Русия дөньяны көлдерә-көлдерә кая бара?

Русия дөньяны көлдерә-көлдерә кая бара?

Әле моннан ярты ел элек кенә дөньяда «Пусси Райот» дигән музыкаль төркем барлыгын ничә кеше белә иде икән? Мөгаен, анда катнашучы кызлар үзләре һәм аларның канәгатьсез ата-аналарыннан гайре кеше уйлап та карамагандыр. Үзем, мәсәлән, кызлардан гына торган музыкаль коллективка «Котырган аналык» исеме биреп булуын күз алдына да китерә алмый идем. Гәрчә ул неформалларның панк төркеме булса да. Бүген исә дөньяда бу коллективны белмәгән кеше юктыр. Русиянең төп чиркәве булган «Гайсә-коткаручы храмы»на кереп 40 секунд «панк-гыйбадәт кылып» бер җырлап-биеп алулары аларны дөньяга танытты. Бу танышу шундый дәрәҗәгә җитте ки, Путин һәм Медведев чит илләрнең җитәкчелеге белән очрашуы барышында да, «Котырган аналык»лар хакында искә алына. Путин да, Медведев та бу мәсьәләне «суд карамагы карарына калдырырга» тырышалар. Янәсе, бу сәяси проблема түгел, ә гап-гади тәртип бозу гына. Пол Маккартни, Мадонна кебек дөньякүләм танылган артистлар җырлары белән түгел, ә бары тик бик үк матур булмаган гамәлләре белән дөньяга танылган бу кызларны яклап чыкты. Аларны икешәр елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткәч, Мадонна судын «гадел хөкемгә пародия» дип атады һәм бөтен дөнья артистларын Мәскәү каласының Хамовники районы суды карарына каршы үз сүзләрен әйтергә өндәде.

Кыскасы, «Котырган аналык» марҗалары бу ярты елда бөтен дөньяның күз уңында булды, аларның хөкем барышы интернетта сәгатьләп-минутлап язып барылды. Суд барышында исә, оппозиция урамда кызларга теләктәшлек белдереп торды. Хәтта шахмат буенча дөнья чемпионы Гарри Каспаров бу акция барышында полиция хезмәткәренең кулын тешләде. Мөгаен, киләчәктә аңа бу кыланмышы өчен җавап тотарга туры килер – полиция хезмәткәренә гариза яздырып, оппозициянең күренекле вәкилен тинтерәтеп алу мөмкинлеген Кремль кулдан ычкындырмас. Әлбәттә, бу юлы да Путин-Медведев әфәнделәр «хулиганлык акты», «полиция хезмәткәренә һөҗүм итү» хакында сөйләр, эшнең сәяси ягы юк дип күрсәтергә тырышыр. Тик аларга беркем дә ышанмас кына.

«Пусси Райот» мәсьәләсендә сәясәтне искә алмадылар бит. Чынлыкта исә бу хөкем дә тулысынча сәяси заказ иде. Безгә кызларның чиркәүдәге чыгышын хулиганлык акциясе генә итеп күрсәтергә тырыштылар. Ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Дәүләти мәгълүмат чаралары күрсәтмәсә вә сөйләмәсә дә, «Котырган аналык»ларның җырында чынлап та дога элементы бар иде: «Путин – изыди!» – дип сөрән салды алар. Ягъни чыгыш шәхсән Путинга каршы юнәлтелгән иде. Шуңа да дәүләт ярдәмендә патриарх Кирилл бу эшне зурга җибәрде. Ул үзенең Путинга лояльлеген расларга теләде булса кирәк. Ләкин «тәмуг юлы да изге ниятләр белән түшәлгән», – дигәндәй, бу юлы Кириллның гамәле нәкъ кире эффект бирде – бөтен дөнья Путинны гаепләде, илебез судларының ялагайлыгын ассызыклады.

Иң кызыгы шунда ки, ил хакимияте алып барган курсыннан бер адым да артка чигенмәде – кызларны тәки төрмәгә кадәр китереп җиткерде. Ә бит бөтен дөнья Кремльнең яки патриархның «киң күңеллелек» уены уйнап алуын һәм кызларны кичерүен көткән иде, өметләр акланмады.

Ә менә бу «Котырган аналык» ияләре чынлыкта җәзага лаек иделәрме соң? Путинга каршы кеше буларак, кызларның үз сәяси фикерләрен белдерү хокукын танысам да, дингә якын кеше буларак, аларның бу акцияләре өчен илнең төп чиркәвен сайлауларын аклый алмыйм.

Аннан соң ниндидер панк-марҗаларның үз башлары белән мондый каршылык акциясе оештыра алуына ышанып та җитмим. Чөнки, чыгышларына караганда, кызлар алай ук акыллы һәм сәяси яктан актив дигән тәэсир тудырмый. Димәк, моны акыллы кеше оештырган, ә кызларга арзанлы популярлык вәгъдә иткән булса кирәк. Мондый уйга мине «дога»дагы «Путин – изыди» дигән сүзләр этәрә. Алар бит «уйди», «уходи» ише сүзләр генә кулланмый, ә «изыди – сатана!» ише, ниндидер конкрет җирдән генә түгел, ә бөтенләй фани дөньядан җәһәннәмгә үк куу формуласын куллана. Ә бу сүзләрнең илнең төп чиркәве мөнбәреннән яңгыравы «дога»ның көчен күпкә арттыра. Шуңа да Путин һәм Кремль әһелләре, патриарх кызларны кичермәде. Югыйсә, христиан диненең төп тәгълиматы кичерү белән бәйле дә бит! Хәер, сәясәт булган җирдә дингә урын калмый бугай ул…

Дөресен генә әйткәндә, монда ике як та үз сәясәтен бөкте кебек: Путин һәм бөтен дәүләт машинасы өч мескен кызга каршы бөтен көчен эшкә җигеп үзенең чигенергә җыенмавын күрсәтте; кызлар исә шушы гауга аша танылып калып, киләчәктә йолдызлар булып балкып, зур акчалар эшләү форсатын кулдан ычкындырмаска тырышты. Нәтиҗәдә, икесе дә теләгенә иреште: Путин вә команда өч кечкенә генә кыз баланы җиңү бәхетен татыды һәм башкаларга да аңлатты – без барыбер җиңәбез! Бөтен дөнья алдында илне хурлыкка калдырсак калдырабыз, әмма җиңәбез! Шуңа күрә ташлагыз ул карышып, мәйданнарга чыгып маташуларыгызны – изәбез.

Мин бу суд карарының артында оппозициягә юнәлтелгән шушы сүзләрне ишеттем…

Ә кызлар бүген популяр – алар да теләкләренә иреште. Ярты ел инде алар утырды, тагын ярты елдан вакытыннан алда иреккә чыгачаклар. Бу вакыт эчендә әле без аларны онытып өлгермибез, иреккә чыгуларын каршы алырга бөтен матбугат килер. Әгәр Мадонна белән Пол Маккартни котлау телеграммалары да җибәрсә, дөньякүләм гастрольләр әзер дигән сүз. Бу ярты ел эчендә исә продюссерлар яңа җырлар әзерләп, контрактлар төзеп, кызларны көтеп торачаклар. Әгәр бу беркемгә билгесез төркемне халыкка гади юл белән генә таныта башласаң, дистәләгән вә йөзләгән миллионнар кирәк булыр иде, гауга аша исә бушлай йолдыз булдылар. Хәзер инде аларны төрмәдән чыгарып, сәхнәгә бастырасы гына калды – алда бай вә тук тормыш көтә. Тик тагын ким дигәндә ярты ел баланда чөмереп торырга, түзәргә генә кирәк. Әйтәм бит, бу тормышта һәркем бары тик үзе теләгәнне генә ала. Тик теләгеңә ирешү өчен сынаулар аша узарга әзер булырга гына кирәк. Кызлар әзер булып чыкты. Тик, миңа калса, эшнең болай ук тирәнгә китәчәген, дөньякүләм үк танылачакларын, Мадонна һәм Пол Маккартнилар, илләрнең президент һәм премьер-министрлары теленә керәчәген алар үзләре дә көтмәде бугай. Мондый популярлык өчен эстрада йолдызлары ярты гомерен бирергә әзер, ә монда нибары ике ел гомуми режимлы зона! Әле аннан да шартлы рәвештә алдан чыгу мөмкинлеге бар. Бу бит Аллаһының бүләге кебек! Төрмәдә сәяси мотивлар буенча утырган панк-төркем – бер дигән иҗади биография! Шуңа күрә Мадоннаның Русия судын артык кырыс кылануда гаепләве белән килешмим. Ул Америкада гына 15-20 көнне дә төрмәдә утырып чыгуга саныйлар. Безнең илдә 15 тәүлек саналмый – еллап кына сылап куялар. Әгәр шунда кызларыбыз чиркәү мөнбәренә анадан-тума ялангач чыгып: «Ул яшәсә, без яшәрбез, Мәңге яшәсен Путин!» – ишерәк җыр башкарган булса, аларны патриарх Кирилл шунда ук уңлы-суллы чукындырып благословлять итә һәм кичерә иде. Путин да күзләрен оялчан гына җиргә төбәгән булып, «алай ук кирәкмәс иде» ишерәк җөмлә әйтеп куяр иде. Шуның белән кызлар да, аларның кыланмышы да онытылыр иде. Ә «Изыди, Путин!» дип акыргач, тарихта да калдылар, йолдыз да булдылар – ике ел таман гына…

Дәүләт машинасы исә көрәшен дәвам итә – алда Мәскәүнең Сазлык мәйданында (Болотная площадь) митинг оештыручыларны хөкем итү көтә. Соңрак коррупциягә каршы көрәшкәне өчен Навальныйны караклыкта гаепләп утыртып куярлар, инде җинаять эше ачтылар. Әнә, шахмат чемпионы Гарри Каспаров полиция хезмәткәрен тешләде – аңа да чират җитәр. Кыскасы, Путин һәм аның командасына көрәшергә, «бәдрәфтә манчырга» яраклы гражданнар байтак әле. Озакламас, яла ягуда гаепләп, газета-журналларны, интернет сәхифәләрне, ирекле телеканалларны һәм радиоларны хөкем итә башларлар… Шуның белән бүгенге власть үз башына үзе җитәр дә инде…

Чөнки кешеләрнең бик актив бер өлеше бар – аларга мәйданга чыгып акырып, пар чыгарып алу кирәк. Икенче өлешенә исә газетадан хөкүмәтне сүккән язма уку, телевизордан карак чиновникны кулга алуны карау, радиодан берәр хокук яклаучының властьны сүгүен тыңлау да җитә. Бүген кешеләрне шуннан мәхрүм итү бара. Ә ризасызлык бит аңа карап кимеми! Димәк, ул кайчан да булса бәреп чыгачак. Менә шул чакта мәйданыннан, газетадагы тәнкыйди язмасыннан мәхрүм ителгән абзый кулына күсәк тотып, мәйданга юл алачак. Бу юлы аны инде бернинди законнар да тыеп кала алмаячак…

Менә шунда кызган халык властьны үз кулына ялган белән алган хакимияткә «котырган аналык»ны да, сазлык мәйданын да, Хамовники районы судын да исенә төшерәчәк.

Бер караганда, бүген гадел судка, кирәкле законнарга пародияләр генә ясала кебек, хәтта җитди карыйсы да килми. Әмма чынлыкта бүген киләчәк чуалышларның нигезе салына. Мин аларны Раббыбыздан бу көннең соңрак килүен генә сорыйм, чөнки ул барыбер киләчәк һәм ачуы кабарган гавәм каршында очраган бөтен нәрсәне изеп-сытып узачак.

Әле бер генә армиянең, бер генә полициянең дә гавәмне (толпа) җиңә алганы юк, тарих шуны раслый…

Искәндәр СИРАҖИ.

Русия дөньяны көлдерә-көлдерә кая бара? , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии