Мәрхүмнәргә хөкемнәр

Мәрхүмнәргә хөкемнәр

Гаепленең үлүе сәбәпле дигән билгеләмә белән җинаять эшен туктату турындагы карарлар еш чыгарыла. Шул рәвешле күп еллар буена ачылмыйча килгән яисә яңа гына булып та, гаеплеләр төрле сәбәпләр, бигрәк тә, үз-үзенә кул салу аркасында бакыйлыкка күчкән очракларга нокта куела, ягъни җинаятьне мәрхүмнәр кылуы суд тарафыннан раслана.
***
Әлмәт шәһәр суды каравына 1996нчы елның декабрендә кеше үтерү очрагы буенча кузгатылган җинаять эше быел апрель аенда гына тапшырылды. Прокуратура һәм Тикшерү комитеты гаепле дип тапкан Фәйзулла Каюмов 2023нче елның апрель аенда вафат була. Хөкем утырышларында аның рәсми вәкиле катнашачак, димәк. Җинаять эшенең ябылуы, чынлыкта, кеше үтерү очрагының җәзасыз калдырылуы турында карар чыгару белән төгәлләнер. Юкса, 38 яшендә үтерелгән Җәннәт Бәдретдинованың якыннары 27 ел элек үк җанкыярның 1960нчы елгы Ф. Каюмов икәненә шикләнүләрен белдерәләр.
Яңа Чишмә районындагы Зирекле авылында туып үскән Ф. Каюмов беренче хөкемен 23 яшендә Хабаровск краенда яшәгәндә ала, аннан кайткач Әлмәттә берничә җинаять, шул исәптән, кечкенә баласына алимент түләмәгән өчен 5 елга утыртыла, ләкин сәламәтлеге начараю сәбәпле, дигән билгеләмә белән Түбән Камадагы колониядән 1989нчы ел азагында ике елга иртәрәк азат ителә. Шуннан соң Җәннәт белән танышып, язылышмыйча яши башлыйлар, 1993нче елда уртак кызлары да туа. Ф. Каюмов 1996нчы ел азагында биргән күрсәтмәсендә башлыча Түбән Камада «малосемейка»да яшәүләрен, балаларына өч яшь тулгач, хатынының Әлмәттәге универсамга эшкә чыгуын, кызлары белән әнисе янында торуын әйтә.
Беренче карашка бар да тәртиптә кебек булса да, ир кешенең явызлыклары Җәннәтнең туганнарына билгеле була. Шуңа күрә кайнанасы фатирына да кертми аны, якыннарының араны өзәргә үгетләүләренә карамастан, Җәннәт аның белән очрашуларын дәвам иттерә. Туганнар гына түгел, таныш-белешләр дә юньләп эшләмичә йөрүче эчкече ирнең аны кыйнавын, еш кына күгәргән-шешенгән йөз-бит белән күрүләрен әйтә һәм моны көнләшү нәтиҗәсе дип саный, чөнки Җәннәт бик чибәр хатын иде, диләр. Әлеге күрсәтмәләрне шик астына алыр идек, әмма җинаять эшендә медицина кәгазьләре, мәсәлән, хатын-кызның 1995нче елда борын сөяге сыну сәбәпле сырхауханәдә ятуын күрсәткән документ һәм зарар күрүче гариза язмау сәбәпле Ф. Каюмовка карата җинаять эше кузгатылмау турындагы карар һәм башка дәлилләр бар.
Ф. Каюмовның явызлыклары бәхәссез. Шулай ук әлеге фаҗигагә эчкечелек этәргеч бирүе дә аермачык. Шаһитлар моңа кадәр үрнәк булган Җәннәтнең Фәйзулла белән кавышкач артыгын эчә башлавын белдерәләр һәм, әлбәттә, моны да ир-аттан күрәләр. Ул, эшли башлагач түлим, дип, әҗәткә акча сорап йөри иде, ире юк чакта аек булды, диләр. Җәннәт кафетерийда сатучы булып эшләгәндә шактый зур күләмдә «недостача» чыга. Әлеге акчаны аңа җыештыручы булып эшләп кайтарырга туры килә. Хезмәттәшләре арасында монысын да Ф. Каюмов караклыгына сылтаучылар бар. Чөнки көнче ирнең салмыш килеш еш кына эш урынында буталып йөрүен, ягъни чибәр хатынын каравыллавын, касса тирәсендә дә булгалавын искә алалар.
1996нчы елның 30нчы ноябрендә, гадәттәгечә, икәүләп эчкәннән соң, әти кеше җиңелчә киенгән баласын туган авылына алып китә. Берничә көннән кызына киез итекләр алып Зиреклегә Җәннәт тә килә. Ф. Каюмов шул елда биргән күрсәтмәсендә аның 8нче декабрьдә килеп, икенче көнне баланы алып китүен белдерә. Җәннәтнең әнисе дә аларның шул дүшәмбедә кайтуларын әйтә. Әмма тиздән тагын чыгып китә алар. Ике көннән, ягъни 11нче декабрь кичендә күрше хатыны подъездда ялгызы басып торган пычранган киемле мескен баланы күреп, әбисенә кертеп тапшыра. Бу хәл шөбһәгә сала туганнарны, чөнки Җәннәт кызын үзеннән калдырып йөрми, эзләп тә карыйлар, файдасы тими. 
12нче декабрьдә көндез Г. Гафиятуллин урамындагы йорт подвалына төшү корылмасында 35-40 яшьләрендәге хатын-кыз мәете табыла. Суд-медицина экспертизасы мәрхүмә гәүдәсендә биниһая күп тән җәрәхәтләре булуын, шул исәптән тел асты сөяге сынуын, тамак сеңерләре өзелүен күрсәтә һәм аның буып үтерелүен белдерә. Химик тикшеренү канындагы этанол микъдары буенча хатын-кызның көчле дәрәҗәдә исерек булуын да ачыклый. 12нче декабрьгә каршы төндә җан биргән дип фаразланган мәетнең шәхесе өч тәүлектән, ягъни, 15нче декабрьдә Әлмәт телевидениесе буенча хәбәр биргәч кенә мәгълүм була, бертуган апасы Зилә (кайбер исемнәр үзгәртелә) сеңлесен тануын белдерә.
Инде әйтелгәнчә, якыннары ерткычлыкның Ф. Каюмов эше икәнен кабатлап торалар. Ир кеше икенче көнне үк ул чакларда гамәлдә булган оешкан җинаятьчелек һәм бандитлыкка каршы көрәш максатыннан чыгарылган Президент Указы нигезендә изоляторга ябыла. Билгеле, бу кешедән барысын да көтеп була, әмма аның якасыннан алырдай дәлилләр булмый. Ф. Каюмов ул көннәрдә Әлмәттә булуын кире кагып, Зирекледә мал чалу белән шөгыльләндем, Җәннәтнең үле килеш табылуы турында 16нчы декабрьдә генә ишеттем, дип гаебен танымый. Җинаятьчелек кайнаган болгавыр елларда хокук саклау органнарының әлеге күрсәтмәләрнең хаклыгын тикшерергә һәм гомумән, исерек җинаятьләр рәтендәге очрак белән ныклап шөгыльләнү мөмкинлеге булмый, күрәсең. Һәрхәлдә, бер айдан соң Ф. Каюмов иреккә җибәрелә, соңрак гаепләнүче ачыкланмау сәбәпле, дигән билгеләмә белән тикшерү эшләрен вакытлыча туктату турында карар чыгарыла.
Әлбәттә, зарар күргән якта ризасызлык тудыра бу. Зилә ханым быел биргән күрсәтмәсендә шушы хәлләрдән соң Фәйзулланы ике мәртәбә очратуын, сеңлесен үтерүдә гаепләп орыша башлагач, каршы бер сүз әйтмичә китеп баруын, күршеләре белән сөйләшеп, Ф. Каюмовның 11нче декабрьдә төнлә белән Түбән Камадагы тору урынына кайтуын, фатирына керә алмыйча подвалда кунып китүен белешүен һәм ул көнне Әлмәттә булган дигән фикергә килүен дә искә ала. Әйтүенчә, бу хакта милиция хезмәткәрләренә дә җиткерә ул, ләкин алар Каюмов сөйләгәннәргә өстенлек бирәләр. Шуннан соң Зиреклегә барырга да уйлыйлар, әмма ул чакта изоляторда утырган кешенең туганнары белән очрашырга базмыйлар.
Җинаять эшендә ул чакта өч яшь ярым булган бичара кызчык күрсәтмәсе дә бар. Ул авылдан Әлмәткә әтисе, әнисе белән кайтуларын, алар белән балалар, бер апа, абзый булган фатирда чәй эчеп утыруларын, әтисенең әнисенә сугуын, егылгач аяк белән тибүен сөйләгән була. Ул гына түгел, Зилә ханым, 11нче декабрьдә подъездда баланы әтисе калдырып китүен дә әйтте, ди.
Кечкенә кыз сөйләгәннәр ышаныч уятмаска да мөмкин, ләкин куркыныч вакыйгалар аның хәтерендә гомерлеккә уелып калган дигән фикер дә туа. Быел тикшерү эшләре яңартылгач, хәзер 30 яшендәге Мәдинә җан өшеткеч хәлләрне күпләп сөйләп бирә. Әнисен боеккан һәм елаган килеш кенә хәтерлим, ди ул һәм боларны туктаусыз әтисенең җәберләве нәтиҗәсе дип саный. Тукталышта кыйнаганда ярдәмгә чакырып кычкыруларын, беркем дә килмәвен, мунчада юынганда әнисенең башын таздагы суга батыра башлавын, елап арага кергәч, үзен кызган мичкә таба этеп җибәрүен, нәтиҗәдә, маңгае пешеп эзе калуын һәм башка шундый куркыныч истәлекләре белән уртаклаша. Әнисенең соңгы көнен дә өзек-өзекләп хәтерләвен әйтә, югарыда телгә алынган фатирдан өчәүләп урамга чыккач ниндидер тәрәзәсез караңгы урынга эләктек, әни тезләнгән килеш ялварса да кыйнады, буды, аннан соң мине үзебезнең йортка илтеп подъездда калдырып китте, ди. Шунысын да искәртик, әнисенең үлеменнән соң бер тапкыр да очрашмый алар, әти кеше элемтәгә керергә, аралашырга омтылып та карамый. Яшүсмер кыз паспорт алганда биологик атасының исемен үзгәртеп яздыра, аны тормышыннан бөтенләй сызып ташлый. Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Салават Сөнгатуллин 62 яшендә дөнья куйган Ф. Каюмовка 1996нчы елда гамәлдә булган РСФСР Җинаять кодексы буенча кеше үтерүдә гаепләү белдерә. Чөнки аны 1996нчы елда җәзадан коткарып калган алиби расланмый.
***
Узган елның соңгы көннәрендә Яңа Кәшердә булган фаҗига буенча гаепләнүче үлгәнгә күрә җинаять эшен ябу турындагы суд карары чыгарылды инде. 1979нчы елгы Рөстәм Исламовның 65 яшендәге әнисен үтерүе һәм үзенә кул салуы закон нигезендә расланды, димәк.
Люция Исламова туган авылына буй җиткән ике улы белән 15 ел чамасы элек күченеп кайта. Туганнары уңай бәяли аны, яхшы урында эшләп пенсиягә чыгуын, тегү, чигү эшләре белән мавыгуын да әйтәләр, әмма соңгы елларда эчә башлавын искәртәләр. Ул яктан малайлары да кимен куймый, 2022нче елның декабрендә кече улы Ринат шул зәхмәт аркасында үлеп тә китә. Олысы Рөстәм әнисе пенсиясе хисабына яшәүче сәрхуш әрәмтамак буларак мәгълүм. Иң яманы: әнисенә көн күрсәтмәүче, кыйнап, җәберләп торучы котырынкы кеше ул.
Люция ханымның узган ел май аенда бот сөяген сындыруын да күпләр шул явыздан күрә. Катлаулы операция ясаткач, Әлмәттә Александр атлы сожителе фатирында тора ул, моны сырхауханәгә йөрергә уңайлы булу белән аңлата. Ләкин сентябрь аенда Яңа Кәшергә кайта. Шул урамда яшәүче участок инспекторы А. Госманов эчкече гаиләне күз уңында тотарга тырыша, чөнки хуҗабикәнең полиция чакырткан чаклары да була, әмма алар килгәч, мәрхәмәтле ана улын якларга керешә. 
Айнур 27нче декабрь иртәсендә дә кереп чыга аларга, өйдәгеләр икесе дә исереп өлгергән, ләкин тыныч була. Икенче көнне иртән исә Әлмәттәге Александрга исерек Рөстәм шалтыратып, әнисенең үле икәнен әйтеп лыгырдарга керешә, курка калган абзый төпченә башлагач, элемтәне өзә. Александр шунда ук бу хакта хәбәр итеп, Люциянең сеңлесе Әлфияне шөбһәгә сала. Тиздән ул һәм Тәслимә исемле тагын бер туганнары Исламовлар өенә килә һәм эчтән бикле ишеккә тап була, ачучы булмый, Рөстәмнең телефоны җавап бирми. Шактый вакыт узганнан соң әнисенең телефонын ала сәрхуш, үзләренең Әлмәттә икәнен, әнисенең исереп йоклап ятуын әйтә. Әлбәттә, хатын-кызларны тынычландырмый бу. Эчтән бикләнгән өй буш булырга тиеш түгел бит. Шул рәвешле, хәбәр авыл башлыгына, участковыйга җиткерелә. Салкында таптанып торган ике ханым өйләренә җылынырга кайтып китә.
Төштән соң килеп җиткән А. Госманов чакырып китерә аларны. Шул арада бер дусты белән Тәслимәнең улы Марсель килә. Айнур өйдә кеше булуын тәрәзәдән карап та шәйли, эчтән кыштырдаган тавышлар да ишетелгәли. Ирләр тышкы кат тәрәзә пыяласын ваталар, эчтәгесен рамы белән алалар. Марсель өйгә кереп утны яндыра, ишекне ача. Һәм коточкыч күренеш ачыла: канга баткан кухня идәнендә урындыкка сөялгән хуҗабикәнең җансыз гәүдәсе күренә, диванда ыңгырашып, эчәренә су сорап хәл эчендәге Рөстәм ята, аның кулындагы яралардан кан саркый.
Люциянең үле, төгәлрәге, үтерелгән икәне шик уятмый. Авыл табибы Рөстәмгә укол кадап яраларын бәйли. Участок инспекторлары, шактый ерак авылга ашыгыч ярдәм озак киләсен чамалап, авыр хәлдәге ир-атны үз машиналарында Әлмәткә алып китә, юл уңаенда, аңын җуймасын дип, сөйләштерергә тырышалар. Рөстәм көч-хәл белән лыгырдап, бәдрәф чүлмәген аударганы өчен әнисен үтергәнче кыйнавын, шуннан соң үзенең кулын кисәргә тотынуын, хәтта, үзенә оят икәнен дә аңлата.
Сырхауханәгә илтеп тапшыргач ике-өч сәгать эчендә күп кан югалту сәбәпле җан бирә ул. Эксперт аның язмышын уң һәм сул кулларының терсәк тирәсендәге ике яра, ягъни төп кан тамырлары киселү хәл иткән дип белдерә. Кулларда киселгән, тырналган тагын 17 җәрәхәт була, алары зыянсыз булып чыга. 
Л. Исламованың чын мәгънәсендә тетмәсе тетелгән була. Тикшеренү аның гәүдәсендә 52 сугылган-бәрелгән урынны ачыклый, кулы, ике урыннан күкрәк сөяге, сигез кабыргасы сынган була, ә үлем баш һәм арка миләре зарарлану аркасында килә. Шул рәвешле, явыз бәндәнең әнисен кул, аяклары белән озаклап һәм котырынып дөмбәсләве мәгълүм була. 
Барысы да аермачык булса да, өлкән тикшерүче С. Сөнгатуллин тикшерү чараларын тулы күләмдә үткәрә һәм гүр иясе булган 45 яшьлек ир-атка гаепләү белдерә. Гаепләнүченең рәсми вәкиле итеп 22 яшьлек улы билгеләнә. Рамил үзе тугач та аерылышып, аны тәрбияләүдә катнашмаган атасын үтә уңай бәяли, хәтта аның әлеге җинаятьне эшләмәвенә чын күңелдән ышанам, дип сөйли. Әлбәттә, хөкем утырышларында әлеге фикере үзгәрә аның.
Наил ВАХИТОВ,
Әлмәт 

Комментарии