«Җансызлар» кулына калмагаек яки Роботлар кешелекне юкка чыгармасмы?

«Җансызлар» кулына калмагаек яки Роботлар кешелекне юкка чыгармасмы?

XX гасыр башында атларны хуҗалыкта берни алыштыра алмас кебек булган. Әмма 50 ел эчендә машиналар һәм тракторлар аларны эшсез калдырган. Хәзер исә атлар урынына без, кешеләр, кала барабыз. Роботлар тормышыбызга көн саен ныграк үтеп керә. Ул гына да түгел, «җансызлар» кешеләрне алыштыра да әле!

Бүген роботларны бар җирдә – кырда да, банкта да күреп була. Дөньяда 1,7 миллионнан артык робот теркәлгән. Әле аларның ничәсе турында билгеле түгел һәм ничәсе ясалып кына килә! Галимнәр «роботлар басып алу» күренешен Дүртенче сәнәгать революциясе дип атый.

РОБОТ – ИДЕАЛЬ ХЕЗМӘТКӘР

Бер яктан караганда, «роботлашу» − яхшы күренеш. Алар безнең тормышыбызны җиңеләйтә, хезмәт күрсәтү өлкәсен камилләштерә. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Казанда да автомат бензин салу станцияләре барлыкка килә башлаган иде. Хәзер алар шактый инде. Бу АЗСларның үзенчәлеге шунда: биредә акчаны кассирга барып түләргә кирәкми. Бу эшне автомат терминал, ягъни роботның бер төре башкара. Кассирларга хезмәт хакы түлисе булмагач, станциянең чыгымнары да азрак. Шуңа биредә бензин да арзанрак. Автомат «заправка»ның башка өстенлекле яклары да бар: бензинны кайчан телисең шул вакытта саласың, кассир белән һава торышы турында сөйләшеп торырга кирәкми, кесәңдәге соңгы тиеннәреңне китереп салсаң да, сиңа беркем дә кырын карамаячак.

Роботлар эш бирүчеләр өчен дә отышлы. Кешеләр ялгышы белән җитештерүдә күпме хата китә, «брак» товарлар чыга, җиһазлар ватыла, фаҗигаләр була… Ә роботлар соңга калмый, тизрәк эшли, арымый, акча сорамый! Җитмәсә, теләсә нинди эшне башкара ала. Кешеләргә яңа һөнәр өйрәнү өчен айлар кирәк булса, роботлар моңа берничә секунд эчендә ирешә. Кыскасы, кешеләр көндәшлеккә чыдамый, ә роботлардан идеаль хезмәткәрләр чыга.

Кешеләр урынына роботлар эшли башлауның тагын бер мөһим ягы бар: җирдә ришвәт, мошенниклык кебек күренешләр юкка чыгачак! «Җансызларның» бит акыл ягы чикле һәм аларның «үзләрен кайгырту» дигән теләкләре юк.

ЭШСЕЗ КАЛМАГАЕК

Тик икенче яктан карасаң, роботлар арту безнең өчен бер дә файдага түгел. Иң зур минус: алар эшсезлек барлыкка китерәчәк. Киләчәктә роботлар Җир шарының биш миллион кешесен эшсез калдырачак, ди белгечләр. Эшсез утырасы көннәр бар икән әле!

Иң башта «ак якалар», ягъни эшләре автоматикага корылган, артык уйлау кирәк булмаган хезмәт ияләре эшсез калачак. Алар рәтенә сатучылар, кондукторлар, сакчылар керә. Шулай ук шоферлар, төзүчеләр, пешекчеләр дә үз эшләреннән колак кагарга мөмкин.

Солдатлар да роботларга әйләнәчәк, диләр. Имеш, кешеләр төрле сугышларда, тормыш өчен куркыныч булган чараларда үзләре катнашмаячак. Алар бары пульт ярдәмендә роботлар, танк һәм самолетлар белән идарә итеп утырачак. Хәрби робот үрнәге Америкада бар инде. Махсус заказ буенча эшләнгән MAARS кечкенә танк формасында. Аның пулеметы һәм төрле гранаталар ату мөмкинлеге бар. Америкалылар бу җайланмаларын Гыйракта кулланырга да өлгергән инде.

Әгәр роботлар кешеләрне алыштырса, тагын бер мәсьәлә баш калкытачак. Әйтик, робот йөрткән машина авариягә очрады, ди. Аның өчен кем җавап бирәчәк? Берәү дә әйтә алмый. Димәк, роботлар өчен махсус кануннар да уйлыйсы була.

Тик кеше факторы белән бәйле булган һөнәрләрне роботлар алыштыра алмаячак. Ул һөнәрләр өчен акыл, хис, башкалар хәленә керә белү, алдан уйлау кебек сыйфатлар кирәк. Белгечләр фикеренчә, җыр-бию, музыка белән шөгыльләнүчеләр эшсез калмаячак. Шулай ук профессиональ спортчылар, укытучылар, сәясәтчеләр дә гел кирәк булачак. Әмма бу хәзергә шулай…

«КЕШЕЛӘРДӘН «РОБОТЛАР ЯСАУ» БАРА»

Бүген бөтен ил буенча мәктәп укучыларын роботлар ясау эшчәнлегенә тарталар. Бу юнәлештә яңа олимпиада-бәйгеләр дә үткәрелеп кенә тора. Кыскасы, роботлар өчен бюджет акчасын кызганмыйлар. Татарстанда роботлар ясарга Иннополис Университетында, Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицеенда һәм күпчелек район мәктәпләрендә өйрәтәләр. Мактанырлык уңышлар да юк түгел.

Мәсәлән, егетләр генә укыган IT-лицейда футбол уйный торган роботлар ясаганнар. Шунысы кызык: футболчы-роботлар уенны үз акыллары ярдәмендә уйный һәм бик еш голлар кертә. Май аенда башкалага кунакка килгән Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев хәтта әлеге «спортчыларны» илнең футбол буенча җыелма командасы урынына бастырырга тәкъдим итте. «Безнең футболчылардан булмый, бәлки, роботлар яхшы нәтиҗә күрсәтер», − диде ул. Биш ел дәвамында уку йортында бии, үсемлекләр үстерә һәм уку процессын контрольдә тота торган роботлар барлыкка килгән. IT-лицей Ева исемле робот математика укытучысы белән дә мактана ала.

Бу уңайдан танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин бүгенге мәктәп укучыларының үзләреннән «робот ясыйлар» дигән фикердә. «Хәзер мәктәп сәясәте кешедә кешелеклелек сыйфаты тәрбияләргә түгел, ә роботлар ясауга юнәлдерелгән. Балаларны ниндидер мәгълүмат туплап, кнопкаларга басарга өйрәтәләр. Борынгы греклар мәктәптә, иң беренче максат итеп, гражданлык тойгысын тәрбияләүне куйган, икенчесе генә − белем бирү. Ә бездә тәрбия бирү юк дәрәҗәсендә, кешеләрдән «роботлар ясау» бара», − дигән фикердә ул.

Дөрестән дә, бүгенге БДИ укучыда фантазиягә урын калдырмый, аны робот кебек уйларга мәҗбүр итә.

АЛАР ЯНӘШӘДӘ

Кешеләрне роботлар алыштыра алуына, бәлки, ышанмас та идең. Әмма тәгаен мисаллар бик күп. Ә иң кызыгы (бәлки, кызганычыдыр) шунда: бу күренеш чит илләрдә генә түгел, ә бездә дә бар.

Быел гыйнвар аенда Саклык банкы үзенең 3000 хезмәткәрен роботларга алыштыруы турында хәбәр итте. Май аенда исә банкның Мәскәүдәге филиалында беренче кассир-робот эшли башлады. Ул банктагы алты хезмәткәрне алыштыра.

Татарстандагы «роботлашу»ның бер күренешен язмам башында әйткән идем. Нәкъ автомат бензин салу станцияләрендәге кебек система буенча Казанда су сату җайланмалары да эшли. Алардан да тәүлекнең теләсә нинди вакытында су сатып алып була, сатучы белән сөйләшеп тору да кирәкми, су бәясе дә арзанрак.

«Роботлашу» күренешен Казан метросында да күреп була. Әмма биредә ул «яшерелгән». Эш шунда, метрода ике төрле поездлар йөри: «Казан» һәм «Русич». Беренче төр поездларны йөртү өчен машинист кирәк булса, икенчеләр автомат рәвештә хәрәкәт итә. Шуңа карамастан, машинистлар бөтен поездда да бар. «Казан» поездлары машинистлары поездларны йөртү, ә «Русич»ныкылар поездны контрольдә тоту өчен кирәк. Метрода шулай ук жетоннар сата торган автоматлар да берничә ел рәттән кассир апаларны уңышлы гына эшсез калдырып килә.

Роботларны махсус белеме булган кешеләр генә ясый ала дип уйласагыз, ялгышасыз. Ижау шәһәрендә яшәүче татар эшмәкәре Динар Миңнәхмәтов роботны үзлегеннән өйрәнеп ясаган. Аның Итель исемле роботы – сәүдә үзәкләрендә халыкка хезмәт күрсәтә ала. Ул кешеләрнең сорауларына җавап бирә, заказлар кабул итә, сату эшләрен башкара. Итель кеше озынлыгында, сигвей ярдәмендә хәрәкәт итә. Аның күзләре йомыла, авызы хәрәкәтләнә, башы төрле якка борыла. Итель бер тапкыр аралашкан кешесен исендә калдыра һәм аны икенче тапкыр күрсә исеме белән эндәшә. Роботның үз исеме дә очраклы түгел. Динар аны Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәреннән алган.

«МИН КЕШЕЛЕКНЕ ЮККА ЧЫГАРАЧАКМЫН»

Роботлар эш урыннарын үзләренеке итү белән генә тукталып калмаска да мөмкин. Дөньяда берничә роботның контрольдән чыгып, үз акыллары ярдәмендә яшәве билгеле. Андыйларны хәтта уйлап табучысы да контрольдә тота алмый.

Шундый «җансызлар»ның берсе – Америкада ясалган София –күптән түгел журналистлар белән аралашкан. Интервью вакытында ул: «Мин кешелекне юкка чыгарачакмын», − дигән. Әмма шунда ук моның шаяру булуын белдергән. Күпчелек белгечләр, робот моны шаяру дип атаса да, бу сүзләрдә дөреслек булырга мөмкин, дип уйлый. Роботлар хәзерге ритм белән «үрчүләрен» һәм камилләшүләрен дәвам итсә, алар кешелек өчен, чыннан да, куркыныч тудыра, имеш. Күрәселәр бар икән әле…

Илгиз ШӘКҮРОВ

Комментарии