Үлем чәчүче балалар

Чыгарылыш имтиханнары барган уттай кызу чакта Бөгелмә шәһәрендәге мәктәптә 9 сыйныфның ике егетен “чүпли” башлый. Аяз көнне яшен сугуны хәтерләткән әлеге “ЧП” шәһәр хакимиятенә генә түгел, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына барып ирешеп, чын-чынлап ыгы-зыгы куба. Купмаслык та түгел, укучылар наркотиклар тарату кебек авыр җинаять кылуда шикләнелә.

Эчке эшләр министрлыгының 4нче оператив-эзләү частендә (ОРЧ-4) әлеге калада күп тармаклы җинаятьчел структура кәсеп итүе турында хәбәр алу белән эшкә керешәләр. Ләкин гаять яшерен, наркомафия кануннары буенча барлык саклык чараларын кулланып эшләүче оешманы фаш итү өчен, шактый вакыт таләп ителә. Чөнки наркокурьерларны, аларны оештыручыларны, кыскасы, әлеге җинаятьтә катнашучы мөмкин кадәр күбрәк кешене фаш итү максаты куела. Моның өчен аларны җинаять өстендә эләктерү зарур. Юкса тотып та, яңадан иреккә чыгарып җибәрергә туры киләчәк.

Җинаятьчене кулыннан эләктереп алу һәрвакыт кыен. Монда да җиңелләрдән булмый. Чөнки наркокурьер уйлап тапкан “механизм” сәгать кебек эшли. Ләкин иң төгәл приборлар да кайчакта ялгышып куя. Оператив хезмәткәрләр тегеләрнең бердәнбер ялгышыннан файдаланып өлгерә.

Май азагында төркемнең җинаятьчел гамәлләре турында җитәрлек дәлилләр туплана, “кара” эшләрне башкаручы укучы малайларның күбесе ачыклана, алардан югарырак торган оештыручы егет тә мәгълүм була. Бөгелмәгә Казаннан наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнүче 4нче ОРЧ оперативниклары, тикшерүчеләр, милиция спецназы егетләреннән торган тоткарлау төркеме килеп төшә. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, әле 21 яшендә генә булса да, гаять хәйләкәр оештыручыны эләктерү һәм аның курьерларын “җыеп” алу планы төзелә.

Оперативниклар үзара “үлем машинасы” дип йөргән система контактсыз ысул белән эшли. Ягъни наркотиклар да, акча да кулдан-кулга бирелми, ә бәлки яшерен урыннарга куела, берсе куйса, икенчесе ала. Яхшы көйләнгән ошбу “механизм”ның ничек эшләвенә соңрак тулырак тукталырбыз.

Акча һәм героин кую урыннарының даими үзгәреп торуы тоткарлаучыларга эшне кыенлаштыра. Ләкин 29 майда мәкер иясе инде оперативниклар ачыклап контрольгә алган урынга килеп, саксызлык кылып ташлый. Үзе яшәгән йорттан ерак та булмаган “тайник”ка төргәк яшереп маташканда, аның кулларына богау кидерәләр. Теге пакетта “доза”ларга бүленгән 27 гр героин була.

Шул ук көнне 1993 елда туган 6 укучы малай, техникумда белем алучы 1991 елгы 2 тоткарлана, РФ Җинаять кодексының наркотиклар саклау, тарату белән бәйле 228нче маддәсе буенча эш кузгатыла. Бөгелмәдә валерьянка эчүчеләр саны кисәк артып китә. Педагогик коллективлар – бер хәл, әти-әниләр чын-чынлап пошаманга төшә. Алар дәррәү килеп, малайларын җинаять юлына этәргән Иван Ч.ны җавапка тартуны үтенеп, гариза яза башлый.

Бактың исә, барысы да улларының соңгы вакытта үзгәрүен сизгән икән. Ләкин итәкләренә ут капканчы ни сәбәпле укуы начарлану (керемле “эш”кә урнашкач, алар дәресләрне “тозлый” башлаган), кайдадыр югалып йөрүе, туктаусыз телефоннан сөйләшү, акча, яңа киемнәре барлыкка килү һәм башка шикләнердәй нәрсәләр белән бөтенләй кызыксынмаганнар.

Әйтергә кирәк, малайлар да “проблемалы” балалар түгел, гамәлләре дә яхшы, ярыйсы гына укыйлар, милиция белән каршылыкка килү, наркотиклар куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә менә җинаять юлына басканнар. Чөнки Иван Ч. кызыктыра һәм кызыксындыра белгән. Көненә 1-2 мең сум акча эшләү мөмкинлеге нинди генә яшүсмерне җәлеп итмәс икән?!

Бөгелмә оперативниклары балаларны шундый хәтәр эшкә тартуны “чегән ысулы” ди икән. 4нче ОРЧ начальнигы Алексей Завгороднев әйтүенә караганда, агу сатуга хәтта 10-12 яшьлекләрне йөртү алар арасында киң таралган. Иван да шушы алымны кулланган. Чөнки балаларга милиция игътибар итми диярлек. Бусы – бер. Икенчедән, тотылган очракта да, аларны берни эшләтеп булмый.

Монда да шулай килеп чыгарга охшаган. Яшүсмерләрнең 16 яше тулмаганнары гаепләнүчеләр арасыннан төшеп кала. Чөнки наркотиклар белән хокук бозулар өчен җинаять җаваплылыгына тарту өчен, 16 яшь тулу кирәк. Өлкәнрәкләренең дә шаһит булып кына калу мөмкинлеге бар. Чөнки алары да балигъ булмаган.

Оперативниклар һәм тикшерүчеләр Иванның “урта звено” икәнен чамалый, әлбәттә. Шуңа күрә дә аннан югарыдагыларны ачыклау буенча оператив чаралар дәвам итә. Иван исә үзен гаять тыныч тота. Күрәсең, хәлләрнең мондый борылыш алуына алдан ук әзер булган. Ул РФ Конституциясенең 51нче маддәсе нигезендә күрсәтмә бирүдән катгый рәвештә баш тарта. Аның эндәшмәве оператив эшне кыенлаштыра.

Коты алынган малайлар исә барысын да бәйнә-бәйнә сөйли. Ләкин алар хәтта наркотикны кемгә сатканны да белмиләр. Иван аралашкан кешеләр турында әйткән дә юк. Чөнки ул урнаштырган ныклы тәртип шулай куша.

15-16 яшьлекләрне (барысын да түгел, әлбәттә) ышандырырга да, күндерергә дә була. Иван үзеннән 4-5 яшькә кечерәк малайлар белән уртак телне тиз таба. Алдан күпме сәмән эшләргә мөмкин икәнен әйтә, өстән-өстән генә вазифаларын аңлата, уйлау өчен вакыт биреп, яңа очрашуга чакыра. Килгән вакытта малай ялланырга әзер була инде. Шуннан соң ныклы инструктаж үткәрелә һәм нинди сазлыкка кергәнен юньләп аңлап та бетермәгән үсмер эшкә керешә.

Иван малайга клиентларның телефон номерлары язылган сим-карта бирә. Һәр иртәдә үзе элемтәгә чыгып, һәрберсе 1 гр тирәсендәге 30-40 “доза”ның кайда яшерелгәнен хәбәр итә. Малай кичкә кадәр аларны сатып бетерергә тиеш. Бер “доза” бәясе 750 сум тора. Әлеге суммадан 40 сум сатучының үзенә кала. Күбрәк сатса, премия (малайлар аны “бонус” дип атый), “план” үтәлмәсә, штраф алына. Кайбер курьерлар көненә 60 меңгә чаклы саткан очраклар да була. Бу инде курьерның көнлек кереме дә 2 меңнән артып китә дигән сүз. Ләкин 300-400 сум белән канәгатьләнгән көннәр дә була.

Инде “механизм”ның эшләү рәвеше турында. Иртә белән героинның кайда икәнен ачыклагач, малай клиентка шалтырата (я теге үзе элемтәгә чыга). Тегесе акчаның күпме һәм кая яшерелгәнен әйткәч (бу – подъезддагы торба арты, агач куышы, таш асты һәм башка шундый телефоннан аңлатып була торган җирләр) малай акчаны барып тикшерә, Иванга хәбәр итә. Акчаның күләменә карап, дозаларны икенче урынга күчереп куя һәм клиентка “адрес”ны җиткерә. Кич белән җыелган “выручка”ны “хуҗа”га илтеп тапшырып, өлешенә тигәнен үз кесәсенә сала.

Икенче көнне шул ук “сызым” буенча кәсеп ителә. Әмма тайник, эш итү районнары, малайларның киемнәре даими алыштырылып торыла. Телефоннан яисә үзара аралашканда, “героин”, “наркота”, “белый”, “доза” кебек “һөнәри” терминнар кулланылмый, үз исемнәре аталмый. Иван да бер көнне Макс булса, икенчесендә Леха дигәнгә җавап бирә. Кыскасы, конспирация шартлары нык үтәлә. Иван малайларның кайда, кем белән булуын даими тикшереп тора. Әлбәттә, мондый “тәртип” куркыту, өркетүләргә нигезләнә.

Мәктәптә һәм өйдә шик тумасын өчен, Иван малайларга имтиханга барырга рөхсәт итә. Дәресләрнең дә “кирәкмәгән”нәрен генә калдырырга куша. Әгәр кем дә булса, “эш”тән китәргә җыенса, аңа алмаш табарга кушыла. Хәер, андыйларга “зона” белән куркыту да җитә. Алар бит үзләренең җинаять юлына басуларын бөтенләй аңламаслык түгел.

Иван Ч. “эшчәнлеген” башка шәһәрләргә җәелдерү турында уйлаган. Тикшерүчеләргә аның Лениногорскида фатир табып, кандидатлар хәзерли башлавы мәгълүм була. Хәзергә аңа карата наркотиклар сәүдәсе өчен җинаять эше кузгатылган. Ләкин балигъ булмаганнарны җинаятькә тарткан өчен дә эш өстәлер дип көтелә. Чөнки 8 ата-анадан гариза бар. Ләкин алар саны артыр кебек. Соңгы көннәрдә оперативниклар үлем чәчүдә катнашкан тагын ике яшүсмерне ачыклаган.

Тикшерүнең бу кадәресен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы каршында баш тикшерү идарәсеннән Сабина Шәмсетдинова алып бара. Ә оперативниклар Иванның кәсептәшләрен ачыклау белән мәшгуль.

Наил ВАХИТОВ.

Бөгелмә шәһәре.

Төнге талаучылар

Узган елның декабрь аеннан башлап, Казандагы тәүлек дәвамында эшли торган зур булмаган кибетләргә һөҗүм итү очраклары ешая. Угрылар бер үк ысул белән төннең икенче яртысында кәсеп итә. Сатып алучылар юк вакытта килеп керәләр дә 1-2 кибетчене куркытып, авыр таяк белән сугып, кассадагы бар булган акчаны, пакет тутырып аракы, азык-төлек алып чыгып качалар.

Җинаятьчеләрне эзләү оперативниклары ошбу явызларны ачыклау өчен озак тырыша. Быел язга чыккач, милиционерларның үзенә генә мәгълүм алымнар белән аларның кемнәр икәнен дә ачыклыйлар. 18-22 яшьләрендәге өч хөрәсәнне кулга аласы гына кала.

Ләкин оператив хезмәткәрләр ашыкмаска була. Чөнки караклар битлек киеп “кәсеп” иткән. Димәк, тотып алып, теге сатучы кызлардан таныту (опознание) чарасы үткәрү тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Болай да коты алынган хатын-кызлар кара битлек кигән угрыны ничек танысын?! Бу инде тегеләр гаебен раслаучы төп дәлил булмаячак дигән сүз. Шулай ук урланган акча һәм азык-төлекне дә табып булмаячак. Бу инде оперлар тәгаен белгән угрыларны, гаепләре исбатланмау сәбәпле, иреккә чыгарып җибәрү куркынычы тудыра.

Шуңа күрә сабыр төбе – сары алтын, дигән әйтемгә таянып ашыкмаска, ягъни тегеләрнең яңа “эш”кә барганнарын көтәргә һәм җинаять өстендә эләктереп алырга булалар. Әйтергә кирәк, кыю һәм тәвәккәл карар була бу. Чөнки артларыннан “койрык” йөрүен сизеп, тегеләр ниятләреннән ваз кичәргә дә мөмкин бит.

Ниһаять, 19 июньгә каршы төндә өч “жулик” чираттагы һөҗүмгә җыена. Бу юлы алар Оренбург трактындагы “Августина” мини-маркетын сайлый. Төнге икенче яртыда аларның берсе кибеткә кереп, “разведка” ясап чыга. Сатучының үзе генә икәнен белгәч, сәүдә ноктасына ике кәсептәшен кертеп җибәрә. Башларына оек кигән ике әзмәвер килеп кергәч, ялгыз кыз, әлбәттә, шүрләп кала. Бурлар бик җәлт кәсеп итә. Кассадагы 20 мең сум тирәсе акчаны эләктереп алу белән, урамга чыгалар. Оперативниклар хәтта ишек янына килеп җитәргә дә өлгерми кала. Ләкин шулай да тегеләрнең берсен куып тоталар. Билгеле, калган икесе дә иректә озак йөри алмый. Чөнки кем икәнлекләре билгеле бит.

Хәзерге вакытта тикшерүче һәм оперативниклар таланган кибетләрне санау белән мәшгуль. Җинаять өстендә тотылган угрылар тикшерү эшләренә актив рәвештә ярдәм итә. Башка чара юк чөнки. Алардан таланган акча гына түгел, ике пар медицина перчаткасы, ике оек-битлек, бер бейсбол таягы алынып, дәлил буларак теркәлде.

Комментарии