ТӘНЕҢӘ СЫРХАУ ТИСӘ, КЕСӘҢӘ ТАЛАУ КИЛЕР

Соңгы араларда кан басымы күтәрелеп, юлларын таптарга туры килде. Дарулар ярдәме тимәгәч, “Ашыгыч ярдәм”гә еш мөрәҗәгать иттем. Чираттагысын Яңа ел каникуллары вакытында чакырдым. Кан басымын үлчәүче прибор 220дән артып киткәнлеге хакында белгәч, егерме минут эчендә килеп җитте алар. Ике яшь кыз җәһәт кенә кардиограмма ясарга ниятләгән иде дә теге “тройник” дип аталып йөртелүче озайткыч шнурны эзләп алып килергә хәлем булмады. “Гаеп” үземдә булгач, алар бу эшкә кул гына селтәде.

минем амбулатор карточканы соратып алды, аны игътибар белән бик озаклап “өйрәнде”. Иртәгесен, хәлләр бераз яхшыргач кына, мин аңа кызым карточкасын биргәнлегем хакында белдем. Ә анда ат башы кадәрле хәрефләр белән кызның исем-фамилиясе язып куелган, туган елы да күрсәтелгән бит!

Кан басымын үлчәгәч, кызларның берсе, табиб булды, ахрысы, миңа карап:

– Инде хәзер ни эшлибез? – дип сорап куйды.

– Бәлки, “Магнезия” дигән кайнар укол ясарсыз, – дидем, туташның күзенә карап.

Ясадылар миңа ул уколны. Тик, нишләптер, элекке вакыттагы кебек кайнарлыгын гына сизмәдем.

Яңадан кан басымын үлчәделәр. Дәвалауга да карамастан, прибор инде 230ны күрсәтә иде.

– Ә хәзер нәрсә эшлибез? – дип карашын тагын миңа юнәлтте табиб.

– Миңа элек “Магнезия” белән беррәттән “Лазекс” дигән укол да ясыйлар иде. Файдасын шундук сизә идем, – дигәч, шәфкать туташы анысын да эшләде.

Хәл азрак яхшырган кебек тоелды. Кан басымы 200гә төште.

Туташ миңа үзләре белән башкаланың 11нче шифаханәсенә барырга тәкъдим итте. Моңарчы бәйрәм көннәренә эләгеп, хастаханәдә юкка гомер уздырганым булганга күрә, анда барудан баш тарттым. Миңа шушы хакта кәгазьләргә кул куйдырып, кызларым китеп тә барды.

Иртәгесен мин беркетелгән шифаханәнең кизү табибы шалтыратып, хәлемне белеште. (“Ашыгыч ярдәм” бригадасы авыр очраклар хакында җирле шифаханәгә хәбәр итеп торырга тиеш).

– Сезгә килеп тормасам буламы бүген, эш бик күп, авырулар бихисап, – ди бу.

Инде кичәге мәхшәрдән исән калуыма сөенеп, кызыкайны борчып торасым килмәде…

Бер атнадан яңадан “Ашыгыч ярдәм” кирәк булды. Кичке сәгать сигезенче яртыда чакырттым аларны. Төнге 12ләр тирәсендә “Ашыгыч ярдәм” нән шалтыратып:

– Без кирәкме сезгә, көтәсезме? – дип сорадылар.

Бермәл телсез калдым. Шулай да үземдә сорауга җавап бирерлек көч таптым:

– Әлегә исән идем шул, менә сезнең килгәнне көтәм!

Төнге беренче яртыда “Ашыгыч ярдәм” бригадасы табибы подъезд ишегеннән шалтыратып:

– Безне көтәсезме әле? – дип сорады.

Аягымда көчкә басып торсам да:

– Үлмәдем шул әле, – дип әйтә алдым.

– Бу юлы чакыру буенча урта яшьләрдәге ир-ат килгән иде. Ишектән керә-керешкә:

– Нәрсә эшләргә боерасыз, ханым? – дип сорады.

– Мөмкин булса, “Магнезия” һәм “Лазекс” ясамассызмы икән? – дип үтендем.

– Икесе бергә бик “майлы” булыр, “Магнезия”сен ясарбыз, – диде җитди табиб.

Бу юлы “Магнезия” шәп пешерде… Хәлем бераз җиңеләйгәч, ярым йокылы табибларым икенче авыру янына ашыкты…

ЯХШЫ СҮЗ – ҖАН АЗЫГЫ!

Хәлемне белешергә кергән күршем Әкълимә дә кан басымыннан тилмерә. Шул сәбәпле, сөйләшүебез шифаханәләр, табиблар, дарулар тирәсендә бөтерелде. Күптән түгел башы авыртканга чыдый алмыйча, ул участок табибын өенә чакырта. Тегесе ишектән килеп керүгә:

– Өйгә чакыртканчы, әкренләп үзең килсәң дә, бернәрсә булмас иде әле, – дип, күршемне шаккатыра.

Телен дә көчкә генә әйләндереп аралашучы авыру ханымның табиб сүзләренә исе китә. Тиз генә, аннан-моннан караштырып, бер өем рецепт язып калдырып, табиб чыгып та ычкына.

Өч көннән соң күршем шифаханәгә үзе бара. Табиб эшкә сәгать ярымга соңарып килә. Ишек төбендә дистәләгән авыру аны көтәргә мәҗбүр була. Берничә сәгать чират көткәннән соң, ниһаять, ул кабул итү бүлмәсенә керү бәхетенә ирешә. Анда 20 минут буе табибның сүзсез карточка тутырып утыруын күзәтә. Соңрак табиб кулына бер өем рецепт китереп тоттыргач, арзанрак бәялеләрен язып бирүне үтенә. Тегесе агара-күгәрә, яңадан язган рецептларны аның битенә диярлек ата.

– Менә шундый хәлләрдән соң минем шифаханәгә аяк та атлыйсым килми. Эшемдә берничә көн ял алып, үзем дәваланам. Шифаханә юлында йөреп, дорфа, тәрбиясез табиблар яныннан кайткач, терелү урынына катырак авырый башлыйсың. хезмәте күрсәтү бушлай булгач, аның шифасы да шул хәтле генә, – дип сүзен җөпләп куйды күршем.

Артык борчылганга күрә, ахрысы, чәй дә эчми чыгып китте…

Күптән түгел гриппка кагылышлы Бөтенрусия социологик тикшерүләре уздырылды. Анда 13 шәһәр катнаша, шул исәптән да. Сораштырулар күрсәткәнчә, казанлыларның 73%ы табибларга күренеп тормыйча, үзлегеннән диагноз куеп дәвалана икән. Шуларның 66%ы антибиотиклар кулланып, савыгуга өметләнә. Әлеге гамәлне алар “больничный” алып торасы килмәгәнгә, эшләү зарурлыгыннан шул рәвешле дәваланырга мәҗбүрбез, дип аңлата. Чыннан да, авыру килеш чират көтүләре үзе бер мәхшәр ич! Әле нинди табибка эләгәсең…

ИЗГЕЛЕК ИЯСЕ – ИЛДАР КАМАЛОВ

“Ашыгыч ярдәм”дә яисә шифаханәләрдә эшләүче һәр табиб һәм шәфкать туташы да югарыда бәян ителгәннәр кебек түгел, әлбәттә. Анда да яхшы, ярдәмчел, белемле, тәрбияле, кече күңелле, үз эшләрен чын күңелдән бирелеп башкаручы шәхесләр шактый эшли. Шундыйларның берсе – Илдар Камалов. Мин аның үзен күреп белмим, “заочный” гына танышлар без. Шулай да төксе, дорфа табиблар белән очрашкан саен, гел Илдар кебек ир-атлар барлыгын уйлап шатланам. Шушы хакта тәртибе белән сөйләп бирим әле. Телевидениенең “Хәбәрләр” программасында эшләгән чак. Кайсыдыр районга репортаж төшерергә чыгып киттем. Район үзәгенә барып җитүгә, өченче сыйныфта укучы кызым шалтыратты:

– Әтинең хәле бик начар, авызыннан кан ага…

Мин башта баланы тынычландырдым, аннары “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга куштым. Ярдәм бик тиз килеп җитә. Шул чакта мин өйгә шалтыратып, табиб белән сөйләштем, аннан иремне ташламавын, берәр шифаханәгә илтүен үтендем. Табибның исемен дә сорадым, ул Илдар Камалов булып чыкты.

Бераздан Илдар миңа үзе шалтыратты. Минеке “кәҗәләнеп” маташа, шифаханәгә барудан баш тарта икән. Шалтыратып, телефоннан хәләл җефетемнең баш миләрен бераз “чистарткач”, тегене табиблар сүзен тыңларга ризалаштырдым.

Иремне башкаланың 7нче шифаханәсенә алып китәләр. Тик анда кабул итмиләр. Шул чак миңа Илдар тагын шалтыратты:

– Салмыйлар бит ирегезне шифаханәгә. Мондый төр авыруларны дәваламыйлар икән биредә. Без аны шунда коридорда калдырып китәргә мәҗбүрбез, – ди бу.

– Энем, ташламагыз инде, зинһар, булышыгыз үзенә. 15нче шифаханәдә бик якын дустым эшли. Сез аны шунда алып барыгыз. Машинагыз юлда чакта мин аның белән сөйләшәм. Хирургия бүлегендә эшләүче дустым сезне үзе чыгып каршылар, – дигәч, Илдар ризалашты.

Мин тизрәк танышым Наташага шалтыраттым, ул хуҗалар белән сөйләшеп, иремне үзләрендә калдыру турында килешенгән.

Шул рәвешле мин гомеремдә күреп белмәгән, бөтенләй таныш түгел Илдар Камалов дигән табиб иремне хастаханәгә бик вакытлы китереп җиткерә. Әлеге игелек иясе ярдәме һәм унбишенче шифаханә табиблары тырышлыгы белән кеше гомере саклап калынды.

Бу хәлгә инде дистә елдан артык вакыт узды. Ә таныш булмаган табибның кылган игелекле гамәле һаман күңел түрендә…

ГИППОКРАТ ДӘВАМЧЫЛАРЫ

Без кечкенә чаклардан ук ишетеп белгән “Гиппократ анты” хәзер кайбер табиблар арасында кирәксез гамәл бугай… Медицина хезмәте бушлай булганга, хәлләр шулай хөрти, ахры. Шушы хакта мин казанлылар фикерен белештем.

Венера Адбуллина, пенсионер:

– Мин өч оныгымны карыйм, аларның әти-әниләре эштә. Бакчага путевка юнәтеп булмады. Оныкларым белән еш кына шифаханә юлларын таптарга туры килә. Әлегә барлык процедураларны да бушка узып була. Тик алар җитенкерәми. Оныгыма массаж һәрдаим кирәк минем. Аны елына бер тапкыр гына бушлай узып була. Тагын теләсәң, рәхим ит – акчаңны түлә дә рәхәтлән. Тик аларның бәяләре “тешли” шул, бер массаж бәясе 150дән алып 500 сумга чаклы тора. Белгечләргә дә бушлай эләгеп була. Тик медицинаның шактый тискәре яклары бар, ул система үзгәртүләр көтә. Чиратлар, талон системасы, белгечләргә алдан язылу… Еш кына берәр белгечкә күренергә уйласаң, анда инде язылырлык урын калмаган була. Ә балага ярдәм бүген кирәк.

Гөлшат Гыймадиева, менеджер:

– Бушлай медицинаны беренче тапкыр табибка барып күренгәндә генә тоям мин. Шул чак анализларны тапшырып була бушка. Төрле тикшерүләр узарга теләсәң, акча капчыгың калын булырга тиеш. “Җаныңа сырхау тисә, малыңа талау килер” – дип халык юкка гына әйтмәгәндер.

Әкълимә Җиһаншина, тәрбияче:

– Бушлай медицина хезмәтеннән файдалану хыялда гына калды инде ул. Табиблар да хәзер ниндидер бер аерым даруханә кесәсенә эшли, даруга рецептларны шунда атап җибәрәләр. Арзанрак дарулар була торып та, чит илдә эшләнгән шундый ук препаратлар тәкъдим итәләр. Медицина тәмам коммерция үзәгенә әйләнеп бетте.

Галина Шипшова, фәнни хезмәткәр:

– Күптән түгел генә санаторийга барыр өчен комиссия уздым. Шактый акча чыгарырга туры килде миңа. Терапевт, невропатологтан гайре белгечләр барысы да түләүле булып чыкты.

Татьяна Андреенко, хисапчы:

– Теш алдырган идем, көчкә үлемнән калдым. Шифаханәдә ятып дәваланырга туры килде хәтта.

Галина Романовна, инженер:

– Шифаханәләргә бөтенләй йөрергә яратмыйм. Авырый башласам, халык медицинасы ярдәмендә дәваланырга тырышам.

“Саулыгым – зур байлыгым!” – дип, халык юкка гына әйтмидер шул…

Мәдинә НУРУЛЛА

Комментарии