Танышу сайтында ниләр бар?

Танышу сайтында ниләр бар?

Чаллыда яшәүче дустым Гөлүсә белән аралашкан саен, гел бер сорауны бирәм: «Йә, ничек? Таптыңмы?» Ул да кул гына селти, «Җүнлесен тапмадым», – ди. Яңа егет белән очраша башламадыңмы, дигән сорауга җавабы бу аның.

Ул ярты ел элек ире белән аерылышкан иде. Гаиләләрен иренең әнисе бозды. «Сиңа мондый хатын кирәкми, башкасын тап», – дип тукыды кайнана малаена. Югыйсә, Гөлүсәнең ипотекада булса да, үз фатиры бар, бик яхшы күңелле, ярдәмчел кыз. Ашарга пешерергә дә оста, өендә дә чисталык. Нәрсәсе ярамагандыр?

«АЛАРГА ЯТАК КЫНА КИРӘК»

Хәер, сүзем бу хакта түгел. Ире белән аерылышканнан соң, Гөлүсә бик борчылды, стресстан чәчләре коелды, көн саен елый иде. Әллә нинди чирләр дә табып бетерделәр үзендә – юкка гына күңел тынычлыгында яшәргә кушмыйдыр табиблар. «Бөтен чир нервыдан» дигәннәре дә уен сүз генә түгел икән.

Әзрәк юаныч булыр, дип, танышу сайтларында берәрсен эзләргә тәкъдим иткән идем мин аңа. Тик Гөлүсә әле дә ялгыз. Ә бу сайтларда утыра башлавына ярты ел вакыт узган икән инде.

Бер көнне телефоннан сөйләшкәндә әнә шул сайтлар хакында сүз китте.

– Ой, кызый, ул сайтта майтарылганнарны аңлата башласаң… Нәрсә генә юк анда. Менә мин үзем берничә сайтта утырам. Барысында да бер хәл. «Сәлам, әйдә җенси мөнәсәбәткә керәбез?», «Әйдә минем фатирыма кил, рәхәтлек бир миңа», – дип турыдан-туры язалар. Исәнме дип хәл сорашу да, сезнең белән танышырга мөмкинме дип әйтү дә юк. «Әйдә аракы эчәбез?» – дип чакыралар. Мин бит тулырак гәүдәле кыз. Шуңа күрә мыскыл итәргә дә күп сорап тормыйлар. «Симез, синең белән миннән башка йокларга теләүче ир ат та юктыр ул, хет рәхәтләнеп калырсың, кил әйдә», – диләр, мәсәлән.

Сайттагы 20-30 процент ир-атлар – өйләнгән кешеләр. Аларның фотолары булмый, фотоларын аерым смс итеп кенә салалар. Турысын бәреп әйтәләр: «Мин гаиләле кеше, хатыным бар, тик ятакта кайнарлык җитми. Берәр сөяркә кирәк», – диләр. Тик бит сөяркә табар өчен башта үзең дә ни дә булса тәкъдим итәргә тиешсеңдер. Ә болар бер тиен акчасын да чыгармыйча, кыз яшәгән фатирга гына килеп-китәргә ниятли.

Тагын бер катлам – чит ил гражданнары. Февраль аенда Төркиядән бер төркем төрекләрне Чаллыга КамАЗ заводына китергән булганнар. Алар монда ниндидер деталь уйлап табаргамы, урнаштырыргамы килгәннәр дә, чикләр ябылып, самолетлар очмый башлагач Чаллы кунакханәләрендә яшәп калганнар иде. Шундый бер төрек белән таныштым. Сүз дә юк, бик тәрбияле, акыллы ир. Тик ул да өйләнгән, хатыны һәм баласы бар. «Әйдә син минем Русиядәге хатыным бул», – диде анысы. Кирәк ди миңа. Елга бер күрешеп ятарсың соңыннан. Менә шушыларны анализлап карасаң, аңлашыла инде – ирләрнең бөтенесе диярлек йоклап ташлар өчен генә кыз эзли, җитди мөнәсәбәтләр корырга теләүчеләр бик аз танышулар сайтында. Хатын-кызларның авторитетын да нык төшерә бу сайтлар. Чөнки безнең кызлар да машиналы, акчалы егетләргә генә кызыга. Бер егет белән танышкан идем, очрашуга килгәч, ул миңа шушындый бер сайтта танышкан кызлар белән булган хәлләрен сөйләде, алар язган смсларны укытты. Бер кыз язган: «Мине Сарманга кадәр кайтарып куя алмыйсыңмы, синең белән соңыннан машинада якынлык кылырбыз, минем түләргә акчам юк», – дигән. Гыйбрәт бит бу. Үз күзем белән күрмәсәм, ышанмас та идем. Кызлар, башыгыз белән уйлагыз инде әзрәк, нинди җүнле ир-ат өйләнсен сезгә шундый булсагыз?

Аннан соң, егетләр хәзер бик өйләнешергә дә атлыгып тормый. Элегрәк, мәсәлән, 20-25 яшьләрдә өйләнгәннәр, ә хәзер күпчелек ир ат 27-35 яшьләрендә генә гаилә кора. Чөнки рәхәтләнеп йөреп, дөньяның артына тибеп яшәп калырга телиләр. Өйләнгәндә дә, баласыз, кияүдә булмаганнарны эзлиләр. Бер дус егетем шулай танышу сайтыннан үзенә сөйгән яр тапкан иде. Тик ул кызның баласы бар. Шул баланы яратмый дустым, шул бала аркасында өйләнми, яхшырак кыз тапканчы бу хатын белән «йөреп тора». Кыскасы, мин башка бу сайтларда утырырга теләмим, аларда утырып ирләрдән тәмам күңелем кайтты. Бик тәрбиясез һәм бозык безнең ирләр. Бөтенесенең башында бер генә уй, – дип сөйләде Гөлүсә.

ПЕСИ БУЛЫП МЫРЫЛДЫЙ

Мин дә кызык өчен генә ике сайтта рәсмиләшеп карарга булдым. Беренчесе – төрек кызлары һәм егетләре утыра торганы. «Сибералем» дип атала. Төрек егетләренең смслары романтик булып истә калды. «Сезгә комачауласам гафу итегез. Чын, җитди аңламда сезнең белән танышырга телим. Әгәр үзегез дә җитди кабул итсәгез, җавап бирерсез, дип ышанам». Һәм шушындый дистәләгән смслар… Барысы да бер үк сүз белән башлана: «Җитди мөнәсәбәтләр эзлим».

«Чәчәк кебек матурсың. Сиңа язып, борчымыймдыр, дип ышанам. Теләсәң, таныша алабыз. Сине диңгез буендагы ялга чакырам. Отель бәясен дә, самолет билетларын да үзем түлим. Мосафирым (кунагым) булырга теләрсеңме, синнән берни дә таләп итмим, бары тик аралашып карарга телим. Сине ошаттым» – дип Төркиягә кунакка ялга чакыручы да булды. Җавап бирсәң, рәхмәт әйтәләр, борчыган өчен кабат гафу үтенәләр. Китапларда гына була торган матур сүзләргә күмәләр.

Шуннан соң дустым әйткән сайтларның берсендә теркәлдем. Төрекләрдән соң керәсе калмаган икән монда. «Дык» итеп, җиргә утырган төсле булдым. Гөлүсә әйткән сүзләр дөрес булып чыкты. Егетләрнең күбесе үзенә кунакка чакыра, оятсыз әйберләр тәкъдим итә. «Син бүген нинди эчке киемнән?» – дип сорыйлар. Үзен шәрә килеш видеога төшереп җибәрүчесе дә табылды. Ул видеоны карасаң, «точно» күзең сукырая, карап тормадым.

Бер ир кисәге аеруча да исемдә калды. Ринат дигән 30 яшьлек адәм иде ул. «Сез бик чибәр кыз. Үзем турында да сөйләп узыйм. Мин эчмим, тартмыйм, үз бизнесым бар, аралашучанмын. Яхшы секс яратам». – бу аннан килгән беренче смс. «Шуннан?» – дип язган идем, «Минем песиләргә аллергиям бар. Ләкин үзем ятакта вакытта песи булып мырылдарга яратам», – дигән. Һәм бер минутлык аудиоязма җибәргән. Аны тыңлагач, көлдем. 30 яшьлек ир бер минут буе песи булып мырылдаганын яздырган иде…

Шулай да, күңелгә кереп калган аралашу да булды. Денис исемле 35 яшьлек егет иде ул. Аның беренче смсы ук ошады. «Хәерле кич. Вакытыгызны алмыйммы? Бертөрлелек туйдырды, аралашасым килә», – дип язды ул.

Һәм мин бу егетнең кемгә дә булса сөйләп бушанасы килгәнен аңладым. Максатым да шул иде бит: газетага язма язып бирерлек материал туплау. Менә бер карасаң танышу сайтлары ярдәме белән кавышкан парлар күпме бездә. Әмма шул ук вакытта, ул танышуларның бернинди җүнлелеккә китермәве дә бар. Денисның башыннан кичкәннәрен тыңлаганда әнә шул хакта уйландым.

– Миңа дүрт яшь вакытта әнием икенче мәртәбә кияүгә чыкты. Үги әтием буржуй иде, мин бик бай гаиләдә үстем. Ләкин шул ук вакытта үги ата күп әйберне тыя иде, үзе теләгәнчә тәрбияләргә тырышты, минем теләкләрем санга сугылмады һәм мин психик яктан сынган бала булып үстем. Җитмәсә, байлыгыбыздан да зыян күрдем. Чөнки ул туксанынчы еллар, халыкның күпчелеге фәкыйрь вакытлар. Минем энәдән-җепкә киенеп мәктәпкә килүемә, яхшы машинада үз шоферымның мәктәптән чыгуымны көтеп торуына классташларымның да ачуы килә иде. Минем белән беркем аралашмады һәм барысы да дошман күрде. Шуңа күрә үз эченә бикләнгән, кыюсыз егет булып үстем. 18 яшемдә шуны аңладым: әгәр алга таба да болай җәмгыятьтән аерылып, кешеләр белән аралашудан куркып яшәячәкмен икән, мин беркайчан да кызлар белән таныша алмаячакмын… Һәм шуңа күрә үзгәрергә карар кылдым. Эшкә урнаштым. Анда бер кыз белән таныштым. Бергә яши башладык. Күпмедер вакыт узганнан соң, ул өйдән китеп берничә сәгатькә югалып тора башлады. Кайвакыт көндезләрен, ә кайчакта төннәрен дә. «Кая барасың?» – дигән сорауга мең төрле ялган уйлап чыгара иде. Ахырдан гына белдем – ул фахишә булган икән. Моны бай абзыйлар чакыртып-чакыртып алганнар, трассада эшли торган түгел, люкс-фахишә булган. Моны белгәч, мин беренче мәртәбә үземне үлеп терелгән кебек хис иттем. Ничек инде, яраткан кешең була торып, үзе дә, сине яратам, дип сөйләнгән кыз акча өчен башка ирләр белән йоклый ала ди?! Әйе, ул акчаны ныграк яратты. Сүз уңаеннан, хәзер дә фахишәлек белән шөгыльләнә. Тик Казанда түгел, Мәскәүдә. Бик озак аңыма килә алмый йөрдем. Ләкин озак вакыт үтмәде, икенче бер кыз белән таныштым. Ул фахишә булган сөйгәнемнең капма-каршысы иде. Кайгыртучан, әйбәт күңелле, уңган хуҗабикә. Тик мин аны яратмый идем… Һәм мөгаен бу минем зур ялгышым булгандыр: яратмасам да, яхшы кеше бит, дип, өйләндем мин аңа. Өч ел гына яшәдек тә, барыбер аерылыштык. Үзеңне мәҗбүр итеп булмый, мәҗбүри кемне дә булса яратып булмый…

Кабат ялгыз калдым. Эшем күп акча китерә торган түгел иде: заявкалар булганда, компьютерлар төзәтеп йөрдем мин. Ә кичләрен, бер-ике шешә сыра алам да, компьютер каршысына килеп утырам. Видео аша танышулар сайтыннан Белоруссиядән үземә бер кыз таптым. Без аның белән сигез ай буе әнә шулай интернеттан аралашып яшәдек. Бик күпне күрдек: талаштык та, аерылыштык та… Тик мин ул кызны барыбер ташлый, оныта алмадым, чөнки ни дисәң дә, сигез ай буе интернеттан аралашу – ул уен эш түгел. 2014нче елда чемпионат алдыннан эш бөтенләй бетте диярлек. Компьютер төзәтергә заявкалар килми башлады, акча аз иде. Әле җитмәсә, иске машиналарга Казан урамында йөрергә ярамый, аларны күрсәләр, тоткарлап, штраф-стоянкага озатачаклар, дип тә куркыттылар. Ә мин җимерек кенә бер машинада йөри идем. Шуңа күрә, бу машинаны, өемдәге бөтен техниклаларны сатып бетердем дә, Белоруссиядә яшәгән теге кыз янына киттем. «Попутка» белән бардым. Кыз мине үз шәһәрендә каршы алды, әнисе белән таныштырды, ул ханым да мине ошаткан кебек булды. Миндә булган акчаларга бер фатир яллап тора башладык. Баштагы мәлдә бар да искиткеч иде. Без бер-беребезгә туя алмадык. Шулкадәр рәхәт яшәдек. Тик билгеле, көнкүреш низагларыннан башка яшәп булмый. Шуңа күрә талаша башладык. Беренче талашуыбыз әле дә истә. Берсендә сөйгәнем аш бүлмәсендә озак кына утыра башлады. «Әллә берәр егет белән аралашамы икән?» – дип, янына чыктым. Бу, чынлап та, мөкиббән китеп, телефонында нәрсәләрдер эшләп утыра. Мине күрүгә, дерелдәп куйды. «Китер телефоныңны», – дим. Бирми. Талап алдым. Интернетта: «Карабодайны ничек пешерергә?» – дип, эзләп утырган икән. Минем моңа исем дә китмәс иде, пешерә беләме ул, юкмы… Ләкин үзе: «Мин нык тәмле итеп ашарга пешерәм», – дип гел әйтеп килә иде. Ялганы тотылды. Һәм шул ялганы тотылгач, сөйгәнемнең мөнәсәбәте дә үзгәрә башлады, ул «песи» булуыннан туктады, чын йөзен ачты. Бер-беребезне бугазларлык булып талаша идек. Шуның өстенә финанс кыенлыклары да өстәлде. Сөйгәнем – студент, ә мин эшкә урнаша алмыйм. Эш юк иде. Баштарак ашарга акча булмагач, өч километр җәяү барып, кешеләрнең бакчаларыннан ялан кул казып бәрәңге урлап алып кайта идек. Аннан соң фатирга түли алмагач, урамга куып чыгардылар – урамда яшәдек. Сөйгәнемнең гаиләсе миңа яный башлады, имеш, мин – Казан бомжы монда килеп, аларның кызын бозам… Күп җәнҗаллар чыгып, кабат Казанга кайттым. Сөйгәнем миңа китәр алдыннан: «50 мең сум эшлә дә, кире кил», – дип әйтте. Мин Казанда ул акчаларны авырлык белән булса да эшләдем, һәм кабат Белоруссиягә киттем. Тик иртәме-соңмы акча барыбер бетә. Эш эзләп чыгып киттем. Җирле шпаналар белән бәйләнешкә кереп, үлгәндә калдым… Шуннан соң мине эзәрлекли башладылар. Ә кабат Казанга кайтырга акча калмаган иде. Әни җибәргән акчага билет алып кире кайттым, башка ул шәһәргә бармадым, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Денис таксида эшли икән. Акчаны яхшы эшлим, тик, аралашырга, терәк булырга сөйгән яр табалмыйм, диде ул. Ә минемчә, ир әле дә Белоруссиядәге сөйгәнен сагына, бәрәңге урлап булса да, аның белән яшәгән чакларын юксынганлыгы сизелә.

…Денис белән шушы сөйләшүдән соң, башка аралашмадык. Экспериментны да шуның белән тәмамладым. Язмама йомгак ясап, шуны әйтәм: танышу сайтларына элек тә өнәми идем, бу язманы әзерләү вакытында бөтенләй күңел кайтты. Бу ирләргә ни булган соң, әллә бөтенесе бердән акылга зәгыйфьләнә башлаганмы, дигән фикер туа анда утырганда. Ахырзаман галәмәтедер күрәсең…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии