр, килене Светлана Паневлар да килә. Өй гөрләп тора, бар да яхшы була. 29нчы гыйнварда ерактан кайткан кунаклар китеп бара. Төш вакытында Мария карчык еш аралаша торган С. Паневага шалтырата, үзе генә калуын әйтеп, чәй эчәргә чакыра. Шул тирәдә генә яшәүче әлеге гаилә әбигә күңелсезләнергә ирек бирмәскә тырыша, һәрдаим килеп-китеп йөри. Бу юлы да Светлана эшләрен ташлап аның янына ашыга. Бусага төбендә итекләре күренмәгәч, аның өйдә юклыгын аңлый, күршедәге дусты янына кереп киткән дигән фикергә килеп, шунда юнәлә. Әби анда да булмагач, ике хатын-кыз аның өенә кайта, каралты-кураны караштырганда, ишеге ачык калдырылган сарайда эленеп торган җансыз гәүдәне күрәләр. Тиз арада килеп җиткән Александр бауны кисеп мәетне идәнгә сала, муенындагы элмәкне ала. 
Мондый очракларны полиция һәм тикшерү комитеты җентекләп тикшерә, чөнки мәрхүмнәрнең җинаять корбаны булу ихтималы да бар бит. Бу юлы М. Прохорованың үз-үзенә кул салуы аермачык була. Иң әүвәл аның кесәсеннән алынган чуашча язманың кыскача эчтәлегенә тукталып үтик. Бичара әби Светланага мөрәҗәгать итеп, үзенең үле икәнен күргәч күршеләрне чакырмый торырга, Саша белән өйгә алып кереп идәнгә салырга, авыл фельдшерына ничек итеп үлүен әйтмәскә, Буага алып бармаска, әлеге язуны башка кешегә укытмаска куша. Кыскасы, үзен кан басымы югары булганга үлүче итеп күрсәтеп, моргта ярдырудан котылдырырга тели ул. Шулай ук аның Светлананы ни өчен чакыруы да аңлашыла монда. 
Туганнары, күршеләре әйбәт кенә йөреп торган М. Прохорованың ике ел элек ире, тагын бер елдан йөрәк чиреннән яраткан улы үлеп китүне бик авыр кичерүе, еш кына яшисе килмәвен әйтеп, «суицид» турында сөйләшүләрен белдерәләр. Шул рәвешле, аның үз теләге белән китеп баруы икеләндерми. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе И. Шәйхетдинов, үтерү һәм кешене үз-үзенә кул салуга җиткерү дигән җинаятьләр булмаган, дигән рәсми карар чыгара. 
Рунга авылында яшәүче 1936нчы елгы Николай Вишнев 10нчы март иртәсендә күршеләренә кереп малларына ашатырга бәрәңге кабыклары калдырып чыгып китә. Аның белән гел аралашып торган В. Казакова өйлә вакытында ялгыз картның хәлен белергә уйлый. Хуҗа өйдә булмагач, ишегалдына чыга һәм әвеслек астында аркасы белән баганага сөялеп салкын җирдә утырган бабайны күрә. Курка калган ханым аңа торырга кушып кагылгач та Николай авып китә. Күрше ир-атны чакырып керткәч, икәүләп җансыз гәүдәне баскычка табарак күчерә алар һәм шул тирәдәге урындык, түбә астыннан асылынып торган бауны күргәч, аның асылынуын, бау өзелү нәтиҗәсендә җиргә төшүен аңлыйлар. Моны муендагы эзләр дә раслый. Суд-медицина эксперты да Н. Вишневның буылу сәбәпле җан бирүен белдерә. Үлемгә башка кешенең катнашы булмавын өйдәге өстәлдә табылган язу да дәлилли. «Миңа бик-бик начар. Кичерегез! Медиклар миннән баш тарттылар. Тагын бер кат гафу итүегезне үтенәм. Шулай килеп чыкты», дип язылган һәм имза салынган була анда. 
Н. Вишневның өч кызы һәм улы бар. Алар барысы да Татарстаннан читтә яшиләр, аталары янына бик сирәк, елына бер тапкыр гына кайталар. Соңгы ун елда аңа социаль хезмәткәр ярдәм итеп тора, шулай ук авылдашлары да ташламый. Бигрәк тә Буада оныгы Е. Шагарова нык булыша аңа, азык-төлеген китереп тора, сырхауханәгә йөртә, бабасын күз уңында тота. Әлеге игелекле ханым әйтүенчә, бабайның авырулары күп, өстәвенә, соңгы вакытта касыгындагы бүсере авыртуга зарлана, йөрәге начар булганга табиблар операция дә ясамаган. Моңа кадәр эчә торган гадәте булмаган картның аракы йоткалый башлавын да шушы авыртуны басу ниятеннән дип саный ул. 
Юстиция подполковнигы Айрат Мөхәммәдуллин мәрхүмнең табибларга карата язылган тискәре фикерен игьтибарсыз калдырмый. Е. Шагарова бабайның сырхауханәдә ятып чыгуын, тиешле ярдәм күрсәтелүен белдерә. Авыл фельдшеры исә аның сырхауханәгә ятудан баш тарту очракларын кул куйдырып һәм теркәп барган була. Шулай итеп, 87 яшьлек Н. Вишнев үлемендә гаепләрдәй затлар табылмый. Шулай ук аның яшәүдән туйдым, мәрхүмә карчыгым янына китәргә кирәк, дип әйтүләре дә мәгълүм. 
1940нчы елгы Александр Корунов хәләл җефете үлгәннән соң тугыз ел буе Кыятта үзе генә яши. Ләкин балалары аның янына көн саен килеп йөри. 15нче июньдә дә улы Сергей аңа ашарга китерә. Ир-ат ишегалдына узгач та өй артындагы лапаста асылынып торган атасын күреп, ярдәмгә ыргыла, аны күтәреп элмәкне чишә, җиргә төшерә, ләкин соң була инде. Эксперт Е. Меркулов аның да шул ук сәбәп аркасында җан бирүен белдерә. 
Тикшерү органнары монда да җинаять эше кузгатырлык нигез юк дип таба. С. Корунов әтисенең ашказаны авыртуга зарлануын, сырхауханәдә дәвалануның да файдасы тимәвен әйтә, һәм ул авырулардан һәм ялгызлыктан туеп, үз теләге белән китеп барды дип саный. Шунысы да мәгълүм: асылынган килеш табылуына нибары ярты сәгать кала, ул килененә шалтыратып: «Простите меня ради Христа!» – дип әйткән һәм элемтәне өзгән була. Тирә-күршедә яшәүчеләр дә аның ток суктырып, кан тамырын кисеп үлү кебек сүзләр әйтеп йөрүләрен сөйлиләр. Ахыр чиктә ул элмәккә кереп үлүне кулай күргән булып чыга. 
24нче июльдә Тингашта яшәүче Р. Насыйбуллин хатыны белән кунакта булып, өенә төнге сәгать унбер тирәсендә генә кайта. Бу вакытта шул көннәрдә 93 яшен тутырган әнисе һәм өч баласы йоклый инде. Икенче көнне Буага барасы булганга, ир кеше иртәнге сәгать дүрттә үк торып маллары янына чыга. Абзарга таба барышлый сул яктагы корылма ишеге яңагына асылынган Фәүзия әбине күреп тетрәнеп кала ул. Тотып карагач, аның суынган, ягъни үле икәнен ачыклый. Экспертиза муенындагы бугалак эзләреннән тыш карчыкта башка тән җәрәхәтләре булмавын, буылу нәтиҗәсендә үлүен белдерә. 
Тикшерү барышында күрсәтмә бирүчеләр соңгы вакытта аяклары шешү аркасында авырлык белән йөри, ишегалды, капка төбеннән ераккарак китә алмый башлаган карчыкның еш кына асылынып үлү турында сөйләнүләрен әйтә. Ул гына да түгел, аның кулындагы бауларны алып яшерүләрен, ләкин аның барыбер эзләп табуын сөйлиләр. Димәк, көтмәгәндә килеп чыкса да, бөтенләй үк көтелмәгән хәл дип булмый моны. 
81 яшендәге А. Миронов Буада гомер итә. Хатыны белән 56 ел бергә яшиләр. Кызларының берсе Казанда, икенчесе Санкт-Петербургта тора. Ике ел чамасы элек Александр, инсульт чире бәреп, ике ай сырхауханәдә ятып чыга, аннан соң микроинсульт дигәне дә булып ала. Нәтиҗәдә күптән түгел җир җимертеп йөргән абзый таякка таянып атлый башлый, чөнки уң кул-аяк зарарлана. Хәләл җефете әйтүенчә, егылып күкрәген дә бәрә әле. Әлбәттә, мондый тормыш кимсетә аны, быел яз якын дусты вафат булгач та, мин алданрак китәргә тиеш идем, ди. 
2нче августта карт белән карчык өйдә икесе генә булалар. Төнге сәгать өчтә уянган хатын-кыз иренең йокламыйча ятуын күрә, ә иртәнге алтыда урынында булмагач, ишегалдына чыга һәм өйләренең арт ягына сөялгән баскычның бишенче басмасына асылынган Александрны күрә. Күршесе Вячеслав полициягә хәбәр сала. Тикшерү ошбу абзыйның да якты дөньядан үз теләге белән китүен белдерә. 
Күл Черкенендә яшәүче Зөфәр Гайнуллин сентябрь аенда авыл фельдшеры К. Яковлевага йөрәгеннән зарланып мөрәҗәгать итә, аның киңәше буенча район сырхауханәсендә ятып чыга. 22нче сентябрь иртәсендә 73 яшендәге ялгыз абзый мәрхүм абыйсының кызы Р. Ибәтуллинага шалтырата, чоланында егылып аягын сындыруын әйтеп, ашыгыч ярдәм чакырырга куша. Ханым бу хакта сырхауханәдә шофер булып эшләүче иренә хәбәр итә. 20 минут та үтми, ир кеше хәләл җефетенә Зөфәр абыйсының мунча алачыгы янында асылынып дөнья куюын җиткерә. Бу инде аның сеңлесенә элмәккә керер алдыннан шалтыратуын, ә ашыгыч ярдәмнең үлемен теркәү өчен генә кирәк булуын күрсәтә. З. Гайнуллин да – чирләп яшәүдән туюы, үз-үзен үтерергә уйлавы турында сиздереп, сөйләп йөргән кеше. 
Карт-карчыклар Буа якларында гына кырылышмый, билгеле. Мисал өчен, Тәтеш районында булган тагын бер вакыйгага тукталыйк. Җәй уртасында анда да 74 яшьлек Н. Емилинның гомере фаҗигале өзелде. 
Абзый район үзәгендә хатыны һәм улы белән яшәгән. Хәләл җефете аның саулыгы какшау сәбәбен 2011нче елда Николайны машина бәрдерүдән күрә. Шуннан соң башы авырта, әйләнә башлый, «Синдром фара» дигән диагноз куелгач, колагына колакчын киеп йөри, чөнки тавыш тискәре йогынты ясый, кан басымы күтәрелә, бер күзе күрми һ.б. Нәтиҗәдә ул төшенкелеккә бирелә, депрессия синдромы дигән авырудан да интегә, соңгы вакытта урамга да бик сирәк чыга. Хатын-кыз үз-үзен үтерү нияте турында сөйләнүче иреннән бауларны яшереп тота, аны ялгыз калдырмаска тырыша. 
Әлбәттә, гел ирен саклап кына утыра алмый хуҗабикә. 11нче июльдә уллары – эшкә, өйлә вакытында хатын-кыз кибеткә китә. Ул чакта Николай стенага борылып караватта ятып кала. Әйләнеп кайткан ханым ирен өйдә дә, ишегалдында да таба алмый. Алар карамагында күршедә ата-анадан калган тагын бер йорт бар әле. Анда барып кергәч тә түшәмгә асылынган ире күренгәч, ханым өенә йөгерә, аннан пычак алып чыгып бауны кисә һәм җансыз гәүдәне идәнгә төшерә. Туганнар, түшәмдәге ыргак моңа кадәр юк иде, аны махсус үзе беркетеп куйган, дип саныйлар. Бу да 1950нче елгы Н. Емилинның соңгы адымын үз ирке белән ясавын раслаучы бер дәлил булып тора. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче А.Ф. Мөхәммәдуллин монда да җинаять эше кузгатырдай сәбәп күрми. Ничек кенә булмасын, үз гомерләрендә ачысын да, төчесен дә күп татыган ил картларының шушындый аяныч рәвештә күпләп үлүе кызганыч хәл. 
Наил ВАХИТОВ,
Буа, Тәтеш районнары

Комментарии